Лирон Хәмидуллин автор яңалыклары
-
Әй, гармун, гармун...
Мәшһүр гармунчы артист Фәйзулла Туишевны, мөгаен, үз вакытында сәхнәдә күрмәгән, һичьюгы, аның бик тә үзенчәлекле, дәртле, моңлы итеп уйнавын радио аша ишетмәгән бер генә татар кешесе дә калмагандыр. Ник дисәң, илле елдан ашып киткән иҗат гомерендә бу тынгысыз музыкантның концерт белән бармаган җире, төрле зурлыктагы чеңгелдәп торган үз гармуннарын уйнамаган сәхнәсе калмагандыр. «Фәйзулла Туишев – милләтебезнең горурлыгы, халык арасыннан чыккан чын талант», – дип язды аның турында күренекле язучыбыз Фатих Хөсни. -
Күләгәдә калдырылган шәхес
Камил Мотыйгый – Төхфәтуллин минем күз алдыма милли азатлык өчен көрәш башланган чорда ирек өчен көрәшүчеләрнең иң алгы сафында атлаучы шәхес буларак килеп баса. ХХ гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Мөселман дөньясының атаклы бер уку йортын – Әл-Әзһәр университетын 1902 елда тәмамлап кайткач та, ул үзе яшәгән Җаек (Уральск) каласында татар матбугатын булдырырга керешә.