Алтын Урда хатын-кызлары (Ибне Баттута язмалары буенча)
Урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендә хатын-кызга карата хөрмәт-ихтирам шактый зур булган. Көнчыгыш һәм көнбатыш елъязмачылары да, сәяхәтчеләре дә, аерым бер кызыксыну күрсәтеп, бу хәлнең дөреслеккә туры килүен раслыйлар. Урта гасыр төрки-татар дәүләтләре белән идарә итүдә катнашкан Тайдула, Гәүһәршад, Сөембикә һәм Нурсолтан кебек күренекле хатын-кызларның исемнәре билгеле. Аларның кайберләре турында фәнни-популяр китаплар яисә әдәби әсәрләр дә язылган.
«Ирен ошбу хатынның хезмәтчеләреннән берсе, дип уйлар иде»
Алтын Урда хатын-кызлары хакында гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута да байтак мәгълүмат теркәп калдырган. (Аның «Төрле шәһәрләр һәм сәфәрләрдә гаҗәеп хәлләргә шаһит булучыларга бүләк» исемле сәяхәтнамәләр җыелмасы бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.) Ул Алтын Урдага 1334 елда сәяхәт кылган. Юлда иң элек сәүдәгәр хатыннарын очраткан: «Аларның берсе ат җигелгән арбада иде; аның алдында өч-дүрт кыз булып, алар аның күлмәк итәген күтәреп баралар иде. Башында – «богтак», ягъни асылташлар белән бизәлгән бүрек, өстендә – тавис каурыйлары иде. Арбаның тәрәзәләре ачык, хатынның йөзе капланмаган иде; чөнки төркиләрнең хатын-кызлары йөзен яшерми. Бай хатыннарның кайберләре, хезмәтчеләрен дә ияртеп, халыкка сату өчен сарык яисә сөт тә алып бара. Хатыны белән бергә кайчакта ире дә юлга чыга; әгәр аны (ирне) кем дә күрә калса, һичшиксез, аны ошбу хатынның хезмәтчеләреннән берсе, дип уйлар иде. Аның өстендә сарык тиресеннән тегелгән туннан башка кием булмас, башында да алар «кула» дип атаган бүрек кенә булыр».
Итәген утызлап кыз күтәргән...
Ибне Баттута Алтын Урда элитасы булган әмирләрнең хатыннарын да күргән һәм алар хакында болай дип язып калдырган: «...Мин аларны беренче мәртәбә Кырымнан китешли күрдем; әмир Салтыйның хатынын очраттым. Арбасы матур зәңгәр постау белән тышланган; тәрәзәләре һәм ишекләре ачык; аның каршысында дүрт кыз, өс-башлары гаҗәеп матур. Аның артыннан тагын берничә арба бара, аларда әмир хатынының хезмәтче кызлары урнашкан. Әмир килеп җитүгә хатын арбадан җиргә төште; аның белән бергә аның итәген күтәргән утызлап кыз да төште. Аның күлмәгенә элмәкләр тегелгән иде; һәрбер кыз шул элмәкләрдән тотып, күлмәкне җиргә тидермәскә тырышып барды; хатын исә акрын гына... ире хозурына юнәлде. Икесе кара-каршы баскач, әмир аңа баш иде һәм үз янына утыртты; кызлар хатынны сырып алдылар. Аларга кымыз китерделәр. Хатын касәгә кымыз салды һәм, әмир каршысына чүгә төшеп, кымыз салынган касәне әмиргә сузды. Ул эчте. Шуннан соң хатын кымыз салынган касәне әмирнең энесенә тәкъдим итте».
Тайдула тәхеткә менеп утырганнан соң гына хан тәхеткә утыра
Ибне Баттута китабының аерым бүлекләрен Үзбәк ханның хатыннарына һәм кызына багышлаган. Ханның беренче хатыны Тайдула хакында ул мондый хәбәр теркәгән: «Бу – патшабикә һәм аның иң хөрмәтле хатыны. Хан, аны каршы алыр өчен, чатыр ишеге төбенә килде, аны сәламләде һәм кулыннан тотып алды; Тайдула тәхеткә менеп утырганнан соң гына хан тәхеттәге үз урынына утырды. Бу эш барча кешеләрнең күз алдында булды».
Хатын-кызлар йөзне капламаган, игелек кылганнар...
Төрки халыкларның күпчелек хатын-кызлары кебек, Үзбәк ханның хатыннары да ир-ат алдында йөзен капламаган. Гарәп кешесе өчен мондый хәл сәер булып тоелганга, Ибне Баттута да, башка сәяхәтчеләр дә әлеге «гадәт»кә һәрдаим игътибар иткән.
Алтын Урда хатыннары үзләренең мәрхәмәтлелеге, юмартлыгы белән аерылып торганнар: мәчетләр төзеткәннәр, юлчыларны һәм дәрвишләрне туендырганнар. Ибне Баттута да шул хакта искәрткән: «Бу илнең халкы бик юмарт, алар зур бүләкләр өләшүчән. Хатын-кызлар игелекле эшләрне аерата күп башкара».
«Хатыннарының һәркайсы миңа көмеш әйберләр бирде»
Үзбәк хан саубуллашкан вакытта Ибне Баттутага шактый бүләкләр тапшырган: «Ул миңа 1500 динар, халат һәм бик күп ат һәдия итте. Хатыннарының һәркайсы миңа көмеш әйберләр бирде (үзләре бу кыйммәтле кисәкләрне «саум» дип атыйлар). Барысыннан да күбрәк мине хан кызы бүләкләде: киендерде, затлы атка атландырды. Мин бик күп атларга, кием-салымга, тиен һәм кеш мехларына ия булдым».
Ибне Баттута Хәрәзем җирләрендә дә зур хөрмәт күргән: «Хәрәзем казыеның Җидҗә исемле хатыны миңа 100 динар көмеш җибәрде; аның апасы, әмирнең хатыны Түрәбәк миңа багышлап мәҗлес корды; анда фәкыйһләрне һәм шәһәрнең иң мәшһүр затларын җыйды. Ул миңа бер тун белән бер ат та юллады. Бу – иң яхшы һәм иң игелекле хатын-кызларның берсе, Аллаһ Тәгалә аны рәхим-шәфкатеннән аермасын!»
Хан хатыннары илчеләрне дә кабул иткән
Ханнарның хатыннары төрле рәсми тантаналарда да катнашкан. Ирләре белән бергә алар чит дәүләт илчеләрен каршы алган; хаким авырып китсә, илчеләрне үзләре генә дә кабул иткән. Бервакыт илчеләр Туктай ханның (1291-1312) Курна дип аталган ыстанына килгәннәр. Әмма Туктай хан хасталап киткән, илчеләрне кабул итә алмаган. Шул сәбәпле, илчеләр ханның хатыннары янына кергәннәр, бүләкләрен аларга тапшырганнар. Озакламый Туктай хан вафат булган. Юл чыгымнарын каплар өчен, хатыннар илчеләргә 30000 дирһәм чамасы акча бүлеп биргәннәр.
***
Алтын Урда таркалганнан соң да татар ханлыкларында хатын-кызлар мөһим урын тотуны, эчке һәм тышкы сәясәтне коруда хәлиткеч роль уйнауны дәвам иткәннәр.
«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.9-11.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА