Әдәби мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Сентябрьнең бере җиткәнен...
Һәр карашың – гыйлем нуры синең, Һәр сүзеңдә синең изгелек. Әнидер син, бәлки, Без дә синең Бәгыреңнән төштек өзелеп. -
Рафис СӘЛИМҖАНОВ: «ХАМЕЛЕОН»
Чатта ике машина «үбешкән». Кече сержант Абдуллин белән өлкән лейтенант Хикмәтуллинның нәкъ шул тирәдән ДАИ машинасына утырып китеп барышы. -
Көрәш
«Казан утлары» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясендә шөгыльләнүче язучы яшьләр (остаз – язучы Ландыш Әбүдәрова) -
Куштаннар һәм «тәнкыйтьчеләр»
Һәркемгә дә мәгълүм: түрәләр тирәсендә куштаннар күп була. Алар, хуҗага ярар өчен, аның бер алдына, бер артына төшә. Куштаннар – түрәнең күзе дә, колагы да. Алар аны кирәкмәгән үтенеч хатларыннан аралый, аңа үзе хакында уңай мәгълүмат кына җиткереп тора, мактау-олылау сүзләрен кызганмый... -
Айрат Суфиянов: «Сират күпереннән мөмкин түгел Кеше җилкәсендә үтәргә...»
Шагыйрь Айрат Тәлгат улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстанның Балтач районы Усман авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр яза. Озак еллар Чаллыда яшәп иҗат итә. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге (2020) һәм Һади Такташ исемендәге (2024) премияләр лауреаты. Аның шигырьләренә күп кенә җыр иҗат ителгән. -
Фирая Зыятдинова: «Бу давыллар бер тынар дип, Ышаналар дулкыннар...»
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Шиһапова-Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. Бер бәйләм лирик шигырьләре 1968 елда яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабында урнаштырыла. 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була. Аның моңлы шигъриятенә композиторлар еш мөрәҗәгать итә. -
Туган
Әхтәм Зариповның тууына – 90 ел (Бер пәрдәлек гыйбрәтле пьеса) -
Фирдәүсә Бикмәтова: «Бар нәрсәдән илаһи ямь тоеп, Яши белгән чоры гомернең...»
Шагыйрә, язучы, журналист Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районындагы Карман авылында туып-үсә. Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә укый. Чаллы телерадиокомпаниясендә, соңрак – «Другая сторона» газетасында корреспондент булып эшли. 2024 елда ике китабы – өлкәннәр өчен «Әй син, гомер!» исемле шигырь җыентыгы һәм балалар бакчасында музыкаль җитәкчеләр, укытучылар өчен «Балачак иле» исемле методик кулланмасы нәшер ителә. -
Илдар Әхсәновның тууына – 90 ел
Шагыйрь, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районындагы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) туган. Шигырьләре 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басыла. 2003 елның 8 июлендә вафат була. -
Гөлчәчәк Садретдинова: «Тормыш матур, тормыш түгәрәк...»
Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) 1976 елның 8 мартында Азнакай районының Бүләк авылында туа. Бөгелмә педагогика көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе белгечлеге буенча белем ала. 2022 елдан Азнакай Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли. -
Алсу ШАКИРОВА: «ЯЛГЫШ...»
Тәрәзәмә чирткән тавыш Бигрәк якын, бигрәк таныш, Ишетелә чак-чак кына Әллә чынлап, әллә ялгыш. -
Нәфис Әхмәт: «Үз фәлсәфәсе»
Марат эчке кичерешләрен тышка чыгарып сала торганнардан түгел. Аның кебек кешеләр барында тормыш соры булмый. Иртән йокысыннан уянганда башында йөзәрләгән кырмыска кайнашса да, урамга чыгып сөйләнеп йөрми. Эшкә карусыз булды. Тамакка тазалыгын әйткән дә юк. Кичен бик «шәп булып» кайтып урынга ава, иртән берни булмагандай, салкынча душта коенып, ашап-эчеп эшкә дип чыгып китә. Хатынының гына түгел, бергә эшләгән иптәшләренең дә гаҗәпләнгәне шул: бергә тамак чылаталар югыйсә, иртән килә яңа түтәлдән өзгән шалкан кебек. Җитәкчеләре бүлмәсендә иртән үтә торган кыска киңәшмәгә дә иптәшләре аны кертеп җибәрәләр. -
Алисә ХИСМӘТУЛЛИНА : «МИН – ТАҢ»
Сине сагынып, төн узганын көтәм, Нурлар бөркеп, назлап уятам. Балкып каршы алам көн дә иртән, Мин – таң. (Саҗидә Сөләйманова) -
Айрат ШАМС: «ТАНЫЙСЫҢМЫ МИНЕ?»
Таныйсыңмы мине? Мин әле дә шул ук Җырлап йөргән тиле бер егет. Кайтавазлар булып кайттым сиңа, Зарыктыңмы мине син көтеп? Таныйсыңмы мине? Мин – әле дә шул ук Капка төбендәге каравылчы. -
Энҗе ИЛЬЯСОВА
Кутырлы март җиргә буйсынды да Һәм ташлады үз ялкынын аңа. Мәзәк булып, моңсу булмас иде: Март күзеннән карлы яшьләр тама.
