Тарихчы Нурулла Гарифның «Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы» исемле китабы (2017 ел) кулыбызга килеп керде. Китапны язганда автор, Мәскәү, Казан һәм Уфа архивларындагы бай чыганаклардан кала, авыл халкының истәлек-хатирәләрен дә язып алып, китапның эчтәлеген шактый баеткан. Нәкъ менә телдән сөйләнгән тарихта (устная история) аерым фактлар гына түгел, ә вакыйганың тере шаһитләренең хис-кичерешләре дә, үткәндәге хәл-вкыйгаларга мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Тагын шунысы да әһәмиятле: еллар узган саен, әлеге истәлекләрнең бәясе тарихи чыганак буларак бермә-бер арта.