Дөньяда сүзем калыр (Ләбиб Айтуганов)
Ләбиб Айтуганов
(24.10.1935-24.04.1965)
***
Газинур Гафиятуллинга
Татар улы – данлы Гафиятуллин
Ут эченә кыю атлады.
Үлем утларының оясын ул
Үз күкрәге белән каплады.
Аны шулай кыю, батыр итеп
Татарстан сөеп үстерде.
Туган илгә булган мәхәббәте
Аңа шундый бөек көч бирде.
Аның даны илдә яңгырап тора,
Утны җиңгән батыр егеткә
Халык мактау җырлый: «Мәңгелек дан,
Мәңгелек дан аңа – бөркеткә!»
Автор турында:
Шагыйрь, радиожурналист, композитор Ләбиб Кәрам улы Айтуганов 1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районындагы Нарат авылында туган. 1964 елның 24 апрелендә вафат булды.
Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА