Журнал «Безнең мирас»

Яңа Тинчәле авылы мәчетләре тарихы

Татарстанның Тау ягы районнары исәбенә кергән Буа районы авылларыннан берсе – Яңа Тинчәле авылы турында тарихи чыганакларда беренче мәгълүматлар 1686 елдан билгеле. Төбәк тарихы белән кызыксынучылар мөрәҗәгать итәрлек ышанычлы чыганак сакланып калган булуы авыл халкы өчен генә түгел, тарих фәне өчен дә зур уңыш.

 

Касыйм Бикколов – авылыбызның беренче тарихчысы

ХIХ гасыр-ХХ гасыр башы татар җәмәгатьчелеге тарихында тирән эз калдырган, татар милләтенең рухи-мәдәни тормышында олы гамәлләре белән мәгълүм булган Биккол(ов)лар нәселе вәкилләренең дин, мәгърифәчелек, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге киңкырлы эшчәнлекләре шактый тәфсилле өйрәнелеп, исемнәре халыкка кайтарылды[1]. Әлеге мәкаләдә сүз исеме, җирләнгән урыны, кабер ташы да мәгълүм булган Касыйм Җәмалетдин улы Биккол(ов)ның «Яңа Тинчәле вә аның тарихы»[2] (1926) турында барачак. (Аерым галимнәр әлеге хезмәтнең Касыймның әтисе Җамалетдин башлаган дип саныйлар[3].)

Сүз уңаеннан, күптән түгел әлеге шәхеснең бабасы – Габделлатыйф хәзрәт Бикколның да кабер ташы ачыклануын әйтеп үтәсе килә. Шактый олыгаеп, бу фани дөньядан киткәндә, үзенең изге эшләрен дәвам иттерерлек 5 угыл һәм 4 кыз бала тәрбияләп калдырган әлеге хәзрәтнең кабер ташы язмасы аның үз заманы өчен югары дәрәҗәле, абруйлы шәхес булуын раслый: «1887 сәнәдә галим, фазыл, гамил шәех дамелла Габделлатиф бине Яһүдә хәзрәтләре 89 нчы яшендә дар әл-фәнадан дар-әл-бакига рихләт әйләде. Аллаһ рәхмәт әйләгәй».

Әлеге хезмәттә Яңа Тинчәле авылының оешу тарихы, авылдагы төп нәселләрнең шәҗәрәләре хакында кызыклы материаллар, мәчетләр тарихы да китерелә. «Яңа Тинчәле вә аның тарихы» хезмәтенә беренче төпле, фәнни бәяне танылган тарихчы-галим Миркасыйм Госманов бирә. Әлеге кулъязманы ул 1968 елда Яңа Тинчәле авылына фәнни эзләнүләргә килгән вакытта табып, өйрәнә башлый. «Каурый каләм эзеннән»[4] дип аталган китапта галим әлеге кулъязма турында кызыклы фикерләр әйтә, язма авторының Төрекмәнстанда яшәүче улы Җәүдәт белән хатлар алыша, шуның нәтиҗәсендә, кулъязманың Урта Азиядә, Чарджоу шәһәрендә сакланган ике күчермәсе Казанга кайтарыла. (Бүгенге көндә өч кулъязма да Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең «Сирәк китаплар һәм кулъязмалар» бүлегендә 2386 т., 2387 т. һәм 2389 т. номерлары белән саклана.) Миркасыйм ага табышын югары бәяли: «Яңа Тинчәленең зиратларына, мәчетләренә багышланган бүлекчәләр, әсәрдән гомумән күренгәчә, автор тарафыннан шактый җентекләп өйрәнелү нәтиҗәсендә язылган. Үз нәүбәтендә кабер ташларын җентекләп тикшерү Касыйм хәзрәткә ышанычлы мәгълүматлар биргән булса, мәчет-мәдрәсәләрнең тарихларын, имамнарның эшчәнлеген өйрәнү авылның рухи культурасын, андагы кешеләрнең интеллектуаль мөмкинлекләрен ачыклауга да ярдәм иткән. Автор авылдагы беренче мәчетнең 1753 елда рәсми рөхсәт белән эшли башлаганлыгын, шушы җәһәттән караганда, Яңа Тинчәленең бу якларда алдан барганлыгын горурлык белән билгеләп уза. Тарих язылган вакытта Яңа Тинчәледә биш мәчет эшләп торган икән».

 

«Мәгариф ягыннан караганда күпләреннән алга санарга ярый»

Хезмәтнең «Мөкаддимә» өлешендә авыл тарихына мөнәсәбәтле кызыклы фактлар китерелә: «Бу карья[5] Романовлар заманында Сембер губернасы Буа өязе Иске Суыксу волосте иде, хәзер исә Татарстанда Буа кантоны Иске Шәйморза волосте карамагындадыр. ...Төньяк тарафы көньягыннан олырак, төньягында – өч, көньягында ике мәсҗед бар. Бүгенге көндә 600гә якын хуҗалык бар, 3000гә якын җан хисаплана. Бу карья гарби[6] Идел буенда була. Авылларның иң искеләреннән булмаса да, яңаларыннан да түгелдер. Әмма мәгариф ягыннан караганда, күпләреннән алга санарга ярый».

Бу хезмәтнең кереш өлеше – авылның ХХ гасыр башындагы торышына күзәтү рәвешендә генә булмыйча, гомумән, татарлар тарихы буенча да киң мәгълүмат туплаган кыйммәтле чыганак. Әлеге мәкаләдә безне кулъязманың «Яңа Тинчәле мәсҗедләре» дигән бүлекчәсе кызыксындыра. Хезмәтнең әлеге өлеше мондый сүзләр белән башлана: «Беренче мәсҗед өчен (Тинчәле авылында) 1753 елда императрица Елизаветадан рөхсәт алынган. Тарихта һичбер җирдә рәсми мәсҗедкә рөхсәт алган ил (өлкә) юк, хәтта Казан да 1764 елда Екатерина заманында гына, ягъни бездән 11 елдан соң гына, мәсҗедкә рөхсәт алган. Моның илә безнең авыл халкы мактанырга хаклы. Ул заманда рәсми ике мәсҗед Кырым һәм Касыйм шәһәрләрендә булган, алар да татар ханнары әмере илә төзелгәннәр иде». Әлеге хезмәттә автор, сораулар тууы ихтималын исәпкә алып, мәчет салдыруга ирешүнең тарихын да бәян итеп калдыра: «Яңа Тинчәледән көнбатыш читендә Чатказ илә Тимбай арасында 40 дисәтинә җир Уразмәт кыры дип атала, дөресе, Уразмөхәммәт кыры. Аның хуҗасы – Уразмөхәммәт Уркаев дигән кешедер. Вахид мөәззин язуында 10 номерда Сабирка Урмаев – Ураз алпавыт җире диелгән иде. Ураз Петербургта хезмәт итә. Шунда ул бер яраклы эш күрсәтеп, падишаһ түрәләреннән хезмәте бәрабәренә мөкяфәт (хезмәт бәрабәренә бирелгән премия, бүләк) буларак, аңа Тимбай турысында Карлы Суының мәшрикъ (көнчыгыш) тарафыннан берничә дисәтинә җир бирелгән. Бу кеше ул җирне үзе эшкәртмичә, Тимбай урысларына... биреп эшкәрттергән. Үзе үлгәч, аның гаиләсе калмый, җире хөкүмәт кулына күчә. Авылыбызның Хисамеддин бабай рәсми документын табып, адвокатларга күрсәтеп: «Мин – Уразмөхәммәт варисы», – дип, җирне алмакчы була. Тик Сембер властьлары язуны кирәкле дип танымый, бик иске, дип, сорауны кире кага. Ә алмашка Ураз Уркаевның хәрби хезмәте өчен авылга мәсҗед кылырга рөхсәт алырга дигән кәгазь бирелә, указ алына. Бу указ күп еллар әтиемез Җамаледдин кулында сакланып, ул үлгәч, Ибраһим Бикколов кулында калды. Әлеге документны, әлбәттә, тарих өчен саклау таләп ителә».

Беренче мәчет

Мәчетләр тарихы һәм аларда имам булып торучыларны барлаганда, күбесенең Бикколлар нәселе белән бәйле булуына игътибар итәбез.

Безнең төбәк Сембер губернасына (бүгенге Ульяновск өлкәсенә) караганлыктан, дингә бәйле мәгълүматлар (мәчетләр, алардагы мулла-мәзиннәр турындагы мәгълүмат та) Ульяновск архивында саклана. Бүгенге көндә ачыкланган документларда Яңа Тинчәле авылы мәчетләре турында да шактый киң мәгълүматлар табылды. «Ведомость духовных лиц Симбирской губернии»[7] дигән документта 1525 нче номер астында болай язылган:

«1525. Новые Тинчали, 1-я Соборная, 1753 года.

Новые Тинчали, 1-я Соборная. Абдуллатыф Ягудин в звании имама мухтасиба мадрасе. Назначение с 13 декабря 1832 г. Приказ № 32699». Күрәсез, бу язма нәкъ менә патшабикә Елизавета Петровна рөхсәте белән 1753 елда төзелгән мәчетнең имам-хатыйбы дигән мәгълүмат бирә.

Соңрак монда имам-хатыйп булып Җамалетдин Биккол(ов) билгеләнүе хакында да язма бар: «Биккулов Замалетдин Абдуллатипович, 1831 года рождения. Назначен с 4 октября 1855 году, приказом №8124. Имам-хатиб, мугаллим».

Шул ук документта соңрак әлеге мәчеттә имам-хатыйп булып Җамалетдин хәзрәтнең улы – Касыйм Биккол билгеләнүе турында да мәгълүмат бирелә: «Биккулов Касим Замалетдинович. Имам-хатип, Мугаллим. Приказ №2636 по Симбирской губернии от 29 июня 1903 года».

Касыйм Бикколов язмаларыннан күренгәнчә, Яңа Тинчәле авылының беренче мәчете «...әүвәл Хөснеддин бине Абушай ыстанында булган (ыстан тавы диләр иде). Без яшь чагында анда мәсҗед юк иде, әмма балавыз сыга торган ыстан бар иде. Ыстан тавы дигәне шуннан калган. Тау башында хәзер Фатих Шәйхелислам бине Гайнеддин бине Хөснетдин бине Абушид бине Ярми бине Бәйсәет бине Сөендек бине Сенәйнең йорты бар. Шул ыстан тавындагы мәсҗедне Бәйсәет бине Сөендек бина кылган, имеш. Бу мәсҗедтә әүвәл имам булган кеше мәшһүр карак Хәмидулланың атасы мулла Шәмседдин дигән кешедер. Аның нәселе хәзер авылда юк. Шәмседдин мулланың углы Хәмид укымышлы вә бай кеше булып, яхшы тройка атларга утырып, каракларның атаманы булып йөргән. Ахры, тотылып, Себергә сөрелгән. Бәлки, Себердә нәселләре бардыр? Шәмседдин мулла үлгәннән соң 1785 елда Иске Чокалыдан мулла Яһүдә бине Бикколны мулла итеп китергәннәр. 1790 елда хөкүмәт һәр авылга указлы мулла куярга мәҗбүр иткәч, ул Уфада Мөхәммәдҗан мөфтигә барып имтихан ителеп, указ алып кайта һәм, авылдан күчеп, Ашыт карьясенә мулла булып китә. 1825 елда картлар аны киредән чакырып кайтаралар. Ул 50 еллап мулла булып, мәктәп ачып, тирә-якларга имамнар хәзерләп чыгара. 1835 елның сентябрендә 85 яшендә вафат була. Кабере Тинчәленең төньяк тарафындагы зиратында. 1831 елда авылның бай карты Бәкер бине Бәйсәет бине Сөендек бине Сенәй хәзерге зур мәсҗедтән түбән агачтан бер кечерәк мәсҗед ясата. Димәк, беренче мәсҗед елгада, ә тауда икенче бинасы аз гына югарырак салына, ул рус түрәләренең күзләре төшмәсен өчен шулай эшләнә».

 

Икенче мәчет

«Икенче мәсҗед авылның көн тарафындадыр. Иң элек халык намаз укырга бер өй ала. Соңра, 1830 елда, Габделсәлам бине Биккенә бине Бәйсәет бине Сөендек бине Сенәй манаралы мәсҗед бина кыла. 1898 елда Гайнеддин бине Сәйфеддин бине Сәгыйт бине Биккол бине Бәйсәет бине Сөендек бине Сенәй йортыннан ут чыгып, бөтен авыл диярлек яна. Шулай ук Гәбделсәлам бабай салган мәсҗед тә янган. Бу янгын елы дип искә алына. Ут чыгуның сәбәбен самавырдан диләр иде. Соңрак бу мәсҗед урынына Шәмседдин Абушаев катнашы илә хәзер дә мәсҗед булган икенче мәсҗед бина кылына. Анда әүвәл имам булып Яһүдә хәзрәт шәкерте мулла Әхмәр бине Бикмөхәммәт тора. Берничә елдан соң Әхмәд бине Сәйфеддинне мулла иткәннәр. Соңра аның улы Шакир имам булып торды».

Бу турыдагы язмалар да үз вакытында «Ведомость духовных лиц Симбирской губернии» документына теркәлгән: «1526. Новые Тинчали, 2-я Соборная. Ахмет Сайфутдинович, 75 лет. Назначен 15 мая 1861 г. Приказ №2778. Имам-хатип, мугаллим».

Аннан соң, Әхмәт Сәйфетдин улының улы – Мөхәммәтшакир әтисе эшен дәвам иттергән булуын да раслаучы документ бар: «Мухамматшакир Ахметович, 32 года. Назначен 28 июня 1895 г. Приказ №2896. Имам-хатип, мугаллим. Утвержден хатипом от Симбирской губернии, приказ №253, 26 мая 1915 года».

«Ул (икенче) мәсҗед искергәч, авылыбызның Себердә торучы Шәмседдин бине Абушай бине Бикмөхәммәд бине Габдулла бине Айдар бине Ходайбирде бине Чабкын 1874 елда хәзерге зур мәсҗедне бина кыла. 1880 елда өченче мәсҗед ике катлы, гаять зур итеп эшләнә».

Өченче мәчет

«Өченче мәсҗед – авылыбызның төньягында югары өченче мәсҗедтер. Моны Бәкер бабай бине Әхмәр бина кылган иске мәсҗедтән 1880 елда, агач алып, анда ике катлы итеп бина кылдылар. Иң элек мулла Зариф бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Биккол имам булды». (Димәк, замандашларга мәгълүм авылыбызның ике катлы мәчетендә Габделлатыйф хәзрәтнең дүртенче улы – Зариф имам булып тора). Рәсми документта бу мәчет турында мондый язма бар: «1527. Новые Тинчали, 3-я Соборная, 1877 года. Усманов Гаязетдин Бурханетдинович 1873 г.р. Назначен 19 апреля 1900 года, Приказ №1031».

Гаязетдин Бурханетдин улы Усманов – Бикколовлар нәселе хакында сүз алып барганда, ул документларда, тикшерү эшләрендә шактый еш телгә алына. Касыйм Бикколов тарафыннан нәшер ителгән кайбер уку китапларында икенче төзүче-автор буларак Г.Госмани дип күрсәтелгән шәхес нәкъ шушы Гаяз Усманов – Касыйм, Ибраһим Бикколовларның туганнан туганы, ягъни аларның әтисе Җамаледдин хәзрәт белән Гаязның әнисе бертуган. Бу ике туган – Касыйм Бикколов һәм Гаязетдин Усмановларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, ХХ гасыр мәктәп-мәдрәсәләренең аерым сыйныфлары өчен әдәби уку китаплары, әйләнә-тирә табигать белеме буенча дәреслекләр төзеп бастырылган булуы мәгълүм.

21 нче йөз башында дөнья күргән «Яңа Тинчәле таңы» китабында архив документларына сылтама белән, 1896 елда авылда 1 мәктәп, 3 мәдрәсә эшләве, аларда 90 бала (малайлар һәм кызлар) укуы хакында языла һәм «ХIХ гасыр башында (ахырында кирәк, хата җибәрелгән. – Ф.С.) Гаяз хәзрәтнең сабак бирүе мәгълүм»[8] дигән сүзләр язылган. Алга таба китапта: «1910-1914 нче елларда Яңа Тинчәле мәдрәсәсе күтәрелеш кичерә. Биредә бу чорда Шакир хәзрәт Бакиров, Касыйм Бикколов, ...Гаязетдин Усманов (Гаяз хәзрәт) мөгаллимлек итәләр»[9], – дигән фикер дә өстәлгән.

Гаяз Усманов әнисе ягыннан Бикколовлар нәселенә тоташса, әтисе ягыннан язучы Шамил Усмановның туганы (Гаяз һәм Шамил Усмановлар – шулай ук туганнан туганнар).

Татарстан Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) архивларында[10] сакланган мәгълүматларга караганда, башка берничә кеше белән бергә, Усманов Гаяз, Касыйм Бикколовлар, Городнищенский, Шәйморза, Чүпрәле волостьларына караган авыллардан бер төркем муллалар белән бергә совет властена каршы төркемдә катнашуда, җыелышып, властька каршы эш планы коруда, солтангалиев оешмасына ярдәм итүдә гаепләнеп, кулга алына һәм аларга карата Буада сак астында калдырырга дигән карар чыгарыла. Соңрак боларның икесе дә Казанга күчерелә һәм «Ибраһим Бикколов «эше» буенча да сорау алуга тартыла. Г.Усманов 1931 елда 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә һәм Кузнецк төзелешендә таш карьерларында эшләгәндә вафат була[11].

Дүртенче мәчет

Касыйм Бикколовның «Яңа Тинчәле вә аның тарихы» хезмәтендә дүртенче, бишенче мәчетләр турында да кыскача гына мәгълүмат бирелә: «4 нче мәсҗедне авылның төньягына халык төрле җирдән имана җыйнап бина кылдылар. Беренче имамы – Шакирҗан бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә». Димәк, бу мәчеттә исә Габделлатиф хәзрәтнең бишенче улы Шакирҗан имам булып торган. Бу турыда документлардагы язма: «1528. Новые Тинчали, 4-я Соборная, 1890 года. Биккулов Шакирзян Абдуллатипович, 41 лет. Назначен 5 декабря 1890 г. Приказ №3131. Имам-хатип, мугаллим.

Сайфетдин Шарафутдинович, 31 лет. Мэзин».

 

Бишенче мәчет

Бишенче мәсҗед көньяк тарафта, түбән очындадыр. Халык, төрле җирдән акча җыйнап, 1913 елда сала. Беренче имамы – мулла Миргасыйм бине мулла Зарифулла бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Бикколдыр». Димәк, ХХ гасыр башында төзелгән яңа, бишенче мәчеттә дә Бикколлар нәселе кешесе – Габделлатиф хәзрәтнең дүртенче улы Зарифулланың улы – Миргасыйм имам булган: «Новые Тинчали, 5-я Соборная. Открыта 20 марта 1913 года. Хатиб, Биккулов Миргасим Зарифович. Назначение 29 мая 1914 г. Приказ №5419».

 

Мәчетләребезнең совет чорындагы тарихы

Авыл тарихының шанлы, иманлы, мәчетле чоры Совет Җөмһүрияте төзелү белән, кискен төстә өзелә... Авыл халкы яңа тормыш шартларына яраклашып яши башлый. Бу яңа чынбарлык өчен, кызганыч ки, Яңа Тинчәле авылында туып-җитлегеп, татар халкының зыялылары, гыйлемле дин әһелләре, укытучы-мөгаллимнәре булып танылган милләтебезнең асыл затлары кирәксез булып, тарих арбасыннан упкынга төртеп төшерелә. Изге урыннар булып, халыкка иман кыйбласын күрсәтүгә хезмәт итүче мәчетләрнең киләчәктә әле горур манараларын иеп, башлары киселгән хәлдә, дененнән биздерелгән буынның уйлау-фикер йөртү сәләтен икенче якка юнәлтеп, хәтерсез кавемгә әверелүе тарихын күзәтергә туры киләчәк көннәре алда була. Бабалары төзегән Аллаһ йортларының мәктәп, клуб буларак хезмәт итүен, кибетләр өчен склад булып торган вакытларын, замана шаукымы йөге астында күз алдында җиргә иңүләрен күрү олы буынның йөрәк ярасы булгандыр, ә замана хастасы белән күзләре томаланган замандашларым, әлеге мәчетләрне күреп үссә дә, үз-үзләренә бу биналарның язмышы хакында сорау бирерлек халәттә түгел иде кебек...

Авылыбызга нигез салучыларның өмете чынга ашыпмы, 1552 елда дәүләтен җуйгач та динен-көнен саклап кала алган, бөтен тирә-якта данлыклы мәчет-мәдрәсәләр төзеп, укытучы-мөдәррисләр җиткергән бабаларыбызның изге догалары кабул булыпмы, яки Аллаһның безнең буынны да бөтенләй үк өметсез итмәвеннәнме, ни булса да булган – әлеге шанлы заманның эзләре – гасыр башы шаһитләре – иске мәчетләребез ХХ гасыр буе безнең буын җитлеккәнче күз алдыбызда булды.

Авылның түбән очындагы күл буенда урнашкан мәчет әле 1962 нче елларга кадәр 2 класслы мәктәп буларак хезмәт итә. 1965-1966 нчы елларда әлеге мәчет бинасын сүтеп, авылның үзәк урамлы сул ягына күчереп, агачларыннан читтән килеп укучылар өчен интернат төзелә. Әлеге бина шул рәвешле шактый еллар игелекле хезмәт итә.

Авылның уң ягында урта бер җирдә төзелгән мәчет тә, тарих шаһите булып, 1980 нче елларга кадәр утыра. Үз заманында үзәк мәчетләрнең берсе булган бу бина совет заманында янәшәдә генә төзелгән кибетнең склады буларак шактый еллар дәвамында хезмәт итә... Ахыр килеп, иске мәчет, ишелеп, кемгәдер зыян китермәсен дип, сүтелә. Мәчет торган урын койма белән әйләндереп алына, әйләнәсенә агачлар утыртыла. Заманалар үзгәреп, халыкка яңадан иман иңгән чорда – 1992-1993 нче елларда әлеге урында колхоз исәбеннән яңа, таш мәчет төзелә. Бүгенге көндә әлеге мәчет авылның уң ягы мәхәлләсе мәчете буларак хезмәт итә, төзекләндерелә, авылыбызның уң ягы үзәген нурландырып тора.

Авылның сул ягындагы ике катлы мәһабәт бина итеп корылган мәшһүр мәчете (3 нче Собор мәчете) Бикколлар нәселе тарихы белән бәйле рәвештә таныла. 1980 нче елларга кадәр нык бина халәтендә сакланган бу мәчет 1950-1972 нче елларга кадәр авыл клубы буларак файдаланылган. 1970 нче еллар ахырында әлеге нык бинаны сүтә, җимерә алмагач, ул, берничә трактор белән тарттырып, авылдан читкә чыгарып куела... Бүгенге көндә әлеге мәчет урынына игелекле авылдашлар тарафыннан истәлекле таш куйдырылды, урыны койма белән уратып алынды, шәрык стилендәге манара рәвешендәге гөмбәз авыл күркенә әверелде.

***

Яңа заманда, Советлар Иле таркалганнан соң, 1990 нчы елларда әлеге мәхәллә өчен бер әзер бина сайлап алынып, мәчет итеп үзгәртеп корыла, 1991 елда әлеге бинага манара куела. Бу бина берничә ел буе мәхәллә өчен дини үзәк булып тора.

Бүгенге көндә халкыбызның рухи ихтыяҗын ике таш мәчет канәгатьләндерә.

 

 

 

[1] Бертуган Бикколовлар: әдәби-биографик җыентык / Төз.-автор Ф.С.Сәйфулина, И.Г.Гомәров... – Казан: Җыен, 2016. – 448 б. («Шәхесләребез» сериясе.)

[2] Чыганак 3 вариантта Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең «Сирәк китаплар һәм кулъязмалар» бүлегендә № 2386 т., 2387 т. һәм 2389 т. номерлары белән саклана.

[3] Әхмәт Р. Үткән гасыр кайтавазы // Мирас, 2001. – №5. – Б. 44-48.

[4] Госманов М. Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – Б. 334-340.

[5] Карья – авыл.

[6] Гарби – көнбатыш.

[7] Әлеге чыганактагы мәгълүматны үзенең нәселе тамырларын өйрәнүче үзешчән тарихчы Айрат Радик улы Ганиев тәкъдим итте.

[8] Хәлиуллин И. Яңа Тинчәле таңы. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – Б. 50.

[9] Шунда ук, 51 бит.

[10] Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивы. 30 гыйнвар, 1930 ел, эш №512; архив эше №2-14643.

[11] Бертуган Бикколовлар: әдәби-биографик җыентык / Төз.-автор Ф.С.Сәйфуллина, И.Г.Гомәрев... – Казан: Җыен, 2016. – 448 б. 35-37 Б. («Шәхесләребез» сериясе.)

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.18-25.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру