6 март 2025 яңалыклары
-
Ачык фикерле зат
В.Ярулла тәхәллүсен дә йөрткән язучы-драматург Ярулла Вәли (Ярулла Вәлиев) хәзерге Татарстанның Буа районындагы Бикмураз авылында туган. Оренбургта укый, «Шура» һәм «Вакыт» басмаханәләрендә эшләгәндә, Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) кызы Зәйнәпкә 1914 елда өйләнә. «Җанлы җеназа», «Ачлык кушты», «Мәңгелек мәсҗет», «Йолдыз» (шивәләр мәҗмугасы), «Оят, яки күз яше», «Үзеңә кайта», «Ахыр заман бәласе», «Урман әүлиясе», «Әфьюн», «Ялтыравыклы күз», «Җәйге таңда көтү куганда» дигән әсәрләр авторы.
