Журнал «Безнең мирас»

Пеласклар кемнәр иде? (Дәвамы)

Италиянең борынгы тарихын аңлы рәвештә бутаган тарихчы Дионис Галикарнаслы (юнанлы) Рим шәһәрендә, император Август сараенда яшәп, Рим тарихын өйрәнә. Ул Гаисә пәйгамбәрнең (г.с.нең) тууына (Раштуага) бер-ике ел кала «Рим борынгылыгы» исемле хезмәтен бастыра (б.э.к. 7 ел. – Ред.). Хезмәтнең исемен «Рим тарихының борынгы чоры» дип аңларга кирәк. Тарихи чынбарлыктан читләшеп, сәяси фикерләрне алга сөргән бу хезмәт хәтта бүген дә кайбер тарихчыларны үз йогынтысы астында калдыра һәм кайбер ялган фикерләрнең таралуына китерә.

Дионисның төп максаты – императорның илтифатын яулау һәм аның мәрхәмәтеннән файдалануны дәвам итү. Император Август исә Римның куәте һәм бөеклеге фикерен алга сөрергә омтыла. Аның иң бөек сәяси максаты да Рим хакимлеге астында булган милләтләрне эретү, латинлаштыру була. Бу милләтләр арасында, ул аеруча, шанлы тарихка ия юнаннар белән этрускларның милли горурлыгын бетерү теләге белән яна. Римның үзенең алга киткән мәдәнияте өчен шушы ике милләткә бурычлы булуы Августны бик борчыган. (Этруск шәһәрчек-дәүләтләре Август вакытында «төбәк» дип атала башлый һәм Римның административ кысаларына кертелә.)

Император Августка ярар өчен Рим һәм Италия кабиләләренең тарихын этруск һәм юнаннардан бөегрәк, шанлырак итеп күрсәтергә кирәк була. Дионис бу максатка ике юл белән ирешә алачагына ышанган:

  1. этрускларны Италиянең җирле халкы дип раслап, аларны латиннарның якын туганы дип күрсәтеп;
  2. Юнанстандагы хаким римнар һәм алар хөкеме астында калган юнаннарның ата-бабалары бер үк халык – пеласклар булуын раслап.

Күп кенә тарихчылар ике мең ел дәвамында Дионис Галикарнаслының патшага ошарга тырышу нияте белән язылган дәлилләренә ышаналар. Аларның бер өлеше, үзләренә бу фикер файдалы булганга, үзләрен ышанган кебек күрсәтәләр. Әмма, аерым алганда, англо-саксон язучылары арасында Дионисның ихлас түгеллеген сизүчеләр дә була. Лондон университетының борынгы тарих фәне профессоры, борынгы Рим тарихы белгече Х.Х.Скаллардның ошбу юлларын мисал итеп китерергә мөмкин: «Пеласкларның Италия мәркәзен яулап алуларына бәйле фикерләр Дионис Галикарнаслы өчен зур каршылык тудыра иде. Бер яктан, этрускларны җирле һәм пеласкларны юнанлы дип ышанганга (безнеңчә, ышанудан бигрәк ышандырырга тырышканга. – А.А), ул этрусклар белән пеласкларның бер үк милләт булуын инкарь итәргә мәҗбүр кала. Икенче яктан, пеласкларның куәтен киметеп күрсәтү дә максатына туры килми иде. Сәбәбе шул: Римның үткәне хакында хезмәт язуның максаты Рим дәүләтенең варвар («юнанныкы түгел» мәгънәсендә. – Ред.) дәүләт түгеллеген, аның иң баштан ук юнан дәүләте булуын күрсәтү була. Ул Римның борынгы халкы кебек «борынгы һәм юнанлы бер милләтне дөньяда табу мөмкин түгел» дигән фикерне алга сөрә... Шулай итеп Дионисның этрускларны «җирле кавем» диюе турында әле ничек тә фикер йөртергә мөмкин булса да, һәрхәлдә пеласклар хакындагы хикәяләре бу дәлилләрне ышандырырлык дәрәҗәдә расламый...» (Скаллард Х.Х. Этруск шәһәрләре һәм Рим. – Лондон, 1967. – Б.37-38).

«Америка энциклопедиясе»нең «Пеласклар» өлешен язган белгеч тә Дионис Галикарнаслының хезмәте нигезендә фәнни тикшеренү түгел, ә сәяси фикер ятуын аңлый. Энциклопедиядә болай диелә: «Аның төп максаты юнаннарга Римның хакимиятен һәм аңа буйсынуны яхшы яктан күрсәтү һәм Юнанстанны яулап алучыларны яхшы кешеләр дип исбатлау» (1970 елгы басма. Т.21. – Б.482). Бу өлешчә Дионис Галикарнаслы (аның юнанлы булуын югарыда әйткән идек. – Ред.) үз халкының хисләренә хыянәт итүдән дә кыенсынмаган дигән фикер туа. Менә нинди кеше булган ул.

Шуңа да карамастан, һәр юлын шәхси файдасы өчен язган хезмәтендә бу кеше, үзе дә аңлмастан, безнең тикшеренү эшен куәтләндереп, бер чынбарлыкны әйтеп салган. Гадәттә, этрускология хезмәтләрендә Һеродоттан бер өзек еш китерелә. Бу өзектә Лидия (Кече Азиянең борынгы иле. – Ред.) патшасының Тирренос исемле улының илнең ярты халкы белән нинди шартлар нәтиҗәсендә Италиягә күчеп китүе тасвирлана. Дионис Галикарнаслы, этрусклар җирле халык булган дип раслаганга, Һеродотның бу сүзләрен кабул итә алмый. Ялагай тарихчы, моны кире кагар өчен, Һородот телгә алган лидияләр чоры белән үз чоры арасында 1300 ел узганын исәпкә алмыйча, үз заманының лидияләр теле белән этрускларның телен чагыштырырга алына. Һәм болай ди: «Этрусклар теле лидияләрнең теленә караганда ныграк пеласклар теленә охшаган» (Галикарнаслы Д. Рим борынгылыгы. – Франсуа де Жуайез тәрҗемәсе. – Париж, 1722. – Б.30). Безгә нәкъ шушы сүзләр кирәк тә иде.

* * *

Бу мәкаләнең исемен «Пеласклар кемнәр иде?» дип атадык. Чыннан да, юнаннар этрусклар белән бутаган пеласклар кем булган соң? Аларның этник чыгышы нинди? Алар нинди ыруга караган? Борынгы тарихчыларның хезмәтләре ярдәмендә мәгълүматны гомумиләштерик:

1) пеласк теле юнанчага охшамаган тел;

2) пеласклар Юнанстанга төньяктан киләләр;

3) күчмә халык булалар;

4) утрак тормыш алып барган вакытта иң яраткан шөгыльләре төзелеш, шәһәрләр кору була.

Пеласкларның этник чыгышын билгеләү өчен без шушы дүрт шартка туры килгән милләтне табарга тиеш. Бу дүрт шартны кабат карап чыгыйк.

1. Пеласкларның теле юнанчага охшамаган башка тел була. Борынгы галимнәрнең шушы фикеренә кушылып, бүгенге лингвистлар пеласкчаның һинд-европа теле түгеллеген дә әйтәләр. Билгеле булганча, галимнәр бик борынгы пеласк текстын кулга төшерә. 1885 елда Афинадагы Француз мәктәбе (институты) тырышлыгы белән Лемнос утравындагы Каминия авылы тирәсендә бер стела табыла. Аның өстендә рельефлы сурәт белән, этрускологлар сүзләренчә, этрускчага бик охшаш телдә язу да була. Алай гына да түгел, бу язуның б.э.к. VII гасырга каравын билгелиләр. Бу чорда Лемнос утравы пеласклар кулында була. Утрауны юнаннар б.э.к. 510 елда гына ала.

Лемноста табылган пеласк язмалары турында бөек этрусколог Реймон Блок: «...Анда морфологик һәм лексикографик яктан этрускчага бик якын сыйфатлар бар. Язуда укылган сүзләрнең азагына ялганган кушымчалар, сүз төзелеше һәм хәтта кайбер гыйбарәләр дә без белгән этруск текстларында да очрый» – дип яза (Реймон Б. Этрусклар. – Париж, 1968. – Б.17). Шуны да әйтергә кирәк: этруск теле Европа телләре кебек флектив тел түгел (тасрифи), ә агглютинатив (илтисаки) һәм авазларның охшашланып килүе (сингарманизм) законына буйсынган тел (Реймон Б. Этрусклар. – Лондон, 1965. – Б.75; Паллоттино М. Этрускология. – Милан, 1942. – Б.391). Агглютинативлык һәм авазлар гармониясе – Урал-Алтай телләренә хас сыйфатлар.

Шулай итеп, пеласкларның кемлеген аңлар өчен әлеге телләрнең берсен тикшереп карыйк. Әлеге телләрдә сөйләшә торган милләтләр арасында сайлау чикле: тунгус һәм самодиләрне читтә калдырсак, венгрлар, финнар, монголлар һәм төркиләр бар. Бу милләтләр арасында лингвистик һәм башка шартларга туры килгән милләт – төрекләр. Агглютинатив тел буларак, Урал-Алтай телләрендә, тамыр тотрыклы булып, кушымча тамырга ялганып килә.

Төрекчәдә: Göz (күз), Göz-ler (күз-ләр), Gel-mek (кил-ергә), Gel-dim (кил-дем).

Этрускчада: Монда этрускологлар тарафыннан еш искә алынган бер мисалны –«Tarkhanalthi» сүзен китерик. Бу сүз «Тарквиниядә» дигәнне аңлата. «Tarkhanal» – Этруриянең мәркәз шәһәре Тарквиниянең этрускчасы, «-thi» кушымчасы төрекчәдә -de/-te/-da/-ta урын-вакыт килешенең кушымчасын белдерә (Реймон Б. Этрусклар. – Б.59; Паллотино М. Этрускология. – Б.403).

2. Пеласклар кебек үк, төрекләр дә Урта диңгезгә төньяктан күченеп килгән һәм бер генә мәртәбә дә түгел, тарихта күп мәртәбәләр төрле исемнәр астында килгән милләт алар.

3. Төрекләр тарихта һәрвакыт бер җирдән икенче җиргә күченеп яшәгәннәр. Хәтта бүген дә Үзәк Азиядә дә, Анатолиядә дә сезонлы күчмә тормышны чит итмиләр, ягъни җәен җәйләүләргә, яссы тауларга чыгалар.

4. Төрекләрнең төзүчелек эшен ярата торган милләт икәнен дәлилләр өчен, Византияне төрле архитектура корылмалары белән бизәүләрен искә төшерү тә җитә. Йә булмаса, бөтен Анатолия һәм хәтта Якын Көнчыгышның төрек архитектура һәйкәлләре генә дә ни тора!.. Якын Көнчыгыш башкалаларында сәяхәт иткән туристлар сүземнең мәгънәсен бик яхшы аңлар.

Шулай итеп, тарихи һәм лингвистик фактлар белән берлектә, мантыйклы фикерләү дә ошбу нәтиҗәгә китерә: пеласклар прототөрки булган һәм алар башка бер милләт була да алмый!

Көнбатышлылар өчен бу нәтиҗә күңелсез парадокс булып тоелырга мөмкин. Моны үз тәҗрибәмә нигезләнеп күрсәтергә телим: 1971 елда минем француз телендә «Этрусклар төрки идеме?» исемле китабым чыккач, аны бик хөрмәтле этрусколог Кристофер Хэмптонга җибәрдем. Хэмптон үзенең озын һәм матур хатында болай дип белдергән иде: «Күбебез тюркиләрне Ислам һәм Мөхәммәдтән (с.г.в.) соңгы Анатолия тарихының кысаларында гына өйрәнәбез. Ә Сезнең хезмәтегез аларның ерак бабалары хакында».

Әлеге юллар көнбатыш зыялыларының гына түгел, хәтта галимнәрнең дә исламга кадәрге төркиләр турында бик аз белүләренә дәлил булып тора. Шуңа күрә минем пеласкларны прототөрки дип тануыма көлемсерәп караган укучыны дөнья тарихын өйрәнергә чакырам. Төркиләр яки прототөркиләр пеласклар тарихына кадәрге чорда Юнанстанга басып керү белән генә чикләнмәгәннәр, алар моны күп тапкырлар соңгырак чорларда да кабатлаганнар.

Төрекләрнең, Юнанстанны Госманлы империясе исеме астында яулап алып, XV-XIX гасырлар аралыгында 400 ел дәвамында идарә итүләрен исәпкә алмаган очракта да, аннан да элгәре башка исемнәр белән йөртелгән бүгенге төркиләрнең бабалары һуннар, аварлар, кыпчак һәм бәҗәнәкләрнең Юнанстанның төньягын яулап алуын онытырга мөмкинме?!

Физик-географик яссылыктан караганда, Җир шарының, ягъни тауларның, үзәннәрнең төзелеше, соңгы дүрт-биш мең ел эчендә әллә ни үзгәреш кичермәгәнлектән, ә төрекләрнең холкы һәм аларны Үзәк Азиядән алып чыккан климатка бәйле сәбәпләр һәрвакыт бертөрле булганлыктан, төрки кабиләләр яки гаскәрләр гасырлар дәвамында кабат-кабат Юнанстанның төньягына дулкын-дулкын булып килеп керәләр. Шул ук сәбәпләр шундый ук нәтиҗәләргә китергән: тарих шулай кабатланган.

Каспий диңгезе тирәсендә яшәгән яисә шуннан күчкән һуннар, аварлар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр һәрвакыт бер үк юлдан барганнар һәм Юнанстанның төньягына, ягъни Фракия һәм Македониягә килеп җирләшкәннәр. Македонияне борынгы юнаннар Пеласгония, ягъни пеласклар өлкәсе дип атаганнар.

* * *

Пеласклар Юнанстанны кайчан басып алганнар? «Зур Ларусс энциклопедиясе»ндә (1960-1964) б.э.к. 3000 нче елларда булган дип белдерелә. Моның белән азмы-күпме килешәбез. (Аларның Урта Азиядән Анау (Төрекмәнстан) мәдәнияте элементларын китерүләре шөбһәсез). Пеласклар, Юнанстанга юнаннардан мең елга алданрак бәреп керәләр. Юнан ярымутравы, юнаннар килгәннән соң, шахмат тактасы хәленә төшә, ягъни юнан һәм пеласк кабиләләре, аерым төркем-төркем булып, төрле җирдә янәшә урнашып яшәиләр. Бу вазгыять тарихи чорларга кадәр саклана. «Борынгы грек цивилизациясе сүзлеге»ндә моңа тәфсилле аңлатма бар. «Лариса» бүлемендә (Һомер хезмәте аша аның пеласклар шәһәре икәнен беләбез) болай диелә: «Лариса тарихи чорларда Фессалиянең төп шәһәре һәм алевадлар династиясе идарә иткән төбәкнең башкаласы була. Пиндар, Гиппократ һәм Платон кебек атаклы шәхесләр бу шәһәрдә ярым варвар кенәзләрнең кунаклары сыйфатында тукталганнар» (Methuen and Co. Ltd. London. – 1970. – Б.264).

Монда «ярым варвар» гыйбарәсенә ачыклык кертергә кирәк. «Варвар» сүзе юнанчадан «башка телдә сөйләшүче» мәгънәсендә килгәнгә, «ярым варвар» – «ана теле булган юнанчадан тыш, башка телдә сөйләшүче», шул ук вакытта «юнан телендә дә сөйләшә белүче кеше» дигәнне аңлатырга бик мөмкин.

Хәтта Платон заманында да, ягъни б.э.к. IV гасырда да әле Юнанстанда пеласклар хакимлек иткән территорияләр булган. Бу шуны аңлата: кенәзләр, ягъни бу төбәкләрнең идарәчеләре, юнан дөньясының мәдәниятен күзәтеп барганнар, басылган әдәби һәм фәнни хезмәтләрдән дә хәбәрдар булганнар. Юкса, ни өчен бу хакимнәрнең Пиндарос кебек шагыйрь, Гиппократ кебек галим, Платон кебек фәлсәфәчеләр белән якынрак танышып, аларны кунакка чакыру теләге тусын?!

Мейе һәм Коэнның «Дөнья телләре» хезмәтендәге бер җөмләдә: «Пеласк телендә б.э.к. 5 нче йөздә дә Фракия ярларында, Пропонтиданың көньягында (ягъни Мәрмәр диңгезендә), Имброс һәм Лемнос утрауларында сөйләшкәннәр», – дигән юллар бар (Париж, 1924. – Б.48). Кызганыч, бу сүзләрне пеласкларны уйлап чыгарылган милләт дип санаучы тарихчылар һәм этрускологлар игътибарга алмады!

Пеласкларның тарихи милләт булуын Афинадагы дивар, Лемноста табылган язмалар һәм күп кенә борынгы тарихчыларның хезмәтләре, шулай ук аларның төрки булуы, Рим галименең лингвистик фактлары дәлилли. Әлеге бөек галим Варрон фикеренчә, Тәпә (Tepae) сүзе пеласкчада «калкулык» дигәнне аңлата (Тейлор И. Этрускология тикшеренүләре. – Милан-Лондон, 1874. – Б.330). Төрекчәдәге кебек... Төрекчәдән «тәпә» сүзенең мәгънәсен исә барлык дөнья археологлары да белә: Алтын-тәпә, Икиз-тәпә, Кара-тәпә, Күл-тәпә...

Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе

 

[*]Мәкалә «Беллетен» журналының 1982 елгы июль санында басылган. Ул «Төркиләрнең борынгы бабалары» китабында кушымта өлешендә урын алган.

Дәвамы. Башы журналның 8 нче (2024) санында

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.4-8.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру