Журнал «Безнең мирас»

Бу дөньяда ул балкып яшәде

 

 

Күренекле галим һәм язучы Фарсель Зыятдинов (1937-2021). /В.Васильев фотосы, 2020 ел

 

КЕМ УЛ ФАРСЕЛЬ ЗЫЯТДИНОВ?

 

Бер карауга, ул – радио һәм телевидение аша үзенең даими тапшырулары белән танылган күренекле галим, халык бакчачысы. Һәрдаим радиодан тыңлап, телевизордан карап, йөзләгән сорау биреп һәм аларга тулы җавап алып, шул киңәшләр нигезендә, үз бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерүче бакчачылар аны, үз кеше итеп, чын күңеле белән халкына хезмәт итүче алтын куллы, кайнар йөрәкле изге жан буларак белә. Өч китабы – «Ямь һәм тәм, яки Безнең бакча», «Ямь һәм тәм, яки Яшелчә бакчасы», «Ямь һәм дәва, яки Дару үләннәре» китаплары – һәр бакчачының өстәлендә тора. Яшелчәчелек, бакчачылык һәм дару үләннәре турында аларда бик җентекләп язылган.

Аның тагын «Авылдашның авыр юл башы», «Изге йорт» исемле гаҗәеп тарихи эчтәлекле документаль китаплары да дөнья күрде. Китапларын, төрле җыентыклардагы шигырьләрен укыйсың да: «Каян вакыт таба һәм каян килә икән ихтыяр көче бу кешегә?» – дисең. Эш өчен генә туган, диярсең. Искиткеч бит уйлап карасаң: үзе галим, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, топограф, агроном, танылган бакчачы, журналист, тәрҗемәче, язучы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Аксакаллар шурасы әгъзасы һ.б.

Күпчелек халык Фарсельне танылган бакчачы буларак кабул итсә, киң җәмәгатьчелек алдында, күп еллар дәвамында үзе укыткан КФУның финанс-икътисад институтында, профессорлар, педагоглар һәм күпсанлы студентлар алдында ул тәҗрибәле икътисадчы, хөрмәтле профессор-педагог!

 

«ЭШ СӨЙСЕН», ДИП ТЕЛӘГӘННӘР

 

Фарсель Зыятдинов 1937 елның иң матур вакыты – җәй аеның беренче көнендә, – Актаныш районының Качкын авылында Сәхабетдин белән Мосаллия гаиләсендә беренче малай булып дөньяга аваз сала. «Бик бәхетле булсын, гомере рәхәттә генә үтсен, акыл белән эш итсен, тырыш булсын, эш сөйсен», – дип, улларына гаҗәеп сирәк очрый торган исем – Фарсель дип кушалар. Әтисе – авыл советы рәисе, әнисе фермада хезмәт куя. Ләкин пар канат астында озак иркәләнергә насыйп итми балага. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Әнисе балаларын ач-ялангач итмәс өчен көн-төн бил бөгә.

Балалары бәхетенә, әтиләре яудан исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы авыр елларда фронтовик, бригадир буларак, авылны торгызу эшенә алына.

 

 

Фарсель Зыятдинов хатыны Венера ханым белән. 2017 ел.

 

БЕРЬЮЛЫ ИКЕ ЮГАРЫ БЕЛЕМ АЛА

 

Авыр еллар әкренләп артта кала. Фарсель – Зөбәер жидееллык, аннан Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Армия сафларында хезмәт иткәндә, топограф булып Грузия, Абхазия, Азәрбайҗан тауларына күтәрелә. Шул чакларда ук белем юлын тагын да дәвам итәргә кирәклегенә төшенеп, Казан дәүләт университетына укырга керә, аны 1965 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтында да укып, аны да 1966 елда уңышлы тәмамлый.

Татарстанда ул елларда ике югары уку йортын берьюлы укып бетергән бердәнбер белгеч Фарсель генә дисәк, ялгыш булмас.

Университетта укыган вакытта ук, Фарсель Татарстан радио һәм телевидение тапшырулары комитетында эшли. «Яшьлек радиодулкынында» тапшыруларында әдәбият һәм сәнгатьне пропагандалап, яшьләргә киң мәйданга чыгарга булышлык күрсәтә. «Авыл офыклары» тапшыруларын әзерләп, эфирга чыгара. Аспирантурага укырга кереп, диссертация яза, икътисад фәннәре кандидаты, соңыннан докторлык диссертациясен дә яклап, икътисад фәннәре докторы исемен ала.

Иҗат эшеннән дә аерылмый: мәкаләләр, балалар өчен хикәяләр яза, авыл тормышына багышланган язмалары матбугат битләрендә басылып тора. «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын» («Сөембикә»), «Салават күпере», «Ялкын» журналларында шигъри әсәрләре дөнья күрә. «Минем әни», «Кызык дөнья», «Белми белән Гыйльми», «Онытылмас авазлар» һ.б. җыентыкларында урын алган шигырьләрен балалар хәзер дә яратып укый. «Тагын язлар килде», «Безнең гомер», «Сөенделәр гөлләрем», «Беренче карлыгачлар», «Изге йорт», «Икътисад әлифбасы» һ.б. җыентыклары басылып чыга. 1968 елда аны СССР Журналистлар берлегенә кабул итәләр.

 

КАЗАНЫШЛАРЫ ТИРӘН ЭЗ КАЛДЫРА

 

Ил терәге – ир-егеттә, диләр. Туган якның абруен олы шәхесләр күтәрә! Данлыклы Актаныш ягында туып, туган авылының таулары итәгеннән челтерәп аккан чишмә суын эчеп, Әрешкәй һәм Бажана суларында, Низам күлләрендә коенып, кырларындагы игеннәрнең хуш исен тоеп, маңгай тиренең әчесен-төчесен, тозын татып Качкын авылында үскән Фарсельнең туган иленә, халкына куйган хезмәт казанышлары тирән эз калдырып, шытымнар бирә. Ул киләчәк өчен фән кандидатлары, докторлар, профессорлар да тәрбияләп, аларны олы юлга чыгаруда армый-талмый хезмәт итә.

Фарсель Зыятдинов – рус телендәге «Экономика», татарча «Икътисад» китаплары авторы. Югары сыйныфлар өчен «Экономик география» китабын да тәрҗемә иткән автор. Аның икътисади публицистикага караган «Механизаторның хезмәт җитештерүчәнлеге», «Рентабельлек чыганаклары», «Авыл киләчәккә атлый», «Җир улы» дигән китаплары да игътибарга лаек. «Татарстанның энциклопедик сүзлеге» китабын рус һәм татар телләрендә чыгаруда һәм әзерлек эшләрендә зур өлеш керткән, шул ук вакытта «Татарстан энциклопедиясе»нең алты томын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм автордашы булган галим!

 

ХЕЗМӘТ ХӘСРӘТНЕ ҖИҢӘРГӘ БУЛЫША

 

Университетта укыганда, Фирая (булачак шагыйрә Фирая Зыятдинова) белән танышып, бераздан гаилә корып, кызлары Алсу туа. Ләкин гомере кыска була сабыйның, ике яшендә вафат була. Аннан бер-бер артлы 3 малайлары дөньяга килә. Уртанчы уллары Айваз 45 яшен тутырып вафат була. Өлкән улы Айдарны, кече улы Айнурны, оныклары Илнур, Гүзәлия һәм Камилне – барысын да бик яратты Фарсель.

Сизелми дә үтелгән елларга – артка әйләнеп карасаң, нинди зур эшләр эшләнгән, нинди зур казанышларга ирешелгән, уйласаң, бер кешедә ничә төрле һөнәр! Менә шул яуланган хезмәт җимешләренә куана-куана яшәп ятканда, аның гаиләсенә берсе артыннан берсе борчулар килеп кенә тора. Уллары хәсрәте дисеңме, әти-әниләрне, эне-сеңелләрне югалту дисеңме... Иң авыры – Фирая ханымның дөньядан вакытсыз китүе.

Авырлыкларга карамастан, күңелендә фәнгә булган мәхәббәте сүрелми, фәнни эзләнүләрен дәвам итә, күпкырлы хезмәт юлы туктап калмый, студентларга лекцияләр укый, радио-телевидение тапшыруларын да ташламый, бакчачылык, институт, лекцияләр, язучылык дисеңме – муеннан эшкә чума ул. Хезмәт аның хәсрәтен җиңеләйтергә булыша.

 

ХАЛКЫНА РИЯСЫЗ ХЕЗМӘТ ИТТЕ

 

Гомеренең соңгы елларында аның янәшәсендә мин – яшьлек дусты Венера булдым. Янында илһам биреп торучысы булганда, ул тыныч күңел белән эшкә китә, шатланып иҗат итә, фәнни эзләнүләрен дәвам итә. «Син булганда, мин – әдип, мин – шагыйрь, мин – моң иясе, мин – профессор! Рәхмәт сиңа мине аңлаганың өчен», – ди иде ул, елмаеп.

2010 һәм 2012 елда аның балалар өчен «Читекле кәтүк» китабы һәм «Авылдашның авыр юл башы» документаль повесте басылып чыкты. «Читекле кәтүк» китабы, 2010 елда иң күп укылган китап буларак, Абдулла Алиш исемендәге премиягә ия булды.

Гомернең кыйммәте еллар белән түгел, эшләгән гамәлләр, кылган изгелекләр белән бәяләнә. Фарсель Зыятдиновның да хезмәтләре санап бетергесез, җәмгыятьтә тапкан урыны дәрәҗәле! Дөньяда ул башкарган күпкырлы титаник хезмәтнең күләмен гади үлчәүгә салып кына бәяләп тә бетереп булмыйдыр.

Әйе, Фарсель – үзе бер тарихи институт. Бу дөньяда ул балкып яшәде. Халкына риясыз хезмәт итеп, онытылмаслык тирән эз калдырып китте.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру