МЫЛТЫК АСЫП, КЫЛЫЧ ТАГЫП
Тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллинның фәнни кызыксынулар өлкәсе – Россия империясенең хәрби тарихы, татар һәм Татарстан тарихы. / Фото – Татаровед.рф
ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллинның «Татары в Отечественной войне 1812 г. и заграничных походах русской армии 1813-1814гг.» дигән хезмәте (16+) дөнья күрде. Без галимгә: «Татарлар рус гаскәрләре сафына XIX гасыр башында гына түгел, Казан, Әстерхан ханлыклары җимерелүгә үк җәлеп ителә башлаган. Петр Беренче регуляр армия булдырганга тикле рус яугирләренең уннан берен татарлар тәшкил иткән, диләр. Нәкъ шулай ук булганмы?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Сүзне ерактан башлыйк. Яшерен-батырын түгел, Казанны, башка татар ханлыкларын яулауда йомышлы татарлар да катнашкан, – дип сөйли башлады Хәлим Абдуллин. – Россия империясе оешканчы, хакимияткә Петр Беренче килгәнгә кадәр шундый вәзгыять булган: сугыш чыкса, гаскәр җыелган. Анда морзалар, дворян нәселеннән булган татарлар да чакырылган. XVI-XVII гасырларда күпме сугыш булса, һәрберсендә йомышлы татарлар катнаша. Шул хезмәтләре өчен алар җир биләмәсе белән яисә акчалата бүләкләнгән, әсир алып кайта алган. Дөрес, чукындыру сәясәте башлангач, татарларга христиан динендә булган әсирләрне үзләрендә тотмаска, дигән указ чыгарыла. Хәер, элегрәк алынган әсирләрнең күбесе тора-бара татарлашып бетә. Гадәттә, ул чорда Польша һәм Литвага каршы сугышканнар, шулардан әсир алып кайтылган. Петр Беренче килгәч тә шулай була. Әмма ул регуляр армия булдыруга керешкәч, йомышлы татарларның барча өстенлекләрен бетерә, көчләп чукындыру сәясәтен башлый. Татар алпавытларыннан җирләрен, крестьяннарын тартып алып, «чабаталы морза»га әйләндерәләр. Милкеннән мәхрүм калса да, аксөякләрнең күбесе динен саклап кала. Чукынганнарның милкенә тимәгәннәр.
1722 елдан регуляр гаскәргә ясаклы татарларны да ала башлыйлар. Моңарчы ясаклы татарлар сугышка алынмаган. Алар, җир эшкәртеп яисә урманнарда кош-корт тотып, кыйммәтле мехлы җәнлекләр атып, ясак түләгән. Даими армия корылгач, аларга да хәрби хезмәткә бару вазифасы йөкләтелә. XVIII гасыр дәвамында йомышлыларны лашман хезмәтенә, ягъни флот өчен агач әзерләү эшенә күчерәләр. Кайбер чорда, лашманлыкка җәлеп ителгәч, армия хезмәтеннән азат итәләр, кайсыбер чорда лашманлыкка да, хәрби хезмәткә дә алалар. Шушылай акрынлап ике сословие барлыкка килә.
ТАТАР КАЯ АГЫЛА?
Империянең читләрендә хәл бераз бүтәнчәрәк. XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башында күп кенә милләттәшләребез Урал буе җирләрендә шактый гына өстенлек бирелгән башкорт сословиесенә языла башлый. Чөнки аларның асаба-вотчина җирләре була. Бу җирне сата, алыштыра аласың. Ясаклы, йомышлы татарларның җирләре – дәүләт җире, бернәрсә эшләтеп булмый. Империя чикләрендә вәзгыять бүтәнчәрәк, таләпләр йомшартыла. Урал буйлары башкорт сословиесенә кергән татарлар белән тулгач, бүлеп бирер җир калмагач, монда тагын бер сословие – типтәрләр килеп чыга. XVII гасыр ахырында инде җир Уфага хәтле башкорт булып языла алган татарлар кулында була.
XVII гасырның беренче яртысы – көчләп чукындыруның кызган, татарның озак дәверләр яшәгән җиреннән качу вакыты. Кая качалар? Урал, Себер ягына. Башта Минзәлә, Бөре яклары, Ык буйлары тула. Җир бетә, халык һаман агыла. Шуңа күрә администрация яңа катлау – типтәрне формалаштыра. Типтәр сословиесенә татар гына түгел, күчеп килгән мари, чуаш та керә. Алар инде башкорт сословиесенә язылып өлгергәннәрнең җирләрен арендага алып ясак түләргә мәҗбүр була. Типтәрләр империянең чик буйларын тутыруга, «үзләштерүгә» булышкач, армия хезмәтеннән азат ителә.
Хәлим Абдуллинның тарихчылар, мөгаллимнәр, студентлар, мәктәп укучылары һәм татар халкы тарихы белән кызыксынган һәркемгә адресланган фәнни хезмәте 2024 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
– Тәфкилевләрнең үз крестьяннары булган, диләр.
– Тәфкилевләр нәселе, династиясе озак еллар Мәскәү дәүләтендә тәрҗемәче булып хезмәт иткән, Мәскәүдә яшәгән. Аларның вотчина-биләмә җирләре Волоколамск, Мәскәү өязе тарафында була. Яңа кануннар кабул ителгәч, мөселман булганга, биләмәләрен тартып алганнар. Тәфкилевләрнең бер вәкиле, Котлымөхәммәт, Петр Беренче янында тәрҗемәче булып йөри, Иран походларында катнаша. Ул тора-бара Оренбург якларына килеп төпләнә. Монда килгәндә инде чины була. Бирегә килеп урнашкач, башкорт баш күтәрүләрен бастыруда үзен каһарман итеп күрсәтә. Башка дворяннар белән беррәттән, аны да крестьяннар биреп бүләклиләр. Мөселманга рус крестьяннарын биреп булмагач, дәүләт крестьяннарын крепостнойга әйләндереп,берничә татар авылын бирәләр. Шулай итеп, татарлар арасында да бераз крепостной крестьяннар булган. Бу хәлне инкарь итә алмыйбыз.
– Оренбург ягындагы Дүсем, Нәүрүз кебек авыл кешеләре кайсы катлауга карый?
– XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы менә шул сословие-катлауларның төрлелеге белән кызыклы. Әлеге авыл кешеләрен ям татарлары дип тә, чемодан татарлары дип тә йөрткәннәр. Крестьян, ир-ат өчен яңа туган ир бала ярдәмче, җир алуга хокуклы зат буларак та кадерле. Малай туса, җир өстәп бирелә. Тудыр, үстер дә, 20 яшькә җиткәч, рекрутлыкка бир әле?! Крестьяннарның иң яратмаган, җене сөймәгән нәрсәсе – шул рекрутлык вазифасы. Армиядә хезмәт иткәндә җире сакланмый. Димәк, терәгең югала. Яңа төзелгән Оренбург шәһәре белән Казан, Мәскәү арасында почта йөртү зарурлыгы туа. Типтәрләр дә, ясаклы татарлар да түгел, болар – яңа сословие. Ям татарлары үз атлары белән почта йөртергә тиеш була. Аларга җир күбрәк бирелә. Чөнки Оренбург ягында җир күбрәк. Иң мөһиме: рекрутлыктан азат итәләр.
ӘҮВӘЛ ГОМЕРЛЕК ХЕЗМӘТ БУЛГАН
Янә нинди катлаулар булган? Байтак кына татар Оренбург казак гаскәренә язылырга килә. Гаскәргә язылганнар да рекрутлыкка алынмый. Рекрутлык әүвәл гомерлек булган. Олы яшькә җиткәннәр инвалид дип аталган, каравылда булса да йөргән. Аннары бу хезмәт 25 елга калдырыла. Тора-бара 20 елга, аннары 15 елга кала. XIX гасыр уртасында – 10 ел. Билгеле, яратмаганнар инде бу мәҗбүрилекне. 25-20 ел хезмәт иткәндә сугышлар еш чыгып торган, төрле авыру-эпидемияләр борчыган, хезмәт итү шартлары кырыс. Кемдер – төньякка, кемдер, киресенчә, бик кызу якларга эләгә. Авылда бер төрле ризык, армиядә – гел бөтенләй башка.
Татарлар Оренбург казак гаскәренә, Урал казак гаскәренә, Себер казак гаскәренә язылган. Шушы өч гаскәрдә безнекеләр шактый күп. Себер гаскәрен нигездә себер татарлары, мишәрләр тәшкил иткән. Бу катлауга мишәрләр, йомышлы татарлар языла алган.
XVIII гасыр ахырында, кеше җитмәгәч, типтәрләрне чик буен саклауга җәлеп итә башлыйлар. Беренче һәм икенче типтәр казак полкы оештырыла. Янә Урал буенда, кантон системасы кертеп, башкорт-мишәр гаскәре ясала. Урал буенда Оренбург, Урал казаклары гаскәре, типтәр полклары, регуляр полклар да бар.
– Алар ызгышмаганмы?
– Юк, һәрберсенең эш йөртү, хәрби хезмәт итү җире аерым. Сугыш чыкмаган елларда төп вазифалары – чик буен саклау. Чик буе, дала бит. Далада – казахлар. Аларны ул вакытта кыргыз-касяк дип атаганнар. Гадәттә алар, авылларга һөҗүм итеп, мал-туарны алып киткән. Дала кешесенең яшәеше шундый. Чик саклау белән бергә полиция хезмәте дә бар әле. Казакларны Казан, Мәскәү, губерна-өяз шәһәрләренә тәртип сакларга җибәргәннәр. Ул чакта баш күтәрү очраклары бик күп булган. Пугачев явы кебек без белгәннәре – зурлары гына. Шул ук вакытта елына йөзләгән баш күтәрү очрагы килеп чыккан. Татар, башкорт, руслар да баш күтәреп торган. Билгеле, читтән китереп бастыру өстен күрелә. Янә этаплар тоту, ягъни сөргенгә җибәрелгәннәрне озата бару да алар вазифасында. Сугыш чыкса, шушы гаскәрләрдән 500 кешелек атлы полклар оештырылган.
XVIII гасыр ахырында Россия империясе шактый зурая. Аерым алганда, соңгы татар ханлыгын – Кырымны кушалар. Шунысы да бар: Әби патша вакытында татар морзаларына дворянлыкларын кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Кырымдагы татар морзаларына биргәч, безнекеләргә дә юл ачыла. Дөрес, документларыңны тапшырып, затлы нәселдән икәнлегеңне раслый алсаң. Тик Казан губернасында ике меңнән артык кеше шундый документын бирсә дә, берсенең дә үтенече канәгатьләндерелми. Берсе дә дворянлыкка кабул ителми. Чөнки монда дворян корпорациясе бик кырыс була. Төп вәкилләре – Явыз Иван вакытында Казанны яулап алучыларның оныклары татарны үз арасына кертергә теләми. Ә менә Пенза, Тамбов якларында дворянлык бирәләр. Чөнки чукынган морзалар белән чукынмаган морзаларның нәсел җепләре әле өзелмәгән була. Чукынганнары чукынмаган туганнарына – татар морзаларына дворянлык алырга ярдәм итә. Әйтик, Еникиевләрнең чукынганнары да, чукынмаганнары да бар. Акчуриннарның татар нәселе, христианнары да бар. Дашковлар, Дашкиннар бар. Чукынганнары үзләренә Дашков фамилиясен алган, чукынмаганнары Дашкин булып калган. Россия Фәннәр академиясенең беренче президенты – Дашкова. Әйтик, Кудашевлар... Күп андыйлар.
Дәвамы бар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА