Дөньяда сүзем калыр... рубрикасы буенча яңалыклар
-
ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...
Халыклар һәм илләр арасындагы бәйләнешләр бик көчәйгән бүгенге көндә язучыдан тирән белем, киң колачлы иҗат кешесе булу сорала. Сәнгать турында, матур әдәбият әсәрләре турында сүз йөрткәндә, без аларны тормыш белән бәйләнештә карыйбыз, аларга шул ноктадан чыгып бәя бирәбез. Язучылардан без тормышчан тема һәм проблема, тормышчан сюжет һәм тормышчан вакыйгалар, тормышчан образлар таләп итәбез. -
ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...
Милли исем ул – халыкның рухи байлыгы. Тел белән шаяру ул – халыкның язмышы белән уйнау. Манкортлык, милләтнең юкка чыга башлавы милли исемнән ваз кичүдән башлана. Мондый кешеләрнең күпчелеге – милләтара никах резервлары. -
ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...
Урам малае кебек син, мәхәббәтем: Атлаган һәр адымыңда ватык кала. Иелсәм күз камаштырган пыялага, «Алтын ул!» – дип, бер көчлесе тартып ала. -
ДИФГАТЬ СИРАЙ. Бер йөрәккә ничек сыйдылар
Хәтәр җилләр, шаулы диңгезләр, Зәңгәр күкләр, үткен кыялар... Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар – Ничек болар җиргә сыялар? -
ГАДЕЛ КУТУЙ (28.11.1903-15.06.1945)
*** Татар язучысы, гомумән, әле кирәкле әһәмиятне казана алганы юк. Тукай кебек шагыйрьләр үлгәчтен генә тәкъдир ителә башлыйлар. Тукайга памятник кую мәсьәләсе шуны күрсәтә. *** Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән дә өстенрәк. *** Мәхәббәт кешене матур итә. *** Бөек иҗат һичкайчан югалмый. *** Нурда, саф һавада коенам мин, Җиңел булсын, диеп, юлларым. *** Һәр көн сәламәт уяну, һәр яңа көнне исән каршылау – никадәр бәхет! -
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ
Безнең кызларыбызның-егетләребезнең сөю-мәхәббәт хисләрен агымсу белән параллель куеп җырлаулары, кайгы-хәсрәтне агымсуларга агызып котылу турындагы хыяллары, карт әби-бабайларның гомер узганын агымсуга карап билгеләве – болар бер дә очраклы түгел. Бу – бик матур фәлсәфә. -
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (01.08.1948-27.03.2020)
Дуслык ул – бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этапларында кеше янәшәсендә төрле кешеләр була, син үзең дә кемгәдер якынаясың, кемнәндер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янында дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылышларында һәм гомернең көзендә беләсең. -
Дөньяда сүзем калыр...
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ*(20.11.1928-7.05.2011)Кеше ишетсен дисәң, пышылдап әйт.*** Юньсез мактаса, хур итәр.***Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чак.*** Кояшта яфрак матурлыгы күренә, давылда тамыр нык... -
Дөньяда сүзем калыр...
НАИС ГАМБӘР(25.08.1947-4.05.2005)Язылмаган поэма – һәрбер төнем,Укылмаган китап – һәр көнем.***Шыксыз, буп-буш бүлмә –Көзге алмагач кебек ялангач.***Вакыт – табиб, үтә тора көннәр,Син калдырган җөйне... -
Исмәгыйль Гаспралыдан шәп фикерләр
Телдә, фикердә, эштә берлек!***Милләтнең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә, милләтнең киләчәге аналарда. (Милләтнең яртысы хатыннардыр, милләтнең аналары, беренче мәгърибияләре хатыннардыр, аларны да ук... -
Галимҗан Ибраһимов: "Бала иң элек үз халкының хәрефләрен күрсен"
Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан; ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан. Бирелгән нәрсәләр милли тәрбиягә нигез булсын өчен, аңа, иң элек, үз анасының теле билгеле бер ысул... -
Нәкый Исәнбәт
***Теләк үлмәс җир астына кергән белән,Орлык үлмәс җир астына күмгән белән. ***Коймасыз йортка йозаклы капка. ***Кунак үз...