Журнал «Безнең мирас»

Онытылмас мизгелләр. Шәриф Хөсәенов

 Шәриф Нургали улы Хөсәенов (26.11.29-07.07.1999) – Буа районындагы Өчмунча авылында туган. Язучы, драматург, терапевт, ТАССРның атказанган табибы (1979), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).

 Казанда гына түгел, СССР халыкларының ике дистәгә якын милли театрында «Әниемнең ак күлмәге» (тәүге исеме – «Әни килде», 1968) спектакле зур уңыш белән барган заман. Бер гаилә үрнәгендә төрле социаль катлау кешеләренең яшәешен, тормыштагы чынбарлыкны заманча яңгырашлы, сәнгатьчә итеп сурәтләгән спектакльне тамашачылар бик яратып карый иде.

Казан телевидение студиясе театрлар иҗатында менә шундый мөһим вакыйга булган спектакльләргә телевизион рецензия үткәрә иде. Шул тапшырудан кайбер фотоларны тәкъдим итәм.

 

1 фото. Шәриф абый Хөсәеновның башкаларны игътибар белән тыңлаган мәле. 1970 нче еллар

 

2 фото. Спектакльдә Әни ролен башкарган Галимә Ибраһимова һәм драматург Шәриф Хөсәенов

 

3 нче фото. Сулдан-уңга: диктор Рөстәм Набиуллин, аның артында – тапшыру режиссеры Әхтәм Зарипов, Галимә Ибраһимова, Шәриф Хөсәенов, Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов.  

 

4 һәм 5 фото.

 Шәриф абый гадәти очрашуларда студиядәге тапшырулар турындагы фикерләрен җор, кинаяле сүзләр белән әйтә иде.

 

6 нчы фото.

1978 елның гыйнвар аенда, әле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры М.Горький урамында урнашкан вакытта, диплом спектаклен карарга килгәч, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенов һәм Ирек Баһманов белән күрештек.

 

7 нче фото.

Аннары шәхесләребез янына Рәшидә апа Җиһаншина килеп кушылды. Фотода аның үзе өчен үтә мөһим мәсьәләне уңай хәл иткән мәле.

 

Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләре

 

Сәхифәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениесенең элеккке дикторы

Рөстәм Нәбиуллин алып бара.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.102-103.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру