Венера Ибраһимова-Зыятдинова автор яңалыклары
-
Бу дөньяда ул балкып яшәде
Бер карауга, ул – радио һәм телевидение аша үзенең даими тапшырулары белән танылган күренекле галим, халык бакчачысы. Һәрдаим радиодан тыңлап, телевизордан карап, йөзләгән сорау биреп һәм аларга тулы җавап алып, шул киңәшләр нигезендә, үз бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерүче бакчачылар аны, үз кеше итеп, чын күңеле белән халкына хезмәт итүче алтын куллы, кайнар йөрәкле изге жан буларак белә.
