Журнал «Безнең мирас»

Бакый Урманче көндәлекләрендә Чулман Тамак

 

 

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Габделбакый Урманче (1897-1990) Тәтеш өязенең (хәзерге Буа районы) Күл Черкене авылында дөньяга килсә дә, 1907 елның февраль аеннан гаиләнең тормышы һәм язмышы әтисе Идриснең туган җире – Тәтеш өязендәге (хәзерге Кама Тамагы районы) Кече Салтык авылы белән бәйле. Идрис хәзрәтнең төпчек балалары Габделбарый һәм Нәҗибә шунда туган.

Язмышның ачысын-төчесен татыган, Сталин төрмәләре, сөргеннәре аша узган, гомеренең күп өлешен туган җиреннән аерылып яшәргә дучар ителгән рәссам-уймачы Идел һәм Чулман буйларының гүзәл табигатен сагынып яши. Шәхси архивта сакланган кулъязма мирасын өйрәнгәндә Иделне һәм Салтыкны сагынып искә алган шактый шигырьләренә, истәлек-хатирәләренә юлыгабыз. Алар Урманченың язма мирасын туплаган китапларда да урын алды. Алай гына да түгел, Идел, Чулман, Кама Тамагының Лабач тавы (район халкы аны «Айгыр» тавы да дип йөртә), Салтык болыны күренешләре Б.Урманче кылкаләме аша татар сынлы сәнгате тарихында үз урынын тапты. Бу язмаларда һәм бу сурәтләрдә бөек рәссамның сагыну-сагышлары, уй-хыяллары, күңел дәрьясы чагылыш тапкан.

Рәссам-уймачы гомере буе Идел буенда йорт салып, шунда Идел киңлекләрен сурәтләү хыялы белән яши. 1980 нче еллар башында, Югары Ослан районы җитәкчелеге белән аралашып, Осланда җәйге йорт булдыру хакында уйлана. Хәтта сөйләшүләр дә алып бара. 1986 елда исә Кама Тамагы районы җитәкчелегенең хәерхаһлыгы белән җәйге йорт булдыру мәсьәләсен хәл итә. Тәкъдим ителәчәк көндәлекләрдән алынган өзекләрдә рәссам-уймачының Кама Тамагында йорт булдыру тарихы һәм ХХ гасырда шул төбәк тарихында сизелерлек эз калдырган кайбер шәхесләр белән дә танышырга мөмкин.

Шуны да искәртим: Б.Урманче 1987 елның җәендә Кама Тамагы районы үзәгендәге үз йортында җәмәгате Флора ханым белән ике ай чамасы яши һәм иҗат итә. Бу – беренче һәм соңгы тапкыр була. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул Кама Тамагындагы йортына башка кайта алмый.

Мәгълүм ки, рәссам шул кыска гына вакыт аралыгында хыялында яшәгән Иделне, аның гүзәллеген сурәтләгән шактый эскизлар, этюдлар, рәсемнәр иҗат итә. Хәзерге вакытта алар музей фондларында һәм шәхси архивларда саклана.

Текстлар, авторда ничек бар, шулай калдырылды. Аңлашылмаган сүзләр, шәхесләр яисә вакыйгаларга кыскача гына искәрмә дә бирелде.

 

1986 елгы көндәлек

24 [октябрь]. Бу арада Чулман Тамак халкы белән әвәрә булып йөрибез. Кеазыйм Баязитов[1] бу эшләрнең уртасында. Ниләр башкарырбыз әлегә ачык түгел. Миңа өй дә әзерләп йөри, музей торгызырга уйлыйбыз. Тырышсаң булырлык.

25 [октябрь]. Чулман Тамактан кайтып төшдек.

26 октябрь. Җомга. Бик ардым. 25ендә Чулман Тамак сәяхәтеннән иртүк сәгать 13ләрдә кайтсак да, язу язарга да керешә алмадым. Ашау-эчү белән дә маташмадым. Яттым, черем иткәләдем. Соңындан чынлап җыенып яткач Ибраһим Нуруллин[2] килеп керде. Ул шулай минем каттан узып йөргәндә хәбәрсез-нисез килеп керә торган иде. Бер-ике сәгатьтән ким булмас гайбәт саттык, ягъни аннан-моннан искә төшкән фикерләр. Шуның алдыннан бер-ике сәгать Айгөл Чулман Тамак очрашуларын язып алган магнитофон тасмасын тыңлап алган идек.

Чулман Тамакда очрашу. (Камское Устье). Бер сәнгать музее корырга уйлыйбыз. Бу сүз күптән бара инде. Ләкин сөйләү җиңел, эшне майтару яхшы ук мәшәкатьле. Хезмәт таләп ителә. Чулман Тамак район идарәсе башлыгы иптәш Кеазыйм Баязитовта булган киңәш-табыштан соң борын дәүләт банкасы (Госбанк) булган таш бинаны сәнгать музеена тәгъийн итеп[3] төзәргә уйладык. Мин музей өчен вагы-төяген санаганда иллеләп эш бүләк итәргә вәгъдә иттем. Тагын коллегалар, иптәш рәссамнардан шул кадәр үк җыя алсак яхшы ук бер коллекция хасыйль булачак.

Чулман Тамак башкарма рәисе миңа Иделне язар өчен уңай җирдә бер җәйлек өй бирергә вәгъдә кылган иде. Шул уңай белән өченче көн 24 октябрьдә зыялы катламы белән бер очрашу, чәй мәҗлесе уздырырга ният булган икән. Борынгы сыраханә урынына бик матур итеп чәйханә ясаганнар. Бик ару, җыйнак, күңелне күтәрерлек рухта җиһазланган бу бинада утыру бик күңелле булды.

Мәҗлеснең җитәкчесе, табынчысы дисәк дә була, рәиснең урынбасарыннан, культура эшләрен алып баручы Нурания ханым Зиннәтуллина иде. Ул мәҗлесне урысча ачып, сүзне бер мөгаллимә ханым башлап, калганнары да ана телендә сөйләделәр. Ара бик туганнарча тойгы белән һаваланган[4] иде. Кече Салтыктан күчеп килгән кешеләр дә бар, Олы Салтыктан булганнары да бар иде. Хәзер Чулман Тамакта 50% ы әһелиянең[5] татарлар икән. Тирә-яктагы авыллардан күчеп утырганнар. Минем каршымда бер мәгариф хезмәтчесе утырды. Урта яшьләрдәге, бик симпатик адәм. Олы Салтыкның, әткәйнең якын кордашы булган Ситдикъ мулланың тураны икән. Әтисе Шәриф иде. Минем кордаш туры килә.

Урыслар 3-4 кенә иде. Татарча сөйләшкәнне аңлап баралар. Әңгәмәгә дусларча катнашалар, шулай итеп мәҗлесне бик ирекле рәвештә ике телдә алып бардылар. Баянчы бар иде. Музыка-җырлау һаман аралашып торды. Бик матур тавышлы кыз-хатын булып җырладылар. Боларны һаман әле фәлән авылдан диеп сорашып тордык. Ләкин киләсе Чулман Тамакның үзендә торып үскән кешеләр булачак. Мәҗлестә, әлбәттә, хатын-кыз күбрәк иде. Һәммәсе дә диярлек миннән автограф алдылар. Чәйханәгә беренче аяк басачак вакытта ике бик матур киенгән кыз икмәк-тоз белән каршылаганнар иде. Кич белән Чулман Тамак авыл советы рәисе Кече Салтыктан-Яшелчәдән чыккан Хәйретдин Хәйрулла угылының өенә кунакка чакырылу булганлыктан, бик озак утыра алмаганлыктан, аның өенә алып киттеләр. Нурания ханым илтеп куйды. Хәйретдинең хатыны Әлфия ханым шулай ук Кече Салтык кызы. Бик эссе мунча хәстәрләгән иде. Сәгать кичке сигезенчеләрдә булгандыр, рәхәтләнеп мунча чабынганнан соң, чәйгә утырып төнге сәгать 2 кадәр Хәйретдин һәм Әлфия ханым белән әңгәмәдә булып, безнең өчен хәзерләнгән урыннарга ятып әле йокыга киттек. Мунча ишек алдында ук икән.

Әлфия ханым безне бик тәмле таза (свеж) балык судак ите белән дә сыйлады. Янә чын үзебезчә коймак һәм сөт өсте – каймак китерелде иртәнге чәйгә.

Иртәнге 10да Нурания ханым машина белән килеп, 10.30 да гали ракета[6] белән Казанга китәр өчен пристаньга киттек. Нурания ханым һәм Хәйретдин озаттылар. Кеазыйм таң иртән районга китәсе булганлыктан, телефонда хушлашкан һәм озата алмаганлыктан гафу үтенгән иде.

Алдагы көнне без торасы өйне дә караган идек. Дүрт бүлмәдән торган кечкенә генә, җыйнак кына өй. Бүрәнәдән түгел. Сипушка. Бик тузган булган. Бакчасы яхшы. Яхшы җыештырганнар. Обойлаганнар, идәнне буяулаганнар, тәрәзәләр зур, якты. Ике яктан да Идел күренеп тора. Дәрья. Бер яктан Лабач тавы, икенче яктан Салтык кичүләре, Яшелчә ярлары[7]...

Һәр хәлдә хәзергә торырлык. Киләчәк күрсәтер. Киләсе елга, Ходай Тәгалә исәнлек бирсә шул урындан Иделне язачакмын.

 

Чулман Тамак. Карамалы. 1987 ел, 1 июль

Иртүк «Матисс»не укып маташканда[8] Касыйм мәрхүм Халитов исемә төште. Ул Карамалда туган. Прогрессив Садыйк мулланың прогрессив җитәкче булуы аркасында Карамалдан бер төркем ачык фикерле зыялылар чыга. Академик Сәгъдиев тә шул авылдан. Җырчы Әлфия Галимованың[9] әтисе Габделәхәт Галимов Садыйк мулланың угылы.

Касыйм мин Соловкидан кайткан чакта әле исән-сау эшендә дәвам итә иде. Аннан соң 30 елларда камалды. Байтак еллар мәхбүс – «утырып кайтты». Казанда бер заманда укуда булдык. Касыйм, әлбәттә, кыенлыкта, тарлыкта укыды. Закир хәзрәт (Зәңгәр мәчет) мәдрәсәсен[10] ташлап, хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгы, игенчелек белемен тарату нияте белән ачылган кыска программалы бер-ике еллык курсларда укып йөрде. Бу курсларда акча түләнмәгән ахыры. Касыйм – Карамал мулласының углы.

Тау як муллары муллыкта яшәмиләр иде. Алдынгы игенчеләр иде. Яңа иген кораллары, яңа тимер сабан, урак, сугу машиналарыннан файдалануда авангардлык итүче муллар булдылар.

Мәсәлән, шул Садыйк мулла сәдакага карап тормады, төбәкнең иң оста игенчесе иде. Мәрәтхуҗаның мулласы – Бәдретдин[11] яхшы сабан белән сабан сөрде, заманның яңалыгы булган урак машинасы белән урак урды. Иген сугу машинасын «молотилка» иләк машинасы тотты. Шулай ук әткәбез мәрхүм Идрис хәзрәт тә. Мәктәп карадылар. Болар угылларының берсе дә мулла булырга теләмәделәр.

Укытучы-мөгаллим булу ул вакыт мактаулы эш булды. Шунлыктан күпләр «Учительская школа»га керергә теләделәр. Садыйк мулла Габделхәе шул школаны тәмамлап, русско-татарский школалада учитель булды. Кызы Сәгадәт Тәтештә гимназиядә укып шулай ук учитель булган Хәлил Бакиев белән өйләнештеләр. Касыйм агроном булып, Татарстан җир эшләре, җир-игенчелек комиссариатының нәшрият идарәсе башында булды. Җугашвилли шомлыгы аны да концларегерьга җибәрде. Азап чикте.

Сүз уңае белән: Габделәхәт Галимов Беренче Яурупа сугышы заманында гаскәри офицер булып, 1918 елда Тәтештә мәгариф эшендә бергә эшләдек. Аннан соң, Буада «контисполком» рәисе булып эшләгәннән соң, 30-40 елларда камалып юк булды. Тәтешнең Мускиева Шәмси белән өйләнешкәннәр иде. Мәшһүр җыр остасы Әлфия Галимова аларның кызы.

Фаҗигале елларның фаҗигале балалары. Әстагъфирулла!

Уй да күп, сагыш та күп уйлый белсәң...

Садыйк мулланың кече уллары «Мөхәммәдия»нең рөшдия бүлегендә бер-ике ел укыгач Казанда гимназиягә кергәннәр иде. Әлбәттә, университетны да тәмамладылар. Хәзер кайда икән алар?

Күп хәлләр, вакыйгаларны уздырдык.

Карамалны Халитовларны язганда Кариленең Маликовларны да каләмгә алырга кирәк. Һади Маликов[12]Мулланурның[13] адъютанты, шулай ук Җугашвиллинең шомлылыгына эләкте. Маликовлар – Карамал кодаларыннан, токымнары бер тамырдан бара. Шулай ук Тау ягының ярлы мулларыннан.

Маликов югары дипломатик эшләрдә дә булды. Төркиядә хәрби атташе иде бервакыт. Бу тирәдән тагын кемнәр бар? Хикмәт абый Биккиннәне[14] һич искә төшермиләр. Ник? Кече Салтыктан. Ул, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен зур уңыш белән тәмамлап, Әхмәт бай стипендиясе[15] белән Каһирәгә барып, Әз-Әзәһрияне[16] хәтме көтеб[17] гарәпчә, инглизчә камил белем алып, илебезгә кайтып, Шәрык институтыннан диплом алып, дипломатия мәйданында хезмәт итеп, яшьли Гарәпстанда, Җиддәдә вафат булды. Детале миңа мәгълүм түгел. Яңа Салада Кариб Вәли дә Җугашвилли шомлыгы. Һади Урманче[18] – сәләтле коммунист, минем энем, Соловкидан кайтмады. Солтангалиев белән якын танышлыгы мәгълүм булды.

 

 

[1] Кеазыйм Садыйк улы Баязитов (1948) – 1980-1987 нче елларда Кама Тамагы райнының Халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе.

[2] Ибраһим Нуруллин – Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин (1923-1995) – әдәбият галиме, язучы.

[3] Тәгъийн итеп – билгеләп.

[4] Һаваланган – кәефләнгән.

[5] Әһелиянең – кешеләренең.

[6] Гали ракета – зур ракета.

[7]Лабач тавы, икенче яктан Салтык кичүләре, Яшелчә ярлары – монда Кама Тамагы районы үзәгеннән Идел белән Кама елгасы кушылган урында Б.Урманче күрергә теләгән киңлек күздә тотыла. Лабач (халык телендә “Айгыр” тавы), Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, су астында калган, Урманченың яшьлегендә печән чапкан Салтык болынын һәм район үзәгеннән ерак түгел Идел елгасы буена урнашкан «Яшелчә» авылы яр буйларын искә төшерә.

[8] «Матисс»не укып маташканда – Б. Урманче бу урында француз рәссамы һәм скульпторы Анри Эмиль Бенуа Матиссны (1869-1954) истә тота.

[9] Әлфия Галимованың – Әлфия Габделәхәт кызы Галимова (1922-2015), опера җырчы.

[10] Закир хәзрәт (Зәңгәр мәчет) мәдрәсәсен – монда Мөхәммәдзакир Халиди истә тотыла. 1850 елның ахырында “Зәңгәр мәчет”кә Мөхәммәдзакирның атасы Хаммад Халиди имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп чакырыла. Шул вакытлардан башлап “Зәңгәр мәчет” каршында эшләп килгән мәдрәсә “Закир хәзрәт” мәдрәсәсе дип атап йөртелгән.

[11] Мәрәтхуҗаның мулласы – Бәдретдин Хәмзин, Б. Урманченың бертуган апасының ире Садретдиннең атасы. Чыгышы ягыннан Тәтеш өязенең Тормы авылыннан. Ул хәзерге Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылында озак еллар имам-хатыйп вазыйфасын башкарган. Инкыйлаптан соң 100 дисәтинәдән артык җире тартып алына.

[13] Мулланурның – Мулланнур Муллаҗан улы Вахитов (1885-1918), сәясәт эшлеклесе.

[14] Хикмәт абый Биккиннәне – Хикмәт Мифтах улы Биккинин (1888-1929), укытучы, дипломат, Б.Урманченың авылдашы. 1926-1929 нчы елларда Согуд Гарәбстанындагы СССР илчелегендә эшли.

[15] Әхмәт бай стипендиясе – Әхмәт Гали улы Хөсәенов (1837-1906), татар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Хөсәеновларның берсе.

[17] Хәтме көтеб – укуын тәмамлап.

[18] Һади Урманче – Габделһади Идрис улы Урманче (1900-1937), икътисадчы, Солтангалиев белән аралашканы өчен кулга алына. Метрикә дәфтәре Габделһади Идрис улы Урманченың Күл Черекенендә 1900 елның 3 октябрендә тууы һәм атасы – Идрис Хәсән улы, анасы Бибимәхҗүбә булуы күрсәтелгән. Ул, 1929 елның 2 маенда кулга алынып, Бутырка төрмәсенә ябыла һәм Соловки утрауларына җибәрелә. Шунда һәлак тә була.

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.35-39.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру