Журнал «Безнең мирас»

Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мәләвездә – Фуат Булатовның туган җирендә

«Унбер батыр» проекты

 Без – дүрт сәфәрдәш (Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Ләбиб Лерон), кичке эңгер-меңгердән соң, Миякәдән Эстәрлебаштагы Турмай авылына килдек. Каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлев йортында кунак булып, икенче көнне (2024 елның 25 июле) таң белән Мәләвезгә – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовны дөньяга иңдергән калага юл тоттык.

Әз-мәз тарих. Уфадан – 206, Оренбургтан 169 километр ераклыкта урнашкан Мәләвезгә 1773-1774 нче елларда нигез салынган. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, ул беренче тапкыр 1786 елда Мәләвез ямы буларак искә алына. 1795 елда биредә 30 йортта – 244 чуаш, 30 йортта 190 татар яшәгән, имеш. Соңрак бирегә Бөгелчән авылыннан – керәшеннәр һәм чуашлар, Бишкаен авылыннан (Башкортстандагы хәзерге Авыргазы районына караган авыл дип аңларга кирәк) – чуашлар, Казан губернасындагы Байсар (мондый исем йөрткән авыллар Татарстанның Актаныш районында һәм Башкортстанның Яңавыл районында бар) һәм Бикшик (Чуашстандагы Кыр Бикшиге түгелме икән?!) авылларыннан – татарлар, Сембер губернасына караган Ярсеево (Тонагай) авылыннан чуашлар күченеп килә. 1834 елда VIII ревизия вакытында биредә 498 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1920 елда – 2564 ир-ат, 3221 хатын-кыз, 1031 йортта барлыгы 5785 кеше яшәгән.  

Мәләвездә безне милләтпәрвәр шәхесебез – Фәнисә Муса кызы Бикбаева каршы алды. Фәнисә ханым инде менә ничәмә ел каһарманыбыз – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовның тормышын, аның нәсел-нәсәбе тарихын өйрәнә икән. Ф.Булатовның исемен мәңгеләштерү ниятеннән, ул Мәләвез хакимиятеннән кайтып та керми диярлек: каһарманыбызның метрикә кенәгәсенең күчермәсен дә, Милли архив директоры Г.Хәйретдинов кул куйган белешмәне дә җитәкчелеккә ел ярым элек үк илтеп биргән. Фәнисә Муса кызының зур теләге-хыялы бар: кайчандыр (1914-1915 нче елларда) Фуатның әти-әнисе уйнаган таш бина диварына – истәлек тактасын һәм шул бина каршына Фуат Булатовның бюстын куйдыртасы килә аның. 

Әз-мәз тарих. Фуатның әтисе – Зыятдин Гыйззәтулла улы (...), әнисе – Зифа Шәрәфетдин кызы (1881-1973). Зыятдин ага – элекке Тәтеш өязендәге Әлки (хәзер Буа районына карый) авылы тумасы. (Сүз уңаеннан, 1994-2007 нче  елларда Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасын башкарган Камил Зыятдинов (1951-2015) та шушы авылдан.) Фуатның әнисе – Зифа, атаклы Шәрәфләрнең (Шиһап Шәрәф (1875-1939, мулла), Шәһер Шәрәф (1879-1938, укытучы, язучы), Борһан Шәрәф (1883-1942, журналист, әдәби тәнкыйтьче, укытучы, Гыйльметдин Шәрәф (1885-1942, нашир) бертуган сеңлесе, чыгышы белән шулай ук Буа районындагы Аксу авылыннан. Татар сәүдәгәре Хәбибулла Госманов үзенә приказчик итеп чакыргач, Зыятдин 1910 елдан соң Мәләвезгә күчә. Хатыны Зифа кызлар мәдрәсәсендә укыта. 1913 елның 23 февралендә уллары Фуат туа. Мәләвезнең 1 нче мәчетенә алып барып, аңа исем куштыралар. Зыятдин эскрипкәдә яхшы уйнаган. 1914 елда, элек бер бай төзеткән ике катлы йортта (Фәнисә Муса кызы Бикбаева менә шушы йорт диварына таштакта куйдырырга тели дә инде) үзешчән театр эшли башлагач, Зыятдин белән Зифа Г.Камалның «Беренче театр» пьесасын сәхнәләштереп, үзләре үк рольләр дә башкаралар.

1916 елда гаилә, Оренбургка күченеп, «Хөсәения» мәдрәсәсе янәшәсендәге бер йортта Мостафа Җәлилев гаиләсе белән күршеләр булып яши башлый. Безгә, шушы ахыргы фактны ассызыклап, Муса белән Фуат шул вакытта ук бер-берсен яхшы белгән, диясе генә кала...

 Төбәк тарихын өйрәнүчеләр, Фуат Булатовның тормышы белән кызыксынучылар Мәләвез хакимиятенә һәрдаим мөрәҗәгать итеп торуга карамастан, кормашчы-җәлилче Ф.Булатов исемен мәңгеләштерү буенча әлегәчә уңай нәтиҗә күренми: хәлләр һаман да 2020 елда «Путь Октября» газетасы сайтында басылган «Фуат Булатов» язмасында (авторлары – Күмертау язучысы Закир Әкбәров һәм Мәләвездә яшәүче хезмәт ветераны Әнвәр Халиков) бәян ителгәнчә: «Җәлилчеләрнең туган якларында музейлары бар, аларда экспозицияләр эшли. Каһарманнарга багышлап стелла, истәлек такталары куелган. Ф.Булатовның кече ватанында әле дә булса аңа багышланган мемориаль такта юк. Ул тактада «Мәләвездә 1913 елның 23 февралендә герой-антифашист, Муса Җәлилнең көрәштәше Фоат Зыятдин улы Булатов туган. 1944 елның 25 августында Берлинда җәзага тартылган» дигән кебегрәк язу була алыр иде...»

Әлеге мәкалә авторларыннан берсе Закир Әкбәровның 2023 елның июлендә «Интертат» хәбәрчесенә әйткән сүзләрен хәтердә яңартып алыйк әле:

«Ул (Фуат. – Л.Л.) Мәләвездә яшәмәсә дә, анда туган, әйдәгез, исемен мәңгеләштерик, булдырыйк, дип чыккан идек. Дустым Әнвәр, профессор Рәиф Әмиров белән бергә тырыштык. Өченче ел китте инде, әле һаман булдыра алмадык. Без Мәләвездә Шәһәр советы җыелышында булдык. Соңыннан берәр яңа урамга аның исеме бирелер, дигән карар булды, әмма башта без аның Мәләвездә тууын исбатларга тиеш, диделәр. Янәсе, без архивлардан аның метрикасын табарга тиеш. Уфадагы архив белән элемтәгә кергән идек, анда безгә ярдәм итә алмадылар. Оренбург архивына мөрәҗәгать итеп карап була, тик аның артыннан йөрергә кирәк. Рафаэль Мостафин китапларын, суд карарларын алып барып күрсәттек, ләкин ышандыра алмадык. Әлегә...   

Фуат Булатовка игътибар итүче юк шул. Аның исеме шәһәрнең бер җирендә дә юк. Эшләсәң, төрле вариантларын табып була. Эшләргә теләмәсәң, исә сәбәпләр табыла. Галләнур Бохараев (Сәлим Бохаров. – Л.Л.) турында да Миякә халкы 5-6 ел элек кенә белде. Билгеле булуга, бюсты куелды, паркка исеме бирелде. Алар бу эшне күңел җылысын салып эшләде. Ярмәкәй районында Гариф Шабаевка эшмәкәр-фермер бюст куйды. Алар да башта белмәгән. Билгеле бер вакытта авыл халкы күтәреп алды. Мәләвездә дә бик көчле халык яши...

Көтәбез инде. Фуат Булатов гади герой гына түгел – теле, дине, иле өчен шәһит киткән каһарман. Җәлилчеләрнең барысына да Советлар Союзы Герое исемен бирергә кирәк иде. Ничек булса да булдырырбыз, дип өметләнәм. Урамга Фуат Булатовның исеме дә кушылсын, хәтер тактасы да куелсын иде. Билгеләп үтүемчә, алар гади герой гына түгел. Барысы да илебез өчен шәһит киткән...»

 Соңгы елларда Фуат Булатовның гомер юлын – биографиясен өйрәнеп, шактый эзләнүләр алып барган, каһарманыбызның исемен мәңгеләштерүдә зур тырышлыклар куйган Фәнисә ханым Бикбаева да шундый фикердә. Ул да өметен өзми.

Инде хәзер кормашчы-җәлилче Фуат Булатовның үзенә, аның биографиясенә якынрак килик. 

1935 елда Фуат, Казанга – башкалабызга килеп, Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтына укырга керә һәм аны 1940 елда тәмамлый. Институттан соң, Фуатны Кырым республикасына – Семфирополь (әүвәлге исемнәре: Алтын Урда чорында – Кирмәнчек, Кырым ханлыгы чорында – Акмәчет) каласына эшкә юллыйлар. Ул шунда юл төзү эшләрендә катнаша, гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы Альфред (ул нарасый чакта ук вафат була) һәм Әсфирә исемле балалары туа. 

 1940 елның ноябрендә Ялта военкоматы тарафыннан армиягә алына. Белоруссиядә чик саклау гаскәрләр сафында хезмәт иткән чакта сугыш башланып, озак та үтми, каты бәрелешләрнең берсендә әсирлеккә эләгә. Фуатны Польшадагы Сельдце лагерена илтеп ябалар. Анда ул Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Өчәү бергә тоткынлыктан качу планын әзерләп бетергәч кенә, уйлары тормышка ашмый кала: нәкъ бер көн алдан лагерьга комиссия килә һәм, әсирләр арасыннан югары белемлеләрне сайлап, Берлин янындагы Вустрау лагерена алып китә. Бусында Фуат Рәхим Саттар белән таныша. Рәхим аны яшерен оешма эшенә тарта. Әлеге оешманы разведчик, элекке журналист Әхмәт Симаев булдырган икән. Берничә айдан бу оешмага Муса Җәлил дә килеп кушыла. 

Мөселман әсирләрен ватаннарына хыянәт итүдән саклап калу максатыннан, әлеге оешма пропаганда эшен киң җәелдереп җибәрә. 1943 елның гыйнварында Фуатка Берлинда Пропаганда министрлыгы бинасында урнашкан типографиядә листовкалар бастыру бурычы йөкләнә. Әхмәт Симаев һәм Рәхим Саттар белән бергә, алар күпсанлы листовкалар әзерләп, аларны тоткыннар арасында тараталар.

Мәгълүм булганча, 1943 елның мартында совет гаскәрләренә каршы юлланган 825 нче батальон (1100 легионердан торган әлеге батальонга лейтенант Бари Нури улы Мөхәммәдов җитәкчелек итә) Витебск шәһәре янында белорус партизаннарына кушыла. Фронтка дип тәгаенләнгән 826 нчы батальонны Франция һәм Голландиядәге партизаннарга каршы сугышка озаталар. 827 нче батальонны исә Карпатка – җитәкчесе Ковпак булган партизаннар берләшмәсенә каршы сугышка җибәрәләр. Кызганыч ки, Карпатта батальонны ковпакчылар булып киенгән бандерачылар каршылый һәм алар легионерларны тулысынча диярлек кырып сала.

1943 елның июлендә Едлино лагерена Муса Җәлил килә һәм «Идел-Урал» легионында 14 августка каршы төндә восстание билгеләнүе хакында хәбәр итә. Алар, әрмән легионерлары һәм поляк партизаннары белән бергә, фронтка таба хәрәкәт итеп, Кызыл Армиягә кушылырга тиеш була. Ләкин хаин-хыянәтче Җамалетдинов аркасында, 11 август көнне яшерен оешма фаш ителә һәм, 30 әсир кулга алынып, Варшава төрмәсенә ябыла. Бераздан аеруча куркыныч дип саналган тоткыннарны Берлинга – Моабит төрмәсенә күчерәләр.

Ф.Булатов Муса Җәлил һәм Бельгия антифашисты Андре Тимерманс белән бер камерада утыра. Фашистлар Фуатны Фәрит Солтанбәков белән кара-каршы очраштырып,  сорау алалар, кыйныйлар – көрәштәше  Солтанбәковның яшерен оешмада торуын әйттермәкче булалар. Фуат сатмый. Соңыннан фашист тоткынлыгыннан исән кайткан Фәрит Солтанбәков: «Мине үлемнән Фуат Булатов кына саклап калды», – дип искә алып сөйли һәм сугыштан соң туган улына Фуат дип исем куша...

 Кормашчы-җәлилчеләрнең кайберләре белән бер камерада утырган итальян Рениеро Ланфредининың әлеге фактлары безгә язучы Рафаэль Мостафинның мәкаләсеннән мәгьлүм: «1944 елның 23 маенда мине үлемгә хөкем иттеләр.1944 елның 4 июнендә, үлемгә хөкем ителгән немецлар белән бергә, мине Шпандау төрмәсенә алып киттеләр. Шпандау төрмәсе миңа куркыныч һәм ерткыч кош төсле күренде. Ике-өч капка аша үткәннән соң, мине беренче каттагы беренче коридорга алып керделәр. Камера ишекләренә үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең исемлеге язылган карточкалар эленгән иде. Яңа килгән тоткыннарны камераларга урнаштыра башладылар. Миңа да чират җитте. Барлык әйберләремне алырга куштылар һәм, бер камерага кертеп, мине шунда бикләп куйдылар.

Шагыйрь Муса Җәлил һәм Булатов камерасы иде бу. Таныштык. Алар мине бик җылы каршыладылар. Шагыйрь ябык, әмма шактый нык күренә, күз карашы үткен һәм акыллы иде. Чәчләре күзенә төшеп тора. Киеме – граждански кием. Өстендә аксыл-коңгырт костюм. Булатов тәбәнәгрәк буйлы һәм
сәламәт йөзле, базыграк кеше булып, өстендә солдат мундиры иде. Муса да, Булатов та миңа бик яхшы мөгамәлә күрсәттеләр, идәндә яткан салам түшәкне алып, урын-җир дә әзерләп куйдылар. Каяндыр котелок сыман банка һәм кашык та табып бирделәр.

Беренче көн бик тынгысыз узды. Әле анда, әле монда чакыртып йөдәттеләр. Соңыннан складка алып барып, сәләмә киемнәремне тапшырттылар. Бары шуннан соң гына камерага кайттым. Шагыйрь үзен Әхмәт дип атады, ләкин Булатов аның чын исемен һәм зур шагыйрь икәнлеген әйтте. Булатов шагыйрьне бик хөрмәт итә иде.

Ашарга китергән бәрәңгеләрне бүлүне без һәрвакыт Мусага тапшыра
идек һәм ул һәрвакыт зуррак бәрәңгеләрне Булатовка яисә миңа бирергә тырыша иде. Җәлил миңа үз тәнендәге күп санлы җәза һәм кыйнау эзләрен күрсәтте. Әгәр мин дөрес аңлаган булсам, татарларның барысына да суд Дрезденда ясалган һәм аларның барысын да үлемгә хөкем иткәннәр. Судтан соң, Германиянең күп төрмәләре аша үтеп, Шпандауга килеп эләккәннәр. Алар Германиягә һәм фюрерга каршы пропаганда алып баручыларны гаепкә тарта торган параграф буенча хөкем ителгәннәр. Мин Шпандауга килгәндә татарлар анда елга якын ятканнар иде. Булатов белән шагыйрь үзләренең исән калуларына ышана башлаганнар иде инде. Хөкем карары чыгарылганнан соң күп вакыт үткән, шунлыктан өметләнергә дә мөмкинлек калган иде. Күңеле төшенке, уйчан чакларында шагыйрь бик күп яза иде. Нәрсә яза – анысын мин белми идем. Язган әйберләрен кат-кат укый да ертып ташлый иде ул. Ә кайчакта тирән уйга чума. «Немецларның да язмышы мөшкеллеккә калачак», – дип әйтеп куя...

Шагыйрь камерада булмаган вакытларда (мунчага яисә врачка киткәндә) Булатов миңа аның зур язучы икәнлеген сөйли иде. Муса һәрвакыт һәркемгә яхшы мөгамәлә кыла иде. Түземле, тыйнак, беркайчан да кызмый, кешене юкка рәнҗетми...

1944 елның 15 августында надзиратель мине башка камерага
күчерде. Шагыйрь белән Булатов моңа бик гаҗәпләнделәр, әмма немецлар белән бәхәсләшеп булмый. Мине күчкән камера Җәлилләрнекеннән ерак түгел иде. Тәрәзәсе ишегалдына карап тора. Шуннан мин шагыйрьнең гимнастика ясаганын күрә идем. Йөрергә алып чыккан вакытларда тагын шагыйрь һәм Булатов белән очраша башладым. Хәзер мин Абдулла, Батталов, Симаев исемле татар дусларым камерасында. Аларны элек тә яхшы беләм, чөнки йөрергә чыкканда бер төркемгә эләгә идек. Алар өчесе дә хәрби киемнән. Барысы да мине якын итәләр, шулай да миңа шагыйрь һәм Булатов камерасында яхшырак иде...»

Фашистлар Фуат Булатовны, дүртенче итеп, 12 сәгать 15 минутта җәзалыйлар – гильотинада башын кисәләр...

 

***

 Татарымның каһарман улы Фуат Булатовка һәм аның курку белмәс көрәштәшләренә багышланган ошбу шигырем әлеге язмама нокта булыр:

Өмет өзгән... түзгән чаклар була...

Тормыш – елга... Ага барысы да...

Шатлык кайда, кайгы-хәсрәт шунда:  

Һәрчак бергә – агы-карасы да...

 

Кайчак хисләр ташкын булып ташый,

Оча күңел күктә – күбәләктәй!..

Кайчак... давыл куба... Һәм ул сине

Гел очыртып йөртә дүңгәләктәй.

 

Ниләр генә күрми адәм башы,

Кая гына илтми гомер юлы, –

Өмет булып янган йолдыз беркөн

Төшә җанга утлы күмер булып.

 

Зилзиләле, шомлы гомер юлын

Әллә бәндә үзе бара сызып?! –

Бәхет кочак җәеп көтәр җирдә

Гел сагалап тора чарасызлык.

 

Нужа йөген, хуҗа йөген тарта

Юлсыз илнең күндәм юл атлары...

Тигез, матур юл салмакчы иде

Мәләвезнең гаярь Фуатлары...

 

Туган җирен гөл итмәкче иде...

Еракларга китеп... Кырымнарга...

Яу кырларын кичү язган икән –

Баштанаяк батып корымнарга?..

 

Тормыш юлы... Кайный афәт җиле...

Камый, ялмый, йота дәһшәт уты...

Дүңгәләктәй оча адәм башы –

Чәнечкеле, утлы мәхшәр йотып!

 

Һич аямый язмыш хөкемдары,

Шундый кырыс Вакыт җәнаплары:

Ут эчендә калган күбәләктәй,

Янды гомер, янды канатлары...

 

Өзелды кыл... Тамды ташка өмет..

Сулкылдады бер моң... сулык-сулык...

...Киләчәккә алып китте аны

Гомеренең соңгы... озын юлы.

 

Фото:

1. Җәлилче-кормашчы Фуат Булатов

2 һәм 3 фото. Фәнисә Муса кызы Казаннан килгән кунакларга Фуат Булатов хакында сөйли. Мәләвез. 25 июль, 2024 ел

4. Бу тарихи бинада кайчандыр (1914 елда) Фуат Булатовның әтисе Зыятдин Гыйззәтулла улы белән әнисе Зифа Шәрәфетдин кызы Г.Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаган.

5. Ф.Булатовның (артта уңнан беренче) студент чагы. Велосипедчылар ярышы алдыннан

6.  Фуат белән Сәгадәт

7.   Ф.Булатов хәрби киемнән. Июнь, 1941 ел

8. Ф.Булатовның (рәсемдә – сулдан алтынчы) оркестрда уйнаган чагы. 1937-1938 нче еллар.

9.  Фуат Булатовка нисбәтле кәгазь-документ

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.95-101.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру