Журнал «Безнең мирас»

Татар диалектологиясен дөньяга танытты

🏷 Admin

 

Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова – татар диалектологиясе фәненә зур өлеш керткән галимә.

Быел тууына 100 ел тулу уңае белән, тюркология дөньясында танылган, татар диалектологиясен фән буларак формалаштыруга зур өлеш керткән галимә, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтованы тирән ихтирам белән искә алабыз.

Мәхмүтова Ләйлә Таһир кызы 1925 елның 25 августында Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районының Муса (Мосеевка) авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Булачак галимәнең әти-әнисе алдынгы карашлы кешеләр була, алар балаларын белемле итү өчен күп көч куя. Ләйлә Мәхмүтова Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына – тюркология бүлегенә укырга керә, 1948 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. 1948-1950 елларда Көнчыгыш факультетында татар теле укыта, аспирантурага кабул ителә. 1952 елда «Татар теле касыйм сөйләшенең үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1952 елда Ләйлә Таһир кызы Казан шәһәренә күченеп килә дә Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (хәзер – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Тырыш һәм югары әзерлекле хезмәткәрне тиз күреп алалар, аңа тел секторы мөдире вазифасын ышанып тапшыралар: Ләйлә Мәхмүтова 25 ел дәвамында тел бүлеген җитәкли.

Галимәнең фәнни эшчәнлеге гаять күп тармаклы. Ул барыннан да элек диалектолог буларак таныла. Татар тел гыйлеменең мөһим бер бүлеген тәшкил иткән диалектологияне фән киңлегенә чыгара. Аның җитәкчелегендә татар диалектологиясе аерым мөстәкыйль тел белеме тармагы буларак формалаша.

Ләйлә Мәхмүтова җиде-сигез кешедән торган диалектологик төркем җыя һәм аның җитәкчелегендә татарлар яшәгән Идел буе һәм Урал төбәкләренә, җирле сөйләшләрне тикшерү-өйрәнү өчен, экспедицияләр оештырыла, күп кенә фәнни сәфәрләрдә галимә үзе дә катнаша. Лингво-география ысулын кулланып, уналты төбәкнең татар сөйләшләре җентекле өйрәнелеп чыгыла, 200дән артык фәнни диалектологик экспедиция уздырыла. Барлыгы 900гә якын торак пункт өйрәнелә, сөйләш үрнәкләре язылып алынып, тәфсилле анализлана, магнитофон язмаларына нигезләнеп фонотека төзелә. Яңа сөйләшләр һәм сөйләш урынчалыклары ачыклана, классификация тәгаенләнә һәм сөйләшләрнең таралыш ареалы билгеләнә, бай һәм фәнни тикшеренү өчен мөһим тел материалы туплана. Әлеге кыр практикасы эшләренең нәтиҗәсе буларак диалектологик материал «Татар теленең диалектологик сүзлек»ләренең нигезенә салына (1969, 1993).

Ләйлә Мәхмүтова җитәкләгән диалектологлар төркеме төрки дөньяда беренчеләрдән булып диалектологик атлас төзү эшенә керешә, зур күләмле фактик материал фәнни әйләнешкә кертелә. Сөйләшләр халык авыз иҗаты, этнография материаллары, тарихи фактларны истә тотып комплекслы өйрәнелә. Шулай ук татар диалектологиясенең теоретик төшенчәләр системасы булдырыла. 1989 елда «Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы» ике томда басылып чыга, соңыннан галимәнең шәкертләре тарафыннан «Татар сөйләшләренең атласы» (2015) эшләнеп дөнья күрә.

1978 елда Мәскәүдә Ләйлә Мәхмүтованың «Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект татарского языка)» монографиясе басылып чыга. Галимә мишәр диалектын эзлекле рәвештә бөтен киңлеге һәм тирәнлеге белән комплекслы өйрәнә. Бай тел материалы туплый, аны төркемләп чыга, татар диалектларының өйрәнелү тарихы, көнбатыш диалектка караган сөйләш һәм урынчалыкларның классификациясе бирелә һәм диалектның төп үзенчәлекләре ачыклана. Мишәр диалектының фонетикасы һәм морфологиясе татар теленең әдәби теле белән чагыштырылып карала, шулай ук башка төрки һәм фин-угор телләре белән уртак һәм аермалыклы яклары күрсәтелә.

Галимәнең тел гыйлеменең башка мөһим мәсьәләләренә карата язылган хезмәтләре дә байтак, ул татар теленең диалектларын тел тарихы, әдәби тел формалашу этаплары белән тыгыз бәйләнештә тикшерә. Шулай ук икетеллелек мәсьәләләренә кагылышлы фәнни мәкаләләрендә дә мөһим фикерләр әйтелә.

Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова шулай ук сүзлекләр төзүче, редакцияләүче буларак билгеле. Ул «Русча-татарча фразеология сүзлеге» (1959), «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль, әйтемнәр» (1957) сүзлекләренең төзүче-авторларыннан берсе, шулай ук дүрт томлык «Русча-татарча сүзлек» (1956-1958), «Татарча-русча сүзлек» (1966), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1977-1981) төзүдә катнаша.

Ләйлә Таһир кызы үзеннән соң дәвамчылары булган, фәндә үз урыннарын табып, төрки дөньяда танылган Зидә Садыйкова, Леонид Арсланов, Фәрит Юсупов, Дөррия Рамазанова, Тәнзилә Хәйретдинова, Флера Баязитова һ.б. кебек бер төркем диалектологлар әзерләүгә зур өлеш кертә.

Алда әйтелгәннәрдән мәгълүм булганча, Ләйлә Мәхмүтованың гыйльми эшчәнлегенә тематик төрлелек, киң колачлылык һәм фикер тирәнлеге хас. Җитди фәнни мәсьәләләрне хәл итәргә алынган, төрле өлкәләрдә бердәй мәгълүматлы, энциклодепик белемгә ия, эрудит галимә бай рухи мирас калдыра, ул татар диалектологиясен фән буларак дөньяга таныта. Күренекле тюрколог Ләйлә Мәхмүтова 2002 елның 10 февралендә вафат була, туган авылында җирләнә.

 

Әлфия Булатова, филология фәннәре кандидаты

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру