Сәнгати мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
СӘНГАТЬТӘ ДӘ ТӘРТИП КИРӘК
90 еллык тарихка ия Татарстан Рәссамнар берлеге бүген «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының бүлеге булып тора. Төбәк оешмасының эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм истәлекле тарихи вакыйгага әзерлек турында берлек идарәсе рәисе, Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов белән сөйләштек. Ул РФ Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген 2024 елдан җитәкли. -
Татар мифологиясе – үзе бер дөнья
Үз картиналарында риваятьләргә мөрәҗәгать иткән рәссамнар шактый, аларның хезмәтләре күбебезгә кечкенәдән үк таныш. Вакытлар үтү белән татар әкиятләренә дә игътибар артты һәм хәзерге заман рәссамнары милләтебезнең риваятьләренә яңача карап, халкыбыз сәнгатенә тиң алымнар белән иҗат итә башлады. Чирмешән үзәгендә яшәгән, балаларга 20 елдан артык рәсем сәнгате нечкәлекләрен төшендерүче рәссам Фәйзелхак Вилданов та иҗаты белән бу юнәлешкә яңа сулыш бирде. Аның белән татар риваятьләренә бәйле иҗаты, тормыш юлы һәм сәнгать мәктәбендәге хезмәте турында сөйләштек. -
ҺӘР ХЕЗМӘТЕ – ЧЫН СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ
Әгерҗе шәһәрендә рекордлар китабына кертерлек Радик Ибрашев гомер кичерә. Яраткан эше – чүп-чардан картиналар иҗат итү. Бүген зур күләмле шундый картиналардан республикабызның төрле шәһәрләрендә күргәзмәләр оештыра ул. -
Тормыш – кемгә уен, кемгә йөк...
Мансур Гыйләҗев «Бурлак» әсәренә бер караш. -
Арча кантоныннан халык җырлары
Әхмәт Бикчәнтәев бу җырларны хәзерге Арча районының Яңа Кишет һәм Әтнә районының Олы Мәңгәр авыллары халкыннан 1920 нче еллар азагында язып алган. Кулъязма Казан университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондында «320 т» шифры белән саклана. -
Дәртле «гыйшык җырлары»
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган җырларны Татарстанның Буа районындагы Яңа Шәйморза авылыннан Йосыф Әсәдуллин җыеп алган һәм 18 битле дәфтәр итеп төпләгән. -
Физика белән лирика кушылса...
Яшь Кулибиннар кайда тәрбияләнә, дип сорасагыз, Иске Чүпрәле районының беренче санлы мәктәбендә, дип җавап бирер күпләр, чөнки биредә физикага гашыйк Шамил Хасиятулла улы Таҗетдинов укыта. Туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне исә бик тырышып яшь күңелләргә кайда иңдерәләр, дип сорасагыз, шулай ук Иске Чүпрәле мәктәбен әйтерләр, чөнки анда татар теле һәм әдәбият дәресләрен Миңзифа Абдулла кызы Таҗетдинова алып бара. Бүген бу матур гаилә белән укучыбызны якыннанрак таныштырмакчыбыз. -
ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА ЭНЕРГИЯНЕ АГАЧЛАРДАН АЛА
Бүген сезне Казанда яшәп иҗат итүче татар җанлы дизайнер Лилия Газинур кызы Гәрәева белән таныштырырбыз. Күптән түгел без аның остаханәсендә булып кайттык. Аның кулы тигән милли әйберләр, чын мәгънәсендә, күз явын алырлык. -
«Зөбәрҗәт» җыры
Заманында әлеге җырны Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылы кызы Әлфия Галимова бик матур итеп җырлый торган булган. -
Дала рухлы рәссам
Без ат образының сәнгати интерпретациясен нинди генә формаларда күрмибез! Ул – динамика, грация, көч, хөрлек символы да, стильләштерелгән сурәт тә, халыкларның генетик хәтерендәге бер билге дә... -
Матурлыкмы, миһербанлыкмы кыйммәтрәк
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының бу сезонда соңгы премьерасы барыбызга да кечкенәдән таныш бертуган Гриммнарның «Белоснежка и семь гномов» әкияте буенча куелган. Әкияте иске булса да, аңа салынган мәгънә беркайчан искермәячәк. Кешегә кое казыма, үзең егылып төшүең бар. Яхшылык явызлыкны иртәме-соңмы барыбер җиңәчәк. Усал патшабикә, көнләшүенә чыдый алмыйча, үги кызын урманга бүреләр янына озатса да, Белоснежка гномнар йортында сыену табып исән кала, үги анасы исә үз ачуыннан котырып үлә. -
Миңгәрдә – симпозиум – плэнер
Ошбу елның май ахырында Миңгәрдә (Саба районы) рәссамнарның һәм сынчыларның III Төбәкара симпозиум-пленэрның йомгаклау чарасы булып узды. -
Җиңү көнен якынайткан рәсемнәр
Бөек Ватан сугышы башланган көн килеп җитте. Җиңүнең бәясе бервакытта да истән чыкканы юк. Май, июнь айларында исә бу хакта аерата нык уйландыра. Республикабызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше гаять зур. «Уйлап кына карагыз: Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаныбызга җитмештән артык предприятие эвакуацияләнә. Алар бик кыска вакыт эчендә торгызылып, фронт өчен продукция җитештерү җайга салына. Казаныбыз заводында һәр тәүлек саен 12 самолет станоктан чыга. Утыздан артык госпиталь яралыларны кабул итә. -
Изге сурәт сәнгате
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин. Ул өч елга бер тапкыр шулай зурлап оештырыла. Быел анда Казан, Чаллы, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан егермедән артык рәссам катнаша. Күргәзмәдә нинди генә өслүбтә иҗат ителгән сәнгать әсәрләре юк! -
Сез һаман бергә икән җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Габдулла Тукай
