Яңалыклар
-
Айга кырын карама
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. -
Очар кошлар оясы
Шагыйрь һәм прозаик, икътисад фәннәре докторы, профессор, бакчачы Фарсель Сәхап улы Зыятдиновның (1937-2021) иҗат юлы Татарстан радиосында башланып китә. 1964-1970 елларда ул биредә яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире булып эшли. Аның әле Казан дәүләт университетында укып йөргән чагы була, IV-V курслар өчен имтиханнарны алдан тапшырып бетерә дә, авыл хуҗалыгы редакциясенә эшкә килә. -
Шанлы татар дәүләтенең икътисад һәм мәдәният үзәкләре
Алтын Урданың башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдән тыш, һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле. -
Удмуртиядәге үзенчәлекле авыл
Удмуртия территориясендә урнашкан Кистем авылы тарихы үзенчәлекле. Чөнки биредә яшәүче татарларның бик күбе Касимов фамилиясен йөртә. Шушы авыл тарихын без мәчет имам-хатыйбы һәм Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир КАСИМОВ белән барладык. -
Гүзәл ӘДҺӘМ: «НАЛАСА АВЫЛЫ КӨЕ»
Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле җүнле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Хатын, укшып, җиргә чүкте. Бераздан кап-кара булып ыржаеп торган баз авызына тагын башын сузды, тагын тыны буылды. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, симәнәгә дип сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән. -
Ринат Гыйләҗев: Югары сәнгать булсын өчен, фән кирәк
Бүгенге сәхифәбезнең герое – «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев. «Сорнай»ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – сүзебез әнә шул хакта. -
Сынчы язучы мирасы
Диңгезче, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның (1927-2014) иҗаты киңкырлы. Ул каләм остасы гына түгел, сынчы буларак та танылган. -
Рух сагындагы хәтер
Кешеләрнең үткәне белән бүгенгесен бәйли торган рухи төене һәм киләчәккә юлны дөрес билгеләүдә мөһим вә ышанычлы таянычы да булып хезмәт итә торган илаһи үзгәлеге – ул хәтер. Дөресен әйткәндә, милләтләр яшәешендә дә бу шулай: киләчәкне кайгырта торган халыкларны үз кыйбласын дөрес итеп билгеләргә һәм үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен дә тәгаенләргә, кагыйдә буларак, аның тарихи хәтере рухландыра. -
Милли-рухи тормышыбызның елъязмасы
ХХ йөзнең башларыннан алып хәзергәчә, ягъни бер гасырдан артык вакыт эчендә татар телендә күпләгән газета-журналлар чыга. Аларның озын һәм кыска гомерлеләре дә бар. Кайберләре соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлаган. Шундыйларның берсе – «Мәдәни җомга». 2025 елның июль аенда аның тәүге саны нәшер ителүгә 30 ел тулды. -
Моңсыз «Гомер моңы»
«Илһам нәрсәдән башлана? Балачак хатирәләреннән, мәктәп бакчасыннан, беренче мәхәббәттән... Ә бәлки ул дөньяның бары тик матур якларын күрә белүче күңелдәге сабый баланың ихлас хыялларыннан, самими теләкләреннән башланадыр?» – дип тамашачыга сорау бирә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры иҗатчылары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинга багышланган спектакльдә. -
Архивта – Олимпиада алтыннары тарихы
1976 елның июлендә СССР спорты тарихында күренекле вакыйга була – Канаданың Монреаль шәһәрендә узган XXI Олимпия уеннарында фехтование буенча команда беренчелегендә хатын-кызлар командасы составында Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева алтын медальләр яулый. -
Адилә Айда: Этрурларның мирасы
Римга нигез салган, шәһәрне үстергән, уңышка ирештергән этрур патшалары тәхеттән киткәч тә, этрурларның тәэсире гасырлар буе дәвам итә. Ул чорда, этрурлар белән бергә, латин балалары да этрур мәктәпләрендә укыйлар. 500 елдан соң бу турыда Тит Ливий болай дип яза: «Хәзерге яшьләр юнан телен өйрәнгән кебек, ул заманда Рим яшьләре этрурча укырга, язарга омтылалар. -
Гөлфия Билалова-Шәйдуллина: «Иҗатым – тулысынча кул хезмәте»
Гөлфия Билалова-Шәйдуллина күз явын алырдай милли бизәнү-ясану эшләнмәләре иҗат итә. Талантлы оста белән халкыбызның милли костюмнары традицияләрен саклау һәм аларны заманча юнәлештә үстерү хакында сөйләштек. -
Бәләбәйдә – иҗат кичәсе
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә танылган публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләре лауреаты Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узды. -
Юл йөргән – дөнья күргән
Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә килер, ди халкыбыз. Өч ел диңгезне төштә генә күреп, кемдер әйтмешли, чит ил паспортым кыз килеш картаеп бетә инде, дип зарланып йөри идем. Ниһаять, мөмкинлек туды да, Урта диңгез буйларын урап, комында кызынып кайттым. Ялга җыенганнарга хәзер үзем киңәш бирә алам.