Фирая Зыятдинова: «Бу давыллар бер тынар дип, Ышаналар дулкыннар...»
Танылган шагыйрәнең тууына – 80 ел
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Шиһапова-Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. Бер бәйләм лирик шигырьләре 1968 елда яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабында урнаштырыла. 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була. Аның моңлы шигъриятенә композиторлар еш мөрәҗәгать итә.
И ХЫЯЛЫЙ, ТИЛЕ БАЛА
И хыялый, тиле бала,
Ник текәлдең дөньяга?
Ни күзлисең киң дәрьяда,
Ни югалттың син анда?
Ни югалттың зәңгәр күктә –
Кояшнымы, Айнымы?
Елмаюың кая китте,
Ник йөзләрең кайгылы?
Тау-тау шашкын дулкыннарда
Югалтма үз-үзеңне.
Хәзергә үз урынына –
Кояшка куй йөзеңне.
ДУЛКЫННАР
Йөгерә торгач ярларына
Барып җиткән дулкыннар.
Юлда күпме күргәннәрдер –
Арып киткән дулкыннар.
Чал башларын ярга салып
Бушаналар дулкыннар.
Бу давыллар бер тынар дип,
Ышаналар дулкыннар…
Тик озакка түзалмаслар –
Уянырлар дулкыннар.
Тагын давыл эчләренә
Юл алырлар дулкыннар.
БӘХЕТ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМИ
(Рөстәм Вәлиев көе)
Бәхет өчен күп кирәкми,
Гел янәшә барсын юллар.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем куллар – синең кулда,
Синең куллар – минем кулда.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Артта калсын ап-ак эзләр.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем күзләр – синең күздә,
Синең күзләр – минем күздә.
Тормыш – мизгел, бары мизгел,
Әллә ниләр өмет итмә.
Ахыргача бергә булсак,
Минем өчен шул да җитә,
Бәхет өчен шул да җитә.
КИТМИМ ӘЛЕ ЯШЬЛЕГЕМНӘН
(Луиза Батыр-Болгари көе)
Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән –
Яз гөлләре арасыннан.
Уйлар әле шактый зурдан –
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк һаман унсигездә.
Якты кояш, ал гөлләргә
Килә һаман сөенәсе;
Елый-көлә, яна-көя
Яратасы, сөеләсе!
МИН СИНЕ ШУНДЫЙ САГЫНДЫМ
(Луиза Батыр-Болгари көе)
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА