«Сөт калыр, ватан китәр»
КАЙСЫСЫ: ВАТАНМЫ, ӘЛЛӘ КАУЕММЕ?
Дастаннардан килгән шушы сүзләргә аларның мәгънәсен шигъри юллар белән аңлатып Дәрдемәнд болай дип язган:
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкәтдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Бер караганда мондый чагыштыру урынсызрак кебек. Чөнки ил, ватан – төрки-татарлар өчен газизнең дә газизе. Ничек инде Идегәй дастанындагы җырга әйләнгән Идел-йортка багышланган юллар безнең өчен газиз булмаска тиеш, ди?
Тик Дәрдемәнд татар ватаны турында түгел, ә «бу ватан» дип үзе яшәгән рус империясен күз алдында тоткан. Аныңча, бу империя татар өчен газизрәк түгел. Чөнки анда татарлар, Мәҗит Гафури язганча, һәрвакыт үги баладай яшәгән. Анда «туган кауем» гасырлар буе нужа чиккән, иксез-чиксез кан-яшь түккән. Шуңа күрә ул шагыйрьгә газизрәк. Шул ук вакытта ул Россия, аның киләчәге өчен зур эшләр башкарып яшәгән.
Дәрдемәндне бервакыт пессимистик шагыйрь дип йөрткәннәр. Ә дөреслектә исә, ул күпләргә караганда оптимистрак булган. Ул татарның мәңгелегенә дан җырлаган.
Ләкин шушы бөек шәхескә милләтенең иң авыр чорын кичергән вакытында фани дөньяны ташлап китәргә туры килгән. Бу үткән гасырның 1920 еллары. Татарстанны ачлык корыта, дистәләгән, йөзләгән мең татар ачлыктан үлә. Революция зилзиләсе татар корабын упкынга өстери. Шагыйрь үзе дә авырдан-авыр хәлдә. Аның байлыгын большевиклар үзләштерә, үзенә бернәрсә дә калмый. Ул үлем түшәгендә. Аны шушы хәлдә күргән Зәки Вәлиди истәлекләрендә аның «мине капиталым юкка чыгуы түгел, милләтебезнең язмышы борчый», дип әйтүе турында язып калдырган. «Йөзе шулкадәр борчулы ки, әйтерсең лә аның баш астында йомшак мамык мендәр түгел, таш мендәр», дигән сүзләр дә бар бу истәлекләрдә.
Империя чыннан да 1917 елда ук юкка чыгарга тиеш, аның сәгате суккан була. Тик большевиклар гына, ялган федерация төзеп, аның гомерен тагын җитмеш елга озайта. Бәлки ул шул елны юкка чыкса, хәерлерәк тә булыр иде. Чөнки ул заман әле аның чын мәгънәсендәге демократик ил булу мөмкинлеге бүгенгегә караганда күпкә артыграк булган. Моны татарлар да җаннары-тәннәре белән хуплаган. Шул елның май аенда үткән Мөселман съездында Нижгар мулласы Габдулла Сөләймани Россияне штатлар рәвешендә демократик федератив дәүләт итеп үзгәртеп кору тәкъдиме белән чыга. Шул штатларның берсе татарныкы булырга тиешлеген әйтә. Идел-Урал штатының тамыры әнә шуннан башлана.
Әгәр дә шул вакыт большевистик революция җиңмәгән булса, Учредительный собрание җыелса, Россия шул вакытта ук федератив нигездә корылган демократик дәүләткә әверелер иде. Коточкыч хәвефле еллар, дистәләгән миллион кешенең гомерен өзгән репрессияләр дә булмас иде.
«Бу тарихчы нигә инде була алмый калган эшләр турында сөйли икән», диярсез. Чыннан да, буласы булган, аларны һич ничек тә кайтару мөмкин түгел. Нигә һаман шуларны куертырга?
Тик менә тарихи хәтер дигән төшенчә бар. Ул әнә шул Дәрдемәнд язган мөкатдәс кан белән сугарылган изге сөт. Чыннан да, «изге сөткә ни җитә?» Бу сөттә буыннан-буынга күчә килгән татар каны, шул канга сеңгән татар рухы, аның җырмоңы, барысы да шунда. Менә ул ни өчен изге.
ТАТАРЛАР МОҢНАН ЯРАЛГАННАРДЫР
Төркиләр, шул исәптән татарлар, бихисап дәүләтләр төзегән. Төрки каганатлар, Һуннар империясе, Болгар, Алтын Урда, аннан соңгы татар ханлыклары – болар барысы да татар канына үз тамгаларын, билгеләмәләрен сала барган.
Милли моң үзе генә дә ни тора! Борынгы төрки заманда ук барлыкка килеп, меңәр еллар дәверендә чарланган ул. Аңа һәр буын үз өлешен кертеп, баета килгән. Бу моңга аның бөтен тарихы сеңгән. Дөньяны шаулатып-гөрләтеп яшәгән шанлы чорлары да, авырдан-авыр, коллык михнәтендә иза чиккән гасырлары да – монда барысы да бар. Зәки Вәлиди, татарлар шушы моңның варислары, алар аны саклап калганнар, дип язган.
Татарлар, күрәсең, моңнан яралганнардыр. Ул моң, күрәсең, төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләреннән барлыкка килеп, аның канына сеңгәндер. Шунлыктандыр инде ул дөньяны таң калдырырдай яңгырашлы. Юкка гына кытайлар безнең музыкабызны үз итмәгәннәрдер, аны Ерак Көнчыгыш халыкларына, шул исәптән Япониягә дә илтеп җиткермәгәндер. Беренче төрки аваз да шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә өлешен керткәндер.
Аннан соң гаилә шушы ачылган телне баета, аны яшәү коралына әверелдерә. Моның шулай булырга тиешлегенең төп шарты – ата-ананың балалары белән тик аларның туган телләрендә аралашуы. Әгәр ата-ана үзара рус яки башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел онытыла. Ул туган тел аркылы күп нәрсәләрне өйрәнә. Башка телләрне дә камил рәвештә ана теле ярдәмендә үзләштерә. Тукаебыз юкка гына «дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – дип язмаган. Аңа төркиләрнең дөньяны таң калдырган чаклары сеңгән.
Шунлыктан ул күп нәрсәләргә ачкыч булып тора. Аны белми яшәү кыенлыклар тудыра торган заманалар да булган. XIV-XV гасырлар чигендә яшәгән мәгълүм рус сәяхәтчесе Афанасий Никитин Һиндстанга сәяхәт кылган. Ул, татар телен белмәгән булса, анда барып та җитә алмаc иде. Җиткән булса да, исән-имин кайтуы бик тә шикле. Ул үткән җирләрдә, хәтта Һиндстанның үзендә дә төрки тел хакимлек иткән. Анда мең ел дәверендә диярлек төрки Газневидлар патша булып торган. Афанасий Никитин хәтта сәяхәтен дә Йосыф исеме белән кылган. Һәм үзенең «Хождение за три моря» исемендәге әсәренең шактый урыннарын татар җөмләләре белән бизәгән. Менә аларның берсе: «Рус иереннән дә матур иер юктыр, Алла сакласын, Алла сакласын бу иерне». Татар теле дөньякүләм тантана иткән еллар булган ул вакыт.
Телебезнең дөньяның ундүрт теле арасына керүе ул, һичшиксез, татарның бөек чагының чагылышы. Менә ул татар сөте.
ТӨРКИ ЯШӘЕШ БАШКАЛАРГА ҮРНӘК БУЛГАН
Заманында Европа язучылары, алар артыннан кайбер рус галимнәре дә төркиләрне кыргыйлар итеп күрсәтә килгән. Имештер, алар урак урмаган, иген чәчмәгән, тик башкаларны талап кына яшәгән. Алай булгач, ни өчен барлык төрки халыкларда да бодай, тары һәм башка бөртекле культураларның исемнәре бер төсле яңгырый икән? Югыйсә аларның бер-берсеннән аерым яши башлаганнарына инде мең еллар үткән. Димәк, алар Төрки каганатлар чорыннан башлап, хәтта аннан да алдарак чорларда да иген иккән. Бакчачылык белән дә шөгыльләнгән. Рус һәм башка славян телләрендә кавын, карбыз, кабак исемнәре безнең телебездә яңгырый. Димәк, алар бу һөнәргә татарлардан өйрәнгән. Америкада чыккан бер журналда Европаны кәбестә тозларга һуннар өйрәткән, дип язылган. Шулайдыр. Тик алай гына түгел, чөнки аны тозларга өйрәнгәнче үстерә белергә дә кирәк.
Бервакыт Минск шәһәрендә Беларусь президенты Александр Лукашенко белән очрашу вакытында ул үзләрендә яшәгән татарларның яз җитүгә базарга беренчеләрдән булып яшелчә чыгара башлавын әйтеп, бу һөнәрдә аларны уздыра алучылар юк икәнен искәрткән иде. «Балык», «тозлык» кебек рус һәм башка кайбер телләргә кергән сүзләр шулай ук төрки яшәешнең башкаларга үрнәк булганлыгын раслый.
Барлык төрки халыкларда да үлчәм һәм саннарның әйтелеше бер төрле яңгырый. Бу аларның борын заманнардан бирле үлчәмле тормыш белән яшәгәнлеген раслый.
Болар инде сөт кенә түгел, аның каймагы. Чөнки бу милли холык һәм шөгыль. Бу татарлыкның, миллилекнең чагылышы.
Әгәр дә сөт бернигә карамастан, куера гына килсә, ватан була. Хәтта, киткән булса да, яңадан кайта. Татарлар гасырлар дәверендә берничә ватан югалткан халык. Ә сөте, Аллаһыга шөкер, кала килгән. Телебез, моңыбыз, гореф-гадәтләребезнең сагында булган. Татар рухын беркем дә сындыра алмаган. 1870 елны чыккан китапларның берсендә, татарлар безгә (русларга – И.Т.) рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар, диелгән. Ефимий Малов исемле бер миссионер 1911 елгы көндәлегендә: «Алар инде ничә йөз еллар буе безнең белән яшәсәләр дә, без аларны руслаштыра алмадык. Моның өчен тагын ничә йөз ел көтәргә кирәк булыр икән», – дип уфтанып язган. Бу һәм башка шушы рәвештә татар язмышын фаразлаштырган бәндәләр инде юк дөньяда, ә татар, Аллаһыга шөкер, үләргә җыенмый, яшәү көчен арттырырга омтылып яши.
Әгәр дә сөтебез әчи башламаган булса, бу турыда күп язып булыр иде. Тик менә бу күңелсез темага күчкәнче хәзерге халәтебез турында язып китү зарурдыр, дип уйлыйм.
БЕЗГӘ ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ КЕРДЕ, ДӘРТ ҺӘМ ДӘРМАН БАРЛЫККА КИЛДЕ
Без тарихның бер зур борылышы чорында яшибез. Ул 1917 елдан бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Әйтеп үткәнемчә, инде шул вакытта ук империянең сәгате суккан була. Аның гомерен большевистик зилзилә генә озайткан. Шул зилзиләгә бәя биргәндә, аның тискәре якларын гына түгел, халкыбыз өчен булган кайбер уңай якларын әйтеп үтми мөмкин түгел. Аларның берсе – 1920 елның 27 маенда барлыкка килгән Татарстан автономияле республикасы. Әгәр дә безгә шул вакытта кечкенә генә бер мәйданчыкта булыр-булмас хокуклар белән җир бүлеп бирелмәсә, без бүген үз ватаныбызны гаммәлләштерү мөмкинлегеннән бик ерак торыр идек. Мин булыр-булмас хокук, дип әйтәм. Чөнки Мәскәүдәге берәү дә татарларга чын дәүләтчелек бирергә җыенмаган һәм җыенмый да. Гомумән, татарларга гына түгел, башка халыкларга да. Большевиклар республикалар төзүне котылгысыз, Россиянең бөтенлеген һәм бүленмәслеген саклау гамәле, дип кабул иткән, вакыты җиткәч, аларны гади дәүләт берәмлекләре рәвешендә генә калдыруны күзаллаган. Шунлыктан СССР уенчык федерация, ә республикалар курчак дәүләтләр рәвешендә генә иде. Үткән гасырның 20нче елларында ук аларны гадәти административ берәмлекләргә әверелдерү эше башлана. Мәрхүм, репрессия корбаны Мирсәет Солтангалиев шул вакытта ук, мондый Россиянең гомере озын булмас, ул тиздән таркалыр, дип язган. Чыннан да, бик тиздән булмаса да, ул таркалды. Без исә, шушы ыгы-зыгылардан файдаланып, республикабызны суверен дәүләт итеп игълан итә алдык. Россия белән үзара килешү төзедек. Бу елларны татар татарлыгын күрсәтә алды. Бездән башка халыклар да мисал алып, суверенлык юлына басты.
Аллаһыга шөкер, татар өчен чигенүләрдән туктап, алга бару мөмкинлекләре барлыкка килде. Татарстан өр-яңадан дөньякүләм, Россиянең бөтенлеген саклауда төп көчләрнең берсенә әйләнде.
Халкыбыз безгә мәгълүм булган ике мең ярым еллык тарихында ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә үзгәрешләр кичермәгән. Дөньяны дер селкеткән дәүләтләр төзеп биеклекнең иң югары баскычында да торган заманы булган аның. Биеклектән коллык упкынына төшү фаҗигасен дә кичергән. Башка бер халык бәлки инде күптән юкка чыгар иде, ә менә татар, бернигә карамастан, исән. Ул – үлмәс, мәңгелек халык. 1552 елны Казаннан куылган булса, ул бүген анда кайтып, шушы мәшһүр шәһәр белән үзе идарә итә.
Әнә шул фаҗигале 1552 елны аның, Җир шарында бердәнбер, йөзек кашыдай булган Кремль уртасындагы сигез манаралы мәчете җимерелә. Ә бүген ул мәчет яңадан калкып чыгып, милләтебезгә Ислам нуры чәчеп тора. Шушы изге эшләрне башкарган өчен Минтимер Шәймиевкә Раббыбызның рәхмәтләре яусын!
Россия составында автономияле республика рәвешендә дәүләтчелеген торгызу юлына баскан Татарстан бүген үз артыннан башкаларны әйдәп баручы көч булып өлгереп килә.
Ул кайбер чигенүләр белән булса да алга баруын дәвам итә. Хәтта, үзенең конституцион статусын сикереп чыккандай, халыкара мәйданда бәйсез дәүләттәй кабул ителә. Көнбатыш илләре Россиягә бертуктаусыз санкцияләр кертеп, аны халыкара изоляциядә калдырган шартларда, Татарстан кайвакыт чит илләр белән мөнәсәбәтләрен Россия исеменнән алып бара. Дөнья мәйданында аның абруе арта тора.
Бу бигрәк тә 2024 елның 22-24 июль көннәрендә Казанда үткән БРИКС саммиты вакытында бик нык чагылды. Анда 36 ил вәкиле, шул исәптән БМОның генераль секретаре Антониу Гуттериш, Кытай башлыгы Си Цзиньпин катнашты. Алар ясаган чыгышларында икесе дә татар халкының тарихтагы урынына зур бәя биреп, күптән Казанга киләсе килгәннәрен белдерде.
Бу һәм Казанда үткәрелә торган җыеннар, башка халыкара чаралар татарның бәхетле язмышына әверелә баруының якты мисалы.
МИЛЛИ ЯШӘЕШ ЗУР СЫНАУ ҮТӘ
Бүгенге көннең иң авыр проблемасы – ул туган телебезнең хәле. Телебез матур, гүзәл, ләкин аны чын мәгънәсендә халкыбызның яшәү теленә әверелдерү җиңелдән түгел. Ул авырлыклар турында күренекле тел галиме Рүзәл Юсупов тәфсилләп яза килә. Мин аның белән тулысынча килешәм.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та моны бик яхшы аңлый һәм телебезгә төрле рәвештә мөмкинлекләр тудыра тора. Рәис каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов телебезне яклауда һәм саклауда зур өлеш кертә.
Дин әһелләребез дә шушы юнәлештә зур эшләр башкара. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләребездәге вәгазьләрне татар телендә алып барырга дигән әмер бирде.
Мөфтиятебезнең тырышлыгы белән республикабызның 100 мәчетендә татар теле курслары эшли. Ир һәм кыз балалар өчен аерым мәдрәсәләр барлыкка килде. Мәчет, мәдрәсәләрдә телебезгә багышланган конференцияләр үткәрү, лекцияләр уку гадәткә керде.
Бүгенге глобальләшү шартларында, бигрәк тә дөньяны кризис биләп алган вакытта, милли яшәеш зур сынау үтә. Россия корабын, Дәрдемәнд әйткәнчә, җил сөрә. Ләкин халкыбызның яшәү көче, дәрте вә дәрманы да җитәрлек. Ул мәңгелеккә юл тота. Шуның белән үзенең бөеклеген раслый тора. Мәшһүр шагыйребез Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» исемле шигъри дисбесендә язылганча:
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү – үзе бер бәхет.
Әйе, дөрес сүзләр. Ләкин, шуны онытырга ярамый: ул күктән төшкән бәхет түгел, аңа милләтебез үзе зур тырышлыклар белән юл ачкан. Бүгенге илебез өчен һич кенә дә җиңел булмаган шартларда аны саклап калу – иң зур бурычларыбызның берсе.
Моның өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә, сөтебезне сыегайтмыйча, аны әчетмичә, киресенчә, куерта гына торырга бурычлыбыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА