Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә.