Журнал «Безнең мирас»

Тормышчан иҗат

Барыбыз да карап һәм тыңлап туймаслык могҗизалы әкиятләр яратабыз. Бары серле әкияти дөньяда гына төп герой барысына да җиңел генә ирешә, артык зур көч куймыйча, биек үрләр яулый. Әмма тормыш кичләрен әниләр сөйләгән әкият түгел, ул тырышлык һәм үҗәтлек сорый. Буа районының күренекле рәссам-монументалисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәт (Нигъмәтуллин) исә бу сүзләрне үз тәҗрибәсендә сынаган, теләгәненә  тырыш эшчәнлеге һәм максатчанлыгы белән ирешкән. Кыскача әйткәндә, ул үз әкиятен үзе чынга ашырган...

Шамил Нигъмәт Буа районының Килдураз авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Зөя елгасы буенда урнашкан Килдураз гади авыллардан түгел, аның 500 елдан артык тарихы бар. Әллә Зөя елгасында су кереп үскәнгәме, Килдураз кешеләренә аеруча үҗәтлек һәм максатчанлык хас, дип сөйлиләр. Өстәвенә, бу халык аеруча сәләтле һәм иҗатка тартылучан дип беләбез. Кечкенә Шамил исә һәрвакыт музыкага тартылган. Әнисе Талия һәм әтиләре Габдрахман яратып җырлаган моңлы көйләре шундый тәэсир ясаганмы аңа, әллә авыл әбиләренең үз алдына моңланып утырулары исендә калганмы? Кечкенә Шамил җырларга яраткан, еш кына авыл концертларында чыгыш ясаган. Әмма җыр сәнгате ничек кенә үзенә җәлеп итмәсен, кул барыбер пумала белән киндергә тартылган.

Әлбәттә, ул чорда авылда сәнгать түгәрәкләре, мәктәпләре юк. Сәләтле балаларның күбесе, хыялын тормышка ашыра алмыйча, талантларын күмелеп-югалып калган. Шамил Нигъмәт исә андыйлардан булмый, аның йөрәгендә максатка омтылу көче ташып тора. Ул балчыктан төрле җәнлек сыннарын әвәләргә, аннары аларны төрле төсләргә буярга керешә. Рәссамның укытучылары да бик игътибарлы булган, күрәсең, алар бик аз вакыт эчендә малайның яшерен талантын күреп алган. Бәлки шуңадыр да, аңа стена газетасын бизәргә тәкъдим иткәннәр. Укытучысының: «Менә карагыз, бу малай үскәч рәссам булачак!» – дигән сүзләре аны тагы да үсендереп җибәргән. 14 яшьлек туган көненә исә җизнәсе Шамилгә каладан майлы буяулар алып кайткан. Мондый сүзләр һәм бүләкләр белән хыял канатлары тагы да югарырак күтәрелә, шулай бит? Хыяллары ташып торган булачак рәссам, 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанга сәнгать училищесына юл тоткан.

         Кызганыч... Авыл баласы күп еллар буе сәнгать мәктәпләрендә укыган яшьтәшләре белән ярыша аламы икән? Хыялы бу юлы чынга ашмаса да, Шамил Нигъмәт күңелен төшерми һәм яңадан авылына кайтып, янәдән имтиханнарга әзерләнә башлый. Өч ел тоташ уңышсызлыкка очраса да, бирешми ул – барыбер рәссам булачагына ышана. Шамил хәтта документларын тарих университетының факультетына биреп карый, әмма бик тиз арада аның өлкәсе түгеллегенә төшенә. Укырга керү нияте барып чыкмагач, ул игътибарын практикага юнәлтә һәм, озак та үтми, Г.Камал театрына рәссам-декоратор булып эшкә урнаша. Бер ел биредә эшләгәч, азмы-күпме тәҗрибә туплагач, училище мөгаллимнәренең яшь рәссамнан нәрсә таләп итүләрен тәгаен аңлагач, ул янә имтихан бирергә килә. Ул вакытта Шамил Нигъмәтнең «Зәңгәр шәл» спектакленә ясаган декорацияләре югары бәяләнгән була инде. Ниһаять, рәссамга бәхет елмая – ул Казан сәнгать училищесына кабул ителә.

         Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул үзендә белем җитмәвен сизә һәм Мәскәүдәге В.И. Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керә. Шамил Нигъмәт әүвәл-театр сәнгате бүлегендә, аннары монументаль сынлы сәнгать бүлегендә, монументаль-декоратив нәкыш остаханәсендә шөгыльләнә, Россиянең төрле шәһәрләренә иҗади сәфәр кыла. Башкалада укыган елларында ук ул үзен монументалист рәссам буларак таныта. Мәсәлән, 1979 елда Мәскәүнең Жданов районындагы Балалар спорт сараенда темпералы рәсемнәр төшерә, Саяногорскидагы Иҗтимагый үзәк бинасында «Канатлы металл» сграффитосын иҗат итә.

         1981 елда рәссамның тормышында яңа чор башлана: ул “Зәңгәр шәл» спектаклендә танышкан сөйгән яры Рәфидә белән гаилә корып җибәрә һәм сәнгать осталыгының яңа юнәлешләрен өйрәнә башлый. Шамил Нигъмәт һәрвакыт белемгә сусап, осталыгын үстерүдән туктамый. Шуңадыр да, алган белемнәре белән генә чикләнмичә, ул СССРның халык рәссамы Харис Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсендә тәҗрибә тупларга дип килә.

Рәссамның киң колачлы, үткен зиһенле булуы, яңача фикерләү сәләтен иң абруйлы сәнгать белгечләрен дә таң калдыра торган булган. Ул эзләнүдән чикләнмәгән, иҗади сәяхәтләр ясарга кыенсынмаган һәм аларда моңарчы рәсем сәнгатендә күренмәгән асылташларга тиң образларны тудырган. Себер һәм Әлмәт нефтьчеләрен дә, Лаеш һәм Тәтеш балыкчыларын да, Буаның чөгендер игүчеләрен дә киндергә төшерергә яраткан ул. Шамил Нигъмәт аларны тулы канлы, тормыш дәрте ташып торган кешеләр итеп сурәтләгән. Авыл тормышы, бигрәк тә балачактан күңелдә калган җылы образларны аеруча якын күргән ул. Мәсәлән, бала вакытта аның белән көтүгә чыккан малай-шалайлар, борынгы әкиятләр сөйләгән ягымлы йөзле әбиләр, халык җырларын көйләп утыручы авыл картлары һәм авылны хәтерләткән башка күренешләр...

         Рәссам иҗат өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешүне һәрвакыт ихласлыкта һәм образларның тормышка якын булып сурәтләнүендә күргән. «Үзеңнең дөньяга карашың белән шул сурәтләрдәге кешеләрнең дә уй-фикерләре тәңгәл килүгә ирешү зур осталык таләп итә. Әлбәттә, картина уңышлы чыксын өчен, төсләрне дөрес сайлап, аларның нюансларын тоя белергә кирәк», – дип әйтергә яраткан ул. Ныклы ихтыяр көченә ия булган, күркәм холыклы, алтын куллы, аз cүзле, теләсә нинди эшне эшли белә торган тыйнак, булдыклы кешеләрне рәсемдәге уйлап чыгарылган образлар итеп түгел, чын, тере кешеләр итеп кабул итүнең сәбәбе алар турында рәсми мәгьлүматта күрсәтелми. Шамил Нигъмәт портрет геройларын шәхсән белә, алар белән таныш һәм шуңа күрә аларның холкын картинада тулаем сурәтли ала. Аларның күбесе – аның авылдашлары. «Әбием мәзәкләре» дигән картинадан тамашачыларга рәссамның дәү әнисе Мөсфилә ханым карап тора. «Ялгызак» картинасында исә тугыз баласын үстереп очырган һәм аларны сагынып утыручы әнисенең әнисе Рабига ханым сурәтләнгән. Килдураз авылы кешесе бу портретларга күз төшерсә, һәрберсен таныячак, үзенеке итеп кабул итәчәк. Алар – дөньяда якты эз калдырган һәм күңелдә кабалтанмас холкы белән уелып калган шәхесләр.

Шамил Нигъмәт беренче монументаль әсәрләрен Казанда иҗат итә. Казан авиация институтының 3 нче уку бинасы вестибюлендәге «Беренче очучылар» һәм «Профессор Одинцов  мәктәбе» дип исемләнгән темпералы рәсемнәр, Казандагы спорт сарае һәм Чаллыдагы кунакханә эскизлары – болар барысы да аның пумаласыннан чыккан әсәрләр. 1990 нчы елларда ул станлы нәкышь юнәлешенә игътибар итә башлый. Иҗатның нәкъ менә шул өлкәсендә татар халык сәнгатенең теле, аның полихромиясе, бизәкләре чагылыш таба.

         Шамил Нигъмәт – рәссам буларак кына түгел, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм оештыру сәләте белән дә танылган шәхес. 1984-1993 нче елларда ул Россия Сәнгать фондының Татарстан филиалында эшли, 1993-2002 нче елларда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары вазифаларын башкара. Рәссам шулай ук республика, «Зур Идел» зона күргәзмәләрендә катнаша. Ә 2001 елда аның шәхси күргәзмәсе оештырыла. Шамил Нигъмәтнең әсәрләре бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәхләт сыны сәнгать музеенда, Чабаксар шәһәренең Картиналар галереясында, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

         Без, билгеле, танылган рәссам-монументалистны оста иҗатчы, үз эшендә профессионал һәм татар сәнгате өлкәсенә зур казанышлар һәм яңалыклар алып килгән шәхес буларак беләбез. Ә гади тормышта ул нинди кеше, нәрсә белән кызыксынган? Җәмәгате Рәфидә ханымның сүзләренчә, Шамил әфәнде – ярдәмчел, мәхәббәтле, күркәм холыклы, мөлаем-ягымлы һәм балаларга мөкиббән кеше булган. Уллары Бәхтияр белән Булат дөньяга килгәч, ул аларга бишек җырларын көйләгән, укырга һәм матурлыкны күрергә өйрәткән. Эшләре ничек кенә тыгыз булмасын, Шамил Нигъмәт гаиләсенә, туганнарына һәм якыннарына вакыт таба белгән. Рәсемнән тыш, Шамил Нигъмәт табигатьне фотога төшерергә яраткан, самавыр кайнатып, еш кына якыннарын чәй табыны артына җыйган. Кыска гына гомерендә ул барлык ир-ат эшләргә тиешле нәрсәләрне чынга ашырган: йорт салган, зур үрләр яулаган менә дигән уллар тәрбияләп үстергән һәм агач-куаклы җиләк-җимеш бакчасы калдырган.

         Аяныч ки, талантлы рәссам 2004 елда бакылыйкка күчкән, әмма аның хакындагы истәлекләр, иң мөһиме – картиналары һәм иҗаты әле дә яши. Аларның һәрберсендә тормыш сурәтләнгән. Бәлкем шуңадыр да,  Шамил Нигъмәт картиналарыннан тормыш сулышы бөркелеп тора, аларда җанлылык һәм кешелекнең табигый матурлыгы чагыла.

Әңгәмәдәш – Айзилә Сабирова

 

 

Рәсем асты:

  1. Рәссам Шамил Нигъмәт
  2. «Рабига әби». Ш. Нигъмәт эше. 1980 ел
  3. «Хатыным портреты». Ш. Нигъмәт әсәре. 1982 ел
  4. «Ялгызлык». Ш. Нигъмәт. 1984 ел
  5. «Килдуразның чөгендер игүчеләре». Ш. Нигъмәт эше. 1987 ел
  6. «Килдураз хатыннары». Ш. Нигъмәт әсәре. 1984 ел
  7. «Кама байлыгы. Эскиз». Ш. Нигъмәт картинасы. 1984 ел
  8. «Булачак капитаннар». Ш. Нигъмәт әсәре. 1990 ел
  9. «Иртәгә бәйрәм». Ш. Нигъмәт эше. 1984 ел

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.106-109.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру