Куштаннар һәм «тәнкыйтьчеләр»
(Уены-чыны бергә)
Һәркемгә дә мәгълүм: түрәләр тирәсендә куштаннар күп була. Алар, хуҗага ярар өчен, аның бер алдына, бер артына төшә. Куштаннар – түрәнең күзе дә, колагы да. Алар аны кирәкмәгән үтенеч хатларыннан аралый, аңа үзе хакында уңай мәгълүмат кына җиткереп тора, мактау-олылау сүзләрен кызганмый... Калганнарын, күп нокталар урынына куеп, үзегез өстәп укырсыз, җәмәгать! Тагын нишләүләрен дип әйтүем. «Бу нәрсә патшалар чорыннан ук килә бит инде», – дип өстәрсез һәм мисалга шамакайлар белән шутларны китерерсез. Килешәм, әмма түрәлар ул чорларда халыктан бүгенге дәрәҗәдә үк ерак булмаган. Әлеге шамакайлар күпмедер дәрәҗәдә халыкның аһ-зарын, тәнкыйть фикерен дә ирештергән. Бер җөмлә белән әйткәндә, күңелләрен күрү өстенә, чистартучылар да булып, патшаларны һәм ханнарны мин-минлек чиреннән, «шәхес культы»ннан да саклаган.
Турысын әйткән туганына да ярамаган дигән әйтем дә бар анысы. Тәнкыйть читтән булса, бигрәк тә. Мәсәлән, Пушкин патшага мактау шигыре язгач, тегесе, шагыйрьнең элекке тәнкыйтен оныта алмыйча, аңа өч мең сумны бакыр тиеннәр белән бирергә кушкан. Берничә ат олавы акча күргәч, Пушкинның халәтен күз алдына китерергә буладыр... Менә шулай, җәмәгать, рәхмәтне дә төрлечә белдерергә мөмкин!..
Яңа куелган түрә азрак эш күрсәтеп ала алуын, кем әйтмешли, яңа себерке яхшы себерә... Әмма түрәләр өстендә дә зуррак түрәләр бар бит әле, аларга да ярарга кирәк. Шулай эшләмәгәндә, «җылы урын»да озак тотмыйлар. Өстәвенә, һәрберсенең дә нәфесе бар. Менә ул нәрсәнең чиге юк инде! Халык: «Әйдә, искесе генә калсың, монысы инде урлыйсын урлаган!» – дип, боек күңелен юата, түзә ул. Бер нәрсә онытыла: су кушсаң, хәтта бал да әчи – бозыла башлый... «Анысы, түрә булсаң, син дә шулай эшләр идең әле!» – диярсез. Фикерегез белән килешәм: системага яраклашмасаң, ул сине бик тиз читкә чыгарып ташлый. Уңай якка үзгәрешнең бер юлы бар барын – түрә итеп озак тотмаска! Тик бу системада иң мөһиме: синең сәләтең түгел, ә шәхси тугрылыгың. Шуңа күрә түрәләр урамда калмый, аларны, карта колодасындагы карталар кебек, бер урыннан икенче урынга күчереп кенә йөртәләр. Моны Ленин да яхшы аңлап, эреле-ваклы җитәкчеләр, күпмедер вакыттан соң, вак буржуазиягә әйләнер дип куркам, дип әйткән. Юлбашчы аз гына ялгышкан: алар инде вак буржуазиягә генә әйләнеп калмыйча, Англиядәге король замок-сарайларын сатып алыр дәрәҗәдә баеды. Зирәк халкыбызның: эшләп баеп булмый, дигән әйтемен искә төшерсәк, ул акчаларның каян килүен чамалавы авыр булмас... Ахыр чиктә, коррупция илне таркатуга китерә, диләр фикер ияләре. Дөреслек хакына әйтик: коррупциягә каршы комиссия бар, көрәш дәвам итә, әмма коррупция әкияттәге аждаһаны хәтерләтә – кисеп ташлаган баш урынына яңасы үсеп чыга. «Моннан чыгу юлы бар, – диләр акыл ияләре. – Нәтиҗә белән көрәшү генә җитми, сәбәпләрен бетерергә кирәк!»
Инде «тәнкыйтьче»ләргә күчик. Болары кемнәр? Бер караганда, алар җәмгыятьне чистартучылар кебек, ләкин авызларын каплар өчен нәрсәдер бирүгә яки житәкче урынга куюга, башка түрәләрдән аерылмый башлыйлар. Бу очракта Тукаебыз, монафыйклар, дияр иде... Дөрес, алардан күпмедер файда да бар барын: авызларын каплаганчы, яисә түрә булганчы, халыкка күпмедер мәгълүмат та бирергә өлгерәләр. Тик менә зыяны күбрәк шул – халыкта гаделлеккә ышаныч югала... Хәер, тегеләре дә, болары да яраклашучылар булып чыга инде. Аермасы шунда гына: икенчеләре шәхси дәрәҗәләрен дә саклап кала, файда да ала... Дөрес, җитәкче урынга менеп утыргач, аларга да өстәгеләргә куштанланырга туры килә. Хәзер инде түрәләрне тәнкыйтьләп булмый шул, тапканны югалтасы килми... «Икесе дә бер чама инде!» – диярсез. Дөрес сүзгә җавап юк: аерма максатка ирешү юлында гына! Тәнкыйтьләгәндә дә чаманы белеп, ягъни акыл белән генә тәнкыйтьләргә кирәк анысы, югыйсә, түрәләрнең ачуына юлыгуың мөмкин... Димәк, моның өчен дә зур сәләт сорала. Вәт баш та инде кешедә! Дөрес, намусыңа тап төшә төшүен, тик менә намусны ипигә бал һәм май итеп ягып булмый шул. Димәк, тагын сайлау алдында каласың һәм ахыр чиктә нәфес җиңә, чөнки һәркемнең дә рәхәт яшисе килә…
Үзгәрдек шул, җәмәгать, үзгәрдек: хәзер игелек кылу, башкаларны да кайгырту модада түгел. «Бер генә яшибез бит!» – дип, адәм баласы дөнья куа, башкаларның башына басып булса да өскә менәргә омтыла. Теге ни, мәгълүм такмактагы кебек:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр колбаса.
Мин дә айга менәр идем,
Арттан этүче булса…
Озын сүзнең кыскасы, тормыш дәвам итә…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА