Мәдрәсәдә – «Бал бәйрәме»
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сөйләгәнчә, шәкертләр умартачы һөнәрен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясе нигезендә үзләштерә һәм таныклык ала. /Dumrt.ru фотосы
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте.
Мондый гамәл мәдрәсә шәкертләрен умарта үрчетү һәм умартачылык продуктлары җитештерү осталыгына өйрәтергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерерлек күнекмә булып тора.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Бал бәйрәме» мөхтәрәм кунакларны – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев һәм Ркаил Зәйдулла, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шулай ук танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, мәдрәсә иганәчеләрен җыйды. Алар җәен шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән танышты.
Мәдрәсәдә умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә. /Dumrt.ru фотосы
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте. Егерме умартадан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар умарта кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә. Шәһәр шартларында бер умартадан якынча 10 килограмм бал алырга мөмкин.
Кунаклар егетләрнең бал аертуын үз күзләре белән күрде. Мәдрәсә территориясендә умартачылык продукциясе, монда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәкъдим ителгән күргәзмә дә оештырылды. Кунакларга шулай ук шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция солдатлары өчен окоп шәмнәре ясавын күрсәттеләр. Ачык гамәли дәрес шифалы балдан авыз итеп, чәй эчү белән тәмамланды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА