Нәсим АКМАЛ автор яңалыклары
-
Канат куйды аңа радио
Әгәр дә бер заман театрда Татарстан радиосы турында спектакль куелса, анда иң хәрәкәтчән, тынгысыз, гел афоризмнар белән сөйләшә торган персонаж, һичшиксез, Җәүдәт Дәрзаман булыр иде. Шушы кадәр кызыксынучанлыкны, яңалыкка омтылуны, Ходай аның күңеленә бу бала журналист булсын, язучы булсын, дип алдан ук салып куйгандыр, мөгаен. -
Телләр төрле, теләкләр бер
Татарстан радиосына багышланган сәхифәнең моннан алдагы чыгарылышын дикъкать белән укыган кешенең исендәдер: 1958 елда легендар җитәкче Михаил Долговның инициативасы белән «Идел белән Урал арасында» исемле радиожурнал дөньяга ярала. Аның тәкъдимен милли автономияле республикаларның барысында да хуплап каршы алалар. -
Берләштерүче дулкыннар
Хөрмәтле укучылар, сизенәсездер, Татарстан радиосы тарихына багышланган бу сәхифә саннан-санга кызыклырак, күңелгә якынрак була барачак, чөнки без инде радио дөньяга яралган 1927 елдан башлап, данлыклы 30нчы елларны, Бөек Ватан сугышы чорын үтеп, сугыштан соңгы елларга килеп кердек. Безнең көннәргә якыная барабыз, дигән сүз. Димәк, мәкаләләрдә без яраткан тапшырулар, тавышлары таныш булган шәхесләрнең исемнәре ешрак телгә алына башлаячак. -
Яңа йорт салган Долгов
Казанда Татарстан радиосының Максим Горький урамында урнашкан элеккеге урынында ике бина бар. Беренчесе атаклы эшкуар Кекин бабайдан калган, икенчесен «Долгов йорты» дип атап йөртәләр. -
«Китәсем килеп китмәдем...»
Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында без Татарстан радиосының Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллардагы эшчәнлегенә тукталабыз. Яу кырларында туплар тынуга, эфирда фронтовикларның тавышы ишетелә башлый. Балалар өчен тапшыруларны Мостафа Ногман, пропаганда материалларын Гамир Насрый, әдәби тапшыруларны Әмирхан Еники әзерли. Бу вакытта тагын Газиз Иделле, Әсгать Айдар кебек танылган шәхесләр дә эшли. Бераздан коллективка Әдип Маликов килеп кушыла. -
Рафаэль Ильясов моңын тыңлап, татарча типсен йөрәкләр...
26 августта Чүпрәле төбәге иртәдән алып кичкә кадәр Рафаэль Ильясовның моңы белән сугарылып яшәде. Биредә бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү бәйрәме үткәрелде. Китап туе районның 90 еллык юбилеена матур бүләк булды, шул ук вакытта Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларның беренчесе иде. -
Сәйдәш маршы белән башладык
30 август – республикабызның иң олы бәйрәме – уйларга сала, өметләрне уята торган вакыйга. Моннан төгәл 35 ел элек, Декларация кабул ителгән көннәрдә Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе булып эшләп, бу хакта эфирга хәбәр бирү җаваплылыгын үз йөрәге аша үткәргән җитәкче Илгиз Хәйруллинның (1940-2025) Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан язып алынган хатирәләрен укыйбыз. -
«Бездән акыллырак булыгыз!»
Бүгенге катлаулы заманда табигый, гади, ихласлык белән әйтелгән хак фикергә сусаган вакытыбыз. Әнә шуңа күрә дә сагындыра Туфан сүзе... -
«Фатих Кәримне очратырмын сыман...»
Габдулла Тукайның биографиясен өйрәнүче әдибә, педагог (язучы Атилла Расихның хатыны дип тә беләбез) Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева 1944-1947 елларда Татарстан радиосында диктор һәм мөхәррир булып эшли. Радио архивында сакланган истәлекләр белән уртаклашабыз. -
Хәтердән җуелмас ул көннәр
Танылган музыка белгече, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллинаны (1916-2010) Татарстан радиосы коллективы «тере тарих» дип йөртә иде. Ул – 1932-1936, 1938-1940 һәм 1942-1962 елларда башта диктор, аннан музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшләгән, радио тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның 1997 елда язучы һәм радиожурналист Җәүдәт Дәрзаманга (1945-2019) сөйләгән истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез.
