Журнал «Безнең мирас»

Телсезләнү: тамыры һәм җимешләре

Чаллы язучылар оешмасында җыелыш. Алып баручысы — Рахмай Хисмәтуллин. Җыентык чыгару турында сөйләшәләр. Катнашучыларның тугызы — татар, өчесе — урыс телле. Урыс телендә язучылар арасында, билгеле, татарлар да бар. Көн тәртибенең икенчесенә күчкәч, Рахмай әйтте:
— Хәзер без җыелышны татарча алып барабыз. Мохит капыл үзгәреп китте. Урыс телле язучылар матур гына урыннарыннан тордылар да чыгып киттеләр. Юк, протест йөзеннән түгел. Гадәти хәл иде бу. Ара бозылмады.
— Нишлисез сез,  егетләр? Әгәр киләсе җыелышта урысча сөйләшә башлагач, татар телле язучылар чыгып китсә? Телләрнең бит хокуклары тигез. Өстәвенә, җыелыш Татарстан җиреңдә бара... Татар телен кимсетү түгелме соң бу? — дип сорарга авызымны ачкан идем,  өлгерә алмый калдым. Соравымны оешманың җаваплы секретаре Рахмай Хисмәтуллинга бирергә туры килде.
— Бер дә хафаланмагыз,— диде  Рахмай.— Без инде мондый хәлгә күнеккән. Аларга рәнҗемибез. Табигый хәл. Шунысын да аңларга кирәк: әгәр җыелыш урысча барганда, без ташлап чыгып китсәк, безгә милләтчелек мөһере сугарлар иде. Аларның бездән аерылып китүләре —интернационалистлык санала...  Ике җәпле әхлак. Двойной стандарт.


