Журнал «Безнең мирас»

Балтач авылының телдән сөйләнгән тарихы

Тарихчы Нурулла Гарифның «Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы» исемле китабы (2017 ел) кулыбызга килеп керде. Китапны язганда автор, Мәскәү, Казан һәм Уфа архивларындагы бай чыганаклардан кала, авыл халкының истәлек-хатирәләрен дә язып алып, китапның эчтәлеген шактый баеткан. Нәкъ менә телдән сөйләнгән тарихта (устная история) аерым фактлар гына түгел, ә вакыйганың тере шаһитләренең хис-кичерешләре дә, үткәндәге хәл-вкыйгаларга мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Тагын шунысы да әһәмиятле: еллар узган саен, әлеге истәлекләрнең бәясе тарихи чыганак буларак бермә-бер арта.

Игътибарыгызга Нурулла Гариф туплаган саллы хезмәттән өзекләр тәкъдим итәбез. Сүзләрнең язылышын, җөмлә төзелешен, халык ничек сөйләгән, шулай калдырабыз.

 

Вафин Нияз (1938) абый истәлекләре. 2016 ел.

«Безнең авыл элек ике авыл булган бит. Бу ягы – татарлар, суның теге – Мукшы улагы ягы, мукшылар булган. Хәзерге зират – татар зираты. Мокшы зираты, умарталыкка бара торган калкулыклы җирдә, тау башында. Сөки ягында, калкулыклы урында тагын бер зират бар. Анысы – керәшен зираты».

***

«Ачлык турында әти бик сөйләми иде, әниләр ягы бик җафаланган инде. Әни Уразлыдан бит инде, алар, авылдан күп кеше, ачлыктан качып, Урта Азиягә чыгып киткәннәр, әниләре белән. Әнинең сеңелләре, башкалар, күбесе шунда үлеп калган. Әни белән әби шуннан, исән калып, кайта. Әби, шуннан кайткач, безнең авылга – Балтач мулласына (Ногъман) кияүгә чыга (бу 1930 нчы еллар башы булгандыр дип уйлыйм)».

 

***

«Авылда җил тегермәне бар иде. Хәзерге посадканың теге башында ук. Бик җилле урын ул. Агачтан эшләнгән, борылып йөри иде. Анда күп кешеләр эшләде. Күбесенчә, Хәбибулла, тагын бер Хәбибулла эшләде, мукшылар, килгән кешеләрдә эшләде инде. Ул тегермән башта байныкы булгандыр инде. Безнең чорда колхозныкы иде. Бер ташлы бик зур тегермән иде ул. Анда он тарттылар. Кеше кереп торыр өчен, җылытыла торган бер ызбасы бар иде. Җил булмаган чакта көннәр буе көтеп утырган, кире кайтып киткән чаклар да булды. Кунып та төшелә иде. Он тарткан өчен акча түләми идек. «Көрәк оны» дигән түләү бар иде. Эш өчен күпмедер оныңны алып калалар иде».

 

Хәлиулла (1927) абый истәлекләре. 28 май, 2016 ел.

«Ачлык күп булды инде ул. 1921 нче елгы ачлык кына түгел, сугышка чаклы да кеше тук булмады. Сугыш вакытында әле үзебез дә агач каерылары ашадык. Черек бәрәңге, имән әкәлеләрен дә ашадык. 1921 нче ел турында мин бит ишетә генә беләм. Ул елны ачлыктан авылда кеше күп үлгән. Олылар шулай дип сөйлиләр иде. Бер чорда авылда калхуз да, аерым хуҗалыклар да булды. 1936-1937 нче елларда әле аерым хуҗалыклар да бетмәгән иде. Әнә шул, 1938 нче елга чаклы аларны калхузга мәҗбүри кертеп бетерделәр инде. Минем малай чак иде әле. Безнекеләр ул чорда да аерым хуҗалык булып яшәделәр. Шуны хәтерлим, җәйге уракка төшкәнче ашарга бетә иде. Үз җиребез бар иде. Әле арыш өлгермәгән вакыт. Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Бабайга ияреп кырга бардым. Бабай ат асрый иде. Әти ул вакытта рудникларда эшләп йөрде. Бабай белән кырга барып, әле арыш сөтле булуга карамастан, аны урып алып кайта идек тә, мунча ягып, шунда киптерә идек. Аннары шуны суктырып ашый идек. Ул заманда күп кешедә ярма ташы (кул тегермәне) бар иде. Шуның белән тарта идек. Ярма кебек була иде инде ул. Шуны пешереп ашый идек».

 

***

«Авылдагы мукшылар, берәм-берәм кимеде инде алар. Шалан авылы да мукшы авылы бит. Анда да күчкәләгәннәр иде. Татар белән мукшының аермасы бар бит. Зиратлары да шунда иде аларның. Элекке чорда ул мукшылар монда да шуннан күчкән булган бит. Зиратлары шунда калган булган. Мукшылар әнә шул «мукшы улагы»ның өске ягында бер урам булып торалар иде. Аннан тау башына менгәч, хәзер бер йорт тора. Анда да бер урам гел мукшылар гына тора иде. Аннан да китеп беттеләр. Мукшы белән татар кушылып гаилә корганнарын бер дә белмим. Бездә андый әйбер булмады».

 

***

«Сугыш вакытында халыкны бик җәфаладылар. Ашарга булмады. Берәүләр авыл башында торалар иде. Аларның киленнәре белән кызларын, ашарга әзрәк ашлык алган өчен, 4 елга утырттылар (Хәлимә белән Мәсәгүдә апалар. Киленнәре йөкле дә иде әле...). Тагын Бәхер апаны утырттылар ике елга. Чәчүлек ташыганда арба төбенә азрак чәчүлеге коелган булган. Аның нигезендә хәзер Нияз тора. Авылдагылар күрсәткәндерме, башкасымы. Ул вакытта бит авыл саен районнан «уполномочынный» (надзиратель) дигән бер куштан куялар иде. Шул кешеләр иртә яздан, кар яуганчы барын да карап, барлап тора иде. Халыкны күбрәк шулар кәһәрләде».

 

***

«Элек, революциягә чаклы, безнең мәхәллә 30 гектар җирне 20 елга Липатов дигән бай кешегә саткан. Ул бу җиргә алмагач утырткан. Ул бакчаны без «Липат бакчасы» дип йөртә идек. Революциядән соң аның җирләре калхузга калды. Калхуз анда умарталык урнаштырды. Ызбасы бар иде аның. Аннан питомник ясадылар. Анда алмагач үсентеләре үстерделәр. Сугыштан соң Казандагы бөтен оешмалар шуннан алмагач үсентесе ташыды. Көн саен бер машина килә иде үсенте алырга дип. Липатның язмышы ничек булгандыр, ул турыда белмим».

 

***

«Авылда төрле һөнәр ияләре бар иде. Артык данлыклы булмасалар да, тегүчеләре дә бар иде. Кирпечне халык үзе суга иде. Чабатаны бар кеше дә үрә иде, мин дә үрдем инде аны. Балта осталары бар иде. Чапчак (кисмәк, лакан) ясаучы Баһавый абый бар иде. Тимерче элек булмаган. Алдан Шаланныкы эшли иде. Әнә тегендә, Шаланда Никулай бабайның алачыгы бар иде».

 

Фәүзия (1932) апай истәлекләре. 2017 ел.

«Аякта чабата иде. Әтинең ике аяксыз Габдулла исемле абыйсы бар иде. Безгә чабатаны шул ясады. Астына агач куеп, күтәртмәле чабата да эшләде. Дәү әни белән урманга бара идек. Ул, куенына яшереп, пычкы алып бара иде. «Син үлән җыя тор», – дип, мине калдырып китә иде дә, юкә агачларын төбеннән үк кисеп алып килә иде. Аннан аларның каерысын салдырып, үләннең уртасында калдырып, шул каерыларны яшереп кенә алып төшә иде. Чабатага юкәне шулай ташыдык».

 

Хәйруллина Рауза (20 июнь, 1918) апай истәлекләре. 2 гыйнвар, 2017 ел.

«Күп күрдем инде мин. Сулагай килеш көненә 40ар сутый урак ура идем. Эшләмәгән эшем калмады. Завхоз да булдым, «ключник» та булдым, чебешләр дә карадым. Сугыш чагында авылда башлык идем. Көлтәләр кистереп, сугулар суктырып, чүмәләләр салып, икмәкләр «здавать» итеп йөрдем. Аннары Кардонда да эшләдем әле... 4 ыстанда ябу суга идек. Шул ябулар ясап, шуларга күмер төяп ташыдым, урман да кистем, биш бала үстердем. Сеңлемнекен үстерергә булыштым».

 

***

«Барлыгы 3 ачлык заманы күрдем. Ул заманда күбрәк черек бәрәңге ашадык инде. Камаровка кырына йөри идек. Шуларның траншеяларыннан бәрәңге урлап ташып кына исән калдык без. Камаровкада ураклар урдык. Аларның күп эшләрен эшләштек. Ачлыктан шулар алып калды безне. Ул черек бәрәңге табада тормый иде, бик тәмле иде... Без күргәннәр күп булды инде, җаным».

 

Хисамиева Маһирә (1929) апай истәлекләре. 2 гыйнвар, 2017 ел.

«Мукшыларны Чыршыаланга күмәләр иде. Элек монда бит керәшеннәр дә булган. Чукындыручылар безнең авылга да килеп җиткән бит. Авыл янында керәшен зираты да бар. Алар хәзер мөселманнар арасында эреп беткән инде. Авылда аларның тамырлары бар әле. Мин аларны беләм... Мәсәлән, М... апаларның аталары, җылап: «Без бит инде татар!» – дип, сорагач, аларны татар зиратына күмәргә булганнар. Шулай итеп, керәшен зиратына кеше күмми башлаганнар. Хәзерге зираттан аскы якта, тауда, тагын бер зират бар. Анысын «Изгеләр зираты» диләр. Анда шул 1921 нче елларда ачтан үлгән халыкны күмгәннәр инде. Әтиләр шулай дип сөйли иде. Безнең татар зираты гомер-гомергә шунда. Аны тулган да дип сөйлиләр. Кабер казыганда сөякләр дә чыга диләр. Урыны кысан булгач, өсте-өстенә дә туры киләдер инде».

 

«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.40-43.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру