Журнал «Безнең мирас»

Музыканың милләте бармы?

 

Матбугат очрашуында Казан үзәгендә камаллылардан бушаган театр бинасы кемнеке булачак, дигән сорауга ачыклык кертелде. /Р.Гали фотолары

 

(Матбугат җыелышыннан соң уйланулар)

Казанда «Татмедиа» бинасында бер-бер артлы Татарстанның мәдәният дөньясына кагылышлы ике матбугат җыелышы булды. Алар Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары коллективлары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа сезон яңалыкларына багышланды.

 

РӘИСЕБЕЗГӘ РӘХМӘТ

 

«К.Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» дип аталган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, аның урынбасары Дамир Натфуллин, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм режиссер Айдар Җаббаров катнашты.

Алдан ук төп яңалыкны хәбәр итик: соңгы вакытта театр җәмәгатьчелеген кызыксындырган мәсьәләгә – камаллылардан бушаган театр бинасы кемнеке булачак, дигән сорауга ачыклык кертелде. Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан бинасына К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күчәчәк. Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренә караганда, 8 августта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының шушы хакта боерыгы чыккан. Сер түгел: бу җәһәттән халык арасында имеш-мимешләр күп йөрде. Кемдер – сатканнар икән, кемдер – кибет, кемдер – күңел ачу-тамашалар бинасы ясамакчылар, ә кемдер, мәсьәләне сәяси яссылыкка куеп, татар сәнгатен шәһәр үзәгеннән кумакчылар, дип гөманлады.

Билгеле, шәһәр читендәге гадәти генә бина түгел бу. Мондый мәcьәләне республика җитәкчеләреннән башка шәһәр хакимияте генә хәл итә алмый. Өстәгеләрнең сәяси ихтыяры кирәк. Бу уңайдан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Рәисебез Рөстәм Нургали улына рәхмәт: театр бинасы театрныкы булып калырга тиеш, дип әйтте», – дип әлеге мәсьәләгә республика башлыгының карашын җиткерде. Билгеле, бу карардан соң икенче сорау туа: К.Тинчурин театрының бинасы кемгә кала? Бу хакта әлегә ачыклык юк, без бихәбәр, диде тинчуринлылар.

Икенче яңалык шуннан гыйбарәт: Туфан Имаметдинов К.Тинчурин театрының баш режиссеры сыйфатында журналистлар алдында соңгы тапкыр чыгыш ясарга килгән икән. Аның урынына шактый вакыт ирекле режиссер сыйфатында байтак җирдә спектакльләр куеп йөргән, Г.Камал һәм Әлмәт театрларында үзен күрсәтергә өлгергән Айдар Җаббаровны тәгаенләгәннәр.

Дөрес, журналистлар Туфан язмышына да битараф калмады. Баш режиссер кая китә? Ул үзе теләп китә икән. Театраль проектлар җитәкчесе булып кала. Шулар белән, аерым алганда, «Татнефть» компаниясе проектлары белән шөгыльләнмәкче. «Бик күп фестивальләрне координациялим, Тинчурин театры белән дә элемтәдә торачакмын», – диде Туфан Имаметдинов.

Режиссер театрда дүрт ел эшләү дәверендә нинди казанышларга ирешергә өлгергән соң? Төрле фестиваль-конкурсларда еш катнашып призлы урыннарга лаек булганнар, чит режиссерларны, аеруча яшьләрне күп чакырганнар, жанрлар төрлелеге (драма, комедия, трагедия) арткан. «Дүрт ел эчендә бер генә артист белән дә хушлашмадык, труппаны сакладык, барча артистларга роль бирергә тырыштык», – диде Туфан Имаметдинов. Бу да казаныш. Әнә, Татар дәүләт яшь тамашачы театрына яңа директор килеп аз гына эшләп алды да шактый артистка эшеннән китәргә туры килде. Җыелыш барышында бу уңайдан, К.Тинчурин театрын да мисалга китереп, журналистлар мәдәният министрына: «Баш режиссер белән театр директоры мөгамәләсе – шактый четерекле мәсьәлә, «бер казанга ике тәкә башы сыймый», диләр, аларны килештереп тору Сезнең вазифага керә инде», – дигән теләкләрен җиткерде.

 

ВАК НӘРСӘ ТҮГЕЛ

 

Конференцияләр барышында мин гадәттә детальләргә игътибар итәм. Хәер, тел мәсьәләсен деталь, вак нәрсә дип әйтү дөрес булмас. Матбугат җыелышы матур гына татарча башланды. Дамир Натфуллин, Туфан Имаметдинов та чыгышларын әүвәл татарча, аннан русча ясады. Чараның ике телдә булачагын белеп торганга, министр урынбасары Туфанның уңышлары турындагы белешмәсен татарча да, русча да әзерләп килгән иде. Әзер текстны укып чыгу күп вакытны алмады. Ә менә Фәнис Мөсәгыйтов, ике телдә чыгыш ясасам, сүз озынга китәр, дипме русча гына чыгыш ясады. Дөрес, журналистлар, туган телебезне хөрмәт итик әле, дип дәгъва белдергәч, ахырда, сорауларга татарча да җавап бирде.

Сентябрь аеннан яңа вазифага керешәсе Айдар Җаббаров чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Баш режиссер кебек җаваплы вазифа тәкъдим иткәннәре өчен Мәдәният министрлыгына, шәхсән Ирада Әюповага, К.Тинчурин театры җитәкчелегенә, яңалыкны ишетеп, социаль челтәрләрдә ышаныч белдергәннәре өчен артистлар, журналистлар, тамашачыларга рәхмәт җиткерде.

– Элегрәк тә мондый тәкъдимнәр булган иде. Тәҗрибәм азрак дип баш тарттым. Хәзер өлгереп җиттем дип уйлыйм. Баш режиссер булып эшли алырмын шәт, – дип лирик чигенеш ясаганнан соң, ул уй-ниятләре белән уртаклашты. – Режиссерларны читтән күп чакырырга исәп. Төрле режиссер төрле стильдә куя. Шушы көннәрдә 8 режиссерга шылтыраттым. Берсе дә баш тартмады. Бу вакытта үзең дә читкә барып спектакль куя аласың. Һәрхәлдә тәҗрибә алмашу, башкаларның ничек эшләгәнен күрү файдага гына.

Октябрьдә – Резеда Гобәеваның «Хыял артыннан» музыкаль спектакле, ноябрьдә – Салават Юзеевның «Тәрәзәмне кем кага», декабрьдә Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе», Руслан Риманасның клоунадасы, аннан Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре», Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләре сәхнәгә менәчәк, иншәАллаһ.

 

ИЛҺАМЛЫ ФЕСТИВАЛЬ

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 89нчы сезоны ачылышына багышланган матбугат җыелышы филармония директоры Кадим Нуруллин, филармониянең һәм Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, ТР Халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе Анатолий Шутиков, РФ һәм ТРның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, джаз оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев, филармония әдәбимузыкаль лекториясенең сәнгать җитәкчесе Владимир Васильевның гаять күп мәгълүмат бирүе белән истә калды.

Шуларның иң мөһимнәре: озакламый Казанның Болак буенда, «Пирамида» тамаша-күңел ачу бинасы янындагы гөлбакчада – Илһам Шакировка, филармония бинасы гөлбакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл куелачагы, «Илһамлы фестиваль» башлануы. Әлбәттә, матди кыенлыклар отыры артып торган бу заманда авыз тутырып, мактанып әйтә торганы – 1-2 августта онлайн форматта уздырылган абонементлар ярминкәсендә 5 миллион сумлык шәхси филармония абонементлары сатылуы. Әле концертлар, музыкаль-әдәби лекторияләр башланмаган, инде оешма акча эшли башлаган дигән сүз бу.

– Филармония залы бер генә көн дә буш тормый. Оешкан мәлендә 4 бүлек булса, хәзер бездә 32 бүлек бар. Без югалып бара торган жанрларны кайгырту сагында торучы бердәнбер оешма, – дип Кадим Нуруллин казанлыларның өстенлекләрен барлады.

 

 

Филармония директоры Кадим Нуруллин: «Залыбыз һәрвакыт диярлек тулы була. Бик күп фестиваль-концертлар планлаштырылган. Октябрь-ноябрь айларында Кытайга гастрольгә барачакбыз. Унбиш шәһәрдә концерт куячакбыз».

 

Җыелышта филармония коллективларының ниятләре турында Айдар Фәйзрахманов та байтак кына сөйләде. Тик аның, мин шундук русчага күчәм, дип русча чыгыш ясавы күп кенә журналистларга сәер тоелды. Соңрак, аклангандай, татарча сорауларга җавап биргәндә, музыканың милләте юк, сәнгати югарылыгы гына бар, дип белдерде. Бәхәсле фикер бу. Музыканың милләте юктыр, әмма җырның милләте бар. Татар җырының музыкасын шул килеш калдырып, сүзләрен башка телгә тәрҗемә итеп җырласалар, халкыбызга ошармы икән?! Ай-һай, ошамас.

Мөгаен, күп кенә татар театры артисты русча да уйный аладыр. Әмма татар сүзенең татар колагына ятышлы үз моңы, үз тибрәлешләре бар. Безгә шул тансык! Моны матбугат җыелышында катнашкан режиссерлар, директорлар да онытмасын иде. Шунысы да бар: матбугат җыелышына килгән журналистларның мотлак күпчелеге татар иде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру