Ачык фикерле зат
В.Ярулла тәхәллүсен дә йөрткән язучы-драматург Ярулла Вәли (Ярулла Вәлиев) хәзерге Татарстанның Буа районындагы Бикмураз авылында туган. Оренбургта укый, «Шура» һәм «Вакыт» басмаханәләрендә эшләгәндә, Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) кызы Зәйнәпкә 1914 елда өйләнә. «Җанлы җеназа», «Ачлык кушты», «Мәңгелек мәсҗет», «Йолдыз» (шивәләр мәҗмугасы), «Оят, яки күз яше», «Үзеңә кайта», «Ахыр заман бәласе», «Урман әүлиясе», «Әфьюн», «Ялтыравыклы күз», «Җәйге таңда көтү куганда» дигән әсәрләр авторы. (Редакциядән)
Без үскәндә авыл картлары: «Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса», – дип кабатларга яраталар иде. Чынлап та, шулайрак икән ич: кеше тормышта диңгез дулкынында чайкалгандай чайкала – бер өскә күтәрелә, бер бата. Бигрәк тә тормыш диңгезенең давыллы, котырынган чакларына туры килсәң, хәлең хәтәр...
Язучы Ярулла Вәлинең тормышын да мин диңгезнең әнә шундый котырынган чорына туры килгән бер катлаулы язмыш буларак күзаллыйм. Аның, чалт аяз кояш нурына күмелгәндәй, дан-шөһрәткә күмелеп, зур дулкын өстендә йөзгән чакларын тарих әле бераз хәтерли кебек. Ә менә давыл упкынына чумып, аска тәгәрәү мизгелләрен хәтерләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Әйе, гасыр башында ук кызыклы хикәяче һәм драмаларында халкыбызның авыр көнкүрешен оста чагылдыручы буларак танылып өлгергән бу әдипнең бүгенге көндә эзлекле генә биографиясе дә язылмаган дисәк, һич тә хата булмастыр. Диңгез упкынына төшеп киткәндәй, тормыш чоңгылында юкка чыгуның бер билгесе түгелме соң бу?!
1879 елда туган, «тумышы белән Бозаулык төбәгеннән», диелә күпчелек белешмәлекләрдә. Исмәгыйль ага Рәмиевнең «Татарстан» журналында (1992 елгы саннар) дөнья күргән «Әдәби сүзлеге»ндә беркадәр тулырак итеп: «Элекке Самара губернасының Бозаулык каласында, сәүдәгәр гаиләсендә туа», – диелә. Ләкин болар гына әле тулы дөреслекне чагылдырмый. Әдипнең Самара белән Оренбург юлы өстендәге Бозаулык шәһәрендә үсүе, язучы буларак шуннан күтәрелеп чыгуы хак. Ләкин монда әдәбият белгечләре әһәмият биреп җиткермәгән бер хата да бар. Ярулла Вәлинең беренче аяк баскан «туган иле» – Татарстан җирендә, Буа төбәгендә икән. «Вакыт» газетасына финанс-хуҗалык эшләренә тәгаенләнгәндә, Оренбург губернаторына юлланган документларда (1906 ел башы): «Из крестьян Симбирской губернии, Буинского уезда, Рунгинской волости, деревни Бикмурась», – дип язылган. Димәк ки, адәм заты буларак, Ярулла Вәли хәзерге Буа шәһәре янәшәсендәге бер авылда дөньяга килгән дә, шәхес һәм язучы сыйфатында инде Бозаулык каласында рәвешләнгән икән. 1940 нчы елларның икенче яртысында әлеге шәһәргә исем биргән Бозаулык суы буендагы бер татар авылында укып йөргәндә, язучы Ярулла Вәлиев исеме дә ара-тирә колакка кергәли иде. Бигрәк тә «фаҗигале язмышлы кешеләр» телгә алынганда, аның исеме дә атала иде. Андый сөйләшүләр, әлбәттә, авыр елларның караңгы озын төннәрендә, күмәкләп кич утырулар вакытында була. Башлыча, укытучылар даирәсендә. Совет чорында ул Искеавылда берничә ел Гомәр Батталов (Габделбари Батталның энесе) укыткан. Укытучы Зәкия һәм Зәйтүнә Туфитоваларның да аталары шундыйрак язмышка дучар булса кирәк – сугыш алдыннан алар, Мәскәүне ташлап, шушы «караңгы» авылга килеп сыенганнар иде. Ялгышмасам, Ярулла Вәлиев шушы Искеавылга (рәсми язмада – Иске Белогор) Октябрь инкыйлабына чаклы бер килгән дә булса кирәк. Мөгаен, ул берара «Вакыт» газетасында да эшләп алган, соңрак «Вакыт» басмаханәсе белән тыгыз элемтәдә торган Габделбари Баттал белән «утырма»га кайткан булгандыр. Шул ук елларда бу авылның гүзәллеккә күмелгән «Авыл суы буе» диелгән бер мәйданында ахун Харис Айдаров (булачак татар әдибе Әсгать Айдар шушы ахун гаиләсеннән чыккан) зурлап Сабан туйлары уздырган, ул бәйрәмгә Оренбург, Каргалы ише җирләрдән дә кунаклар чакырыла торган булган.
Менә шул яшьлек хатирәләренә бәйле бер исем, якташ буларак, мин Ярулла Вәлигә багышланган истәлек һәм язмаларны байтактан бирле бер дәфтәргә терки килдем. Бүгенге көн укучысы әдипне беркадәр күзалласын өчен шуннан берничә өзек китерәм. XIX гасырның соңгы елларында ук татар дөньясына язучы буларак таныла башлаган Фатих Кәрими 1903 елгы бер сәяхәте вакытында Бозаулыкта элекке мәдрәсәдәше, әдип Галиәсгар Гафуров-Чыгътай һәм Ярулла Вәли белән очраша. Соңыннан ул, «Кырымга сәяхәт» әсәрендә әлеге әдипләр хакында болай дип яза: «Боларның икесе дә ачык фикерле вә хамиятле (каләм иясе) затлар... Галиәсгар әфәнденең бериш әсәрләре бардыр ки, басылып таралулары бик матлубтыр (сораладыр)... Ярулла әфәнденең «Мәңгелек мәсҗед», «Күз яше» («Оят, яки күз яше») ише язылып таралмыш ике китабы бар. Бик ачык вә хуш лисан (тел) илә язылмыш әсәрләр. Бу әсәрләрне укымыш адәмнәр Ярулла әфәндедән тагын да шундый китаплар көтәләр...»
Исмәгыйль Рәмиевнең «Әдәби сүзлеге»ндә Я.Вәлинең әсәрләре исемлеге бар: «Мәңгелек мәсҗед» хикәясе – 1901 елда, «Оят, яки күз яше» драмасы 1902 елда Оренбург шәһәрендә аерым китап буларак басылып чыкканнар. Моннан соң «Әфьюн» хикәясе (1906), «Җанлы җеназа» повесте (1907), «Ахырзаман бәласе» (1907), «Урман әүлиясе» (1907) хикәяләре, «Ачлык кушты» (1908) драмасы дөнья күрә. Әдипнең иҗаты башка бер генә хезмәттә дә тулы китерелми, аерым әсәрләре генә атап үтелә. Халык язучысы Әмирхан Еники, «Соңгы китап» битләрендә булса кирәк, бу әдипнең исемлекләргә кермәгән тагын бер әсәрен телгә ала: «Я.Вәлинең бик кызык язылган «Үзеңә кайту» дигән әсәре бар иде, яшьлек елларымда мин аны бик яратып укыган идем», – ди. Галимҗан Ибраһимов 1922 елда дөнья күргән «Татар әдәбиятында өч дәвер» хезмәтендә: «Хәзер төп сызыклары буенча татар әдәбиятының өч дәвере камил ачылып җитте, – ди. – Беренче дәвер – кадим әдәбият: «Бәдәвам»нар... Икенче дәвер – җәдит әдәбият: Муса Акъегетзадә... Акмуллалар аша килеп... Фатих Кәримовлар, Ярулла Вәлиләр, Риза хәзрәтләр, Җамал Вәлидев, Думави, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиевләр – һәммәсе, әлбәттә, бик әдәби формада, һәммәсе менә шул икенче дәвернең әдәби мөһим хезмәтчеләредер...», – дип яза.
«Татар әдәбияты тарихы»ның 3 нче томындагы «Драматургия» бүлегендә (авторы – Бәян Гыйззәт; Казан, 1986) мондый юлларны укыйбыз: «Революциягә кадәр татар драматургиясе тарихын шартлы рәвештә өч чорга бүләргә мөмкин. Бу чорларның һәрберсенең үзенә хас идея-эстетик проблемалары бар һәм алар өч буын драматургларының иҗаты белән бәйләнгән. Беренче чорга чама белән 1887 елдан 1905-1906 нчы елларга кадәр вакыт керә: ул Г.Ильяси, Ф.Халиди. Г.Камал, Я.Вәли һ.б. иҗатын һәм беренче тәрҗемәләрне эченә ала...»
Гаяз Исхакый чит илдә яшәгән елларында «Шималь төрекләренең әдәбиятына бер караш» хезмәтен яза («Татарстан» журналы, № 8, 9). Анда Ярулла Вәлигә дә берничә җөмлә багышланган. Ул очерк авторының үз иҗатын барлау өлешеннән соң өченче кеше булып килә. «Гаяз Исхакыйдан берничә ел соңрак әдәбият мәйданына Галиәсгар Камал чыга», – диелә дә ике бит чамасы Г.Камал иҗаты тасвирлана. Аннары: «Шул ук чорда Ярулла Әлвәли исемле бер язучы берничә хикәя, роман һәм пьеса яза. «Ачлык кушты» исемле пьесасы шактый зур уңыш казана. Ләкин... әдәби сәләте җитәрлек булмавы аркасында, язучы бик тиз арада әдәбият мәйданыннан сәүдә базарына күчеп урнаша», – ди. Шул рәвешле ул чордаш каләмдәшенең бай кызына өйләнеп, «байларга ялчы булуын» өнәмәвен дә, Оренбург төбәге каләм ияләре белән даими рәвештә килешми яшәгәнлеген дә сиздереп куя. («Таң йолдызы» газетасы нәшер ителгән еллардан ук Фатих Кәримине «буржуаз язучы» дип бәяләү дә шул җирлектә барлыкка килгән.)
Я.Вәлидән соң бу хезмәттә, тәртип буенча, әдипнең Казан укытучылар мәктәбендәге шәриге Шакир Мөхәммәдьяров, шагыйрьләрдән Г.Тукай, С.Рәмиев, З.Рәмиев (Дәрдемәнд), М.Гафури, Н.Думави һ.б. килә.
Я.Вәли 1909-1918 елларда Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсе» мөдире вазифасын башкара. Бер үк вакытта нәшрият вазифасын да башкарган бу басмаханәдә (шул замандагы башка басмаханәләрдәге кебек үк) кергән кулъязмаларны карап, бәяләп һәм типографиядән чыккан китап битләрен күздән кичерүче бер мөхәррир дә булган. 1910 елдан ул эшне «Вакыт»та – Шәриф Камал, Уфадагы «Сабах»та – Мәҗит Гафури, Казандагы «Сабах» китапханәсендә Хәбибрахман Зәбири башкарган булса кирәк.
«Вакыт»ның беренче эшләү чорында кергән кулъязмалар мөдир һәм әдип Ярулла Вәли кулы аша узгандыр, мөгаен. Г.Исхакыйның соңыннан аны «сәүдә базарына күчте» дип битәрләве дә шушы «Вакыт» басмаханәсе»ндә эшләвенә бәйле рәвештә әйтелгәндер, шәт.
Татар театры оешуга багышланган хезмәтләрдә Ярулла Вәли иҗат иткән «Оят, яки күз яше» драмасының беренче труппалар тарафыннан, шул исәптән «Сәйяр» коллективы тарафыннан да күп мәртәбәләр уйналуы хәбәр ителә.
Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Төхфәт Ченәкәй 1926 елда Мәскәүдә «Татар театры тарихыннан» китабын нәшер итәләр. Ул китапта гасыр башы матбугатында дөнья күргән байтак мәкалә һәм рецензияләрдән тупланган мәгълүмат китерелә. Шулардан күренә ки, 1907-1909 нчы еллар арасында «Сәйяр» труппасы күп кенә шәһәрләрдә гастрольдә булганда «Оят, яки күз яше»н уйнаган, шуның белән зур уңышка ирешкән. «Мәкәрҗә» ярминкәсе барышында (1907) ул пьеса берничә мәртәбә уйнала, аңа карата татар һәм рус газеталарында хуплау мәкаләләре басылып чыга. «Татар тормышыннан алып язылган «Оят, яки күз яше» труппаның моңарчы куелган спектакльләренең барыннан да яхшы», – диелә бер мәкаләдә.
1908 елда аерым китап рәвешендә басылып чыккан «Ачлык кушты» пьесасының да язмышы бәхетле булган. Бу әсәрдә ачлык вакытында газиз кызларын чит-ят җирләргә сатып җибәрергә мәҗбүр ителгән бәхетсез гаилә тарихы гәүдәләндерелә. Шундый тетрәндергеч хәлләргә нигезләнгәнлеге белән ул яңадан-яңа калка торган театр труппаларын үзенә җәлеп итә һәм Октябрь революциясенә чаклы төрле шәһәрләрдә күп мәртәбәләр уйнала.
Димәк ки, Ярулла Вәли дип танылган әдип вә драматургның «Оят, яки күз яше» белән «Ачлык кушты» пьесалары инкыйлабка чаклы чорда популяр булган сәхнә әсәрләре рәтендә йөргәннәр икән. Г.Камалның «Бәхетсез егет»е, Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш»ы, Д.Таҗдаровның «Яшь хатын»ы һ.б. – үз заманының гаилә тормышын төрле яклап сурәтләгән, чынбарлыктагыча калку итеп тасвирлаган пьесаларга тиң булганнар. Ләкин нишләп соң ул «Оят, яки күз яше» кебекләр совет чорында бер дә сәхнәгә күтәрелмәгәннәр?
Совет чорында Я.Вәли әсәрләренә юл бирелмәүдә мин ике-өч сәбәп күрәм. Беренчедән, ул әсәрләрнең язылышлары әле бик үк камил булмагандыр. Ни әйтсәң дә, беренче тәҗрибә туплау елларында иҗат ителгән иң тәүге, галимнәр билгеләп үткәнчә, «беренче дәвер»дә туган бит алар. Икенчедән, әсәрләрнең авторы ул чор Совет чынбарлыгы тарафыннан читкә этәрелгән «элемент»лардан – тумышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән, көнкүреше белән татарның «зур буржуйлары»на бәйле кеше – алтын приискалары тотучы Закир Рәмиевнең кияве. Совет чынбарлыгында, бигрәк тә башлангыч елларда, андыйларга гына түгел, Г.Тукай кебек, «тормышның иң түбәнге катламыннан күтәрелгән» иҗат ияләренә дә әле тискәре караш яши. «Буржуаз дәвер» иҗатчылары буларак, аларның күпчелегенең әсәрләре инкарь ителә. Ә «бай кияве» буларак танылган Ярулла Вәлинең исеме исә дистә елларгача әдәбият, мәдәният мәйданыннан сызып ташлана.
Ә бит ул, чынлыкта, татар мәдәнияте күгендә калыккан, иң беренче газета-журналлар тарихында да билгеле бер эз калдырган шәхес. Кайбер галимнәр аның Г.Тукай, К.Мотыйгыйлар белән бер үк вакытта «Фикер» газетасына нигез салышуда катнашкан булуын да әйтәләр. Бертуган Рәмиевләр 1906 елның башында «Вакыт» газетасын чыгара башлагач та, бу газетаның финанс һәм хуҗалык эшләрен алып бару вазифасы Я.Вәлиевкә йөкләнә.
Бәшир Рәмиевнең истәлекләреннән күренгәнчә, 1929 елның көзендә Ярулла белән Зәйнәп гаиләсе инде Уфага күчеп килә. (Аларның Оренбургтан 1925-1927 нче еллар арасында китү ихтималын әйтүчеләр дә бар.) Я.Вәли монда баштарак Диния нәзарәтендә, аннары ниндидер бер кечерәк оешмада хисапчы хезмәтен башкара. Бәшир укуын дәвам итү өчен Уфага килгәндә, Вәлиев-ләрнең дүрт-биш кешелек гаиләсе Нәзарәтнең уртача зурлыктагы бер бүлмәсендә көн күрә. Мөфти хәзрәтләре Риза Фәхреддин аларны, үзара якын мөнәсәбәтләрне истә тотып булса кирәк, шулай үз биләмәсенә сыендырган була. Аннары бу гаилә кечерәк бер өйгә күчә. Шагыйрьнең икенче оныгы Равил Рәмиевнең әйтүенчә, иҗаты белән кайчандыр татар дөньясын шаулатып алган бу әдип шушы кысан, кечкенә генә өйдә соңгы көннәренәчә яшәп, кайдадыр хисапчы булып эшләвен дәвам итә. «Аннары минем әтидән ел ярымнарга алданрак кулга алынды да юкка чыкты», – ди Равил (аның әтисе, «Башкирзолото» трестының зур белгече Искәндәр Рәмиев исә 1938 елның башында кулга алына һәм сугыш вакытында Себер тоткынлыгында вафат була.) Ярулла җизнәләренең эзе 1937 елдан ук югала...
Я.Вәли диңгез чоңгылына төшеп бер юк булды инде, дип кенә тынычланмыйк. Әби-бабаларыбыз күңелен пакьләүгә кайчандыр үз өлешен керткән әдипнең иҗатында чагылыш тапкан каһарманнарын бөтенләй үк онытмыйк. Буа төбәгеннән бер мәрхәмәтле кеше табылып, якташы Ярулла Вәли улы Вәлиевнең бер тулы җыентыгын чыгарырга омтылыш ясап карамасмы әле?!.
Өстәмә
Ярулла Вәлиевнең тыныч холкы һәм эшчәнлеге Дәрдемәнд гаиләсенә ошагандыр ахрысы. 1914 елда берәр ел элек кенә гимназия тәмамлаган икенче кызлары Зәйнәпне алар язучы Ярулла Вәлигә кияүгә бирәләр. Бу гаиләдә 1915 елда уллары Баязид, 1917 елда кызлары Асия туа. Баязид 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булачак. Ул институтта бергә укыган кызга сугыш башланыр алдыннан гына өйләнгән була. Бер уллары туып кала. Соңрак Асия а Уфа шәһәренең баш архитекторына кияүгә чыга. Бу гаиләдә бер ул белән бер кыз туа.
«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.74-78.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА