Кем ул – Шакир Мөхәммәдев яки Әдипнең кабере ни хәлдә?
Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Шакир Мөхәммәдев, журналист буларак, үз вакытында аеруча киң танылу алган «Вакыт» (Оренбург), «Әлгасрел-җәдит» (Уральск), «Шәркый рус» (Тифлис) газеталары белән актив языша, И.Гаспралы нәшер иткән «Тәрҗеман»ны даими күзәтеп бара һәм әлеге басмага югары бәя бирә. 1906 елда Ш.Мөхәммәдев үзе дә, беренче урыс инкыйлабын яклап, яулап алган матбуган ирегенә куанып һәм беренче битенә «Хөррият илә каимдер безем хәятымыз, истибдат дәвам идәрсә якындыр мәматыбыз» дип, ягъни «Азатлык булганда гына тормышыбыз бөтен була, ә реакция көчәю үлемебезне якынайта», дип язып, «Карчыга» исемле сатирик журнал чыгара башлый. Сәяси мәсьәләләрдә социал-демократлар позициясенә якын торган мөхәррир-журналист басманың төп мәсләген һәм юнәлешен үзенең «Максат» дигән мәкаләсендә бик ачык күрсәтә: «...Надан, тәкәббер, залим, ач күзле капиталистлар илә сугышмак, кадәр хәл приказчик, конторщик һәм эшче халыкның файдасына каләм йөртмәктер... Ачлыктан аптыраган, хокуксызлыктан гаҗиз калган, җирсез-сусыз авыл халкының тормышыннан (...), мәктәп-мәдрәсәләрдән вә гайре нәрсәләрдән бәхәс итеп, тиешсез һәм килешмәгән эшләрне көлке тарихы илә язып, рәсемнәре күрсәтеләчәктер». «Хәсрәтле көннәр» язмасында исә ул, илне кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык уратып алуы турында тирән борчылып, шул ук вактта, якты көннәрнең киләчәгенә өметләнеп, болай ди: «Әмма бу иске тормышның нигезе хәзер тәмам черегән, бүгенме-иртәгәме егылачак. Хаклык һәрвакыт өстен булачагында һич шөбһә юктыр. Хәзергә кадәр ак астында изелгән эшче халык илә җирсезлектән аптыраган авыл халкы да, әлбәттә, бер көн моратларына ирешеп, дөнья яктысы күрәчәкләр».
«Эшче халыкка» дигән язмасында, тормышны бары тик көрәш аша гына уңай якка үзгәртү мөмкин икәнлеген ассызыклап: «Әгәр дә без – үзебезнең кул көчебез, үзебезнең маңгай тиребез берлән тамак туйдыручы эшчеләр – үз кирәкләребезне үзебез сорамасак, үзебезнең ачлы-туклы тормышыбызны яхшыртыр өчен үзебез иҗтиһад кылмасак, (...) безнең көнебез дә, тормышыбыз да яхшыланмаячак», – ди.
Әмма искелектән, артталыктан көлеп язылган кыю мәкаләләре белән тиз арада укучыларның игътибарын җәлеп итәргә өлгергән әлеге басманың тугыз саны гына дөнья күреп кала, карагруһ көчләр тырышлыгы нәтиҗәсендә, ул 1907 елда чыгудан туктарга мәҗбүр була.
Милләт язмышы өчен борчылып, халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән тынгысыз җанлы, фидакарь әдип Шакир Мөхәммәдев 1923 елның 10 ноябрендә, илле сигез яшендә, үпкә авыруыннан вафат була һәм Оренбургның мөселман зиратында җирләнә.
2-3 фото.
2024 елның 25 октябрендә, кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән йөргән вакытта, каләмдәшләрем В.Имамов, Р.Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Разил Зиннәтуллин белән бергә, Оренбургта булырга туры килде. Сәфәргә кузгалыр алдыннан миңа төбәк тарихын өйрәнүче галим, мөгаллим, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Амишов болай дигән иде: «Ләбиб абый, Сез юлда күп йөрисез. Бер үтенечем бар иде. Әгәр дә Оренбургка барып чыгарга туры килсә, зинһар, Шакир Мөхәммәдевнең каберен зиярәт кылырга тырышыгыз әле. Әдипнең каберендәге таш җимерелгән дип ишеткән идем. Әгәр дә ул чынлап та җимерелгән булса, кабернең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. Шундый аяныч хәл булмасын өчен, Ш.Мөхәмәдевнең җәсәден, бәлки, Буа зиратына алып кайтып җирләргәдер?!»
Булдык без ул зиратта. Кабер ташлары буенча белгеч Венер Усманов, Казаннан торып, безнең белән телефон аша сөйләшеп, мәшһүребезнең кабере кай тирәдәрәк булырга тиешлеген әйтеп тормаган булса, без Шакир Мөхәммәдевнең каберен таба алмаган булыр идек. Әле кайдалыгын якынча чамалап та, шактый эзләдек без аны. Бактың исә ул зират капкасыннан әллә ни еракта булмаган икән. Ике өлештән торган таш ваткаланмаган-җимерелмәгән үзе, өскесе бары тик урыннынан кубып, җиргә килеп төшкән иде, әмма әйтергә кирәк: таш та, кабер үзе дә, сүз дә юк, яңартылуга, төзекләндерүгә мохтаҗ. Безнең тәкъдим: Ш.Мөхәммәдев каберендәге ташны Татарстанның кайбер зиратларындагы матур үрнәкләр нигезендә, яңартып, бер үк вакытта искесен дә шунда калдырып, кар-яңгырдан саклауны күздә тотып, кабер өстенә күгәрми торган металлдан каплавыч куясы һәм, кирәк дип тапкан очракта, каберне кечкенә чардуган белән әйләндереп, үзәк юлга кадәр таштан сукмак саласы иде. Бу эшне, һичшиксез, буалар, аерым алганда, һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә сәләтле Буа якташлык җәмгыяте, әлбәттә, Оренбургтагы татар мохтарияте (җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, эшмәкәр Илдус Дәүләтов) белән берлектә, тиз арада башкарып чыгар, дип уйлыйбыз.
«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.86-88.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА