Яңалыклар
-
Куштаннар һәм «тәнкыйтьчеләр»
Һәркемгә дә мәгълүм: түрәләр тирәсендә куштаннар күп була. Алар, хуҗага ярар өчен, аның бер алдына, бер артына төшә. Куштаннар – түрәнең күзе дә, колагы да. Алар аны кирәкмәгән үтенеч хатларыннан аралый, аңа үзе хакында уңай мәгълүмат кына җиткереп тора, мактау-олылау сүзләрен кызганмый... -
Балтач авылының телдән сөйләнгән тарихы
Тарихчы Нурулла Гарифның «Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы» исемле китабы (2017 ел) кулыбызга килеп керде. Китапны язганда автор, Мәскәү, Казан һәм Уфа архивларындагы бай чыганаклардан кала, авыл халкының истәлек-хатирәләрен дә язып алып, китапның эчтәлеген шактый баеткан. Нәкъ менә телдән сөйләнгән тарихта (устная история) аерым фактлар гына түгел, ә вакыйганың тере шаһитләренең хис-кичерешләре дә, үткәндәге хәл-вкыйгаларга мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Тагын шунысы да әһәмиятле: еллар узган саен, әлеге истәлекләрнең бәясе тарихи чыганак буларак бермә-бер арта. -
Айрат Суфиянов: «Сират күпереннән мөмкин түгел Кеше җилкәсендә үтәргә...»
Шагыйрь Айрат Тәлгат улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстанның Балтач районы Усман авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр яза. Озак еллар Чаллыда яшәп иҗат итә. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге (2020) һәм Һади Такташ исемендәге (2024) премияләр лауреаты. Аның шигырьләренә күп кенә җыр иҗат ителгән. -
Бу дөньяда ул балкып яшәде
Бер карауга, ул – радио һәм телевидение аша үзенең даими тапшырулары белән танылган күренекле галим, халык бакчачысы. Һәрдаим радиодан тыңлап, телевизордан карап, йөзләгән сорау биреп һәм аларга тулы җавап алып, шул киңәшләр нигезендә, үз бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерүче бакчачылар аны, үз кеше итеп, чын күңеле белән халкына хезмәт итүче алтын куллы, кайнар йөрәкле изге жан буларак белә. -
Татар диалектологиясен дөньяга танытты
Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова – татар диалектологиясе фәненә зур өлеш керткән галимә. -
Фирая Зыятдинова: «Бу давыллар бер тынар дип, Ышаналар дулкыннар...»
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Шиһапова-Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. Бер бәйләм лирик шигырьләре 1968 елда яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабында урнаштырыла. 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була. Аның моңлы шигъриятенә композиторлар еш мөрәҗәгать итә. -
МЫЛТЫК АСЫП, КЫЛЫЧ ТАГЫП
ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллинның «Татары в Отечественной войне 1812 г. и заграничных походах русской армии 1813-1814гг.» дигән хезмәте (16+) дөнья күрде. Без галимгә: «Татарлар рус гаскәрләре сафына XIX гасыр башында гына түгел, Казан, Әстерхан ханлыклары җимерелүгә үк җәлеп ителә башлаган. Петр Беренче регуляр армия булдырганга тикле рус яугирләренең уннан берен татарлар тәшкил иткән, диләр. Нәкъ шулай ук булганмы?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. -
Бакый Урманче көндәлекләрендә Чулман Тамак
Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Габделбакый Урманче (1897-1990) Тәтеш өязенең (хәзерге Буа районы) Күл Черкене авылында дөньяга килсә дә, 1907 елның февраль аеннан гаиләнең тормышы һәм язмышы әтисе Идриснең туган җире – Тәтеш өязендәге (хәзерге Кама Тамагы районы) Кече Салтык авылы белән бәйле. Идрис хәзрәтнең төпчек балалары Габделбарый һәм Нәҗибә шунда туган. -
Рафаэль Ильясов моңын тыңлап, татарча типсен йөрәкләр...
26 августта Чүпрәле төбәге иртәдән алып кичкә кадәр Рафаэль Ильясовның моңы белән сугарылып яшәде. Биредә бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү бәйрәме үткәрелде. Китап туе районның 90 еллык юбилеена матур бүләк булды, шул ук вакытта Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларның беренчесе иде. -
Казан татарларының ризык төрләре (№2)
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләнең авторлары, этнографлар Габделкадыйр һәм Мәрьям Гобәйдуллиннар – язучы һәм тарихчы Газиз Гобәйдуллинның бертуган энесе белән сеңлесе, Казанның танылган сәүдәгәре, күп санлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллинның газиз балалары. Әлеге мәкалә «Вестник Научного общества татароведения» исемле журналның 1927 елгы 6 нчы санында (17-50 нче битләр) рус телендә дөнья күргән. -
Музыканың милләте бармы?
Казанда «Татмедиа» бинасында бер-бер артлы Татарстанның мәдәният дөньясына кагылышлы ике матбугат җыелышы булды. Алар Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары коллективлары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа сезон яңалыкларына багышланды. -
«Сөт калыр, ватан китәр»
Ни газизрәк – бу ватанмы? Аһ, туган каумем газиз! Ул мөкәтдәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр! Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр! -
Лилия Хәмитова: «Халык күңелен моңлы җырлар белән яулыйк»
Август башында эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестивальләре лауреаты, «Алтын барс» премиясе иясе Лилия Хәмитовага тормыш ике «5»лене куйды. Ире, җырчы Винарис Ильегетнең юбилейга нинди сюрприз ясавын, берничә ел элек вафат булган әнисенең нинди теләкләрен үтәвен, бертуганнары белән нинди мөнәсәбәттә булуын, кыскасы, нинди планнар белән яшәвен бүгенге әңгәмәдән укып белерсез. Безнең сөйләшүдә Винарис та катнашты. -
Идел-Урал халыкларында игенчелек
Бу язмада күтәреләсе тема җәһәтеннән иң яхшы, тирәнтен өйрәнелгән халыклар булып руслар һәм татарлар санала. Бу, әлбәттә, төрле сәбәпләрдән тыш, аларның сан ягыннан башкаларга караганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла. Үзгә халыклар азрак өйрәнелгән, аларның авыл хуҗалыгына кагылышлы махсус әдәбият бөтенләй юк. Язмабызда ике төп фәнни хезмәткә таянырбыз: Е.П.Бусыгинның «Урта Идел буе рус халкы. Тарихи-этнографик тикшеренү (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы)» һәм Н.А.Халиковның «Идел буе һәм Урал татарлары хуҗалыгы (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы): татар халкының тарихи-этнографик атласы» китаплары. -
Мәдрәсәдә – «Бал бәйрәме»
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте.
