Идел-Урал халыкларында игенчелек
Бу язмада күтәреләсе тема җәһәтеннән иң яхшы, тирәнтен өйрәнелгән халыклар булып руслар һәм татарлар санала. Бу, әлбәттә, төрле сәбәпләрдән тыш, аларның сан ягыннан башкаларга караганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла. Үзгә халыклар азрак өйрәнелгән, аларның авыл хуҗалыгына кагылышлы махсус әдәбият бөтенләй юк. Язмабызда ике төп фәнни хезмәткә таянырбыз: Е.П.Бусыгинның «Урта Идел буе рус халкы. Тарихи-этнографик тикшеренү (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы)» һәм Н.А.Халиковның «Идел буе һәм Урал татарлары хуҗалыгы (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы): татар халкының тарихи-этнографик атласы» китаплары.
Татар крестьяннарының иген үстерү эшендә билгеле бер этник үзенчәлекләре күзәтелә. Алар аерата борай, тары, ясмык һәм киндер чәчәргә яраткан. Бу культуралар татар крестьяннарының басу-кырларында шактый урын алган (башка милләт вәкилләрендә – күпкә азрак).
Татарлар аерата борайны үз күргән. Шуңа күрә мордвалар аны хәтта «татар икмәге» дип тә атаганнар. Моңа, ихтимал, керәшен татарларының борайны йола ашларында күп файдалануы да йогынты ясагандыр. Борайның киң таралыш алуына аның корылыкка һәм төрле чирләргә чыдамлылыгы да тәэсир иткәндер. Шуңа өстәп, әлеге культураның туклыклы һәм тәмле булуын да истән чыгарырга ярамый. Дөрес, борай бер үк вакытта бик нәзберек тә – ул бары тик яхшы уңдырышлы җирләрдә генә үсеп, мул уңыш бирә.
Идел буендагы рус крестьяннарының игенчегек үзенчәлекләре турында сөйләгәндә Е.П.Бусыгин борайга аерым игътибар итә һәм аның башка төбәкләрдә аз үстерелүен ассызыклый. Ул борай чәчүнең татарлар, чуашлар һәм марилар арасында аеруча киң таралганын күрсәтә. Руслар аны шушы төбәк халыклары йогынтысында игә-үстерә башлаганнар, ди.
Татар крестьяннары тормышында тары да мөһим урын тоткан. Ул традицион татар ашларында бүген дә очрый һәм борынгы чыганакларда да телгә алына. Ибн Фадлан тарының Идел буе болгарлары арасында бик абруйлы нигъмәт булуына игътибар иткән. Әлеге культура мул уңыш бирә, әмма аны да карый, үстерә белергә кирәк.
Темабыз өчен бездәге халыкларның борчак һәм ясмык кебек культураларга мөнәсәбәте дә кызыклы. Борчак мулрак уңыш бирә, ясмык исә корылыкка чыдамлырак. Этнографлар татарларның борчакка караганда ясмыкны күбрәк яратуын билгеләп уза. Ясмыкны, нигездә – татарлар һәм мордвалар, борчакны руслар чәчкән. Мәсәлән, XVIII гасыр уртасында П.Рычков русларның ясмык үстермәвен, ә татарларның аны борчак урынына куллануын күрсәткән.
Безнең төбәк халыклары (шул исәптән татарлар да) җитен һәм киндерне дә күп чәчкән. Җитен төньяк районнарда, киндер көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарда еш очраган. Бу культураларның шулай таралыш алуы аларның биологик үзенчәлекләре белән аңлатыла: җитен – озын көннәрне, уртача температураны һәм бик нык дымлылыкны ярата; киндер исә кыска көннәрне һәм югары температураны үз күреп, кара туфраклы җирләрдә яхшырак үсә. XIX гасыр уртасында Казан губернасында «инородецлар» киндерне рус крестьяннарына караганда күбрәк үстергән. Вятка губернасында да татарларның, мариларның һәм удмуртларның җитен урынына киндерне яратыбрак чәчүе теркәлеп калган.
Инде җир эшкәртү коралларына күчик. XIX гасырның беренче яртысында безнең төбәк крестьяннары туфракны эшкәртү өчен сука (косуля) һәм сабан кулланганнар. Сабан, нигездә, татарларда, косуля – удмуртларда, агач сука рус крестьяннары арасында ешрак очраган.
XIX гасырда безнең якларда иң киң таралган эш коралы булып «рус сукасы» – агач сука саналган. Бу, мөгаен, русларның Идел буена бай игенчелек традицияләренә ия, озак эшкәртелгән йомшак туфраклы төбәкләрдән килеп урнашуы белән бәйледер. Табигый, 4-6 ат җигеп, авыр сабан йөрткәнче, җиңел агач сукалар белән җир эшкәртү уңайлырак булган.
Сабан (агач сабан) да безнең төбәктә киң таралыш алган. Йомшак туфракны эшкәртеп, арыш чәчәр өчен сука җайлы булса, башка җирләр өчен авыр татар сабаны кулай саналган. Татар сабаны белән Урта Идел буенда да җирне эшкәрткәннәр. Алай да, сабан, нигездә, Казан губернасының көньяк-көнчыгыш районнарында кулланылган, аны рус крестьяннары һәм чуашлар да үз күргәннәр. Кызыклы деталь: руслар, бу коралны үзләштерү белән беррәттән, аның «сабан» дигән атамасын һәм кайбер конструктив детальләренең исемнәрен дә тәрҗемәсез кабул иткәннәр.
Сабанның килеп чыгышы турында галимнәр арасында төрле вакытта төрле фикерләр өстенлек алган. Г.В.Фирстов һәм Д.К.Зеленин сабанны татар «милли» сөрү коралы түгел, ә бераз үзгәртелгән (һәм бары тик татарча аталган) «малороссия» сабаны дигән фикерне куәтләгән. Е.П.Бусыгин бу карашның ялгыш булуын аңлаткан, үз фикерен борынгы болгарларның игенчелек эшендә шактый алга киткән булуы белән дәлилләгән. XVIII гасыр авторлары (П.Рычков, И.Лепехин, П.Паллас), Урта Идел буе халыкларының сөрү кораллары турында язганда, сабанның нәкъ менә шушы төбәк өчен хас булуын, аның руслар тарафыннан шактый сирәк кулланылуын икърар иткәннәр. Бу фикерләр безгә, һичшиксез, сабанны татар эш коралы дип санау өчен нигез булып тора.
Сука белән сабаннан тыш, руслар арасында косуля (сабан төрендәге үзгә бер сөрү коралы) күпмедер таралыш алган. Косуля безнең төбәктә XVIII гасыр уртасыннан билгеле. Ул каләм очына охшаш төрәннән гыйбарәт. Бу эш коралы Г.Фирстов тарафыннан «Казан косулясы» дип аталган. Косуляның гади сукага караганда аерым өстенлекләре булса да, ул безнең төбәктә артык киң таралмаган. Косуля – төньяк игенчеләренә хас эш коралы, урманнан арындырылган туфракны, яңа җирләрне, калын үлән каплаган кырларны эшкәртү өчен уңайлы. XIX гасырның беренче яртысында косуля өлешчә марилар, удмуртлар, чуашлар арасында таралыш алган, алар бу коралны, беренче чиратта, урманнан бушаган җирләрне эшкәртү өчен тотканнар.
Сөрү коралларыннан тырмалау коралларына күчик. XIX гасыр уртасына кадәр Урта Идел буеның барлык халыклары (шул исәптән руслар да) өчен төп тырмалау коралы булып үрелгән тырма саналган. XIX гасыр уртасыннан тырмаларны имән йә тимер тешле итеп дүрт яклы борыслардан ясаганнар («рамлы тырмалар» дигән исеме дә бар). Безнең төбәктә аларның ике төре очрый: «Казан тырмасы» һәм «Сембер тырмасы» (Г.Фирстов буенча). Казан тырмаларында борыслар хәрәкәт юнәлеше буенча тезелгән, Сембер тырмаларында, киресенчә, юнәлеш хәрәкәтенә аркылы урнаштырылган. Бу тырмаларны Идел-Урал төбәгенең барлык халыклары да кулланган. Дөрес, монда Е.П.Бусыгин кайбер этник үзенчәлекләрне дә билгели: мәсәлән, татарларның тырмасы нәкъ русларныкы кебек булса, чуашларныкы бераз кечкенәрәк, ә мариларныкы, киресенчә, зуррак булган.
Игенчелек белән бәйле кайбер эш төрләрен дә карап үтик. Безне алар, беренче чиратта, этник яисә башка үзенчәлекләр җәһәтеннән кызыксындыра.
Игенне, гадәттә, урак ярдәмендә урып җыйганнар. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында уракны чалгы «кысрыклап чыгарган». Дөрес, руслар белән чагыштырсак, татарлар бу эштә уракны чалгыга караганда өстенрәк күргән.
Урак һәм чалгыларның (литовкаларның) безнең төбәк халыклары арасындагы этник үзенчәлекләре ачыкланмаган. Ул үзенчәлекләр, ихтимал, булмагандыр да: чөнки чалгыларның барысын да, нигездә, Арти заводы (хәзерге Свердловск өлкәсендәге бистә) эшләп чыгарган.
Татарлар һәм руслар чалгыны, башка халыкларга караганда ешрак кулланганнар.
Чалгының үзгә бер төре саналган кәкре чалгыга аерым тукталырга кирәк. Этнографлар мәгълүматы буенча, XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында татарлар арасында кәкре чалгы Вятка губернасының Алабуга, Слободский һәм Сарапул өязләрендә, Пермь губернасының Уса өязләрендә очраган. Бер үк вакытта, Е.П.Бусыгин фикеренчә, русларның бу чорда яңадан кәкре чалгыга әйләнеп кайтуына җирле фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар) йогынты ясаган.
Русларда, гадәттә, ирләр чалгы белән чапканнар, хатын-кызлар исә урак белән урганнар. Башка халыкларда бу эшләр ир-атныкы, хатын-кызныкы, дип бүленмәгән.
Көлтәләрне бәйләп, кырга җыйганнар. Бу эшкә дә территориаль һәм этник үзенчәлекләр хас булган. XVIII гасыр авторлары (И.Лепехин, П.Рычков), Урта Идел буе халыкларының авыл хуҗалыгы турында язганда, төрле милләтләрнең көлтә кую ысулларын аерып күрсәткәннәр. Русларда, П.Рычков язганча, күпчелек очракта көлтәләр астына чыбыклар салынып, аның өстенә салам җәелгән. Салам өстенә көлтә куелган. Татарлар көлтәләрне казык-баганаларга яисә махсус күтәргечләр өстенә утыртканнар. Бу, П.Рычков фикеренчә, күпкә яхшырак булган: чөнки «...алай иткәндә көлтә аслары дымланмаган, һәрвакыт җилләнеп торган һәм, әйткәннәре хак булса, көлтәгә тычканнар да ияләшмәгән. XIX гасырда рус крестьяннары да көлтәне шул рәвешле куя башлаган. Аның формасын гына түгел, исемен дә үзгәртмичә диярлек алганнар: «кабан» (татарча: «кибән»).
Ашлык, гадәттә, чабагач белән сугылган. Е.П.Бусыгин чабагачны «көньяк рус» һәм «төньяк рус» төрләренә аерса, Н.А.Халиков аларны «гади» һәм «катлаулы» төрләргә генә бүлә. Татар галиме чабагач белән сугуның урман зонасында киң таралганлыгын һәм татарлар тарафыннан аның Идел Болгарстаны чорыннан ук кулланылганын яза.
Ашлыкны атлар ярдәмендә сугуга (ягъни атлардан таптатуга) да аерым дикъкать итәргә кирәк. Бу ысулны Идел буе татарлары өчен традицион дип санарга нигез бар. П.Рычков атлар белән сугу аеруча Урал алды татарларына хас булган, дип фикер әйтә. Е.П.Бусыгин язганча, рус крестьяннары тормышына атлар белән сугу ысулы бары тик XIX гасыр урталарында гына килеп кергән. Татарлар болай сугылган ашлыкка тычканнар тими, дип ышанган.
Безнең төбәк халыклары (татарлар да шул исәптә) ашлыкны озын саплы агач көрәк белән җилгәргәннәр. Шулай ук ашлыкны зур иләк – грохот-кружала ярдәмендә җилгәрү һәм аеру да еш очраган. А.С.Бежкович фикеренчә, бу якларга грохот-кружала көньяктан – украиннардан килгән. Татарлар өчен көрәк традиционрак булган. Иләкне исә руслар якын күргән.
Он тарту һәм ярма яруга килгәндә, монда этник яктан бернинди үзенчәлек тә юк, диярлек. Кайбер чыганакларда Оренбург губернасы казакларының (татар казакларының да) су тегермәненнән җил тегермәненә караганда ешрак файдалануы турында мәгълүматлар бар. Бу күренешне су тегермәннәренең борынгырак булуы белән аңлатырга мөмкин. Алар XVI-XVII гасыр документларында ук телгә алынган. Җил тегермәннәре исә соңрак күренә башлаган.
«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.24-28.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА