Җенләнгән авыруларны китерәләр

(Зәйнулла Рәсүлев турында истәлекләр)

…Алтынчысы Амур ягында Зәйнулла ишан мәчете. Ул авыл тибында агачтан салынган мәчет. Бу Амурны ишанчылар «Мәгмурнә» дип йөриләр иде. Әлеге исем
ишанны якын күргән татарлар арасында йөрсә дә, урыслар аны бер дә кулланмадылар. Амур халкының күбрәге руслар: кирпеч заводлары эшчеләре, авыл хуҗалыгы белән бәйләнешле ярты крәстиян, Себердән – каторгадан качкан, йә срогын тутырып кайткан зимагурлар, марҗа-базары сатучылары иде. Увелька буена тезелеп киткән симечкә мае чыгаручылар, ярлы эшчеләр, кустарьлар иде. Урта Азия тауарлары белән сату итүче Гата байдан башка күзгә күренерлек татар бае юк диярлек иде. Монда иң бае сөргеннән кайткан, шул мәчеткә мулла булган Зәйнулла ишан Рәсүлев иде.

Ислам. Дини сүзлек

Вөҗдан

Вөҗдан (гарәпчә) – әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять алдында әхлакый җаваплылык хисе; үз-үзеңне ничек тотуың өчен җаваплылык тою; кешенең үз уйларын, хисләрен һәм эшләрен үзе үзләштергән әхлак кагыйдәләре нигезендә бәяләве, шуның нәтиҗәсендә рухи канәгатьләнүе яки борчылуы.

Язучы Закир Һадиның тууын...

Язучы, мәгърифәтче, педагог Закир Һадиулла улы Һади (Закир Һади) 1863 елның 15 мартында Башкортстанның Бәләбәй өязендәге (хәзерге Башкортстанның Шаран районы) Ярмәкәй исемле татар авылында туган.

Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, ул укуын Тымытык мәдрәсәсендә, аннары Касыйм шәһәрендәге Кастров мәдрәсәсендә дәвам иттерә.

Закир Һади 1885 елда Түбән Новгород шәһәрендә бер байның тире эшкәртү эшләрендә хезмәт куя. Күпмедер вакыт узгач, ул, Касыйм шәһәрендә яңачарак укыта башлаган мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда китә. Аннары Закир Һади, Касыйм шәһәреннән биш-алты чакрымдагы Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгаллимнәр курсы ачылгач, шунда бара, аны тәмамлап, Мулта авылында мөгаллим була.

Төп басма китаплары: «Бәхетле кыз» (Оренбург, 1904), «Официант» (Оренбург, 1904), «Бәхетсез кыз» (Оренбург, 1905), «Мәгъсүм» (Оренбург, 1906), «Хәер-дога» (Оренбург, 1906), «Яңа Әсхабе кяһәф» (Казан, 1908), «Җиһанша хәзрәт» (Казан, 1908), «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1957).

Закир Һади 1933 (кайбер чыганакларда – 1932) елда Рязань өлкәсенең Касыйм районындагы Бимсала (Царицино) авылында вафат булды.

Юынмый торган балык (Әкия...

Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул. Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә. Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан канатларын юмаган, йоклар алдыннан койрыгын юмаган. Танырлыгы да калмагач, Балык адашкан. Ә адашкан, танырлыгы калмаган Балыкның кемнеке икәнен кем белсен? Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган.

Себер татары Бибикамал ки...

Бибикамал Мөслимова 1881 елның салкын көзендә дөньяга килгән һәм 96яшенә кадәр яшәгән. Аның тормыш иптәше яшь Бибикамалны хатын-кызлар мәдрәсәсе ишек алдында күреп алган. Кара күзле, кечкенә буйлы, биленә кадәр җиткән, тәңкәләр белән бизәлгән икегә үрелгән чәчле кызга ул шундук гашыйк булган. Бибикамал сәүдәгәр Кәбир Мортазинның йортында хезмәтче булып эшләгән һәм хуҗа белән яхшы мөнәсәбәттә торган. Шуңа күрә дә кызның бирнәсе якынча 26 сандык тәшкил иткән. Биредә төлке тун һәм бизәлгән хатын-кыз жакеты да булган.

Икенче тәрбия («Китаб-әт-...

«Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.

Мөхтәр Ауэзовның әсәрләре...

1 март көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә танылган казакъ язучысы, галиме һәм драматургы Мөхтәр Ауэзовның татар теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу матур вакыйга иҗатчының тууына 125 ел булуга багышланган иде. Бирегә Мөхтәр Ауэзовның иҗатын сөючеләр, иҗаты белән танышырга теләүчеләр һәм аның әсәрләрен ныклап өйрәнгән, тәрҗемә иткән кешеләр җыелды.

Шагыйрь Булат Сөләйманов ...

Булат Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Ом, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. 1961 елда республикабыз башкаласына килеп, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан, укуын ташлап, хезмәт юлын яңадан дәвам иттерә: Фрунзе, Сургут, Баку, Казан һәм Төмән шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. Хезмәтеннән  аерылмыйча укып, ул 1974 елда Мәскәүдәге А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

Беренче тәрбия («Кит...

«Бер галим балаларга шуйлә нәсыйхәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агымсудыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк. Инде, әй угыл, бу урында максуд бер хикәят түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».

“Илһам чишмәсе”нең җиңүче...

18 февраль көнне Татарстанның Сарман районы җирлегендә “Илһам чишмәсе” III төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Дин дәресләре

Унсигезенче дәрес
Кәлимәи тәүхид. Кәлимәи шәһадәт. Мөэмин биһи

Мөгаллим: Мин сезгә дин дәресе укытырга керешкәндә иң башлап Аллаһы Тәгалә хакында сөйләгән идем. Шулай бит?

Шәкерт: Шулай, сөйләдегез.

Аның җырларында – халкыбы...

2023 елның 15 гыйнварында халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалованың тууына 90 ел тулды. Аның Филармония музеенда сакланучы шәхси кенәгәләрен, фотосурәтләрен күздән кичерәм, мәшһүр җырчы хакында чыккан бихисап мәкаләләр, истәлек-язмалар белән янәшә аңа багышланган култамгалы китаплар да саклана… Заманында Филармониядә сәхнә ветераннары очрашуыннан соң, Әлфия апа, китапханәгә кереп, Гөлшат Зәйнашева төзегән «Үзем турында» дигән китабын бүләк иткән иде. Аның култамгасы төшерелгән әлеге китапта мондый юллар бар: «Үзебезнең туган Филармониябезгә мәңгелек истәлек булып калсын әле. Кадерле Филармониямә унҗиде яшемдә килдем. Белмим, күпме гомерем бардыр, тәнемдә җаным бар чакта шушы йортта эшләргә язсын иде. Сезнең Әлфия апагыз. 1998 ел». Әйе, Әлфия апа Авзалова – гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган олуг җырчы. Аның иҗат һәм тормыш юлын искә алыйк.

«Матур булсын» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Матур булсын
(Татар халык җыры, Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендә)

 

Син дә җырла, матур егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең...

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Имам «Әәмиин» дисә, сез дә «Әәмиин» диегез. Сезнең арадан кем дә бусла фәрештәләр «Әәмиин» дип әйткәндә «Әәмиин» дисә һәм аның әйтүе фәрештәләрнеке белән туры килсә, булган гөнаһлары гафу ителәчәк».

Сирәк талант иясе иде

ТАССРның халык артисткасы Нәфисә Василова (Анастасия (Нәчтүк) Петровна Васильева) гомере буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, татар җыр сәнгатен халкыбызга җиткерә. Халык арасыннан үсеп чыгып, җыр сәнгате күгендә балкыган, сирәк очрый торган моңлы тавышы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, энҗе бөртегедәй якты, талантлы җырчы була ул.

Башка язмалар →