Яңалыклар
-
Ислам. Дини сүзлек
Гыйддәт (гарәпчә – беркадәр, бераз вакыт). Ислам йоласы буенча, хатыннарның, иреннән аерылган яки ире үлгән очракта, өч тапкыр айлыгы узмыйча, яңадан элекке иренә кайтырга яки башка иргә чыгарга хакы юк. Бу чор гыйддәт чоры дип атала. Гыйддәт тоту хатынның үзен аерган яки үлгән иреннән балага узу-узмавын ачыклау өчен зарур. Әлеге йола баланың атасы кем икәнен билгеләү өчен кирәк. Мөселман кануннары буенча, балага ана гына түгел, иң беренче чиратта, ата да хуҗа. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен әзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде. «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде. Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый. -
Әхмәт Гыймадов иҗатын өйрәнүдә яңа табышлар
Әхмәт Гыймадов (1915-1943) – Бөек Ватан сугышында ятып калган яшь татар язучыларының берсе. Казан шәһәрендә туып, Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә җиде сыйныф белем алган, аннан завод-фабрика өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗУ) укып, аны тәмамлап, Казан заводларында эшләгән елларда каләм тибрәтә башлаган әдипнең матбугатта хикәяләре һәм мәкаләләре дөнья күрә. Аннан ул үзе хезмәт күрсәткән завод газетасында хәбәрче дә булып эшли, бераздан аны мөхәррир итеп тә билгелиләр. 1943 елда Әхмәт сугышка җибәрелә һәм, кызганыч ки, кире әйләнеп кайта алмый. -
Тарихчы-галим Әзһәр Мөхәммәдиевнең тууына 90 ел
Тарихчы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995), Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев 1933 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Илеш районындагы Сеңрән авылында туган. Ә.Мөхәммәдиев, 1963 елда Казан дәүләт универcитетын тәмамлаганнан соң, 1968-1971 һәм 1974-1977 нче елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1977 елдан – Казан дәүләт универcитеты укытучысы, пpофессор (1993), кафедра мөдире. 1992 елда тарих фәннәре доктоpлыгына диссертация яклый. Галимнең сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Ул антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Әзһәр Мөхәммәдиев 2018 елның 25 апрелендә вафат булды. -
Күн һәм «хәләл җефет»не нәрсә берләштерә?
Идел буенда урнашкан Болгар дәүләте урта гасырларда төрки дөньяда иң танылган сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге саналган. Болгарлар чит мәмләкәтләрдә сәүдә иткәннәр. Шундый сыйфатлы һәм кирәкле тауарларның берсе булып күн һәм күннән ясалган эшләнмәләр саналган. Гомумән, болгарлар күн осталары булган. -
Исемнәр мәҗмугасе
Кулымдагы йөзегемнең Сүз әйтмәгез кашына. Дусларча бер төртик әле Дуслар кабыргасына. Кулымдагы йөзегемнең Исеме – Бәшир, сүз дә юк. «Намус» булгач, селкенми дә, Што за намуссызлык! -
Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинның тууына 120 ел
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1963, 1973), профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 31 августында хәзерге Татарстан Республикасының Апас районындагы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында туган. 1928 елның җәендә Мөхәммәт Гайнуллин Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдерахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. Мөхәммәт Гайнуллин татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язуда, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзүдә, аларны матбугатка әзерләүдә яки редакцияләүдә катнаша. Мөхәммәт Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат булды. -
Фатих Әмирхан белән очрашулар (Истәлекләр буенча)
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә якынча ярты гасырлык тарихны үз эченә сыйдырган тупланма – Үзбәк Байчура фонды саклана. Биредә татар журналисты Шәриф Байчура, аның хатыны – табибә Әминә Алимбәк, уллары – танылган тел белгече Үзбәк Байчураның китаплары һәм архив материаллары урын алган. Әлеге шәхесләрнең тормыш юлын, эшчәнлеген аерым өйрәнгәндә шактый мәгълүмат тупларга мөмкин булыр иде. Безнең очракта нәкъ менә Шәриф Байчураның шәхесе игътибарга лаек. Журналист булып эшли башлаган елларында ул танылган әдипләр белән якыннан аралашкан. Ә иң мөһиме − әлеге аралашу вакыйгаларын дәфтәргә теркәп калдырган. Тәкъдим ителәсе мәкаләбез дә – әнә шундыйлардан. -
100 ел элек татар дөньясы
5 елдан бирле татар авылларына йөреп, татар көйләрен җыю белән шөгыльләнгән һәм төрле халыкларның җырларын туплап, музыкага салган композитор-этнограф А.А.Эйхенвальд бу көннәрдә Казанга килгән иде. Ул, үзенең Казанда булуыннан файдаланып, җыеп эшләгән татар көйләреннән концерт ясарга исәпли. Концерт җомга көн Кызыл Яу сараенда булачак. -
Кырыкта да...
Атаклы Буа дәүләт драма һәм сатира театры Сабага Аманулланың «Кырыкта да кытыклый» дигән спектакле белән киләсе көннәр иде. Кайсыдыр, районның Мәдәният йортына шылтыратып, нинди комедия куеласын ачыклый икән. Шунда эшләүче Миңнислам Кәримов пьесаның исемен онытып җибәргән һәм: – Кырыкта да кычыта, – дигән. -
Язучы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел
Язучы, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983) Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылында туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, ул туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм күмәк хуҗалык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Ул әдәбиятка студент елларында килә. -
Кәләш күлмәге кагыйдәләре
Никах һәм туй – һәр татар кызының тормышында иң мөһим, иң җаваплы һәм иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Гомумән, татар халкының тормышның әлеге мизгеленә игътибары бик зурдан һәм бу милләтебезнең гореф-гадәтләрендә дә чагылыш тапкан. Кызны сорый килү, никах, туй, килен токмачы әзерләү кебек йолалар бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Әмма шунысы аяныч: кайбер йолалар, матур гадәтләр тарих битләрендә генә калган, хәзерге яшьләрнең гади көнкүрешендә алар бөтенләй юк. Мәсәлән, кәләш күлмәгенең үзенчәлеге. -
Мамадышның легендар җитәкчесе
Үткән тарихыбызны, аның үзеннән соң якты эз калдырган күренекле шәхесләрен барлыйбыз. Сүзебез сугыш һәм хезмәт ветераны – районыбызда гына түгел, республикабызда да яхшы билгеле шәхес Зәйнулла Шәйхулла улы Һадиуллин хакында. 2023 елның 15 маенда аңа 97 яшь (1926-2016) тулган булыр иде. -
Җырчы Асия Измайлованың тууына 120 ел
Җырчы, педагог ТАССРның халык артисты Асия Сәйфулла кызы Измайлова 1903 елның 15 августында Сембер шәһәрендә туган. 1919 елда ул Сембер шәһәрендә татар драма труппасы спектакльләрендә катнаша. 1927-1929 нчы елларда Казанда яши, концерт эшчәнлеге алып бара, беренче радиоконцертларда катнаша. Асия Измайлова 1929-1934 нче елларда – Мәскәү филармониясе солисткасы. 1934-1938 нче елларда исә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта Бөтенсоюз радиосыннан концертлар бирә. 1963-1992 нче елларда ул Мәскәү консерваториясендә ялгыз җырлау классын алып бара. Төп партияләре: Бикә («Качкын», Н.Җиһанов), Яучы карчык («Галиябану», М.Мозаффаров), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский) һ.б. Ул, «Зиләйлүк», «Шахта» һәм башка татар халык җырларын оста башкарып, зур популярлык казана. Асия Измайлова 1993 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды. -
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (01.08.1948-27.03.2020)
Дуслык ул – бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этапларында кеше янәшәсендә төрле кешеләр була, син үзең дә кемгәдер якынаясың, кемнәндер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янында дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылышларында һәм гомернең көзендә беләсең.
