Журнал «Безнең мирас»

«Галимнәрнең мәшһүрләреннән иде»

Дин галиме, мәгърифәтче, имам Габденнасыйр Мөхәммәдәмин улы Мөхәммәдәминов 1816 елда Буа өязенең Татар Шорты авылында (хәзерге Чуашстан Республикасының Комсомол районы) дөньяга килә. 6-7 яшендә ятим калып, бер татар сәүдәгәре гаиләсендә тәрбияләнә. Габденнасыйр балачактан ук, авыр эштән соң, төнлә китап укырга ярата. Башлангыч дини белемне ул Тәтеш өязенең Исәк авылындагы Мөхәммәдйосыф бине Әхмәр әл-Исакый мәдрәсәсендә ала, аннан «Әнмүзәҗ», «Мифтах», «Мөхтәсәр әл-Викая» кебек китапларны өйрәнә. Шуннан соң Казан өязендәге Бәрәскә авылы мәдрәсәсендә имам Габдерәхим һәм имам Якуб бине Яхъя әл-Бәрәскәви хозурында укый. Габденнасыйр алга таба гыйлем алуын Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда Габделмөэмин бине Үзбәк әл-Бохари, Ходайбирде әл-Байсуни, Салих бин Надир әл-Хөҗанди һәм башка галимнәрдә укый, ислам фәннәре һәм тасавуф буенча тирән белемнәр ала. Габденнасыйр хәзрәт унике елдан соң туган ягына әйләнеп кайта.

1852 елның апрелендә Буа мәдрәсәсе җитәкчесе күренекле дин галиме, ишан Габделвахид бине Габдерахман бине Кулыйәл-Буавыйның (1808-1852) вафатыннан соң, аның урынына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп сайлана. Габденнасыйр хәзрәт 34 ел буе халыкка гыйлем тарата, әхлакый тәрбия бирә, күркәм шәхесләр, имамнар әзерләп чыгаруга зур көч куя. XIX гасырның икенче яртысында, киңкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Буа мәдрәсәсе Сембер губернасының иң зур дини уку йортына әйләнә.

Танылган шәкертләре: Сәйфулла бине Галимбәк әл-Әҗеви, Шакир бине Габделҗәббар әл-Буави, Шиһабеддин бине Хәсән әс-Самари, Сәлахеддин бине Сахибзадә әл-Әнкәби һәм башкалар.

Габденнасыйр хәзрәтнең гаиләсе дә шактый ишле була: ул хатыны белән җиде кыз һәм ике ул үстерә. Гыйннатулла исемле улы зур гыйлем вә хикмәт иясе булып Буаның мәчет-мәдрәсәсендә әтисе белән имам булып хезмәт итә. Зөһрә исемле кызы – татар халкының иң мәшһүр галиме Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренә, Илһаҗир исемле икенче кызы дин галиме Нургали Хәсәновта кияүгә чыга.

Шиһабетдин Мәрҗани аның хакында болай ди: «Халык белән аралашуы аз иде, дан һәм кадер-хөрмәт күрү белән гомер кичерде. Әйләнә-тирәдә булган галимнәрнең мәшһүрләреннән иде».

Хөрмәтле Ризаэддин Фәхреддин Казый Борһанеддинның сүзләрен китереп «Асар»да болай яза: «Габденнасыр әл-Буави тирән фикерле һәм Аллаһыдан курыкучы кеше иде. Ярлылык белән укып, ул үз тырышлыгы илә кирәкле кыйммәтле гыйлемнәрне ала. Шиһабетдин Мәрҗани белән икесе хәтме сөлүк итсәләр дә [ишан булсалар да], икесе дә гомерләрен мөридләр тәрбияләүгә түгел, ә белемнәрне таратуга һәм укытуга багышлый».

Ризаэддин Фәхреддин бик күп могтабәр затлардан ишеткәннәрен дә китерә: «Габденнасыйр хәзрәтләре мал җыю тугрысында мөдәррис вә шәехләр гадәтләренә иярмәде. Дөньяга игътибар итмәде, кулына байлык кергән кадәр сарыф ителәнәчәк урынга куллана иде. Вафат вакытында бөтен акчасы бер йөз сумдан артык булмады.Суфый вә заһид, күркәм холыклы, тел афәте булып саналган нәрсәләрдән мөмкин кадәр сакланучан иде. Теле берлә дә, язуы берлә дә дөньяда бер кешенең дә хәтерен калдырмаган. Бөтен эше шәкерд укыту, әһәмиятле файдалы гыйлем бирү вә күркәм холык шәхесләр җитештерү иде».

***

Габденнасыйр хәзрәт 1886 елның 29 мартында 70 яшендә вафат була. Аның җеназасын танылган дин галиме Фәхреддин ишан Мостаев укый. Җәсәде Буа шәһәренең иске татар зиратына җирләнә.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.68-71.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру