Фирдәвес Зариф автор яңалыклары
-
Куштаннар һәм «тәнкыйтьчеләр»
Һәркемгә дә мәгълүм: түрәләр тирәсендә куштаннар күп була. Алар, хуҗага ярар өчен, аның бер алдына, бер артына төшә. Куштаннар – түрәнең күзе дә, колагы да. Алар аны кирәкмәгән үтенеч хатларыннан аралый, аңа үзе хакында уңай мәгълүмат кына җиткереп тора, мактау-олылау сүзләрен кызганмый... -
Затлы юмор остасы иде
Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының ижат кичәләрен уздырулар, мәрхүм язучыларыбызны искә алулар, әдәбият тарихыбызны барлаулар тагын да активлашты. Әдипләребезнең әсәрләре тупланган китаплар рус, әзербайҗан, казакъ, төрек телләрендә дөнья күрде. Бу күркәм гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Җитәкчеләргә сүзе үтә торган, алар алдында дәрәҗәсе булган Берлек рәисенең дә әлеге чараларны оештыруда өлеше зур. Нәрсәгә генә тотынсаң да, барысы да финанслауга килеп терәлә бит... -
Фирдәвес Зариф. Туган телем
Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган телебезне саклыйк һәм яклыйк! Туган телем минем – иркә гөлем, Син исән дип сөенеп яшимен; Йолдыз булып күктә кабынамын, Яшен булып җирдә яшьнимен.
