Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Коръән дөньясы
Казанда ислам дине белән таныштыра торган интерактив күргәзмә тәкъдим ителде. -
А.М.Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәлдән фоторепортаж
Бүген «Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас» редакцияләре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында төбәкче-тарихчы, А.Дельвиг исемендәге премия лауреаты Артур Марат улы Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәл утырышы уздырды. -
Мөслимдә татар әдәбияты көннәре, яки Татар укып карамыйча ышанмый
26-27 сентябрьдә Мөслим районында соңгы елларда матур гадәткә әйләнгән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде. Быелгысының үзенчәлеге шунда: чарада катнашучы әдипләр исемлеген ТР Язучылар берлеге түгел, укытучылар һәм укучылардан сораштырып, чакыручылар үзләре тәгаенләгән. -
Яңача «Су анасы»
Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрындагы «Су анасы» спектакленең премьерасы турында сүзне яхшы хәбәрдән башлыйк әле. Казанда татар фольклоры геройларына хуҗа булган, уенчыклар җитештереп сәүдә итүче бер компаниянең «Су анасы» спектакле өчен безнең «Әкият» театрын оятсызларча судка бирүе һәм һәр спектакль саен аннан акча каерырга маташуы җәмәгатьчелектә гауга куптарган иде. -
Әстерхан татарлары булганмы?
Сүз зинасы белән шаяручылар хәзер шул хәтле артты. Татарны өнәмәүче кайберәүләр, тәгаен алганда, Әстерхан-Хаҗитарханда борын-борыннан яшәгән һәм хәзер дә яшәүче милләттәшләребез турында сүз чыкканда, Әстерхан татарлары бөтенләй булмаган; нугайлар, карагачларны татар исәбенә керткәннәр, дип лаф ора башлады. -
Без сугышта юлбарыстан көчлебез
Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар Россия империясенең даими булмаган гаскәри берләшмәләрендә» (бу гыйбарәне казак гаскәрләрендә дип тә шәрехләргә мөмкин) дигән фәнни-гамәли конференция үтте. -
ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ РУХИ ХАЛӘТ КӨЗГЕСЕ
Мәгълүм булганча, кешеләрнең рухи хәле, иман ныклыгы һәм әдәп-әхлак торышы, шулай ук аларның эчке дөньясы, омтылышлары һәм кылган эшгамәлләре дә җәмгыятьнең үсеш шартын билгели торган төп әхлакый-психологик категорияләр рәтенә керә. Әлеге сыйфатлар бик күп факторларга, шул исәптән дәүләтнең эчке (дини, милли, социаль һ.б.) һәм тышкы сәясәтенә дә бәйле. -
САБАН ТУЕ һәм ҖЫЕН – татар милләтенең үзоешу юллары
11 сентябрьдә «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе, милләтпәрвәрләребезне җыеп, халкыбызның олы бәйрәмнәре – Сабан туе һәм Җыен турында зур сөйләшү уздырды. Хәер, фикерләшү барышында милләтебез яшәешенә кагылышлы башка мөһим темалар да күтәрелде. -
Кинода – дөнья сулышы
Казанда XXI «Алтын мөнбәр» Халыкара кино фестивале тәмамланды. -
Таначевларны яд итеп
16 сентябрьдә Казанның Яңа Татар зиратында казах-татар сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлидхан Шәрәфетдин улы Таначевның (1887-1970) яңартылган кабер ташын ачу мәрасиме булды. Аның вафатына 55 ел тулды. -
«СУВЕНИР ХАЛЫК» ТҮГЕЛ
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашуы соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланды. -
ДИН ҺӘМ ТЕЛ – МИЛЛИ ЯШӘЕШНЕҢ НИГЕЗЕ
Милли яшәеш ул, буыннан-буынга күчеп бара торган гореф-гадәтләр. Аларның асылы – дин һәм тел. -
Күзгә дә ярдәм кирәк
Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше күз авыруларыннан интегә. Россиядә исә ел саен 16 миллион күз авыруы теркәлә. Татарстанда да саннар мактанырлык түгел. Бүген республикада күз авырулы 400 мең чамасы кеше бар. Шуларның өчтән бере диярлек – балалар. -
Без бит авыл малае
Танылган актер Илнар Низамиев зур юбилеен премьера белән билгеләп үтте. -
Ябалак тауда – истәлек ташы
Моннан 81 ел элек, 1944 елның 25 августында Өченче рейхның II Империя суды карары нигезендә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән 11 татар арасында Зиннәт Хәсәнов та була.