Мин безнең Татарстандагы интернационалистлык белән таныш түгел диярлек. Европадагы интернациональ мөнәсәбәтләр бөтенләй башка. Франция мәктәпләрендә, гадәттә, инглиз яисә алман телен өйрәнәләр. Инглизләрдә, киресенчә, йә француз, йә итальян телен үзләштерәләр. Европаның югары белем алган кешесе ике-өч, хәтта дүрт телдә рәхәтләнеп сөйләшеп йөри ала.
Ә телләр тигез. Шунысы да бар: инглиз зыялысы Франциядә французча сөйләшергә тиеш. Британ утрауларында француз — инглизчә. Зыялылык кануны бу. һәм милләтара ихтирамның әлифбасы. Шушы канун кай очракларда бозыла башлый? Бюрократия мохитендә һәм, әлбәттә, колониаль психология җанланганда. Бу очракта башка закон, әхлакый дорфалык тудырган колонизаторлар телен өстен кую, алар телендә сөйләшүне үзенә күрә җитлеккәнлек, культурага ирешү дип санау идарә итә башлый. Колониаль буйсынудагы халыкның телен кимсетү, санга сукмау, хәтта аңа мыскыллы мөнәсәбәт күрсәтү Ауропа колонизаторларында реликт рәвештә генә сакланган. Рәсәйдә исә чәчәк ата. Чөнки шартлар шундый. Урыс теленең өстенлеге аксиомага әверелгән.
Интернационаллык — милләтләр арасындагы алдынгы мөнәсәбәт дигән сүз. Интернационалист булу өчен иң беренче шарт — үз телеңнән тыш башка бер милләтнең телен белү. Ни өчен алай? Чөнки аралашу, бербереңне аңлау бары тик тел аркылы гына эшкә ашырыла, шунлыктан үзен интернационалист санаган кеше ким дигәндә ике тел белергә тиеш. Европа интернационалистлыгы менә шушы кагыйдә нигезендә исбат ителә.
Интернационаллыкны аңлау мәсьәләсен җиңеләйтү өчен милләтләрне елга ярлары итеп күз алдына китерик. Ярларны үзара нинди юл белән тоташтырып була? Билгеле, күпер. Ярларның ике ягыннан да күпер сала башладылар, ди. Елга уртасында күпер тоташты — интернационаллык барлыкка килде. Әйтик, елганың бер як ярыннан күпернең ярты өлешен салдылар, икенче як яр күпер салудан баш тартты. Бу очракта элемтә һәм аралашу мөмкинме соң? Ә бит безне шушы көнгә кадәр күперне бары тик бер яктан, бары безнең яктан гына салырга өйрәтеп киләләр... Без салабыз. Урыс — салмый. Салырга теләми дә...
Туган ягыма соңгы тапкыр кайтуымда мин Баулыда, Чаллыда һәм Түбән Камада булдым. Шул өч шәһәрнең күңелемә иң хуш килгәне — Түбән Кама. Бу шәһәрдә халкымның милли йөзе күзгә ныграк чалына. Урамнарында рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөриләр. Һәм,
ялгышсам, төзәтерләр, бу шәһәрдә яшәүчеләрнең күңелендә башка төбәкләрдә инде бөтенләй юкка чыгып килгән милли горурлыкны тоярга була. Бу куанычлы хәлнең каян туганын ачыклау өчен, билгеле, фәнни тикшерү уздырырга кирәк булыр иде. Мин сәбәпләрнең берсен генә әйтә алам —шәһәрдә сигез ел буе «Җидегән чишмә» оешмасының эшләп килүе. Шәһәр башлыкларының, андагы завод-фабрика җитәкчеләренең бу ансамбльгә мәрхәмәтле булулары һәм, ниһаять, Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдинов бөеклегендәге фидакяр җаннар яшәве.
Татарстанымның җитәкчеләренә, интеллигенция катламына, зыялыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: республиканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында да Түбән Камадагы шикелле чишмәләр чыга башласын иде! Үз эшемдә мин утыз ел дәвамында коллективларны берләштерү, аларны бердәм, тату яшәтү өчен тәрбия алып бардым. Кешеләр коллективын боерык белән дә, үгетләп тә, камчылап та чын-чыннан берләштереп булмый. Культ һәм торгынлык елларындагы ысулда берләшкән коллективлар, тышкы яктан гына укмаша да, иң беренче сынау вакытында ук таралып, таркалып төшә. Адәм баласын нәкъ менә Түбән Камада кулланган чаралар — бергәләп халык моңнарын тыңлау, серләшү, бәхәсләшү, бергәләшеп «Туган тел»не җырлау берләштерә. Мондый берләшү рухи мәҗлес, бергәлек гыйбадәте вакытында барлыкка килә, шунлыктан күңелгә —күңел, йөрәккә — йөрәк, хискә хис тоташа. Тоташа һәм әкренләп берегә башлый.
Түбән Камада йөргәндә туган телемдә сөйләшүгә шулкадәр күнегеп киткәнмен, бер кибеткә кергәч, сатучыга татарча дәшкәнмен. Ул мине ишетмәде дә, хәтта минем якка борылып та карамады. Күңелемә хуш килгән калада мондый кешеләр барлыгына ышанасым килмәде. Борылып чыгып киттем. Бертын йөреп кердем дә шул ук сатучы хатынга инглизчә дәштем. Сатучының кабалануын күрсәгез иде! Бөтерелеп йөри. Бүлек мөдирен җилтерәтеп алып килде: «Баш өсте! Нәрсә телисез, мистер? Рәхим итегез!..»
— Теләгән нәрсәм шул,— дим итагатьле апаларга.— Татарча сөйләшәсем килә.
Елмаюлар сүнде, йөзләренә шундук кыргый фанатиклардагы хайванлык бәреп чыкты.
Инглизчә дәшүем шаяру да, аны хәйран калдырырга ниятләгән алым да түгел иде. Фәнни сынамыш иде бу. Бу хатын, үз теленнән тыш, башка барлык телләргә карата да шулай дорфамы, әллә Татарстандагы җирле халык теленә генә шундый шапшак битарафлык белән карыймы икән, дип кызыксынуны ачыклау өчен кулландым мин инглизчәне, һәм ачыкладым. Тарихның фаҗигале елларында ата-бабаларымның каны коелган, туфрагында аларның сөяге яткан җирдә туган телебез ят телгә әйләнеп киткән. Аны ихтирам итми башлаганнар. Аның абруе югалган. Кем гаепле? Сату эшендә нервлары бозылып беткән мескен хатыннармы, әллә үзебезме? Без үзебез. Саклый алмадык телебезне. Кадерен белмәдек. Аның бөеклеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмадык. Милләткә карата булган ихтирамның телдә икәнлеген әйтмәделәр безгә галимнәребез. Адәм баласының кешелек тамгасы телдә икәнлеген дә аңлатучы булмады.
Америкага килгән мигрантка иң беренче итеп инглиз телен өйрәнү шарты куела. Аннан соң бу илнең законнарын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тиешсең. Әгәр син шушы шартларны үтәмөсәң, бигайбә, сау бул. һәр илдә шулай. Италиягә килгән кеше — итальян, Франциягә килүче француз телен өйрәнә. Япониядә японча сөйләшеп йөриләр. Безнең территориясе һәм халык саны буенча урта бер Европа иле зурлыгындагы республикабызда исә туган телебезгә якын да килмәгән, бөтендәй башка, Һиңд-Европа төркеменә кергән телдә сөйләшәләр һәм бездән дә шул телдә сөйләшүне таләп итәләр. Гомумән, тарихта мондый хәлнең булганы юк иде. Кайдан килеп чыкты икән бу? Нинди шартлар тудырды икән бу парадоксны?
Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел — кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була. Иван Грозный чорында һәм аннан соңгы гасырлардагы катаклизмнар иң чыдам, иң түзем генотип вәкилләрен генә исән калдырган. Минем милләтем менә шундый шартларда барлыкка килгән һәм аның ыруглардан милләткә әверелү юлы туган телебездә сурәтләнеп калган. Бүгенге көндә без шул телне югалту куркынычы алдына килеп басканбыз.
Тел югалту фаҗигасенең нәрсә икәнлеген аңламаган кешеләр, бу нигә безне куркытырга тели, без бит бөтенләй телсез калмыйбыз, киресенчә, Советлар Союзының теләсә нинди төбәгендә теләсә кем аңлый торган җиңел һәм кулай тел вәкилләренә өйләнеп киләбез, дип юанулары мөмкин. Без, татарлар, урысчага кайда һәм нинди шартларда өйрәнәбез? Уку йортларында, шәһәр тормышында, армия хезмәтендә, партия һәм администрация эшендә. Урыс гаиләсендә туып, урысның бишек җырларын, әкиятләрен тыңлап, урыс фольклоры тәэсирендә үскәннәрнең теле бөтенләй үзгә. Ул — чын халык теле. Толстой, Достоевский, Чехов, Андрей Платонов теле — халык теленең байлыгын туплаган әдәби сөйләм безнең арабызда бөтенләй очрамый диярлек. Без үзләштергән тел — административ-бюрократлар теле, культ чорында безне камчылап эшләткән, торгынлык чорында ялганларга, урлашырга, аракы эчәргә, зина кылып йөрергә өйрәткән тел. Бу телдә рухны җанландырып торган шифалы көч, хисләр сизгерлеген сакларлык моңлы яңгыраш һәм әхлакны бөтенәйтүче ашламалар бармы соң? Административ-бюрократлар телендә каян булсын ди?! Шушы хәлне аңласаң, соңгы елларда кеше үтерү, йорт басу, гаилә таркалу статистикасының кинәт үсеп китүенә төшенү бер дә катлаулы эш түгел.
Японнарның электроника, машиналар ясау, фән, техника буенча беренче урынга күтәрелүләре турында сөйләп торасы юктыр. Хикмәт нәрсәдә? Телне саклау буенча башка халыклар арасында Япония беренче урында тора. Ярлыландырылган телгә яңалык кертүе кыен икән ул, японнарга исә һәр яңалык үзеннән-үзе агылып тора. Чөнки искелек исән...
Телне саклау, аның байлыгын халыкка җиткерү өчен тотылган акча Япония дәүләтенең бюджетында икенче урында тора. Кешене хезмәт сөяргә, һөнәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү туган телдә төрле әйтемнәр, табышмаклар рәвешендә яши. Аларның тәэсире махсус кулланмалар, инструкцияләр белән чагыштырганда көчлерәк тә икән. Туган телдә кешене тәртипкә, җыйнаклыкка, тугрылыкка өйрәтү кануннары да яшәп килә. Бүгенге һәм борынгы катламнарны эченә сыйдырган киң диапазонлы бай телне өйрәнү процессы үзе дә зур белем икән һәм туган телне үзләштерү вакытында кешенең фикер йөртү сәләте көчәя, эрудициясе киңәя һәм теләсә нинди фәнне тирәнтен аңлау мөмкинлеге ачыла икән. Японнар шушы хакыйкатькә башкалардан алда төшенгән, телне кадерләп саклауга, аны баетуга киткән чыгымның керем булып кире әйләнеп кайтуын аңлаган. Япониядә ясалган әйберләрнең сыйфаты, эстетик камиллеге безне хәйран калдыра. Шулай сокланып карап торганда без, Япониянең техника һәм производство буенча беренче урынга чыгуына туган тел ярдәм итүен күз алдына китерә алмыйбыз, чөнки безгә бу турыда аңлатканнары юк.
Татар телендә мәктәпләр ачу, балалар бакчасында туган телдә тәрбия бирү турыңда шактый яздык шикелле. Дөресен әйткәндә, бу турыда никадәр сөйләсәң дә, күп булмас. Ата-ананың газиз балаларын урыс мәктәбенә бирә башлавы күп гасырлар буе татар телен бетерү юлында кулланылган чараларның бер нәтиҗәсе генә. Гадәттә, нәтиҗәгә каршы көрәш сирәк очракта уңышка ирештерә. Без, татар телен аякка бастыру өчен, аның һәлакәткә җитү сәбәпләрен ачыкларга, шулардай котылу юлында эшләргә тиешбез.
Нәтиҗәгә каршы эшләү — бушка вакыт уздыру гына. Татар телен бәреп еккан, аны таптап үтерү белән шөгыльләнгән сәбәпләргә каршы көрәшү кирәк. Андый сәбәпләр күп. Алар көчле. Ул сәбәпләр тормыш-көнкүрештә, хакимият структураларында оялаганнар һәм татар теленә каршы шул тарафлардан нәтиҗәле тар-мар эше алып баралар. Татарстан Конституциясендә үзара тигез ике дәүләт теле каралган. «Үзара тигез»дә тигезлек бармы соң? Сүздә — бар, гамәлдә — юк. Дәүләт советында сөйләшү урысча бара. Барлык рәсми кәгазьләр, документлар урыс телендә. Тигез булгач, сөйләшү минимум ике телдә үзара тигез пропорциядә барырга тиеш. Рәсми кәгазьләр, документлар да ике телдә дә тигез күләмдә язылырга тиеш. Ә инде татар теленең юкка чыгып килүен искә алганда, аны терелтер, тигезлек дәрәҗәсенә җиткерер өчен урыс теле, шәфкатьлелек күрсәтеп, аңа юл бирергә, тигезләнү көнен бераз көтеп торырга тиеш. Бу шартларга «өлкән агайлар» теле риза түгел икән — Татарстанда бары тик бер генә дәүләт теле — титуллы милләт теле булырга тиеш.
Татарларга, аларның диннәренә, гореф-гадәтләренә каршы рәсми пропаганда Сергий Радонежский нотыкларыннан башлана. Бүгенге русофилларның аллалары саналган Изге Сергий үзенең ялкынлы талантын урыс князьләрен берләштерүгә генә түгел, «басурманнар»ны кырып, юк итүгә дә юнәлткән. Казан татарларына каршы махсус коткы Иван Пересветов әсәрләрендә шулкадәр кискенләнгән ки, ул хәтта болай дип яза: «Андагы җәннәткә тиң җирләр, татарлар үзләре безгә дус булган очракта да, басып алынырга тиешле». Иван Пересветов язмаларында кешелек дөньясының иң әшәке дошманы итеп татар күрсәтелә. Аның токымы, теле, гореф-гадәтләре юкка чыгарылырга, бетерелергә тиеш, яносе. Бу документның төп максаты шул. Ә документ әле һлман актив, нәтиҗәле эш башкарып тора.
Казан каласы 1552 елның 2 октябрендә басып алына. Башкалабызның урамнарында кан елга булып ага. Бу вәхшәтне онытырга хакыбыз юк безнең. Иван Грозный вандалларының иң беренче эше шуннан гыйбарәт: татарларның байлыкларын талау белән бергә, ничә гасырлар тупланып килгән елъязмаларны, архивларны яндыру коточкыч вәхшилек белән башкарыла. Казан ханлыгындагы 483 мәчет белән 483 мәдрәсә көлгә әйләндерелә. Татар аристократиясенең күбесе Иван Грозный ягына күчә, татар теленең зур бер өлеше юкка чыгуны аңлатып тору кирәк түгелдер дип уйлыйм. Йөз егерме биш елга сузылган азатлык көрәшендә татар халкының өчтән бер өлеше үтерелә, калганнары төрле якка тарала. Бу хәл, билгеле, туган телгә тәэсир итми калмый. Бөек урыс тарихчысы Михаил Георгиевич Худяковның фәнни эшләре белән таныш кеше белә: Иван Грозный Казанны алырга юнәлгән чакта татарлар сан ягыннан урыслар белән тигез була. Ул чорда, билгеле, халык санын исәпкә алу булмаган. Тарихчыларның кайберләре, бу ике халыкның саны ун миллион чамасы булган, дип әйтә, икенчеләре алты миллион белән чикләнә. Эш анда түгел. Бүгенге көндә без һаман шул чама исәпләнәбез. Казан ханлыгын җимерүче халыкның саны исә бүгенге көндә йөз кырык миллионга җитеп килә. Территория өчен башланган көрәш тел өлкәсенә дә күчми калмый. Шуларның кайсы җиңеп чыгарга тиеш? Әлегә көч һәм перспектива урыс теле ягында. Ләкин «тимер пәрдә»не алып ташлап, ирекле сәүдә башланганнан соң урыс теленең дә дәрәҗәсе югала, кимсетелү аңа да бәрә башлады. Бәлки, киләсе буыннар Пушкин теленең Тукай теле язмышына дучар булуын күрер? Кем белә...
Берничә гасырга сузылган чукындыру процессы, татарларның җирләрен килмешәк алпавытларга, патша куштаннарына кисеп биреп, халыкны туган җиреннән куу да телнең үсүенә, ныгуына ярдәм итми, билгеле. Тик, шушындый чаралар да хәтта татар телен җиңә алмый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Дин! Дин халыкны эчтән, рухи яктан, шәхеснең әхлагы, җаны аша берләштерә, шул диндәге рухи егәрлек безне башка халыкларга тоташтыра. Кыскасы, унтугызынчы гасырның азагында, егерменче гасырның башында җанланып киткән татар Ренессансына кадәр халыкның иҗатын, телен, гореф-гадәтләрен, милли горурлык хисен дин саклап торган. Сүз уңаенда әйтеп китик: бездә халык иҗатының гаҗәп бай бер тармагы —дин каналы аша сулыш алып, татар халкының рухи дөньясына туктаусыз тәэсир итеп торган мөнәҗәтләр бөтенләй өйрәнелмәгән әле.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, туктаусыз кысылган, мәйданы һаман тарая килгән татар теленә Яңару чорында әзме-күпме үсү мөмкинлеге туа. 1905 ел революциясеннән соң газета-журналларның ишәеп китүе, Кол Гали, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый шикелле шәхесләрнең иҗатларына игътибар уяну, Шиһабетдин Мәрҗани кебек гигантлар калдырган хезмәтләрне аңлау һәм пропагандалый башлау дәрәҗәсенә күтәрелү бу чорның чын-чынлап татар дөньясында Ренессанс чоры барлыкка килүен күрсәтә. Әгәр егерменче гасыр башында җанланган хәрәкәт өзлексез дәвам итсә, татар теле, тулысынча үзенең уналтынчы гасырга кадәрге хәленә кайта алмаса да, яшәвен, үсешен дәвам итәр иде әле. Утызынчы елларда кузгалган Сталин ерткычлыклары Иван Грозныйның канлы кулы эшли алмаган афәтләрне китерде. Китерде генә түгел. Ул чор татарның җанын алды.
Шиһабетдин Мәрҗани, Тукай, Риза Фөхретдинев чорларында татар теле бик зур уңышларга ирешә, шуңа карамастан безнең туган телебез байлык һәм диапазон киңлеге ягыннан барыбер XVI гасырдагы дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Мәрҗани чоры телнең фикер йөртү, мәгърифәт тармагын үстерсә, Тукай һәм Дәрдмәнд чоры әдәби телне баета. Дипломатия, чит илләр белән элемтә тоту юкка чыгарылган. Дәүләт, идарә итү теле — урыслар кулында. Телнең армия, сугыш гыйлемендә кулланыла торган тармагы да —аларда. Хәтта фән, сәнгать, культура өлкәсендә кулланыла торган лексикага да, татар телен үткәрмәс өчен, киртәлекләр куелган. Ярый әле ул чорда дин исән булган. Туган телебез дин өлкәсеннән философик терминнарны, логика алымнарын, абстракт фикер йөртү механизмнарын туктаусыз үзләштереп торган.
Сталинның беренче һөҗүме юкка гына Солтангалиевкә каршы юнөлтелмәгөн. Революция чорында да, егерменче елларда да ислам динен тотучы милләтләр һәм, гомумән, Шәрыкта яшәүче халыкларның алдынгы сафларыңда татарлар бара. Урта Азиядәге революцияне оештыруда татарларның өлешен күптән өйрәнергә вакыт. Үзәктәге Милләтләр халык комиссариатында, Мөселман комитетында, Мәскәүдәге милли матбугатта дисеңме, кая гына карама — татар зыялылары. ЦИК татар телендә газета чыгара. «Исәбәт» авторы, указын югалткан мулла Чыгтай Идел буе, Урта Азия, Себер һәм Кавказга тарала торган «Фән һәм дин» журналын бастыра. Донбасста, Каспий диңгезе буенда, Себердә, Урта Азиядә татарларның культура учаклары оеша.
Солтангалиевне эзәрлекләү — татарларны, аларның милли тойгыларын, горурлыкларын эзәрлекләү иде. һәм бу хәрәкәт, беренче чиратта, талантларны юкка чыгаруга юнәлтелгән. Төрмәгә эләккән, атып үтерелгән язучыларны, артистларны, сәнгать һәм культура әһелләрен генә алып карагыз, һәр талант иясе тапталган, сытылган, тар-мар ителгән. Шушы процесс, күпмедер йомшартылып, торгынлык чоры аша безнең көнгә кадәр килеп җитте. Халыкны юкка чыгаруның иң уңышлы тактикасы — аның талантларын кырып ташлау. Тоталитар диктаторның, административ-бюрократ түрәнең иң куркыныч дошманы — талант. Талант бит ул — иман сизгерлеге һәм вөҗдан егәрлеге. Культ һәм торгынлык чорында моны аңлап эш иткәннәр. Ул чорда гына түгел, бүген дә шулай.
Татар телен юкка чыгару өчен ташланган бомбаларның иң көчлесе, минемчә, Кырым татарлары өстенә төште: Ватан сугышында каһарманнарча көрәшкән тулы бер халыкка, сатлыкҗан мөһере сугып, аларны туган туфракларыннан сөрделәр. Мин — ул трагедиянең шаһиты.
Курку һәр очракта телгә зыян китерә. Курыкканнан соң адәм баласы тотлыгып сөйләшә башлый. Кайвакыт көчле тетрәнү кешене мәңге тотлыгып сөйләшү зәгыйфьлегенә дучар итә. Кырым татарларын туган туфракларыннан кугаңдагы бер хәлгә тукталасы килә.
Геноцид белән җитәкчелек итүче Богдан Кобулов 1944 елның 19 июлеңдә Л.П.Бериягә рапорт бирә: «Кырым татарлардан азат». Берия шул ук рапортны Сталинга җиткерә. Шушы операцияне уңышлы үткәргән өчен меңләгән кешегә орден өләшәләр. «Җиңү бәйрәменә багышланган банкет барганда Кобуловка әйтәләр: «Арабат атавындагы татар авылларын чистартырга онытканбыз». Сивашны диңгездән каплап торган Арабат атавында балыкчылар һәм тоз чыгаручылар яшәгән була. Ирләр, билгеле, фронтта кан коя. Биредә, күбесенчә, хатын-кыз, бала-чага, картлар.
Кобулов: «Ике сәгатьтән Арабатта бер татар заты да калмаска тиеш. Бер генә татар заты исән калса да, башыгыз белән җавап бирәчәксез»,— дип боера. Берия фашистына ике сәгатьтә йөз километрга диярлек сузылган утраудан татарларны җыеп өлгереп булмавын аңлаталар, һәм Сталинның ялчысы Арабатны чистартырга бер тәүлек вакыт бирә.
Геническ портыннан бер иске баржаны буксирга тагып алып чыгалар. Утраудагы татарларны җыеп шул баржага төйиләр. Баржаны Азов диңгезенең тирән җиренә алып кереп, кингстонын (корабльнең су асты өлешендәге уем капкачы) ачалар, кеше белән тулы трюмны чөйләп биклиләр. Баржа безнең кан кардәшләребезне су астына алып китә. Буксирга төялгән җан кыючылар, автомат тотып, баржа баткан җирне берничә сәгать саклап торалар. Тарих бит бу. Шул ук —безнең канга баткан, тапталган, сытылган тарих. Һәм тарих һаман безне бетерү юнәлешендә бара. Ә без үзебез шуңа ярдәм итеп торабыз.
ЬСырымлыларны геноцидка дучар иткәннән соң, Казан татарларының күпчелеге: «Кырым татарлары — бөтенләй башка халык, безнең алар белән бернинди кан кардәшлегебез, уртаклыгыбыз юк»,—дип, маңгайларын җиргә орып, туганлыктан ваз кичәргә тотындылар. Кабахәтлек, сатлыкҗанлык, җаһиллек иде бу. Соң бит безнең арада Иван Грозный чорыннан ук туктаусыз эшкә ашырылып килгән колониаль сәясәтнең, халыкларны бүлгәләп, кисәкләп юкка чыгару тактикасын аңлаучылар булмый калмагандыр? Эш менә нәрсәдә: шул ук канлы Иван чорыннан көндәлек тормышта кулланылып килгән бер феномен, кырым татарларын сөргәннән соң, тагын да көчәебрәк китте. Колониаль шартларда төп түрәләр, җирле халыкның милләтен сатарга әзер торган вәкилләрен идарәгә утыртып, аларга мул, рәхәт яшәү шартлары булдыра башлады. Әкренләп культура, мәгърифәт, фән өлкәләренә дә шундыйрак кешеләр килә торды. Шул рәвешле, халык мәнфәгатен сату, милләткә хыянәт итү отышлы бер бизнеска әйләнеп китә. Тора-бара бу эшнең әхлакый шапшаклыгы, кабахәтлеге дә күзгә бәрелми башлый, ул гадәти бер җайлашу булып кына тоела. Безне кырым татарларыннан читләштереп, аларга таш аттыру гадәте дә шушындый кешеләр аша таралды. Бу процесс тукталмаган. Әле дә шулай дәвам итә.
Татарлар — тырыш һәм эшчән халык. Алар ышанычлы. Юкка гына урыс патшаларын саклаучы гвардия татарлардан оештырылмаган бит. Башкалада метро казый башлагач, бу авыр һәм җаваплы эшкә дә күбрәк татарларны сайлап алалар. Метрополитен төзүчеләрнең беренче газеталары татар телендә чыга. Безнең халыкның тырышлыгы, аның гасырларга сузылган изелүдән, кимсетелүдән котылырга тырышуы бер зыян да эшләп ташлый. Милләтчелеккә каршы көрәш башланган, рәсми эш теле итеп урыс теле таныла. Җитәкчелеккә күтәрелү һәм җәмгыятьтәге абруйлырак урынга эләгү өчен урыс телен үзләштерү зарури шартка өйләнә. Урыс теле кирәклерәк. Аны белү файдалырак. Бу хәл халыкның аңына гына түгел, психологиясенә үк сеңеп өлгергән.
Минем халкымда «укып кеше булу» өмете канга баткан иң каһәрле елларда да сүнмичә саклана алган. Урыс телен без, халкыбызны белемгә, культурага ирештергән тел, дип игълан иттек. Яңарту чорының күзаллавына, я пача фикер йөртүгә ирешкәч, аңладык: «белем» дип аталган нәрсә сталинизм тәгълиматының бер инструкциясе, «культура» дип аталганы тоталитар ритуалларның бер шаблоны гына икән. Бүгенге көндә безгә ул «белем» һәм «культура» трафаретларыннан ашыгыч ровештә котылырга кирәк.
Туган тел турында сүз чыгу белән без татар мәктәпләренең ябылуына тукталабыз. Алар ябылмаган очракта да телгә килгән зыян санап бетергесез иде. Шуларның берсе — укытуның сыйфаты. Аңлаешлы булсын очен укуны хезмәт белән чагыштырып карыйк. Хезмәтнең, дәрт уятып, сине әсәрләндерә, канатландыра торганы бар һәм гайрәтеңне кайтара, томаландыра, эшкә тотынганчы ук арыта торганы да була. Уку процессы да нәкъ шулай. Совет мәктәбе асылда хезмәтнең икенче төренә охшашлы иде. Мәктәп әле һаман шундый. Уку баланың талантын сүндерә, томаландыра, кай очракта хәтта җинаятькә өйрәтә. Совет мәктәбендә күбрәк колларча буйсына белергә, торгынлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүдән куркырга өйрәттеләр. Бертран Рассел илленче еллардагы Погуош конференциясендә сөйләгән докладында: «Мы сталкиваемся ныне с парадоксальной ситуацией, когда образование стало одним из главных препятствий к развитию интеллекта и свободной мысли»,— дигән иде. Шул ук вакытта, безнең мәктәпләр белән чагыштырганда кырык тапкыр сыйфатлырак инглиз мәктәпләре турыңда Бернард Шоу: «С помощью образования бедные остаются бедными, поскольку образование это делает их невежественными. Дитя заключается в тюрьму, называемую школой, на девять лет (Англиядә урта мәктәп 9 еллык.— М.Ю.) под тем предлогом, что его учат-де там читать, писать и говорить на собственном, родном языке (на самом деле для овладения грамотой больше года —от силы! — ни для кого не требуется). И через девять лет оказывается, что заключенный не умеет прилично ни читать, ни писать, ни говорить...»—дип әйтә.
Инглизләр шулай зарлана. Ә бездә? Бездә, билгеле, йөз тапкыр куркынычрак. Бездә тиешле дәрәҗәдә укый, яза, фикерле итеп сөйли белмәгән фән докторлары буа буарлык. Шундыйлар хәзер татар академиклары арасында да күренә башлады. Уку сыйфаты нинди булса — тел үзләштерү шундый була. Алай гына да түгел, тормыш-көнкүреше нинди — туган теле шундый. Чөнки тел яшәешнең һәр тармагын, һәр тарафын, мизгелен сеңдереп, чагылдырып тора. Татар изелгәндә аның туган теле изелә, татар сатылганда сатлыклылык хурлыгы телгә дә бәрелә. Татарларда элек-электән һәм бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң Европа, Шәрык илләренең уку йортларыңда белем алу табигый хәл санала иде. Диктатураның ата-баба гадәтләрен юкка чыгаруы безнең өчен коточкыч югалту булды.
Безнең гаиләдә белем һәм дин, белемле кеше һәм иманлы кеше синоним санала иде. Изелүдән, фәкыйрьлектән, гасырлар буе халкымның җелеген суырган кытлыктан һәм коллыктан котылу һәр татар гаиләсенең якты өмете иде. Әле дә хәтеремдә, утызынчы елларда безнең Исергөптә җәйге кичләрдә капка төбенә чыгып «ләчтит»  саталар.  Әйе, диләр  аксакаллар,  хәзер инде татарча белән ындыр артыннан ары китеп булмый. Урысча үрәнергө кирәк... Татарча белемнең ничә классы урысча белемнең ничә классына тиң икәнлеге турында бәхәс башлана. Татарчаның ун классы урысчаның җиде классы чамасы инде ул, дигән карарга киләләр. Чөнки тормыш тәҗрибәсе нәкъ шуны күрсәтә. Әллә ни сәләте булмаган, тырышлыгы да ташка үлчим Габделгани малае урысча шома сукалавы аркасында район башкарма комитетыннан өлкә күләмеңдәге эшкә күтәрелгән. Ә мескен Хәйрулланың Әбугалисинага тиң газиз улы урысча белмәгәнгә күрә һаман баткак буразнада сабан артыннан сөйрәлеп йөри. Чоры нинди иде бит аның! Урыс галиме Отто Юльевич Шмидт Котыпны җиңгән, Чкалов, Төньяк полюс аша очып, АКШка барып җиткән. Папанин, Ширшов, Кренкель, Федоров — барысы да урысча белем алган кешеләр, бозга утырып, Котып диңгезен аркылыга-буйга кичеп чыкканнар. Безнең татарча белем алган сөлек кебек балалар, борыннарыннан кан киткәнче тырышсалар да, клуб мөдире постыннан уздыра алмый. Әтиләр, бу чарасызлыкка аптырап,  газиз  балаларын урыс  мәктәбенә илтә башлады. Бөтенләй башка телдә укып «кеше булган», дөнья күләмендә данлыклы вулконолог Һарун Таҗиев, галим, әдип-фантаст Айзек Әҗимов, дөнья балеты сәнгатен яңа баскычка күтәргән Ковен-Гарден король балетының балетмейстеры Рудольф Нуриевлар турында татар халкы әле шушы көнгә кадәр хәбәрдар түгел диярлек. Томаналык!..
Татар теленең тамырына тагын бер кат балта чабуга Татарстанда нефть чыгара башлау сәбәп булды. Бу чорга кадәр татар теленә җитәкчеләр генә төкерә иде әле. Бригадирлыкка ирешүчеләр урысча сүгенә башлый, председательлеккә ирешкәннәр яртылаш урысча сөйләшә, район комитетына кадәр күтәрелгән татарлар инде татар телендә сойләшүне оят саный башлый иде. Шушы агымга нефть чы таручылар кушылды. Чөнки бу эшне бары тик урысча сойләшеп эшләгәндә генә башкарып була иде. Барлык инструкцияләр, кулланмалар, терминнар урысча язылган. КамАЗ, Түбән Кама химия комбинаты шулай ук татар телен корытуга байтак өлеш кертте. Идел һәм Чулман елгаларына салынган гидроэлектростанцияләр безнең ата-бабаларыбызның сөякләрен генә түгел, аларның кабер ташларын, җир астында яткан археологик, топонимик хәзинәләрне дә суга тончыктырды. Кайбер язучыларыбыз шушы төзелешләргә багышланган сандык зурлыгы романнарында варварлыкка мәдхия җырлады.
Илленче-алтмышынчы елларда егетләребезне, кызларыбызны — оккупациягә эләккән төбәкләрдән яшьләрне фашистлар Германиягә эшкә куган шикелле — гауляйтер Табеевлар, татар яшьләрен, теплушкаларга төяп, тайга урманнарына, шахталарга, иң каһәрле төзелешләргә озатып торулары туган телне саклауга, мираслауга, билгеле, уңай тәэсир итмәде. Гомумән, татарны Татарстаннан куу телне тураклап, телгәләп җилгә очыра торды. Шушы соя сөт исә аны агулап, тамырларын корыта торды.
Мин үзем — Баулы тирәсендә нефть чыгара башлагач туган хәлләрнең шаһиты. Нефтьчеләр килгәнче, безнең Исергән инешенә коя торган Шәмәй елгасында «патша балыгы» керкә яши иде. Безнең инешкә, Ык елгасына Оер тапкыр җәтмә белән кереп чыксаң, гаиләңә бер то үл ек буе ашарлык балык тота идең. Авыл тирәсендә сур, ас, сусар, ятчә шикелле җәнлекләрнең исәбе-хисабы юк иде әле ул чакта. Урманнарда җиләк-җимеш үсә, берничә гектарга җәелгән чиялекләр, карлыган һәм балан, шомырт һәм бөрлегән куаклары каплаган әрәмәлекләр. Ьолки, дала белән урман зонасы арасында булганлыктандыр, мондагы табигать чиктән тыш нәзберек икән.
Баулы районы җиреннән нефть тапкач, монда әтрәгәләм җыела башлады. «Янгын» исемле повестенда андыйларны Валентин Распутин «архарлар» дип атый. Чыннан да, аларның кайберләре Африкада сәфәр кылып йөрүчеләрне хәтерләтә иде. Бер җирдә дә тамыр җибәрмичә, пәри үләне шикелле, акча җиле кайсы якка иссә, шунда тәгәри торган бәндәләр иде алар. Табигатьне дә Аллаһы Тәгалә әйтерсең бары тик аларның күңелләрен ачу өчен генә яраткан. Безнең җиргә урнашу белән алар балыкка, ауга, табигать кочагында ял итәргә йөри башлады. Балыкны динамит белән шартлатып кына тоталар. Елгадан балыкны җыеп кына өлгер. Ауга «бобик»ка утырып караңгыда чыгалар. Машинаның утын яндырып, ялан бетереп куян куалар, тәгәрмәч белән таптаталар. Кырыгынчы елларның азагында иде булса кирәк, шулай ду китереп яланнарда җәнлек куып йөргәндә, безнең Исергәп авылының Газнан абзый кызы Фәүзияне атып, канга батырып киттеләр. Газнан абзый гаиләсе Таллык дигән җирдә хутор рәвешендә салынган йортта яши иде. Кызы Фәүзия икенче сменада укый. Мәктәптән кайтып килгән баланы, җәнлеккә санап, атканнар да, абайлагач, кар өстендә канга батып яткан килеш, калдырып качканнар.
Нефть манараларын сөйрәгәндә тапталган болыннар, киселгән урманнар һәм нефтькә буялган куаклыкларның күбесе, терелә алмыйча, һәлак булды. Соңгы кайтуымда мәктәп балаларыннан сорыйм. Аларның күбесе кеш, сусар, суер, ләтчә шикелле җәнлекләрнең нәрсә икәнлеген бөтенләй белми. Андый исемнәр телебездән төшеп калып югалган. Ногыт борчагының нәрсә икәнлеген дә белүче юк. Кытлык елларда халкымны яман авырулардан коткарып калган какы, юа, җөнлекәй кебек шифалы үләннәрне танучы да шактый аз. Әгәр экологик катастрофа шушы темп белән барса, безнең оныкларыбыз кибеттә сатыла торган плюш аюдан башка җәнлекне белмәячәкләр. Тел белән табигать, янәшә атлап, зират ягына таба баралар. Алар бит тугандашлар. Бергә туалар, бергәләп үләләр.
Баулыдагы 41 урамның нибары алтысына гына татар исеме кушканнар, калганнарында — бу җиргә килеп урнашкан халыкның исеме. Авыл исемнәре югалып бара. Авылны колхоз исеме белән атау гадәткә кереп киткән. Хәтта тулы район исеме юкка чыгуын да очратырга була. Мәскәү шифаханәсендә ятучы бер татар малае үзенең туган ягын миңа: «Дрожжаной»,—дип аңлата...
Саян-Шушенск ГЭСын төзегәннән соң, безнең ерак төрки бабаларыбызның ташка язган истәлекләре, орхон-енисей руник язмалары юкка чыкты. Уссури үзәнлекләреннән алып Кара диңгез, Дунай елгасына кадәр җир өстен каплаган курганнарга күмелгән кан кардәшләребез сөннөр, бәҗәнәклөр, кыпчаклар калдырган мирасларны хәзер шәм яндырып эзләсәң дә табарлык түгел. Шунлыктан революциягә кадәр татарлар шыр надан булган, аларны социалистик революция генә укырга-язарга омротте, дип, курыкмыйча әйтергә була.
Бу мәкаләне укучылар Нурихан Фәттахның «Шәҗәрә» исемле бөек китабы белән таныштыр дип уйлыйм. «Шәҗәрә»гә өстәп, үзен татар санаган бәндә 1994 елда «Пик-Контекст» нәшриятында басылган Морад Әҗинең «Полынь Половецкого поля» исемле китабын укып чыгарга тиеш. Китапның исеменә: «Из родословной кумыков, клрачаевцев, балкарцев, казаков, казахов, татар, чувашей, икутов, гагаузов, крымских татар, части русских, украинцев и других народов, ведущих свое начало от тюркского (кипчакского) корня и забывших его»,—дигән аңлатма остолгөн. Герман руник язмасының орхон-енисей руник язмасыннан барлыкка килүе, Атилла чорында Ауропа халкының яртылаш төрки телдә сөйләшүе, Киев каласын кыпчаклар салуы, казакларның революциягә кадәр төрки телле булуы, Ватиканда татар (кыпчак) телендә Кубрат-хан җирлегендә һәм аның чорында язылган «Инҗил» китабы саклануы турында һәм меңләгән, күп меңләгән ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматлар бар бу кисапта. Мең еллар дәвамында Евразияне колачлаган (юек татар теленең бүгенге көндә шуның бер кыйпылчы гына әверелүен, шул ярчыкның һаман вагаюын, уалып, юкка чыга баруын аңлап тораташ булып катасын Морад Әҗинең китабын укып чыкканнан соң.
Безнең туган телебезне юкка чыгаруда нинди көчләрнең роль уйнавын да күрсәтү кирәк кебек. Минемчә, менә болар:


мөстәкыйльлекне югалткандагы катаклизмнар, җимергеч борылышлар;


ялган, ясалма, кара тарих; хаким милләт каршыңда ич чүгү, куштанлану;


Сталинның милли сәясәте аркасында өченче сортлы миллоткә әйләнеп, милли хокукны югалту; урыс теленә, суга батканда саламга тотынгандай ябышып, геноцидтан туты юл белән котыла алырбыз дип ышану;


туган җиребезгә туктаусыз китерелеп торган миграция яулары һәм, шуңа параллель төстә, төп халыкны чигко җибәрү хәрәкәте;


табигатьне һәм телне катастрофага китереп җиткергән жология кризисы;


идарә эшенә үзенең туган теленә дошман кешеләрне сайлап утыртуларның яман нәтиҗәсен дә онытырга ярамый. Бу процесс 1938 елны Сталин һәм Молотов имзасы белән Советлар Союзында яшәүчеләргә Урыс телен белү мәҗбүри дигән карар чыкканнан соң башланды. Ул карар үзгәртелмәгән, яши, «эшен» дәвам итә;


татар теле өчен кара кайгылы, канлы еллар — Сталин диктатурасы еллары. Ул чорда «милләтче» яисә «халык дошманы» исемен алу өчен туган телгә тугрылык та җитә иде. Татарларның бик күпләре, туган телдән ваз кичеп, урысча сөйләшеп яшәүне исән калу юлы итеп сайлады;


әдәбият мәсьәләсе. Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында — җитәкчеләр мафиясенә. Кызганычка каршы, минемчә, әдәбиятыбыз халыкка хакыйкатьне җиткерә алмады. Халык — әдәбияттан, бер уңайдан, әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде. Бу процесс әле һаман дәвам итә.


Туган телне үтерүдә катнашкан көчләрнең бер өлешен генә искә алып уздым мин. Андый көчләр безнең тормыш-көнкүрешне төрле яктан чорнап алган. Ә без әлегә, телне тергезү өчен, ике генә чараны көн тәртибенә куя алдык: бакчаларда балаларга үз телебездә тәрбия бирү һәм татар мәктәпләрен торгызуны. Йөз төрле чир белән хасталанып яткан кешене терелтү өчен аның бары тик бер генә авыруын дәвалау җитәме? Туган телебезне коткару өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк! Тиз вакыт эчендә объектив тарихны язып халыкка җиткерү зарур. Культ һәм торгынлык чорында репрессиягә эләгеп һәлак булган язучыларның, галимнәрнең мирасларын өйрәнергә дә вакыт җитте. Бу эшне озакка сузмаска иде! М.Г.Худяковның китапларын урыс телендә һәм татарчага тәрҗемә итеп күп тираж белән халыкка тарату турында әйтеп тә торасы юк. Белмим, ни сәбәптәндер безнең нәшриятта Лев Николаевич Гумилев әсәрләре дә күренми әле. Бәлки, безгә, тарихи кыйммәткә ия әсәрләргә юл һәм кәгазь бирү өчен, үз әсәрләребездәге «су»ны кысып, тыгызрак язарга кирәктер? Нәшриятта түрә язучыларның халтураларын басу дәвам итә...
Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи һәм Михаил Худяков язган тарихны халык белми. Татар тарихын, халык фаҗигасен аңлату хәзер дә кичермәслек дәрәҗәдә сүлпән бара. Без әле һаман, авызыбызны ачып, югарыдан боерык көтеп утырабыз. Тарихыбызны пычрату процессы исә дәвам итә. Шул процессның меңнән, йөз меңнән бер мисалы:
«...Татары хватают всех подряд, без разбора, они режут каждого, кто защищает себя. Выводят скот, жгут дома, тащат добро. Люди не успели опомниться, как — связанные и полуголые,—они уже гонимы навстречу рабству.
Выгоняют их прочь из Руси — быстро, безжалостно. Татары спешат на просторы родных степей, прочь из мрачных лесов Московии. А в степи дают отдых коням, пачинают делить добычу. И тут же сквернят на глазах мужей и детей, свершают обряд обрезания над мальчиками, рвут из рук в руки девочек, которых можно продать для гаремов, вспарывают на глазах у всех —животы ясырей и, вывалив теплые кишки в тазы, татары ковыряются пальцами в парных внутренностях, чтобы по изгибам кишок людских предугадать свою дикую татарскую судьбу...»
Юк, Иван Грозный чорында язылмаган бу юллар. Хәбәрдарлык һәм хакыйкать эзләү чорында, халыклар дуслыгы өчен көрәш, шәфкатьлелек эзләү чорында, бүгенге көндә иң популяр, лауреат язучы Валентин Пикульның канлы кулы белән язылган. (В.Пикуль. Избранные произведения.—1988 год.—Том 2.—Летопись вторая.— Стр. 132.) Китап 250 000 данә таралган. Моңа кадәр бу язма миллион тираж белән басылып чыккан иде инде һәм 1989 елны, Мәскәүдә уздырылган китап ярминкәсендә макталып, чит илләргә дә сатылды.
Виктор Астафьев грузиннар турында «алар —сәүдәгәр халык» дип әйткән өчен генә дә Грузия язучылары съездны бердәм ташлап чыгып киткәннәр иде. Безнең татар язучылары арасында җиде миллионлы халкыбыз йөзенә кан катнаш пычрак ыргыткан кешегә каршы сүз әйтүче булдымы? Юк, булмады һәм булмаячак. Бармы ул безнең татарда пәйгамбәрлек вазифасын өстенә алган әдипләр? Бу сорауга укучы җавап бирергә тиеш.
Мин түземсезлек белән Татарстан Югары Советының дәүләт теле турындагы карарын көтәм. Туган республикамда бер генәме, әллә ике тел дәүләт теле статусын алырмы икән? Әгәр дәүләт статусын ике тел алса, татар теленең аякка басуына өмет баглау буш иллюзия генә булып калачак. Идарә итәргә тигез хокуклы ике  түрәне утырттык, ди. Шуларның берсе таза, көчле, икенчесе бик нык авыру. Шушы очракта җитәкчелек эшендә аларның өлешләре тигез була аламы? Мин озак еллар АК Штагы «ак» халык белән негрлар арасындагы мөнәсәбәтне күзәтеп йөрдем. Илленче елларда «ак» халыкны «кара»лардан аерып карау илдә чиктән тыш кискен, хәтта куркыныч хәлләр тудырган иде. Соңгы вакытта бу турыда сүз кузгалмый. Нью-Йоркның һәм башка зур шәһәрләрнең мэры итеп негрларны сайлый башладылар. Негрлардан министрлар, генераллар, зур ранглы культура җитәкчеләре, сәнгать һәм әдәбият әһелләре күтәрелеп чыкты.
Алтмышынчы еллар башында АКШта бер даһи закон кабул ителде: дәүләт эшенә бәйле тармакка ике бертигез сыйфатлы шәхес табылса, беренче чиратта, негрны яисә башка бер азчылык милләт вәкилен сайлап алырга! Университетларга һәм колледжларга кергәндә абитуриентларны да нәкъ шушы принцип нигезендә үткәрәләр. Гаҗәп акыллы, Америка өчен искиткеч отышлы закон булып чыкты бу. АКШка негрлар иленә әйләнү куркынычы янамый, шушы закон аркасында, илдәге милләтләр арасындагы дошманлык юкка чыкты. Бездә дә шушы алымны куллана алырлармы икән?
Шушы көнгә кадәр без милләт турында, бигрәк тә үзебез татарлар турында эндәшмәүне алга сөрдек, чөнки милли мәсьәләне кузгатуның язмышы фаҗига белән тәмамлана иде. Язучылар арасында да бу темага кагылган кешеләр яшьләр арасында гына очрый диярлек. Әле узган айны гына бер татар язучысы Мөскәү радиосыннан чыгыш ясады. Милләтләргә карата гаделлеккә өндәүче акыллы чыгыш иде бу. Шулай да ул, чыгышын тәмамлаганда, шаблонга әйләнгән өндәмәне кычкырмыйча булдыра алмады: «Урыслар белән мәңге дуслык!»
Дөрес, әлеге өндәмә бүгенге көндә дә бәясен югалтмаган, ләкин мин, дуслык ике якта да дәлилләнсен һәм ныгытылсын өчен, урыслар тарафыннан да «Татарлар белән дуслык мәңге яшәсен!» дигән өндәмә ишетергә телим. Кырык алты ел урыс арасында яшәп, минем бу сүзне бер генә тапкыр да ишеткәнем булмады.
Бу дуслык турында уйлаганда, без тарихны онытып торырга тырышабыз. Изге хискә кан шәүләсе, Казан каласының урамнарыңда аунап яткан мәетләрнең шәүләсе төшмәсен! Тагын бер шарт: йөз кырык миллион белән җиде миллион арасындагы мөнәсәбәтне күз алдына китереп карагыз әле. Шул йөз миллион ярым урыс кешесенең һәммәсе дуслык серләрен дөрес аңласын өчен, безгә бик нык тырышырга кирәк бит. Уйлап карасаң, ул яктан күрсәтелгән дуслык хисе кайнаррак булырга тиеш иде, чынбарлыкта исә ни сәбәптер без моны сизмибез.
Кырык алты ел буена урыслар арасында яшәп, мин урыслардан татар булганлыгым өчен кимсетү һәм читкә этүне тоймадым. Чыннан да, урыслар — киң күңелле, ярдәмчел һәм интернациональ табигатьле халык. Шул ук иакытта шовинистлык һәм русофиллык мәсьәләсе бүгенге чынбарлыкта бөтенләй юк дисәк, ялганчы булыр идек. Бигрәк тә хакимият тарафыннан.
Хезмәт коллективы шартларында шовинистлык та, милли эгоизм да барлыкка килә алмый. Әгәр син алган вазифаңны гадел башкарасың, хезмәттәшләреңә тугрылык һәм ихласлык белән карыйсың икән, синең нинди милләт вәкиле булуыңа беркем дә әһәмият биреп тормый. Табигый интернационаллыкны күрсәтергә теләгәндә, журналистлар мисалга хезмәт коллективын күрсәтәләр. Чып-чыннан зыялы шәхесләр арасында да милли киеренкелек юк. Туган җирләреннән куылган милләтләрне тучы Анатолий Приставкин, академик Сахаров һәм шагыйрь Евгений Евтушенко яклап чыкты. Татар интеллигентлары арасында, Рөстәм Кутуйны искә алмаганда, бу мәсьәләне күтәрергә батырлыгы җиткән язучыны хөтерләмим мин.
Милли киеренкелек тудыручы сыйфатлар бюрократлар арасында барлыкка килә, шулардай тарала. Бюрократларның аппаратта гына түгеллеген аңлатасы юктыр дип уйлыйм. Андый кешеләр интеллигенция катламында да җитәрлек. Бюрократ ул, бер карасаң, интернационалист, ләкин аның интернационалистлыгы милләтләр арасындагы интернационаллыкка бер тамчы да охшамаган. Алар, төрле милләт бюрократлары, үз интернационаллыкларын ясаганнар. Бюрократлар кодексы адәм баласын, аның сәләтен, хисләрен, язмышын һәм башка сыйфатларын анкетадагы сүзләргә алыштыра да абстракт бер фикциягә әйләндерә. Безнең замандагы татар бюрократы, өстәл артына кереп утыру белән, урыска ойлөнә. Үземне татар итеп белгертсәм, урыслар урынымнан куып чыгарыр, дип курка һәм властька тугрылыклы булуын үз милләтенә карата эшләгән әшәкелекләре аша исбатларга тотына. Татар маңкорты урыс ксинофобыннан куркынычрак.
Бюрократлыкның иң каты, иң аяусыз бер төре белән очрашу гомер онытылмаслык булып бәгыремә сеңеп калган.
Кара диңгез пароходчылыгында эшләгәндә 1961 елны миңа Феодосиядән квартира бирделәр. Кулыма ике Оүлмәле квартираның ордерын тотып прописка артыннан йөри башладым. Паспорт өстәле, милиция идарәсе, шәһәр башкарма комитеты, партиянең шәһәр комитеты, Симферопольдәге өлкә башкарма комитеты, ниһаять, иң югары нокта — партиянең өлкә комитеты. Егерме сигез көн буена, иртәдән кичкә чаклы шул оешмаларның ишек төбен таптап барысында да булып чыктым да... больницага кереп яттым. Шул бюрократларның берсе дә, сине, анкетаңда «татар» сүзе торганга, пропискага алмыйбыз, дип әйтмәде. Шулкадөрле ягымлы, елмаеп кына сөйләшәләр, һәм, футбол тубын тибеп җибәргән шикелле, икенче бюрократка озаталар. Ә үзем — ул чакта диңгезчеләргә интернациональ тәрбия бирүче, полит-работник. Чит илләрдә йөргәндә илебездәге интернациональ дуслык, азчылык милләтләрнең совет чорында шундый зур уңышларга ирешүләре, культура яулаулары, совет илендә кешенең кадере биниһая зур булуы турында лекцияләр сөйләп йөрим...
Культ һәм торгынлык еллары калдырган сәбәпсез курку тиз генә бетмәс. Ул бар әле, сизелә, комачаулый. Чаллы һәм Түбән Кама каласындагы шәһәр башкарма комитетының культура бүлегендә, партиянең шәһәр комитетындагы идеология эшендә милли мәсьәләнең җитдилеген аңларлык, югарырак утыручылар аяк чалмаган очракта, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек кадрлар барлыкка килгән. Соңгы вакытта партиягә каршы күсәк күтәрү модага кереп китте. Дөрес, большевикларның мәңге кара тап, җинаять булып калачак гамәлләре биниһая. Әмма партия әгъзалары йөз процентка җинаятьчеләр дип карасак, гөнаһ эшләр идек. Бер генә мисал: бүгенге көндә иң тирән белемле, милләткә иң тугрылыклы татар — профессор Әгъдәс Борһанов заманында өлкә комитетында эшләп алган, хакыйкатьне яклаган өчен диссидентлыкка дучар булган шәхес. Һәм ул ялгыз түгел, әз булса да андыйлар очраштыргалый... Тупаслык, сукырлык күсәге менә шушы вөҗданлы яңа кадрларга тия күрмәсен иде. Без, язучылар, аларга ярдәм итәргә тиешбез.
Республикада бүгенге көндә катастрофа хәлендә торган тел мәсьәләсен һәм барлык милли проблемаларны һәр очракта урыслар белән бергә хәл итәргә туры киләчәк. Патша заманы, культ төрмәсе, торгынлыкның тынчу атмосферасы безне яман бер гадәткә өйрәткән: милли мәсьәлә каршыбызга килеп басу белән без йә йодрык йомарлап кычкыра башлыйбыз, яисә тынычрак якка китеп посабыз. Бүгенге көндә бу гадәтләрнең икесе дә куркыныч, икесе дә җиңелүгә дучар итәчәк. Милли горурлыкны, тапталган абруйны кире кайтару — гаҗәеп авыр, катлаулы эш. Бу эшкә керешер алдыннан без акыл, түземлек, чама, фидакярлек белән коралланырга тиешбез. Каршылыклар очраганда (алар һәр адымда очрый һәм очраячак), кире борылмыйча, әдәп саклап, акыл һәм түземлек белән аңлашу, аңлату, халыкка мороҗөгать итү юлы белән эш итәргә тиешбез. Эш авыр. Безгә бердәмлек кирәк. Бүгенге көндә иң кирәк нәрсә — бердәмлек.
Балтыйк буендагы республикаларны алыйк. Милли мәсьәләне иң уңышлы чишкән халыклар хәзергә шулар. Анарда экстремистлык юк. Алар европача культуралы. Литвалылар, латышлар, эстоннар максатларына ирешүгә инанганнар. Инану аларга көч бирә, анарны берләштерә. Без дә ышанырга тиеш. Безнең максатның тормышка ашуы беркемгә дә, бер генә башка милләткә дә зыян кигерми. Киресенчә, без милли мәсьәләләрне уңай хәл итсәк, регионыбызда тынычлык һәм дуслык тагын да кочөячөк. Шартлар бер —яңару, хәбәрдарлык, яңача фикер йөртү.


* * *



Тел галимнәренең бу фикер белән килешмәүләре мөмкин. Тел бездән өстен, бездән бөек, ниндидер илаһи бер халәт. Без тел ярдәмендә сөйләшәбез дип инанып порибез. Юк, тел үзе безнең аша сөйләшә. Туган телне  югалту фаҗигасен мин, кем дә булса берәүнең ярлыкауга ирешә алмас дәрәҗәдә имансызлык эшләп, денсезләнүенә типлим. Бу очракта дин имансыздан баш тарта, аны ташлый. Бәлки, кабул итмәслек зур гөнаһларыбыз өчен туган тел безне ташлап киткәндер? Бәлки, ул җанга — шифа, күңелгә — юаныч, җирсүгә—дәва бирү мәрхәмәтеннән үзе безне мәхрүм иткәндер? Миңа калса, бу буш фараз гына түгел...


Баулы - Түбән Кама - Мәскәү. Ноябрь, 1989 ел

Теги: Миргазиян Юныс Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру