Журнал «Безнең мирас»

Лилия Хәмитова: «Халык күңелен моңлы җырлар белән яулыйк»

Август башында эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестивальләре лауреаты, «Алтын барс» премиясе иясе Лилия Хәмитовага тормыш ике «5»лене куйды. Ире, җырчы Винарис Ильегетнең юбилейга нинди сюрприз ясавын, берничә ел элек вафат булган әнисенең нинди теләкләрен үтәвен, бертуганнары белән нинди мөнәсәбәттә булуын, кыскасы, нинди планнар белән яшәвен бүгенге әңгәмәдән укып белерсез. Безнең сөйләшүдә Винарис та катнашты.

 

«ЮБИЛЕЙНЫ КҮҢЕЛЛЕ БӘЙРӘМ ИТТЕК»

 

– Лилия, узып киткән туган көнегез белән котлыйм! Юбилейны әйбәт кенә үткәреп җибәрдегезме?

– Рәхмәт яусын. «Мәдәни җомга»ның да 30 еллык юбилее икән. Укучыларыгыз артып торсын!

Туган көнне башта 2 августта игезәгем Алияләрдә үткәрдек. Ул миннән 20 минутка олырак. Аннары Винарисның тырышлыгы белән, юбилейны зурлап 3 августта Казан ресторанында туганнар, дуслар белән бәйрәм иттек. Пермь, Чаллы, Түбән Кама, Первоуральск шәһәрләреннән туганнар, дуслар кайтты.

Юбилейда чәчәккә күмделәр. Аның яртысы Казанда калды, яртысын Арчага алып кайттык. Чаллыдан дустыбыз бер кәрҗин җиләк-җимешләр бүләк итеп җибәрде. Без аны өч кеше белән көчкә күтәреп кердек. Дөресен әйткәндә, андагы экзотик җимешләрне дөрес итеп ашар өчен интернеттан карадык.

Юбилейны Илмир Ямалов алып барды. Винарис нинди артистлар киләсен миңа алдан әйтмәде. Гайфулла Авзалов, Алсу Әбелханова, Нурзадә, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Марина Карпова кебек җырчылар килеп котлады.

Винарис: – Кемнәр белән тыгыз элемтәдә эшлибез, шул артистларны чакырдык.

 

 

Лилия Хәмитова һәм Винарис Ильегет 2023 елның 13 августында Казанда туй вакытында.

 

«20 ЕЛ ДУСЛАР БУЛДЫК»

 

– 13 августта кәгазь туегыз булып узган. Ике ел эчендә бер-берегезгә ияләшеп беттегезме?

– Ике ел «интегәбез»... Шаярам, әлбәттә (елмая). Хәзер менә ике ел элек уздырган туебыз белән юбилей кичәсен чагыштырып карыйм. Туебызда 160лап кеше иде. Быелгы юбилейга 70ләп кеше җыелды. Иң якын кешеләр генә. Туйда күмәкләшеп утырырлар дип уйладым: артистлар үзләре, арчалылар үзләре һәм башкалар. Менә шунда ике як туганнар, дуслар танышып калды. Туй көнендә туганнарча аралаштылар.

Винарис: – Туйга кадәр Лилия белән 20 елдан артык дуслар булдык.

– Яшь аермагыз – 8 ел…

Винарис: – Ул безнең паспортта гына шулай язылган. Яшь аермасы сизелми. Чөнки күңелләребез бер дулкында.

Лилия: – Винарис ул – бәйрәм кешесе. Дуслары белән очрашырга, аларны кунак итәргә ярата. Винарис белән бергә минем дә дусларым артты.

Винарис: – Лилия белән яши башлагач, ниндидер бер аңлау килде. Үзеңне олырак кеше итеп хис итәсең. Тагын да лаеклы кеше итеп тоясың. Гәрчә үземне лаеклы кеше итеп тойсам да! Лилиянең туганнары мине үзләренең гаиләләренә кабул итте. Алар ярдәмендә тормышымда күп нәрсәне үзгәрттем. Мәсәлән, ниндидер кызыксынуларымны.

 

«ӘНИЕМ ТАШ КУЮНЫ ТЕЛӘМӘДЕ»

 

– Лилия, йөрәгегез сыналган вакытлар булдымы?

– Иң авыры – 2023 елда әнине соңгы юлга озату иде. Винарис белән өйләнешүебез бу кайгыны берникадәр күтәрергә ярдәм иткәндер. Ул миңа нык терәк булды. Минем бертуганнарым да бар. Без бөтенебез дә бергә. Туй узуга 40 көн дигәндә, әни китеп барды. «Туегызда үлмәсәм генә ярар иде», – дип теләп торды. Ул үзенең китәсен сизде. Хастаханәгә хәлен белергә күп кеше килгәч, барысын да аңлый башлады. Әнинең теләкләрен үтәдем, дип әйтә алам. «Кызым, өйдә үз урынымда гына үлсәм ярар иде», – дип әйтте. Республика клиник хастаханәсендә дәвалаган табиб та: «Лилия, бу сезнең соңгы килүегез. Кифая апага күп калмады. Өйгә кайтасызмы әллә?» – диде. «Кайтабыз», – дидем. Чөнки әнинең машинага утырып кайтырга бераз хәле бар иде әле. Игезәгем Алия, аның ире Илфат һәм мин, өчәүләп, Арчага алып кайтып киттек. Шуннан соң 10 көн яшәде. Аңа 76 яшь иде…

 

 

Лилия Хәмитова ире Винарис Ильегет һәм әнисе Кифая апа белән.

 

– Төшләрегезгә кермиме?

– Бер тапкыр керде. Төштә сау-сәламәт йөргән вакытын күрдем. «Кызым, миңа шундый рәхәт монда», – ди. Мин телефонымны алып, әнигә күрсәтәм икән. «Менә шундый чардуган куйдык, аңа плитә беркеттек», – дидем. «Кызым, рәхмәт. Сүземне тыңлап, өстемә таш куймаганга», – диде. Әни таш куя күрмә, дигән иде. Каберенә күпьеллык чәчәкләр генә утырттык.

 

«ТУЙ БУЛУЫ УК – СЮРПРИЗ»

 

– Туйдагы күңелле мизгелләрне дә искә алыйк. Иң истә калган сюрприз нәрсә булды?

– Туйның булуы да миңа сюрприз. Шушы яшемә җитеп, туй күлмәге киеп кияүгә чыгу күңелле вакыйга. Әлбәттә, ул чын ап-ак туй күлмәге түгел, чөнки алай мәзәк күренер иде. Гаилә дизайнерыбыз Людмила Чернова туйга махсус теккән күлмәкне кидем.

Винарис миңа тәкъдимне үзенең юбилеенда ясады. Мин аны башта уен-көлке өчен эшләгән дип аңладым. Әйтәм бит, моңарчы без дус булып йөрдек. «Миңа уйнарга кирәкме?» – дип сорыйм Винаристан. «Мин чынлап кулыңны сорыйм», – диде ул. Уеннан уймак чыкты, дип әйтәләрме әле. Шулай булды да. Бер-беребезне күптән белгәч: «Әйе», – дип ризалашып карадым. Винариска кияүгә чыкканыма үкенмим. Авырлыкны да, җиңеллекне дә бергә күтәрәбез.

 

 

Винарис әнисе Маһирә ханым һәм җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән.

 

– Ә хәзер сез кайда яшисез?

– Арчада да, Казанда да. Чөнки Арчада әнинең йорты, зур бакчасы. Мин авыл кызы. Бакчада казынырга яратам. Винарис, киресенчә, шәһәр кешесе.

Әнигә яшәргә йортында барлык шартларны тудырган идек. Ул яңартылган йортта 10 ел яшәп калды. Бөтен нәрсәсе өйдә: мунчасы да, бәдрәфе дә. Соңгы елларда бу уңайлыкларның рәхәт булуын аңладым. Чөнки әни урын өстенә калды. Әнинең әйткән сүзе бар: «Кызым, йортны сата күрмә. Мине искә алып, шушы йортта җыелырсыз», – диде. Бүгенгә кадәр туганнар белән җыелышабыз. Безнең бөтен туганнар Арчада яши.

Хәзер минем дә, Винарисның да әнисе юк. 2019 елда Винарисның әнисе китеп барды. Кайнанам Маһирә күңелемә якын кеше буларак кереп калды.

 

 

Җырчы Лилия Хәмитова улы Әмир белән.

 

– Лилия, улыгыз Әмир ниләр белән шөгыльләнә? Укыймы? Эшлиме?

– Улым Әмир 21 яше белән бара. Арча педагогика көллиятен тәмамлады. Хәзер югары уку йортында белем ала. «Айтишник» һөнәрен үзләштерә.

Винарис белән Әмир бик тиз уртак тел тапты. Алар өчен сөенәм.

– Юбилейда дуэт җырыгызның премьерасы булган.

– «Яшик сөенеп» җырына Винарис белән беренче дуэт җырыбызны яздырдык. Тамашачы күңеленә ошар дип ышанасы килә. Чөнки җыр бик матур. Яздырмаган дуэт җырларыбыз җыелды. Киләчәктә аларга клип төшерергә исәп.

Винарис: – Дөресен әйткәндә, Лилия белән тавышларыбыз туры килми. Аның тембры – альт, минеке тенор. Бер җырга кушылу бик авыр. Менә ничектер башкарып чыктык. Җырчы буларак без моны сизәбез. Каядыр – ул миңа, каядыр мин аңа җырларга комачаулыйм сыман. Әмма без алтын урталыкны эзлибез.

 

«БЕР ҖИРДӘ ТАПТАНЫП ТОРАСЫ КИЛМИ»

 

– Лилия, сезнең «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкарган яшь җырчылар арасында күпме низаг булды, әмма барыбер бер сүз әйтмичә, тыныч кына күзәттегез. Бу хакта ниләр сөйләр идегез?

– «Мәхәббәт шушыдыр» җырын 27 ел буе башкарып киләм. Җыр өчен низаг килеп чыкты дип сөендем генә. Чөнки нигә минем җырларны алып җырламыйлар икән дип аптырый идем. Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовлар рөхсәт алып җырлады. Алар аны дуэт рәвешендә тәкъдим итте. Илмира Нәгыймова ул җырны телевизион проектта яңгыратты. Ә мин аның «Сары роза»сын җырладым. Гомумән, алар башкаруында әлеге җырым күңелемә хуш килде. Тыңлаучылар ничек кабул итәдер, анысы инде аларның эше.

Ул җыр халык күңеленә минем тавыш белән кереп калган. Дөрес аңлагыз: «Мәхәббәт шушыдыр» җырын мин беркемгә дә сатмадым. Үзем җырлыйм. Яшьләрнең минем җырларны башкаруына уңай карыйм. Җырласыннар гына. Әмма рөхсәт сорап. Начаррак җырламасаң, алып җырла. Әгәр җырны бозасың икән, аңа алынма инде. Миңа жәл түгел, җырны гына бозмасыннар.

– Яшь җырчы Руслан Трапезников белән ясалма фәһем ярдәмендә эшләнелгән «Хыяллар» дуэтына клибыгыз дөнья күрде. Винарис көнләшмәдеме?

– Винариста көнләшү сыйфаты юк. Ә бәлки күрсәтмидер генә (елмая).

Безнең яңа клип тамашачыларга ошагандыр дип уйлыйм. Аңлашыла, бу мультфильм сыман күренә. Үзеңне экранда башкача күрү – кызык. Яңа булган бөтен әйбер миңа кызык. Бер җирдә таптанып торасым килми. Русланга рәхмәтлемен. Ул мине яңалыкка этәреп тора.

 

«ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕН ӨЗМИБЕЗ»

 

– Игезәгегез Алия ханым, абыегыз Алик әфәнде иҗат юлын сайламаган. Бүгенге көндә алар ниләр белән шөгыльләнә?

– Гаиләдә мин генә сәхнә юлыннан киттем. Игезәгем Алия белән икебез дә Арча педагогика көллиятен тәмамладык. Ул бүгенгә кадәр педагогика өлкәсендә эшли. Чыгыш ясарга теләмәсә дә, тавышы бик матур аның, җырлар тыңларга бик ярата.

Бертуган абыебыз Алик – ерак арага йөрүче шофер. Ул безгә әти урынына калган кеше. Берәр эшкә тотынсак, һәрвакыт аның белән киңәшләшәбез. Беркайчан да фикеребезне аяк астына салмый. «Сеңлем, әнинең йортын гына сатма», – ди ул миңа. Киленебез Рәзифә белән матур гаилә булып яшиләр.

Мин кияүгә чыккач, әни рухына Коръән мәҗлесе уздырганда булдымы икән, абыем Алик яныма килде дә гомердә беренче тапкыр кочаклап елады. «Сеңлем, безне ташлап бетермә инде», – ди. «Абый, мин беркая да китмим. Казан монда гына бит», – дим. Аллаһка шөкер, туганнарыбыз белән бик дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Яшь буын вәкилләренә үрнәк булырга тырышабыз. Алар да, безгә карап, туганлыкны якын итә. Аларның балалары да шулай аралашса, иң зур бәхет шул инде. Туганлык җепләрен өзмәскә иде.

 

 

Лилия Хәмитова игезәк сыңары Алия, җизнәсе Илфат һәм ире Винарис янәшәсендә.

 

«КҮПМЕ ЭШЛӘСӘҢ ДӘ ҖИТМӘЯЧӘК»

 

– Гастрольләр белән чыгарга уйламыйсызмы?

– Бик күп концерт кую, гастрольдән кайтып кермәү – артист өчен күрсәткеч түгел. Иң мөһиме – яңа матур, моңлы җырлар иҗат итеп, халык күңеленә кереп калу. Бүген болай да чыгыш ясаучылар күп, җырларны отып та калырга өлгермисең. Әнә, элекке җырларны халык ничек беренче сүзләреннән үк таный һәм ахыргы куплетына кадәр яттан белә. Шаккаткыч!

Винарис: – Менә Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров! Алар, минемчә, бүгенге кебек алай күп җыр яздырырга омтылмаган. Җыр кешеләрнең күңеленә барып җитсен дип тырышкан. Без Әлфия апаның, Хәмдүнә апаның җырларын шулхәтле яратып тыңлый идек. Хәзер бит җырларны «штамплыйлар» гына. Радиода яңгырату өчен акча түлиләр дә, шуның белән бетте-китте.

Лилия: – Хәзер акча түлисең дә, сәхнәгә тиз генә менеп китәсең. Аннан бит әле егылып төшмәскә дә кирәк. Әлфия апа Авзалова: «Җырчы буласың икән, җыр бүлегенең коридорын булса да үтәргә тиешсең», – дип әйтә иде. Ә хәзер сәхнәгә менү бик җиңел.

 

 

Лилия белән Винарисның туй көнендә кәләшнең бертуган абыйсы Алик, киленнәре Рәзифә, аларның уллары Әмирхан белән.

 

– Артистлар үзләре тамашачыны бозды дип уйламыйсызмы? Тамашачы акча түләп, аларны төрле банкетларга чакыра бит.

– Бик дөрес фикер. Минем җилкәмә кулын салучы тамашачы булмады, әлбәттә. Әмма аралашкан артистлардан ишеткән булды. Сабан туйларында кайбер тамашачы артистларның җилкәсенә кулын салырга мөмкин. Миңа бу күренеш бер дә ошамый.

– Якын арада сезне гастрольләр белән кайсы шәһәрләрдә күрә алачакбыз?

– Концертларыбызны бик көтәләр инде. Башкортстанга, Себер якларына, Пенза, Пермь һәм Екатеринбург шәһәрләренә гел чакыралар. Шул яклардан башларбыз дип торабыз. Иң мөһиме: исәнлек булсын.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру