Журнал «Безнең мирас»

Безнең өй өянкеләр астында иде... (хикәя)

Аз гына вакытлы, һич көтелмәгән кайбер очрашулар да бик озакка хәтергә кереп кала икән. Ике генә тапкыр күргән бер карчыкны гомергә оныта алмам шикелле.


…Пароходыбыз Генуя портында торган чакта, без Италиянең халык герое – Рязань тимерчесе Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга барган идек. Үзебез теләп түгел, мәҗбүри, пропаганда өчен куйдырталар иде чәчәкләрне. Урыс солдатының батырлыгын дөньяга таратыр өчен. Телисеңме-юкмы барырга кирәк иде Генуя зиратына. Зират тау битендә. Өстә таулар. Алар Швейцариягә барып җиткәнче тезелеп киткәннәр. Зиратны төньяктан искән салкын җилләрдән саклап торучы тау сырты Канто Лупа — Бүре җыры дип атала. Галимнәр ачыкларлар әле татарлар белән борынгы римлыларның totemнары уртак булуын. Кем башлап изгеләштергән бүрене: безме, борынгы римлылармы?


Аста диңгез. Лигур диңгезен көньяктан Корсика һәм Сардиния атаулары каплап торганлыктан, монда давыл сирәк була. Генуяның атаклы Стальено зиратына керсәң, тәэсирләнми чыга алмыйсың. Зираттагы мәрмәр һәйкәлләр дә кеше кайгысына кушылып елыйлар, вакланмаска, адәм баласынча яшәргә өндиләр шикелле.


– Нигә кирәк инде мондый кыйммәтле матурлык? Үлгән кешегә нинди кабер дә барыбер түгелмени? – ди кочегар Трак.


Штурман Маркин аның фикере белән килешми:


– Надан кеше син, Трак. Кабер бизәү — кеше заты үлгәч тә кадерен югалтмый дигән сүз ул. Гуманизм кагыйдәсе җир йөзендә безгә кадәр яшәгән кешеләрне дә хөрмәтләргә куша. Адәм баласы исән чакта гына түгел, дөнья куйгач та бәясен югалтмый дигән сүз бу.


«Поэтан» батырның каберендә яңа чәчәкләр бер дә бетеп тормый. Генуя портында якорь ташлаган һәр судно экипажы диярлек бу кабергә чәчәкләр салып китә. Советлар Союзыннан килеп Италия азатлыгы өчен гомерен биргән бу партизанга Генуя халкы да ихтирам күрсәтә. Хәтта ваемсыз турист халкыннан да чәчәкләр булгалый.


Кабергә чәчәкләр куйгач, бераз сүзсез калып, тын гына басып тордык. Кая гына ташламый адәм баласын язмыш дигәнең... Кешенең теләк-хыяллары бер якта кала, ә вакыйгалар аны икенче якка очыртып алып китә. Язмыш, дибез… Ә язмышны кем хәрәкәткә китерә? Хәрәкәткә китерүче көч каян туа? Җавап эзләп, без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.


Каберләр арасында йөргәндә, сүзнең көче юкка чыга. Гади сүзгә сыймаслык тынгысыз тойгылар сырыша күңелгә. Шуңа күрәдер, чыгар юлга борылгач та, без бик озак сүзсез атлыйбыз.


– Галереяны урап чыкмыйбызмы? – ди Маркин.


– Андагы таштан ясалган кешеләрне күргәнем бар минем, кайтыйк инде, – ди кочегар Трак.


– Мәҗүси син, Трак, кыргый кеше, – диде штурман Маркин, баруыннан туктап. – Мондагы һәйкәлләрне күрер өчен культуралы затлар, акчаларын, вакытларын кызганмыйча, әллә нинди ерак илләрдән киләләр. Син үзеңнең каралыгыңа ябышып ятасың.


Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. Менә чалгы күтәргән скелет – Үлем яшь кызны алырга килгән. Кызның күзләрендә – курку, ә күңелендә – яшәү өмете, тереклекнең мәңгелегенә ышану. Максим Горький «Кыз һәм үлем» поэмасын шушы һәйкәл тәэсирендә язган, диләр.


Кочегар Трак һәйкәлләргә карамыйча гына бара иде, җилкәнле көймәгә баскан бер малай скульптурасы янына җиткәч, туктап калды:


– Габдрахман Бәкерович, укыгыз әле, нәрсә язылган анда?


Һәйкәлнең постаментына Торквато Тассоның атаклы поэмасыннан ике юл шигырь язылган иде.


«Кешенең гомере давыллы тормыш диңгезендә бер катрә генә.


Киләчәкнең иминлек китерүенә ышаныч кына саклап килә аны…» – дип тәрҗемә итәм мин бу язуны.


– Мин аны диңгезгә батып үлгән малайга куелган һәйкәлдер дип уйлаган идем, – ди Трак.


Бу егет аллегория белән исәпләшеп вакланмый, кул белән тотып карарлык нәрсәне генә сизә, аңлый ала. Трак галерея эченнән гамьсез генә бара. Ул тагын бер һәйкәл янына туктады. Бусы башкалардан үзенең натурализмга әйләнгән гап-гади чынлыгы белән аерылып тора иде. Һәйкәлнең тарихы болай икән: бер карчык гомер буена, Генуяның Гарбо исемле ярлылар кварталында вак-төяк нәрсә сатып, үзенә һәйкәл салдыру өчен акча җыйган. Ләкин җыйган акчасы барыбер монументка җитмәгән. Калган өлешен Рим папасы түләгән.


Шул карчык һәйкәленә карап торганда, безнең янга өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп туктады да, кулын селти-селти, бездән нәрсәдер сорый башлады. Аның артыннан шулай ук нигәдер бик борчылган яшь кенә бер ханым да килеп кушылды.


– Итальянча сөйләшә беләсезме? – дип сорыйм мин яшь хатыннан.


– Әйе… – дигәч, яшь хатын елап ук җибәрде.


– Ни булды сезгә?


– Улыбызны югалттык.


Мин аның сүзләрен иптәшләремә тәрҗемә иттем.


– Әйдәгез, эзлибез, – диде Маркин.


Югалган малайның исемен сорап белгәч, шушы һәйкәл янында очрашырга сүз куештык та, өчебез өч якка таралдык.


– Пьетро-о-о! – дип кычкыра яшь хатын. Сүзенең азагында тавышы үксегән кебек ишетелә. Тыныч зиратта бу тавыш бигрәк тә аяусыз, каты яңгырый. Тик хатынның эндәшүенә каршы беркем җавап бирми. Каберләр тын. Тирән тынлык чорнап алган зиратны. Кайдадыр чикерткә чырылдаган сыман тавыш ишетелеп китә. Ләкин, нигәдер, бу тавыш тынычлыкны бозмый. Киресенчә, бөҗәк тавышы зиратны табигыйләндерә, мәңгелеккә бәйли. Йоклыйлар астагылар. Ыгы-зыгы өстә, җирдә калган. Мал да, дан-шөһрәт тә, өстенлек тә кирәкми аларга. Йоклыйлар. Тыныч. Мәңгелек куенында. Аларның йокыларын яшел кипарислар, мәрмәр ташлар саклый.


Рисорджименто хәрәкәтенең юлбашчысы Мадзини мавзолеена менә торган юлга чыккач, нарат чикләвекләре җыеп йөрүче бер малайны очраттым.


– Пьетро, – дим аңа. Ул минем якка борылып карый.


– Синең исемең Пьетромы? – дип сорыйм аңардан итальянча.


– Әйе. Сез мине каян беләсез?


– Әйдә, әниең янына. Ул сине эзләп йөри.


Малай карыша. Кулыннан тотып алып бара башлагач, еларга ук тотынды. Иелеп кулны тешләргә тели. Мин аны күтәрәм дә теге крендель сатучы карчык һәйкәле янына таба атлыйм.


Галерея янында безне карчык куып җитте.


– Пьетро! – диде карчык, кочагын җәеп. Карчыкны күргәч, малай җиргә сикереп төште дә аның итәгенә барып ябышты.


– Нәни разбойник, – дим карчыкка малай турында. Ул дәшми.


– Итальянча сөйләшә беләсезме? – дип аптырап сорыйм карчыктан. Әбисе өчен малай җавап бирә:


– Белми. Ул грекча гына сөйләшә белә. Карчык малайдан нәрсәдер сорый.


– Ә сез кем соң? – ди Пьетро, карчыкның соравын тәрҗемә итеп.


– Мин – диңгезче. Советлар Союзыннан.


– Руски? – ди карчык, кинәт кенә. – Я руски понимайт мала-мала.


– Откуда вы знаете по-русски?


– Моя из Рәчәй, давна Рәчәй.


Таныш акцент яшен тизлеге белән татар авылы картларының русча сөйләшүләрен хәтерләтеп җибәрде.


– Әби, сез татар түгелме?


– Татар… И Ходаем, әллә саташам инде!


Карчык бөтенләй югалып калды. Ни әйтергә, нәрсә эшләргә белми, хәлсез куллары белән күлмәк итәген сыпыра.


– И Ходаем… и Ходаем…


– Сез ничек монда килеп эләктегез соң?


– Язмыш, улым, язмыш… Әйтмә инде, и Ходаем…


Карчыкның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты да җыерчык буйлап битенә таралды. Пьетро аптырап калды. Аңлашылмый торган телдә сөйләшүебез  ошамады аңа – әбисен читкә сөйри башлады.


– Әйтмә инде, улым, әйтмә… Мин Карамалыныкы. Самар губернасыннан. – Карчык учы белән тамак төбен уа. Күзләреннән һаман мөлдерәп яшь ага.


– Хәзерге Татарстандагы Карамалы булса, мин аны беләм. Безнең Караярдан егерме чакрым гына. Мин, әби, Баулы районыннан.


– Без Бөгелмә өязендә тора идек. И Ходаем… и Раббым…


Шулай сөйләшеп торганда, Маркин белән Трак әйләнеп кайтты.


– Югалган малай шушы шпанамыни? – ди Трак, Пьетрога күрсәтеп.


– Әйе, шушы, – мин әйтәм. – Малайның әбисе минем якташ булып чыкты… Әби, сау булыгыз. Без вахтага ашыгабыз. Безнең пароход Лантерна маягы янында гына тора.


Эфиопия причалы. Вакытыгыз булса, килеп чыгыгыз.


– Үзегез кунакка килегез, улым. Кызымның торуы Сестри дигән җирдә. Грамши урамы, ундүртенче йорт, траттория янында.


Саубуллашып, йөз метр чамасы киткән идек, карчык, кулын болгый-болгый, арттан килә башлады.


– Улым, корабыгызда туган җир туфрагы юкмы? Иснәп кенә тотар идем.


Пароходта туфрак булмый инде ул. Кайдан аласың аны? Юк, тукта әле, пожар сүндерү өчен тота торган ком искә төште:


– Табарбыз, әби. Килегез. Кирәк кадәр алып китәрсез.


Икенче көнне айлык отчетны төзеп утыра идем, телефон шылтырады.


– Вахтадагы штурман тыңлый.


– Габдрахман Бәкерович, ниндидер карчык пароходка керергә тели. Бераз русча да сөйләшә белә кебек үзе. Ләкин нәрсә сораганын аңлап булмый.


– Минем каютага озатыгыз.


Буфетчы хатынга шылтыратып, чәй китерергә кушып кына өлгергән идем, ишектән кичәге карчык килеп керде.


– Түрдән узыгыз, әби.


– Рәхмәт, улым. Шушында гына утырып дога кылып алыйм әле. – Карчык дога кылып алды. – Бүлмәң бик әйбәт икән. Кыйммәтле җиһазлар. Син башлыкмыни, улым?


– Шулайрак.


Яшь чагында бик чибәр булгандыр бу карчык. Әле дә хәрәкәте салмак, гәүдәсе җиңел һәм килешле. Коңгырт-кара күзләрендә, элекке шаян очкыннар урынында, аналарча кайгыртучан сөйкемлелек.


– Пароходта туган ил туфрагы юк икән, әби. Икенче килүдә алып килермен. Без монда килгәләп йөрибез.


– Хәерле булсын инде. Саклап кына тотармын дигән идем. Бүген төне буе Карамалымны күреп саташтым.


– Авылыгызны һаман онытмагансыз икән.


– Оныта ди. Картайган саен ныграк җирсендерә. Безнең өй өянкеләр астында иде. Тәрәзәдән карасаң, Ык тугаенда ап-ак булып шомырт чәчкә атар иде… Анда
керне һаман бәләкләп чайкыйлармы әле?


– Белмим. Ял вакытларында бер дә күргәнем булмады. Мин бит Одессада яшим, әби. Туган авылыма инде өч ел кайтканым юк.


– Бәләк тавышлары су буеннан моңлы булып яңгырый иде. Язын Сабан туена, җыенга, көзен каз өмәсенә җыела идек… Өй бүрәнәләрен эчке яктан кырып юа идек. Гәрәбә шикелле сап-сары булып китә иде… И Ходаем, ничек үлмәдем икән бу кадәр сагынуымнан!..


Буфетчы хатын каютага чәй кертте.


– Ашап кына эчегез, әби. Бу икмәк, бәлки, Ык буенда, безнең туган җиребездә үскәндер.


Карчык ашавыннан шып туктады. Учы белән тамак астын уа. Иреннәре дерелди.


Нидер әйтергә тели, ләкин авызыннан сүзе чыкмый.


– Әби, ник ашамыйсыз?


– Рәхмәт, улым… Бу сыныкны төйним әле…


– Ничек бу илгә килеп чыктыгыз соң, әби?


Миргазиян Юныс


Дәвамы бар


Фото: pixabay 


Теги: Миргазиян Юныс Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру