-
Мәхмүд хан
Мәхмүд хан (?-1465)– Казан ханлыгының икенче идарәчесе. Ул 1445 елдан алып 1465 елга кадәр хакимлек иткән.
25 марта 2025 Комментарий юк«Идел кызы» җыры
Гариф Ахунов сүзләре, Шамил Әхмәтҗанов башкаруында.
25 марта 2025 Комментарий юкАлтын Урда хатын-кызлары (Ибне Баттута язмалары буенча)
Урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендә хатын-кызга карата хөрмәт-ихтирам шактый зур булган. Көнчыгыш һәм көнбатыш елъязмачылары да, сәяхәтчеләре дә, аерым бер кызыксыну күрсәтеп, бу хәлнең дөреслеккә туры килүен раслыйлар. Урта гасыр төрки-татар дәүләтләре белән идарә итүдә катнашкан Тайдула, Гәүһәршад, Сөембикә һәм Нурсолтан кебек күренекле хатын-кызларның исемнәре билгеле. Аларның кайберләре турында фәнни-популяр китаплар яисә әдәби әсәрләр дә язылган.
22 марта 2025 Комментарий юкПеласклар кемнәр иде? (Дәвамы)
Италиянең борынгы тарихын аңлы рәвештә бутаган тарихчы Дионис Галикарнаслы (юнанлы) Рим шәһәрендә, император Август сараенда яшәп, Рим тарихын өйрәнә. Ул Гаисә пәйгамбәрнең (г.с.нең) тууына (Раштуага) бер-ике ел кала «Рим борынгылыгы» исемле хезмәтен бастыра (б.э.к. 7 ел. – Ред.). Хезмәтнең исемен «Рим тарихының борынгы чоры» дип аңларга кирәк. Тарихи чынбарлыктан читләшеп, сәяси фикерләрне алга сөргән бу хезмәт хәтта бүген дә кайбер тарихчыларны үз йогынтысы астында калдыра һәм кайбер ялган фикерләрнең таралуына китерә.
20 марта 2025 Комментарий юкДөньяда сүзем калыр (Ләбиб Айтуганов)
Ләбиб Айтуганов (24.10.1935-24.04.1965)
18 марта 2025 Комментарий юкТормышчан иҗат
Барыбыз да карап һәм тыңлап туймаслык могҗизалы әкиятләр яратабыз. Бары серле әкияти дөньяда гына төп герой барысына да җиңел генә ирешә, артык зур көч куймыйча, биек үрләр яулый. Әмма тормыш кичләрен әниләр сөйләгән әкият түгел, ул тырышлык һәм үҗәтлек сорый. Буа районының күренекле рәссам-монументалисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәт (Нигъмәтуллин) исә бу сүзләрне үз тәҗрибәсендә сынаган, теләгәненә тырыш эшчәнлеге һәм максатчанлыгы белән ирешкән. Кыскача әйткәндә, ул үз әкиятен үзе чынга ашырган...
15 марта 2025 Комментарий юкОнытылмас мизгелләр. Шәриф Хөсәенов
Шәриф Нургали улы Хөсәенов (26.11.29-07.07.1999) – Буа районындагы Өчмунча авылында туган. Язучы, драматург, терапевт, ТАССРның атказанган табибы (1979), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).
13 марта 2025 Комментарий юкКормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мәләвездә – Фуат Булатовның туган җирендә
Без – дүрт сәфәрдәш (Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Ләбиб Лерон), кичке эңгер-меңгердән соң, Миякәдән Эстәрлебаштагы Турмай авылына килдек. Каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлев йортында кунак булып, икенче көнне (2024 елның 25 июле) таң белән Мәләвезгә – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовны дөньяга иңдергән калага юл тоттык.
11 марта 2025 Комментарий юкКем ул – Шакир Мөхәммәдев яки Әдипнең кабере ни хәлдә?
Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә.
08 марта 2025 Комментарий юкАчык фикерле зат
В.Ярулла тәхәллүсен дә йөрткән язучы-драматург Ярулла Вәли (Ярулла Вәлиев) хәзерге Татарстанның Буа районындагы Бикмураз авылында туган. Оренбургта укый, «Шура» һәм «Вакыт» басмаханәләрендә эшләгәндә, Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) кызы Зәйнәпкә 1914 елда өйләнә. «Җанлы җеназа», «Ачлык кушты», «Мәңгелек мәсҗет», «Йолдыз» (шивәләр мәҗмугасы), «Оят, яки күз яше», «Үзеңә кайта», «Ахыр заман бәласе», «Урман әүлиясе», «Әфьюн», «Ялтыравыклы күз», «Җәйге таңда көтү куганда» дигән әсәрләр авторы.
06 марта 2025 Комментарий юк«Галимнәрнең мәшһүрләреннән иде»
Дин галиме, мәгърифәтче, имам Габденнасыйр Мөхәммәдәмин улы Мөхәммәдәминов 1816 елда Буа өязенең Татар Шорты авылында (хәзерге Чуашстан Республикасының Комсомол районы) дөньяга килә. 6-7 яшендә ятим калып, бер татар сәүдәгәре гаиләсендә тәрбияләнә. Габденнасыйр балачактан ук, авыр эштән соң, төнлә китап укырга ярата. Башлангыч дини белемне ул Тәтеш өязенең Исәк авылындагы Мөхәммәдйосыф бине Әхмәр әл-Исакый мәдрәсәсендә ала, аннан «Әнмүзәҗ», «Мифтах», «Мөхтәсәр әл-Викая» кебек китапларны өйрәнә. Шуннан соң Казан өязендәге Бәрәскә авылы мәдрәсәсендә имам Габдерәхим һәм имам Якуб бине Яхъя әл-Бәрәскәви хозурында укый. Габденнасыйр алга таба гыйлем алуын Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Бохари, Ходайбирде әл-Байсуни, Салих бин Надир әл-Хөҗанди һәм башка галимнәрдә укый, ислам фәннәре һәм тасавуф буенча тирән белемнәр ала. Габденнасыйр хәзрәт унике елдан соң туган ягына әйләнеп кайта.
04 марта 2025 Комментарий юкИрек Закиров: «Онытылган шәхесләребезнең мирасын барлау – изге бурычыбыз»
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Татагропромстрой»ның генераль директоры, «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Мөнир улы Закиров
27 февраля 2025 Комментарий юкЯңа Тинчәле авылы мәчетләре тарихы
Татарстанның Тау ягы районнары исәбенә кергән Буа районы авылларыннан берсе – Яңа Тинчәле авылы турында тарихи чыганакларда беренче мәгълүматлар 1686 елдан билгеле. Төбәк тарихы белән кызыксынучылар мөрәҗәгать итәрлек ышанычлы чыганак сакланып калган булуы авыл халкы өчен генә түгел, тарих фәне өчен дә зур уңыш.
25 февраля 2025 Комментарий юкБуа районының кулъязма мирасы
Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә фәннең төрле өлкәләрен колачлаган милли мирасыбыз саклана. Бу чыганаклар, татар язма мәдәниятен өйрәнү белән беррәттән, аерым төбәк тарихларын тикшерергә, барларга мөмкинлек бирә. Китапханә фондында Буа җирлеге белән бәйле кулъязмалар да шактый күп.
22 февраля 2025 Комментарий юкОлуг Мөхәммәд (1405-1445)
Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгына нигез салучы һәм аның беренче ханы. Ул 1438 елдан алып 1445 елга кадәр идарә иткән.
20 февраля 2025 Комментарий юкИдел буе Болгар дәүләтендә тышкы элемтәләр
Идел Болгары урта гасыр дөньясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы икътисади һәм сәяси элемтәләр тоткан. X-XII гасырларда яшәгән һәм бу ил турында язган географлар вә сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганлыгын күрсәтә. Бу халыкара мал алмашуның географиясе киң була. Көньяктан һәм көнчыгыштан – Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәтта Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан – төньяк кабиләләре, Русь, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре, Византия Болгар белән сәүдә иткән.
18 февраля 2025 Комментарий юкФОТО
Казиле мәчетенә 120 ел
Башка фотолар →
Башка видеолар →Аудио
Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры
Башка аудиоязмалар →БЛОГЛАР
Бөтен блоглар →ВИДЕО
-
Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"
-
“Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру
Нәсел-кавем егәре ата-ана кулында!
