Ләбиб Лерон автор яңалыклары
-
Дөньяда сүзем калыр (Туфан Миңнуллин)
Туфан Миңнуллин (25.08.1935-02.05.2012) -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән (Әхәт Атнашев, Фоат Сәйфелмөлеков)
1944 елның августында төрмәдә тоткыннар (ягьни кормашчы-җәлилчеләр) янында булып, аларны Коръән тоттырып бәхилләштергән Усман мулланың 1945 елның язында (1943-1945 нче елларда «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе Шәфи Алмасның ярдәмчесе булып торган Әнвәр Галимгә) сөйләгән хатирәләрендә, исеме әйтелмәсә дә, Әхәт Атнашев та телгә алына. -
«Зөбәрҗәт» җыры
Заманында әлеге җырны Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылы кызы Әлфия Галимова бик матур итеп җырлый торган булган. -
Сез һаман бергә икән җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Габдулла Тукай -
Шаян мирас. №5, 2025
Иң кызык кешеләрнең берсе Шакир Мәҗитов иде. Үзе артист, үзе композитор, үзе драматург. Үзе өлкән кеше булса да, мине ни өчендер якын күрде. «Шофер» дигән әзер көенә миннән сүзләр яздыртты. «Таныш моңнар» радиопостановкасына музыка язып, поэманың халыкка таралуына булышты. Бик ярлы яшәвенә карамастан, бик шаян, оптимист кеше иде. -
«Сабан туе»
Сабан туе – хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе. -
«Люция»
Чулпан йолдызына тиңләр идем, Тиң йолдызлар күктә юк сиңа! Ә мин тиңлим яшьлек йолдызына Кара күзем, дустым, Люция. -
«Күбәләгем»
Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? -
«Сарман»
Сандугачлар кунып кайда сайрый, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Куян авылында – Гайнан Кормашның туган җирендә
Куян. Мондый исем йөрткән авыл Россиядә берничә икән: Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарында, Башкортстанда (икәү), Пермь (Пермь крае) һәм Марий Иленең Бәрәңге районында. -
«Юллар» җыры
Юллар (Әхмәт Ерикәй сүзләре, Ләбиб Айтуганов көе) -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мәләвездә – Фуат Булатовның туган җирендә
Без – дүрт сәфәрдәш (Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Ләбиб Лерон), кичке эңгер-меңгердән соң, Миякәдән Эстәрлебаштагы Турмай авылына килдек. Каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлев йортында кунак булып, икенче көнне (2024 елның 25 июле) таң белән Мәләвезгә – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовны дөньяга иңдергән калага юл тоттык. -
Кем ул – Шакир Мөхәммәдев яки Әдипнең кабере ни хәлдә?
Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. -
Сарман әдипләре
Мәдәният сараенда – Илһам Шакиров концерты. Сәхнәдә «Кара урман» агыла... «Әниемә хат» яңгырый... «Көзге ачы җилләрдә» уйнап ала. «Уел» башлануга, күпләрнең күзләренә кайнар яшь килеп бөялә, һәрбер җыр йөрәкләрне милләт белән, учакта җемелдәшеп яткан күмер чаткылары белән тоташтыра. Залда басып торучылар да күп: ишек-тәрәзәләргә кешеләр килеп бөялгән, җырчыны сәхнәгә кат-кат чакыралар. Берәүнең дә бу кичтән аерыласы, бәхет диңгезеннән чыгасы килми, зал берләшә... -
«Олы юлның тузаны» җыры
Бу җыр Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов, Габделфәт Сафин, Мөнир Якупов, Мирсәет Сөнгатуллин, Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев, Нәфисә Василова, Гөлнара Исмаева, Нәзифә Кадыйрова, Айгөл Сагынбаева, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Сәрвәров, Винарис Ильегет һ.б. репертуарларында бар.
