Яңалыклар
-
«Идел кызы» җыры
Гариф Ахунов сүзләре, Шамил Әхмәтҗанов башкаруында. -
Алтын Урда хатын-кызлары (Ибне Баттута язмалары буенча)
Урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендә хатын-кызга карата хөрмәт-ихтирам шактый зур булган. Көнчыгыш һәм көнбатыш елъязмачылары да, сәяхәтчеләре дә, аерым бер кызыксыну күрсәтеп, бу хәлнең дөреслеккә туры килүен раслыйлар. Урта гасыр төрки-татар дәүләтләре белән идарә итүдә катнашкан Тайдула, Гәүһәршад, Сөембикә һәм Нурсолтан кебек күренекле хатын-кызларның исемнәре билгеле. Аларның кайберләре турында фәнни-популяр китаплар яисә әдәби әсәрләр дә язылган. -
Пеласклар кемнәр иде? (Дәвамы)
Италиянең борынгы тарихын аңлы рәвештә бутаган тарихчы Дионис Галикарнаслы (юнанлы) Рим шәһәрендә, император Август сараенда яшәп, Рим тарихын өйрәнә. Ул Гаисә пәйгамбәрнең (г.с.нең) тууына (Раштуага) бер-ике ел кала «Рим борынгылыгы» исемле хезмәтен бастыра (б.э.к. 7 ел. – Ред.). Хезмәтнең исемен «Рим тарихының борынгы чоры» дип аңларга кирәк. Тарихи чынбарлыктан читләшеп, сәяси фикерләрне алга сөргән бу хезмәт хәтта бүген дә кайбер тарихчыларны үз йогынтысы астында калдыра һәм кайбер ялган фикерләрнең таралуына китерә. -
Дөньяда сүзем калыр (Ләбиб Айтуганов)
Ләбиб Айтуганов (24.10.1935-24.04.1965) -
Тормышчан иҗат
Барыбыз да карап һәм тыңлап туймаслык могҗизалы әкиятләр яратабыз. Бары серле әкияти дөньяда гына төп герой барысына да җиңел генә ирешә, артык зур көч куймыйча, биек үрләр яулый. Әмма тормыш кичләрен әниләр сөйләгән әкият түгел, ул тырышлык һәм үҗәтлек сорый. Буа районының күренекле рәссам-монументалисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәт (Нигъмәтуллин) исә бу сүзләрне үз тәҗрибәсендә сынаган, теләгәненә тырыш эшчәнлеге һәм максатчанлыгы белән ирешкән. Кыскача әйткәндә, ул үз әкиятен үзе чынга ашырган... -
Онытылмас мизгелләр. Шәриф Хөсәенов
Шәриф Нургали улы Хөсәенов (26.11.29-07.07.1999) – Буа районындагы Өчмунча авылында туган. Язучы, драматург, терапевт, ТАССРның атказанган табибы (1979), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мәләвездә – Фуат Булатовның туган җирендә
Без – дүрт сәфәрдәш (Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Ләбиб Лерон), кичке эңгер-меңгердән соң, Миякәдән Эстәрлебаштагы Турмай авылына килдек. Каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлев йортында кунак булып, икенче көнне (2024 елның 25 июле) таң белән Мәләвезгә – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовны дөньяга иңдергән калага юл тоттык. -
Кем ул – Шакир Мөхәммәдев яки Әдипнең кабере ни хәлдә?
Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. -
Ачык фикерле зат
В.Ярулла тәхәллүсен дә йөрткән язучы-драматург Ярулла Вәли (Ярулла Вәлиев) хәзерге Татарстанның Буа районындагы Бикмураз авылында туган. Оренбургта укый, «Шура» һәм «Вакыт» басмаханәләрендә эшләгәндә, Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) кызы Зәйнәпкә 1914 елда өйләнә. «Җанлы җеназа», «Ачлык кушты», «Мәңгелек мәсҗет», «Йолдыз» (шивәләр мәҗмугасы), «Оят, яки күз яше», «Үзеңә кайта», «Ахыр заман бәласе», «Урман әүлиясе», «Әфьюн», «Ялтыравыклы күз», «Җәйге таңда көтү куганда» дигән әсәрләр авторы. -
Ниятләр чынга ашсын
Башкортстанның талантлы скульпторы, РФ Рәссамнары берлеге, ЮНЕСКОның Сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе әгъзасы, Башкортстанның «Знай наших» сәнгати проект-фестивале Гран-при лауреаты, милләттәшебез Илдус Закиров белән узган әңгәмә – аның иҗат уңышлары хакында. Илдус Наил улының күркәм хезмәтләре арасында Бөек Ватан сугышы каһарманы, партизан хәрәкәте командиры, Чехословакиядәге 16 шәһәрнең почётлы гражданы, Чехословакиянең бар югары бүләкләре кавалеры, Сталин, Рузвельт, Жуков белән беррәттән Гитлерның «атып үтерү» исемлегенә кертелгән шәхес, гомумән, 86 орден һәм медаль иясе Даян Баян улы Мурзин бюстлары да бар. Болар – Россия һәм дә элеккеге Советлар Союзы территориясендә аның хөрмәтенә беренче булып урнаштырылган бюстлар. Дөрес, Даян Баян улы мондый ихтирамга үзе исән чакта ук лаек иде, әлбәттә. -
«Галимнәрнең мәшһүрләреннән иде»
Дин галиме, мәгърифәтче, имам Габденнасыйр Мөхәммәдәмин улы Мөхәммәдәминов 1816 елда Буа өязенең Татар Шорты авылында (хәзерге Чуашстан Республикасының Комсомол районы) дөньяга килә. 6-7 яшендә ятим калып, бер татар сәүдәгәре гаиләсендә тәрбияләнә. Габденнасыйр балачактан ук, авыр эштән соң, төнлә китап укырга ярата. Башлангыч дини белемне ул Тәтеш өязенең Исәк авылындагы Мөхәммәдйосыф бине Әхмәр әл-Исакый мәдрәсәсендә ала, аннан «Әнмүзәҗ», «Мифтах», «Мөхтәсәр әл-Викая» кебек китапларны өйрәнә. Шуннан соң Казан өязендәге Бәрәскә авылы мәдрәсәсендә имам Габдерәхим һәм имам Якуб бине Яхъя әл-Бәрәскәви хозурында укый. Габденнасыйр алга таба гыйлем алуын Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Бохари, Ходайбирде әл-Байсуни, Салих бин Надир әл-Хөҗанди һәм башка галимнәрдә укый, ислам фәннәре һәм тасавуф буенча тирән белемнәр ала. Габденнасыйр хәзрәт унике елдан соң туган ягына әйләнеп кайта. -
Арчада борынгы «Казан җөе» серләренә өйрәтәчәкләр
«Казан җөе» – икенче төрле аны «читек җөе» дә диләр – бары тик татар халкына гына хас, башка бер генә халыкта да очрамаучы уникаль техника. -
Ирек Закиров: «Онытылган шәхесләребезнең мирасын барлау – изге бурычыбыз»
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Татагропромстрой»ның генераль директоры, «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Мөнир улы Закиров -
Яңа Тинчәле авылы мәчетләре тарихы
Татарстанның Тау ягы районнары исәбенә кергән Буа районы авылларыннан берсе – Яңа Тинчәле авылы турында тарихи чыганакларда беренче мәгълүматлар 1686 елдан билгеле. Төбәк тарихы белән кызыксынучылар мөрәҗәгать итәрлек ышанычлы чыганак сакланып калган булуы авыл халкы өчен генә түгел, тарих фәне өчен дә зур уңыш. -
Буа районының кулъязма мирасы
Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә фәннең төрле өлкәләрен колачлаган милли мирасыбыз саклана. Бу чыганаклар, татар язма мәдәниятен өйрәнү белән беррәттән, аерым төбәк тарихларын тикшерергә, барларга мөмкинлек бирә. Китапханә фондында Буа җирлеге белән бәйле кулъязмалар да шактый күп.
