Журнал «Безнең мирас»

Айрат Суфиянов: «Сират күпереннән мөмкин түгел Кеше җилкәсендә үтәргә...»

🏷 Admin

Шагыйрь Айрат Тәлгат улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстанның Балтач районы Усман авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр яза. Озак еллар Чаллыда яшәп иҗат итә. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге (2020) һәм Һади Такташ исемендәге (2024) премияләр лауреаты. Аның шигырьләренә күп кенә җыр иҗат ителгән.

 

Ү3 КӨЕМӘ

 

Йөгерештә иң азактан килдем…

Йөрәк какты, авыр сулый-сулый.

Мине жәлләп, тирле муеныма

Сөлге салмадылар елый-елый…

 

Үсеп җиттем… Инде кем белән дә,

Юк, узышмыйм… Атлыйм үз көемә.

...Ә шулай да, шаулы дөнья сыйды

Очкынланып янган күзкәемә…

 

Тоташтыммы әллә үз көемә?!

 

***

Арып-талып эзләмәсәң,

Дөньядан ни табасың?

Безгә билгеле хакыйкать

– Яшәүдән тукталасың…

 

***

Йолдызларга омтылсаң да,

Син – нарасый биләүдә.

...Аяк астыңда ятканны

Кайчан күрерсең, бәндә?..

 

***

Мич астына себерде дә,

Бүлмәнең бар тузанын,

Елмаеп куйды, күрде дә

Идәндә йөзен таңның.

...Яшерелгән пычраклыкта

Тоямы көн узганын?..

 

***

Кояш баешына юнәләчәк

Инсаният рухы ач булса.

...Кеше даһи затка әвереләчәк

Бөтен мөмкинлеге ачылса.

 

***

Яшәп булмый югарыда гына

– Түбәнгә дә дүнеп төшәсең.

Имгәнәсең какта... Әмма көтмә,

Түбәнлектә дә син өмет итмә

– Кемнәр сиңа мамык түшәсен?..

 

***

Янына да якын килә алмыйм

Камиллеккә дәшкән сызыкның.

Шуңадыр ла төнлә мең уянам

Тырнагында тынгысызлыкның…

 

***

Тоймый да басып торганын

Тартылган нечкә кылга.

Аллаһ исемен кабатлап

Гөнаһлы гамәл кыла.

 

***

Дошманлыкның орлыгыннан

Как җирдә дә чүп туа.

Чәчкә кебек гомерләрнең

Җанын, сулышын буа.

 

***

Үз гаебең таныр өчен

Күпме көч-кодрәт кирәк.

Кемнәрдер көлгән чакта да

Чыдарлык йөрәк кирәк.

 

***

Дала... Кылган... Тамырында

Хәтер әйтә: «Кан тәме...»

Ничә гасыр дәвам итә

Өммәтемнең матәме.

 

***

Хакыйкатьне күпме эзләсәң дә,

Табылмас ул, камил иманым.

Шуңа да без көн күрергә мәҗбүр

Ялган кыйммәтләргә инанып.

 

***

Ачудан ачынып түгелдем,

Заманнан канәгать түгелмен.

Гаепле үземме, Илаһым?

Машина таптаган кошчыкны

Кайгырып җирләде... гөнаһым.

 

***

Кемдер җиңел яшәсенгәме соң

Хәйләсез зат авыр күтәрә?..

Сират күпереннән мөмкин түгел

Кеше җилкәсендә үтәргә…

 

***

Йөрәктә балкыган кояшым

Яндырды... Миннән тик көл генә

Калса да, шикләнмим, ашлама

Булыр ул гүзәллек гөленә.

 

***

Кайсы хаклы? Бәхәс уты

Кылыч уйный күзләрендә.

Бер-берсенә исбатлыйлар

Белмәгәнне үзләре дә.

 

***

Кем ачыны, кем төчене,

Кем татлыны ярата.

Серле талант әһелләрен

Чагыштырулар – хата.

Һәр йөрәктә кабатланмас

Олы бер дөнья ята…

 

КУНАКБЫЗМЫ?

 

Затсызны да хупларбызмы,

Кул чәбәкләп, зурларбызмы

Баш иеп тыйнак кына?

Имеш, өч көнлек дөньяда

Без бары кунак кына.

 

Кунакбызмы? Ошбу әйтем

Томандай бер таралыр.

«Син дә кунак, мин дә кунак –

Атка печән кем салыр?..»

 

***

Тиреңнән чык, хуш килмәссең

Һәркемнең йөрәгенә.

...Үзеңне сөй, үз-үзеңә

Хыянәт итмәсәң генә…

 

***

Кешелекне юкка чыгарырга

Күпме корал уйлап табылган.

Юк ул хөрлек, вөҗдан, тигезлек тә,

Изгелек тә җаным табынган…

 

Рухы белән чирле кешелекне

Терелтерлек дару бар микән?

Аңлыйм: безнең гомер котылгысыз

Чарасызлык изгән зар икән…

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру