Яңалыклар
-
Тәҗрибәле фотограф
Шамил Абдюшев – «Мәдәни җомга» газетасы чыга башлап берничә ел үткәч редакциягә эшкә килгән талантлы фотограф. Ул – журналистлар һәм Татарстан газета-журналлары баш мөхәррирләре арасында танылган белгеч иде. -
ҺӘР ХЕЗМӘТЕ – ЧЫН СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ
Әгерҗе шәһәрендә рекордлар китабына кертерлек Радик Ибрашев гомер кичерә. Яраткан эше – чүп-чардан картиналар иҗат итү. Бүген зур күләмле шундый картиналардан республикабызның төрле шәһәрләрендә күргәзмәләр оештыра ул. -
Якутиянең алтын чыгаручы Еникиевлары
Якутск шәһәрендә үткәрелгән XXV Федераль Сабан туенда Олекминск районы татарларына багышланган күргәзмә эшләде. Анда аеруча Еникиевлар гаиләсенең фотосурәтләре игътибарыбызны җәлеп итте. Тамбов губернасының Темников өязеннән чыккан әлеге нәсел вәкилләре Россиянең төрле төбәкләренә таралган, хәтта Саха-Якутиягә чаклы килеп җиткән икән бит! Биредә алар алтын чыгарган, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшырган. Еникиевлар нәселенең иң күренекле вәкиле, мөхтәрәм әдибебез Әмирхан ага Еники Олекминск олысында үзенең кардәшләре яшәвен, аларның шул төбәктә затлы мәдәният тудыруларын белдеме икән?! -
Гасырлар кичкән акыллы сүзләр
Дошманны көчле җиңә, ә җиңүдән файданы акыллылар ала. -
Тормыш – кемгә уен, кемгә йөк...
Мансур Гыйләҗев «Бурлак» әсәренә бер караш. -
«Фатих Кәримне очратырмын сыман...»
Габдулла Тукайның биографиясен өйрәнүче әдибә, педагог (язучы Атилла Расихның хатыны дип тә беләбез) Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева 1944-1947 елларда Татарстан радиосында диктор һәм мөхәррир булып эшли. Радио архивында сакланган истәлекләр белән уртаклашабыз. -
Айга кырын карама
Күзне саклыйк! Һава торышының еш үзгәрүе, кояш яктысының җитмәвеннән күзләргә зур зыян килә. Витаминнар куллану мөһим. А витамины күздән яшь агуны туктата, «тавык күзе»ннән коткара, сурәтнең төгәллеген арттыра, челтәр катламының эшен яхшырта. В2 витамины күз һәм күз кабагы кызышуыннан саклый, эңгер-меңгердә күрү сәләтен яхшырта. -
Дамир Исхаков: «ТЕЛСЕЗ МИЛЛӘТ БУЛМЫЙ»
Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков соңгы вакытта Тубыл, Таулы Алтай, Пермь һәм Пензада сәфәрдә булып кайтты. Аңа фән дөньясында ниләр бар, нинди гыйльми чараларда катнаштыгыз, галимголәмәне ни-нәрсә борчый, үзегез нинди ниятләр белән йөрисез, дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек. -
Гөлчәчәк Садретдинова: «Тормыш матур, тормыш түгәрәк...»
Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) 1976 елның 8 мартында Азнакай районының Бүләк авылында туа. Бөгелмә педагогика көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе белгечлеге буенча белем ала. 2022 елдан Азнакай Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли. -
«АЛТЫНЧӘЧ» ОПЕРАСЫН ИҖАТ ИТҮ ТАРИХЫННАН
1941 елның июнь аенда Казанда зур вакыйга булып, Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» операсының премьерасы уза. Совет музыкаль сәхнәсендә милли спектакль яңа күренеш була. Шуңа күрә әлеге музыкаль әсәрне сәхнәгә чыгару эшенең һәр этабы фикер алышулар белән үрелеп бара. -
Шагыйрь Колмөхәммәд: яңа археографик табыш
Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең мәгълүм булмаган әсәрләре ачыклана, яңа чыганаклар билгеле була. -
ТАТАР ПОЧТАСЫ
Ничек кенә сәер тоелмасын, почта сүзе мине ерак эпохалар – Чыңгызхан (1155-1227) идарә иткән елларга алып китә... -
Алсу Фазлыева: «ЭШ СӨЙГӘН ТОРМЫШТА ЮГАЛМЫЙ»
Узган атнада җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларның «Гөрләтеп яшиселәр бар әле» җырына төшергән клибы тәкъдим ителде. Клипта Алсу, һәрвакыттагыча, күркәм хатынкыз, хуҗабикә булып төшкән. Ә чынлыкта Алсу гаиләдә нинди хатын? Яңа өйләре, гаиләсе, сәхнә тормышы һәм планнары турында безнең әңгәмәдән укып белерсез. -
«Картлык килүен килә, яшьлек күңелдән чыкмый»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер, педагог Илдар Хәйруллинга 75 яшь тулды. -
Арча кантоныннан халык җырлары
Әхмәт Бикчәнтәев бу җырларны хәзерге Арча районының Яңа Кишет һәм Әтнә районының Олы Мәңгәр авыллары халкыннан 1920 нче еллар азагында язып алган. Кулъязма Казан университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондында «320 т» шифры белән саклана.
