Ирек Закиров: «Онытылган шәхесләребезнең мирасын барлау – изге бурычыбыз»
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Татагропромстрой»ның генераль директоры, «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Мөнир улы Закиров
Тамырлар
Буа районының Исәк авылындагы укытучы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Нәсел-шәҗәремне унынчы буынга кадәр барладым. Әнием ягыннан Гариф бабам да дөньяви мәктәп укытучы булган кеше. Кызганыч, ул әбиемне тол, дүрт баласын – әнием Рауза, Сания, Шәүкәт һәм Суфияларны ятим калдырып, 37 яшендә бакый дөньяга күчә. Әбием бик кыю кеше була. 1920 нче елларда аның кыз туганнары, ачлыктан качып, Кыргызстанга күчеп китә. Әбием дә башта алар янына китә, ә аннары Мәскәүдә төзелештә эшли.
Әтием Мөнир дә, унбер яшендә ятим калып, Мәскәүдәге ятимнәр йортында тәрбияләнә. Ятимнәр йорты каршында гына СССР Фәннәр Академиясенең мәшһүр Физика институты була. Әтием физикадан – Нобель премиясе лауреаты, мәшһүр галим Лев Ландаудан, ә математикадан фәннәр докторы Сергей Капицадан белем ала, соңрак Мытищинск индустриаль техникумында укый. Бөек Ватан сугышында очучы-офицер була. Нацистларга әсирлеккә эләгеп, концлагерь газапларын кичеп, 1945 елның декабрендә генә туган авылына кайтып егыла. Аның хәле хәтта үз аягында кайтып җитәрлек тә булмый, туганы, чанага салып, тартып кайта. Әсирлектә булуы сәбәпле, хыянәтче дигән сүзне дә ишетергә туры килә. Төрмәгә утыртмасалар да, гел, төнлә килеп мине алып китәрләр, дип куркып яшәде ул бу елларда. Җәлилчеләр акланганнан соң гына әтиемә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде: партиягә дә алдылар, мәктәп директоры булып та эшли башлады.
Мәктәптә бик яхшы укыдым. 8 нче классны тәмамлагач, колхозда эшли башладым, малларны карау, печән чабу, утын яру кебек көндәлек мәшәкатьләр дә минем өстә иде. Мине кечкенәдән үк рус һәм чит ил әдәбиятын укырга өйрәттеләр. Бу минем рус телемне чарлады. Аннары математиканы бик ярата идем. Әтием логарифмик линейка белән эшләргә өйрәтте. Институтта башкалар арифмометр белән эшләгәндә, минем кулымда әлеге линейка булды.
Авыл халкына хезмәт итәбез
Әнинең сеңлесе Дания апаның киңәшен истә тотып, Казан төзелеш институтына укырга кердем. Уку бик җиңел барды, җәйләрен стройотрядта эшләдем. Институтны кызыл дипломга тәмамлагач, профессор Николай Александрович Пикулев җитәкчелегендә аспирантурада калдым. Шул елларда Лариса исемле Мөслим кызына өйләндем, улыбыз туды.
1977 елда Лениногорск шәһәренә күчеп киттем, шәһәр башкарма комитетының архитектура бүлегендә инженер-конструктор, берничә елдан РАЙПОда урынбасар булып эшләдем. Бу еллар авылларда эре терлекчелек комплекслары, социаль объектлар төзү вакытына туры килде.
1986 елда яңадан Казанга кайтып, Татарстан өлкә партия комитетында инструктор булып эшли башладым. 1988 елдан хәзерге көнгә чаклы «Татагропромстрой»ны җитәклим. Безнең оешма уникаль. Шуны искәртү урынлы дип уйлыйм: проекттан алып объектны тапшыруга кадәр үз көчебез белән эшлибез. Безнең җитәкчелектә авылларда агрокомплекслар, кошчылык фермалары, яшелчә саклау базлары, азык эшкәртү цехлары, мәктәпләр, башка социаль объектлар төзелеше гөрләп барды. «Татагропромстрой» заманында 115 оешманы берләштерде: 73 төзелеш-монтаж предприятиесе, 30дан артык кирпеч заводы, 3 проект институты, автохуҗалык, складлар, причал, флот, Себердә һәм Архангельскида леспромхоз. 12 меңнән артык, җәен исә 17 меңләп кеше эшләде. 1990 нчы еллардагы үзгәртеп кору җилләре безгә дә кагылды. Авылларда төзелеш күләме кискен кимеде, бу безнең күп кенә оешмаларны бик авыр хәлгә куйды. Хәзерге көндә 2 проект институтыбыз, уку комбинаты, агач эшкәртү һәм керамзит заводларыбыз бар. Болгардагы Икмәк музее, музейның администрация бинасы һәм алтыннан ясалган бизәнү әйберләре саклый торган фондсаклагыч тарихи әһәмияткә төзелеш объектларыбыздан булды.
«Буа якташлык җәмгыяте» ничек барлыкка килде?
Казан шәһәрендә Буа районыннан килгән кешеләр бик күп, әмма алар бер-берсе белән аралашмаганлыктан, үзләренең якташ икәнлекләрен белмиләр иде. Шушы кимчелекне бетерү өчен, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табиблары Камил Зыятдинов һәм Наил Садыйков, журналист Ислам Әхмәтҗанов, КХТИ профессоры Фоат Гарифуллин белән бергә, «Буа якташлык җәмгыяте»н оештырырга булдык. Фикеребезне Буа район хакимияте дә хуплады. Беренче җыелышыбыз Казандагы «Радиоприбор» заводының мәдәният йортында узды. ТАССР Финанс министры Шамил Мостаевны «Буа якташлык җәмгыяте»нең президенты итеп сайлап куйдык. Әмма ул, төп эше тыгыз булу сәбәпле, нибары ел ярым гына эшләде. 1992 елда мине президент итеп сайлап куйдылар һәм әлеге эшне хәзерге көнгә кадәр башкарам.
1995 елда «Об общественных организациях» исемле федераль закон кабул ителгәннән соң, «Буа якташлык җәмгыяте»н теркәү, уставын булдыру кебек мәшәкатьләр барлыкка килде. Юрист, бухгалтер, секретарь хезмәтләренә ихтыяҗ туды. Соңгы елларда Лаеш һәм Апас якташлык җәмгыятьләренең яңадан тернәкләнеп, уңышлы гына эшләп китүләрен күзәтәм.
Иң зур казанышыбызның берсе – «Буа энциклопедиясе»
Еллар дәвамында өзлексез гамәлгә ашырыла торган төп бурычлар барлыкка килде. Шуларның иң изгесе – хәйриячелек. Эшебезне Ятимнәр һәм картлар йортына булышудан башлап җибәрдек. 1990 нчы елларда аларның хәле аеруча авыр иде. Дөрес, соңгы елларда Ятимнәр йорты ябылды, ә Картлар йорты белән даими элемтәдә торабыз. Мәчет, мәдрәсәләргә һәм чиркәүләргә дә ярдәм итүне дә изге бурычыбыз дип саныйбыз. Әлеге гамәлләр безне берләштерде, яңа эшләргә юл ачты. Әлбәттә, мондый изге эшләрне тормышка ашырырга безгә иганәчеләребез ярдәм итә.
Икенче юнәлеш – Буа төбәгенә багышланган яки районда туып-үскән олуг шәхесләребезнең китапларын дөньяга чыгару. Иң зур казанышыбыз – «Буа энциклопедиясе».
Буа районындагы өч милләткә – татар, рус һәм чуашларга карашыбыз тигез. Барысының да мәдәнияте, тарихы һәм теле безнең өчен бик кадерле. Әлеге телләрдә белем биргән укытучылар арасында конкурслар оештыра башладык. Ел саен Буа шәһәренең академик Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза. Конференция кысаларында Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр тапшыру да күркәм традициягә әйләнде. Сабан туе вакытында да иң яшь игенчеләрне барлап, Якташлык җәмгыяте үзенең бүләген бирә. Ислам Галиәхмәт улы Исламов һәр ел саен районда Китап бәйрәмен оештыруны матур традициягә кертеп җибәргән иде. Аграр техникумнар арасында Камил Зыятдинов исемендәге хоккей турниры – дәвамлы һәм нәтиҗәле гамәлләребездән. Мәгълүм булганча, Камил Шәһретдин улы – урта махсус белеме буенча мал табибы, заманында, ул Ветеринария техникумын тәмамлап, районда веттехник булып эшли. Аннары гына медицина институтында белем алып, баш табиб, профессор, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры дәрәҗәсенә ирешә. Әлеге турнирда алыштыргысыз иганәчебез – Татарстанның атказанган агрономы Раил Шәһретдин улы Зыятдинов. СССРның спорт мастеры, атаклы чаңгычы Сабирҗан Әхмәтҗан улы Нәфыйков истәлегенә дә чаңгы ярышы уздыру күркәм традициягә әйләнде. Бу эштә безнең төп таянычыбыз – атаклы чаңгычының улы, эшмәкәр Айдар Нәфыйков. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Марат Садыйков истәлегенә «Иң яхшы шәфкать туташы», «Иң яхшы фельдшер» конкурсы оештыруны да башлап җибәрдек. Менә шулай итеп мәшһүрләребезне дә барлыйбыз, тән һәм рух сәламәтлеген дә ныгытабыз, атаклы, мал-мөлкәте булган якташларыбызны да районга, иганәчелек дигән изге гамәлгә җәлеп итәбез.
Буа шәһәре һәм авыллары тарихын өйрәнү дә – җәмгыять алдындагы мөһим бурыч. Берничә ел дәвамында районыбызда юкка чыккан 19 авылга истәлек билгеләре куйдык. Проект, тимер-бетон, мәрмәргә язу эшләренең барын да якташлар башкарды. Әлеге гамәлебез өчен безгә елый-елый рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Зөя буендагы борынгы рус һәм чуаш авылларының күбесе юкка чыккан. Хәтер юкка чыккан авыллар урынына истәлек билгеләре кую киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Әлбәттә, бик күп эшләребезне Буа район хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарабыз.
Буа – шагыйрьләр һәм инженерлар төбәге
Арча, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим яклары шагыйранә төбәк дип әйтер идем. Ә Буа ягында халык башкача. Биредә ике данлыклы мәктәп бар. Шуның берсе – Вахитов исемендәге татар мәктәбе. Икенчесе – Луначарский исемендәге мәктәп. Моннан кала, Ветеринария техникумы, Медицина училищесы нәтиҗәле эшләп килә. Шушы мәшһүр уку йортларына иң көчле, техник белемле педагогларның туплануы балаларның киләчәк язмышын хәл итүдә бик мөһим роль уйный. Нәтиҗәдә, Буа районыннан чыкка табиб һәм инженерларның, техник һәм авыл хуҗалыгы галимнәренең саны шактый. Агроном һәм мал табиблары да – үз эшләренең осталары. Белгечләргә эшләргә мөмкинлек булганлыктан, Буа районы электән үк югары агротехника төбәге булды.
Буа төбәге Ренат Харис, Әхмәт Рәшит, Шәриф Хөсәенов һәм Фирдүс Гыймалтдинов кебек талантларыбыз-әдипләребез дә бу төбәгенең йөзек кашы.
Үземә билгеле булмаган бик күп шәхесләрне ачтым
«Буа якташлык җәмгыяте» президенты вазифасын башкару елларымда үземә билгеле булмаган бик күп шәхесләрне ачтым. Шуларның берсе – якташыбыз Борһан Шаһиди. Әлеге шәхес – татар дөньясындагы гаҗәп талантлы феномен! Гап-гади татар малае Кытайга кадәр барып җиткән, алай гына да түгел, Мао Цзэдунның урынбасары, галим, җәмәгать эшлеклесе булган. Күптәнге танышып, тумышы белән Аксу авылыннан булган Ринат Мингалиев Борһан Шәһидинең туганы булып чыкты, ул Кытайдагы туганнары белән элемтәдә торуы турында да әйтте. Мин Ринат әфәнде белән Өремчегә, Пекинга кадәр барып, китап язу өчен мәгълүмат туплау эшендә катнаштым. Аксу авылы татар дөньясына бертуган Шәрәфләрне дә биргән. Гыйльметдин Шәрәфнең кызы Шәфика – Санкт-Петербургтагы Теоретик астрономия институтында планеталарны өйрәнгән фән докторы, дөньякүләм мәшһүр астроном. Кормашчы-җәлилче Фуат Булатовның әнисе Зифа ханым да – атаклы Шәрәфләрнең бертуган сеңлесе. Дин эшлеклесе, галим, Буа мәдрәсәсе мөдәррисе, Госманлы империясенең солтаны Габделхәмидкә чаклы барып, аңа үз гозерен җиткергән Нургали Хәсәновның да язмышы минем өчен ачыш булды. Әлегә кадәр өйрәнелмәгән, игътибардан читтә калган шәхесләребез күптер дип уйлыйм. Буа районында туып-үскән, тарихта тирән эз калдырган мәшһүр затларыбызның тормыш юлын, аларның кылган изге гамәлләрен өйрәнү һәм бу хакта киң гавамга җиткерү, мирасларын барлау да – «Буа якташлык җәмгыяте»нең төп юнәлешләреннән берсе.
Марс Рафиков космоска очарга тиешле татар иде
Үземнең нәселем-нәсәбем кешеләре арасында да мәшһүр шәхесләр бар. Марс Закир улы Рафиков космонавтларының беренче отряды әгъзасы була. 1961 елның 17 июнендә кешенең космоска беренче очышын әзерләүдә катнашкан өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә ул. 1962 елның мартында космонавтлар отрядыннан чыгарылганнан соң, хәрби очучы булып хезмәт итә, майор дәрәҗәсенә ирешә. Марс Закирович әбиемнең сеңлесе Мәрзыя апаның улы иде.
Биеклеккә сикерү буенча халыкара спорт остасы, Мюнхенда узган ХХ Олимпия уеннарында катнашкан, биомеханика өлкәсендә танылган галим, кафедра мөдире, профессор Рөстәм Фәһим улы Әхмәтов та – безнең нәселнең күренекле вәкиле. Шәхсән үземә спорт белән чыныгыр өчен аның казанышлары үрнәк булды.
Бакый Урманче – Буа төбәгенең горурлыгы!
Бакый Урманче – иң талантлы һәм мәшһүр татар рәссамы, сынчы, татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, шагыйрь, кыскасы, горурланырлык якташыбыз. Аның һәйкәл проекты расланды. Җәен ул Буа шәһәренең үзәгендә урын алыр дип өметләнәм. 2023 елда Бакый Урманченың музей бинасын төзү эшен башлап җибәргән идек, 2025 елның август аенда аны тантаналы рәвештә ачарбыз, дип өметләнәм.
Бакый Урманченың мирасын саклау, заманча музеен булдыру актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Мирасы да төрле хәлдә һәм төрле кулларда саклана. Бакый Урманченың гаиләсендә, эшмәкәрләрдә һәм башка шәхси коллекционерларда аның мирасының зур бер өлеше бар икәнен беләбез. Алда әйткәнемчә, шәхесләребезнең мирасын барлау – иң изге бурычыбыз!
«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.50-55.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА