Журнал «Безнең мирас»

Буа районының кулъязма мирасы

Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә фәннең төрле өлкәләрен колачлаган милли мирасыбыз саклана. Бу чыганаклар, татар язма мәдәниятен өйрәнү белән беррәттән, аерым төбәк тарихларын тикшерергә, барларга мөмкинлек бирә. Китапханә фондында Буа җирлеге белән бәйле кулъязмалар да шактый күп.

Гыйльми үзәк туплаган мирас

1925-1930 нчы елларда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәкнең «Халык әдәбиятын эшләү комиссиясе» Татарстанда һәм татарлар яши торган башка өлкәләрдә татар халык авыз иҗатын җыю эшен алып бара. Укытучылар, мәктәп укучылары, авыл яшьләре бу эштә бик актив катнаша. 1930 нчы еллар башында  әлеге эш туктатылу сәбәпле, ул материаллар, Татар мәдәнияте йорты һәм Татарстан Дәүләт музее аша, университет китапханәсендә урын алган. Әлеге кулъязмаларның күбесе Буа шәһәре 9 еллык татар мәктәбенең укучылары Ибраһим Ишмуков, Гаяз Хисамов, Рәфгать Насыйров, Таһирә Саттарова, Хәдичә Маликова, Шәйхи Шәмси, Зәйнәп Идрисова тарафыннан 1927-1928 нче елларда язылган һәм аларда әкиятләр, җырлар, шигырьләр, хикәяләр, гыйшык хатлары теркәлгән.

Бу җыентыклар арасында элеккеге Буа кантонына караган авылларның да фольклор материаллары урын алган. Шундыйларның берсе – Йосыф Әсәдуллин тарафыннан җыелган җырлар[1]. Җыентык башына: «Бу җырлар Буа кантоны Иске Шәйморза волосте Яңа Шәйморза авылының мәхәббәт дәрьясында йөзүче, гыйшык авыруы белән авырган, битләренә ап-ак пудра сөрткән, кызыл иренле кызлары тарафыннан алынды», – дип язылган.

«Сад бакчаларына кереп, бөрлегәннәр ашадым,

Син җаныйны уйлый-уйлый корыган гөлгә ошадым.

Иртә торсам, бөтен гадәтем – билләремә таянам,

Кичен төшләремдә күреп, сөйләшәм дип уянам...[2]»

Кулъязма дәфтәрләр эчендә халык арасында таралган мәзәкләр дә урын алган. «Русча белмәгәнлек галәмәте»[3] – шундыйлардан:

«Әүвәлге заманда бер татар авылында русча белүче бер кеше дә булмаган. Авылда русча белмәгәчтән, кешеләргә торырга бик читен булган. Шуңа күрә ике кеше бер урыс авылына русча өйрәнергә киткәннәр. Шул авылда руслардан берсе «я» дигән сүзне, икенчесе «так и надо» дигән сүзне өйрәнә. Һәм болар, шул сүзне онытылмас өчен, кабатлап кайтканнар. Боларның алларында бер үлек ята икән. Һәм болар артыннан милиция килә. Бу кешеләрдән милиция:  «Кем үтерде?» – дип сораган, берсе: «Мин әйтим әле», – дип, «Я» диеп куя. Тагын: «Ник?» – дип сорагач, икенчесе: «Так и надо!» дип әйткән.

Боларны милиция, кеше үтергән, дип, пароходка утыртып, төрмәгә озаткан. Болар шатлана-шатлана «менә русча белгәннең галәмәте» дип, «кая гына алып бармыйлар», – дип шатланып барганнар».

 

Мирасның күп өлеше Түбән Наратбаш авылыннан

Буа җирлеге белән бәйле материалларның туплануы алга таба Казан дәүләт университетында озак еллар дәвамында эшләгән археографик экспедицияләр эшчәнлеге белән бәйле. Экспедициянең җитәкчесе, танылган тарихчы, археограф Миркасыйм Госманов Тау ягы районнарында, шул исәптән Буа территориясендә 1968-1971 нче елларда эзләнүләр алып бара. Бу эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, кулъязмаларның табылу урынына күз салсак, аларның күп өлеше Түбән Наратбаш авылыннан икәнен күрәбез. 1971 елда Сәмигулла Яруллин тарафыннан тапшырылган кулъязма мирас составында җырлар, шигырьләр, мәрсияләр, мөнәҗәтләр, дини язмалар, төрле догалар, география тарихына, асылда Көньяк Америка ачылуга кагылышлы кулъязмалар тупланган.

Моннан тыш, бу авылда яшәүче Кәрим Галимов, Ләүзә Закирова да археографик экспедиция белән актив хезмәттәшлек иткән. Нәтиҗәдә, Фәнни китапханәнең кулъязмалар фондына Ягъкуб Чәрхи тарафыннан эшләнгән, XVIII гасырда күчерелгән фарсыча «Коръән тәфсире»[4], «Дәфтәре Чыңгызнамә»[5], «Коръән»[6]нең күчермәләре, хикәятләр, мөнәҗәтләр, гашыйклар хаты тапшырыла. Түбән Наратбаш авылы кешесе Мәхфүзә Галимова тарафыннан Буа кызлар мәктәбенә алу турындагы 1919 елгы гариза[7] да хатын-кыз мәгарифен өйрәнүчеләр өчен әһәмиятле.

 

Югары Наратбаш: җир планы аеруча кызыклы

Югары Наратбаш авылында эшчәнлек барышында Борһанетдин Низамов коллекциясеннән мантыйк гыйлеме, хокук белеме, хәдисләр, грамматика кагыйдәләре теркәлгән гарәп телендә язылган җыентыклар табылган. Кызыклы материалларның берсе – Югары Наратбаш авылының җир планы[8].   1910 елга караган бу кулъязма документ авыл күренешен, тормышын тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә. Биредә, мәчетләр, тегермәннәр, күперләр, зират урыннары, башка хуҗалык корылмалары белән беррәттән, җир биләмәләре, сулыклар, юл исемнәре бик ачык күрсәтелгән. Авылда барлыгы 216 шәхси йорт урамнары, тыкрыклары белән, тәртип саннары куелып теркәлгән. Кулъязманың өске өлешендә Югары Наратбашка кагылышлы тарихи мәгълүмат та бар. Шуңа аваздаш мәгълүмат Борһанетдин Низамов тарафыннан язылган җыентыкта да чагылыш таба[9]. 1905-1970 нче ел вакыйгаларын эченә алган кулъязма китапта, авыл һәм нәсел тарихына кагылышлы материаллар белән бергә, язучының метрика белешмәсенең күчермәсе, биографиясе һәм үзе тарафыннан язылган шигырьләр дә урын алган.

Моннан тыш, Борһанетдин Низамов тапшырган Югары Наратбаш авылындагы җир биләү вә ызгышларына караган документлар[10] да 1926-1929 нчы еллардагы авыл тормышын күзалларга мөмкинлек бирә.

 

Әхмәт авылыннан Алтын Урда ядкәре дә табылган!

1968 елны Буа районындагы Әхмәт авылында Вәзих Ибәтуллин тарафыннан да бик әһәмиятле кулъязмалар тапшырыла. Алар арасында Алтын Урда чоры ядкәрләреннән Мәхмүд Сараиның «Нәһҗел фәрадис»ын, Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» хезмәтен эченә алган җыентык[11] та, борынгы тарихи чыганакларның берсе булган «Әхвале Чыңгызнамә»[12] дә, Габдрахман Утыз Имәнинең «Гавариф әз-заман» поэмасының күчермәсе, Габделҗаббар Кандалый шигырьләре, классик фарсы-таҗик әдәбияты үрнәкләре, нигездә, Фөзүли, Хафиз, Сәгъди әсәрләренең фрагментларын эченә алган шәкерт дәфтәре[13] дә бар.

Хәзерге көндә Казандагы китапханәләрдә бары тик  7 күчермәсе генә билгеле булган «Нәһҗел фәрадис»ның берсе нәкъ менә Буа районында табылуы зур күрсәткеч һәм әсәрнең таралыш географиясен билгеләүдә мөһим чыганак булып тора.

 

«Кыйссаи Йосыф» – Яңа Тинчәледән

Археографик экспедицияләр вакытында эшнең уңышлы нәтиҗәсе турыдан-туры авыл кешеләре белән корылган мөгамәләдән дә тора. Яңа Тинчәле авылында тормыш иткән Тәүфикъ Вахитов белән безнең галимнәрнең элемтәсе нык һәм дәвамлы була һәм яхшы гына уңышлар да китерә. Татар әдәбиятының асылын тәшкил иткән хәзинәләрнең берсе – Болгар чоры ядкәре – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф[14]» әсәренең күчермәсе[15], мөселманнарның изге китабы булган Коръән[16], аның фарсы телендәге тәфсире[17], шигырьләр һәм бәетләр дәфтәре[18] – Тәүфикъ ага хәзинәсеннән. Үзендәге мирас белән генә чикләнеп калмыйча, экспедиция әгъзаларына үзенең ярдәмен тәкъдим итеп,  күрше-тирә авыллар буйлап юл күрсәтеп йөргән, халык белән аралашу сәнгатенә өйрәткән киң күңелле, милли җанлы агабыз почта аша аннан соң да кулъязмаларын җибәреп тора[19]. Шулар арасында Тәүфикъ аганың Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлектән язган 18 хаты эпистоляр жанрның мөһим үрнәкләрен тәшкил итә[20]. Әлеге хатлар безнең тарафтан вакытлы матбугат битләрендә бастырылган иде[21].

Сәгыйть Кишмаев тарафыннан бүләк ителгән җыентыкта авыл тарихын өйрәнү өчен бай материал тупланган. Ике берәмлекне үз эченә алган зур форматлы кулъязма китап аның әтисе Җамалетдин тарафыннан язылган көндәлек язмаларын[22] һәм Яңа Тинчәле авылының тарихын[23] үз эченә ала. Җыентыкта шәҗәрәләр, көнкүреш язмалары, һава торышы, Җамалетдин Кишмаев гаиләсенә кагылышлы язмалар китерелә. Материал 1889-1962 нче елларны колачлый һәм шунысы да кызыклы – текстлар гарәп, латин графикасында һәм кириллицада язылган. Әлбәттә, бу татарларда язу тарихын өйрәнү өчен дә мөһим чыганак булып тора.

Китапханә фондларында Яңа Тинчәле авылы тарихына кагылышлы тагын 5 берәмлекнең саклануы халыкта төбәк тарихын өйрәнүгә кызыксыну зур булганлыгын раслый. Шуларның икесе[24] 1968 елгы экспедиция вакытында Хәбибрахман Шәмсетдинов тарафыннан тапшырылган, өченчесен[25] – Зәйнәп Гафурова, дүртенчесен[26] Садретдин Яфизов 1969 елда бүләк иткәннәр. Соңгысы[27] – тарихчы, педагог, мулла Касыйм Бикколов язганы – аның улы Җәүдәт Бикколовтан. Авыл тарихыннан тыш, бу истәлектә тарихчының сурәте һәм биографиясенә кагылышлы материал да бар. Кулъязмалар күчерелү вакыты буенча XX гасырга нисбәтле. Садретдин Яфизов язган шактый күләмле авыл вакаигънамәсе 1830-1965 нче елларны колачлый һәм, Җамалетдин Кишмаев җыентыгыннан аермалы буларак, язу үзгәрүгә дә карамастан, тулысынча гарәп графикасында язылган.

 

 

Бакый ага Урманче авылыннан да кулъязмалар бар

Казан университеты археографлары күренекле рәссам, сынчы, график Бакый Урманченың туган авылы Күл Черкене җирлегендә дә эзләнүләр алып баралар. Әлеге авылда табылган кулъязмаларның күпчелеген Урманченың әнисе ягыннан туганы Гөлсем Кәлимуллина бүләк иткән. Шулар арасында рәссамның апасына 1926 елда язган хаты әһәмиятле урын алып тора. Эчтәлеге туганнар арасында хәл-әхвәл белешү белән чикләнсә дә, Бакый аганың автографы буларак кыйммәте зур.

 

Буа төбәгендә шәрык әдәбиятының затлы ядкәрләре

Борынгы гасырларда көнчыгыш мөселман илләре белән булган тыгыз мәдәни багланышлар нәтиҗәсе буларак, Идел буе территориясенә шәрыкның тарихи, фәнни, әдәби казанышлары үтеп кергән, өйрәнелгән, халык арасында таралып, сакланып калган. Буа җирлегендә дә андый кулъязмаларның табылуы – бу күренешнең тагын бер дәлиле.

Иҗаты барлык төрки халыклар өчен уртак булган үзбәк шагыйре Галишер Нәваиның «Диван[28]» әсәре 1968 елгы экспедиция барышында табыла. Буа районындагы Каенлык авылыннан  Хәдичә Гыйльметдинова гаиләсендә сакланып калган бу әдәби ядкәр 244 кәгазьдән гыйбарәт. Язылу вакыты буенча ул XIX гасырга нисбәтле.

 

Фарсы әдәбиятының танылган вәкиле Сәгъди Ширазиның  «Бостан» исемле фәлсәфи-дидактик әсәренең ике күчермәсенә дә Буа җирлегендә тап булалар. Аның 150 кәгазьдән торган тулырак варианты 1968 елда Күл Черкен авылында яшәүче Шәмсия Шәрәфиева тарафыннан тапшырыла[29]. Икенче күчермә исә – Борһанетдин Низамов коллекциясеннән[30]. Һәр икесенең язылу вакыты XIX гасыр башына карый.

Суфичылык юнәлешенә нигез салучыларның берсе Әбү Хәмид Газали тарафыннан язылган «Мишкәтел әнвар» әсәренең күчермәсе дә шул ук авылда Рабига Минһаҗева гаиләсендә сакланып калган була. 287 кәгазьдән торган бу кулъязманың 1854 елда Җәлалетдин бине мелла Сәгъдетдин бине мелла Әхтәм бине Бурис әл-Болгари тарафыннан Норлатта дамелла Фәхретдин бине Мостай әл-Болгари мәдрәсәсендә күчерелүе колофон өлешендә язылган. Әлеге зур күләмле әсәр эчтәлеге һәм вазифасы буенча гадәттә дин әһелләрендә саклануын истә тотсак, кулъязма табылган гаиләнең нәселендә шундый гыйлем ияләре булган дигән фикергә нигез бар.

 

 

Нургали Хәсәнов мирасы

Моннан тыш, Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә танылган дин белгече, ишан, Буа мәдрәсәсе мөдәррисе Нургали Хәсәновның «Рисаләте Нурия»[31] хезмәте саклана.  Кулъязмада 1899 елда Санкт-Петербургта цензор тарафыннан басарга рөхсәт бирелү турында мәгълүмат бар. «Борадәрән Кәримовлар» («Бертуган Кәримовлар») сәүдә йортының мөһере булу әлеге кулъязманың китапханәгә каян килеп керүен белергә ярдәм итә.

***

Йомгак ясап әйткәндә, Буа җирлегендә табылган кулъязма китаплар милли мирасыбызны туплау һәм саклау юлында үз өлешләрен кертә һәм галимнәребезгә, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә мөһим чыганак ролен үти.

 

 

[1] Казан федераль университеты, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге (алга таба КФУ ФК), 285 т.

[2] Шунда ук. Б. 17.

[3] КФУ ФК, 309 т.

[4] КФУ ФК, 894 ф.

[5] КФУ ФК, 3556 т.

[6] КФУ ФК, 5624 ар.

[7] КФУ ФК, 6144 т (I).

[8] КФУ ФК , 2248 т.

[9] КФУ ФК, 2450 т. Кгз. 202.

[10] КФУ ФК, 2499 т.

[11] КФУ ФК, 2257 т.

[12] КФУ ФК, 2230 т.

[13] КФУ ФК, 2383 т.

[14] КФУ ФК, 2641 т.

[15] Тагын бер күчермә Каенлык авылында Хәлимә Шәрәфетдинова тарафыннан 1968 нче елда тапшырыла (2221 т).

[16] КФУ ФК, 3787 ар.

[17] КФУ ФК, 1074 ф.

[18] КФУ ФК, 2367 т.

[19] Б. Госманов М. Каурый каләм эзеннән. – Казан. – 1994. – Б. 442-444.

[20] КФУ ФК, 7345 т.

[21] Сабирова Э.Н. «Тәндә җан бар әле» / Э. Сабирова // Безнең мирас: [журнал]. – 2022. - №9. – Б. 18-22.

[22] КФУ ФК, 2388 т.

[23] КФУ ФК, 2389 т.

[24] КФУ ФК, 2386 т, 2387 т.

[25] КФУ ФК, 2276 т.

[26] КФУ ФК, 2277 т.

[27] КФУ ФК, 2452 т.

[28] КФУ ФК, 2265 т.

[29] КФУ ФК, 611 ф.

[30] КФУ ФК, 1062 ф.

[31] КФУ ФК, 3095 ар.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.11-17.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру