Зөфәр Мөхәммәтшин автор яңалыклары
-
Бакый Урманче көндәлекләрендә Чулман Тамак
Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Габделбакый Урманче (1897-1990) Тәтеш өязенең (хәзерге Буа районы) Күл Черкене авылында дөньяга килсә дә, 1907 елның февраль аеннан гаиләнең тормышы һәм язмышы әтисе Идриснең туган җире – Тәтеш өязендәге (хәзерге Кама Тамагы районы) Кече Салтык авылы белән бәйле. Идрис хәзрәтнең төпчек балалары Габделбарый һәм Нәҗибә шунда туган. -
Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»
Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез.