Хәтер сандыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән (Әхәт Атнашев, Фоат Сәйфелмөлеков)
1944 елның августында төрмәдә тоткыннар (ягьни кормашчы-җәлилчеләр) янында булып, аларны Коръән тоттырып бәхилләштергән Усман мулланың 1945 елның язында (1943-1945 нче елларда «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе Шәфи Алмасның ярдәмчесе булып торган Әнвәр Галимгә) сөйләгән хатирәләрендә, исеме әйтелмәсә дә, Әхәт Атнашев та телгә алына. -
Онытылмас мизгелләр (№7.2025)
Әгәр исән булса, быел Татарстанның халык артисты, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылы тумасы Хәлим Җәләйгә (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов, 27.04.1940-05.07.2021) 85 яшь тулган булыр иде. Әлеге могтабәр артистыбыз безнең телестудиядә еш кунак булды, хәтта кайбер тапшыруларда алып баручы вазифасын да башкарды. Укучылар игътибарына Хәлим Бәдертдин улына нисбәтле берничә фотосурәтне тәкъдим итәм. Алар төрле елларда төшерелгән. -
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез»
1941 елның 22 июне – Ватаныбызның һәм миллионлаган ватандашларыбызның язмышын үзгәрткән көн. 1418 тәүлек дәвам иткән Бөек Ватан сугышы совет халкының җиңүе белән тәмамлана. Җиңү көнен якынлаштыручылар арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзе булмаса да, аның әсәрләре һәм китаплары фронт юлларын уза. «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасы шагыйрьнең Казандагы әдәби музее эшчәнлегендә чагыла. Экспозициядә Габдулла Тукайның сугыш елларында чыккан китаплары урын алган. Музейга килүчеләр өчен «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» дигән тематик экскурсия уздырыла. Экскурсия барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңрак республикабызның Г.Тукай исемендәге бүләгенә лаек булган рәссамнар Байназар Әлминов, Лотфулла Фаттахов, Харис Якупов, Алексей Бурлай, композитор Фәрит Яруллин, әдипләр Сибгат Хәким, Атилла Расих, Ибраһим Нуруллин һәм башкалар хакында мәгълүмат бирелә. -
Якутиянең алтын чыгаручы Еникиевлары
Якутск шәһәрендә үткәрелгән XXV Федераль Сабан туенда Олекминск районы татарларына багышланган күргәзмә эшләде. Анда аеруча Еникиевлар гаиләсенең фотосурәтләре игътибарыбызны җәлеп итте. Тамбов губернасының Темников өязеннән чыккан әлеге нәсел вәкилләре Россиянең төрле төбәкләренә таралган, хәтта Саха-Якутиягә чаклы килеп җиткән икән бит! Биредә алар алтын чыгарган, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшырган. Еникиевлар нәселенең иң күренекле вәкиле, мөхтәрәм әдибебез Әмирхан ага Еники Олекминск олысында үзенең кардәшләре яшәвен, аларның шул төбәктә затлы мәдәният тудыруларын белдеме икән?! -
Халкыбызның олуг шәхесе
Бу шәхес үзенең тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге белән замандашларыбыз арасында үзенчәлекле урынны били. Ул күпләгән зыялыларыбыз кебек Идел-йортта да туып үсмәгән. Аның дөньяга тәүге аваз салган җире – Көнбатыш Кытайның... -
Татарның беренче әдәби музее тарихыннан
Казанда татар әдәбиятының озын тарихын чагылдырырлык музей булдыруның кирәклеге 1920 нче елларда ук әйтелә башлый. Ул чорда милли әдәбият тарихының марксистлар тәгълиматына ярашлы концепциясе әле языла гына. Шау-гөр килеп торган 1920 нче елларда ук оешса, аңа Бөек Ватан сугышына кадәр үк берничә тапкыр эчтәлеген тирәнтен үзгәртергә туры килер иде, мөгаен. -
Онытылмас мизгелләр. №4.2025
Казанның Бауман урамындагы элекке Тукай клубында үткәрелгән «Әдәби ел йомгаклары» җыелышлары көтеп алынган вакыйга була иде. -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Куян авылында – Гайнан Кормашның туган җирендә
Куян. Мондый исем йөрткән авыл Россиядә берничә икән: Татарстанның Минзәлә һәм Актаныш районнарында, Башкортстанда (икәү), Пермь (Пермь крае) һәм Марий Иленең Бәрәңге районында. -
Онытылмас мизгелләр. Шәриф Хөсәенов
Шәриф Нургали улы Хөсәенов (26.11.29-07.07.1999) – Буа районындагы Өчмунча авылында туган. Язучы, драматург, терапевт, ТАССРның атказанган табибы (1979), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мәләвездә – Фуат Булатовның туган җирендә
Без – дүрт сәфәрдәш (Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Ләбиб Лерон), кичке эңгер-меңгердән соң, Миякәдән Эстәрлебаштагы Турмай авылына килдек. Каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлев йортында кунак булып, икенче көнне (2024 елның 25 июле) таң белән Мәләвезгә – кормашчы-җәлилче Фуат Булатовны дөньяга иңдергән калага юл тоттык. -
Кем ул – Шакир Мөхәммәдев яки Әдипнең кабере ни хәлдә?
Шакир Мөхәммәдев – күренекле мәгърифәтче, язучы-сатирик, журналист. 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туган һәм шундагы данлыклы мәдрәсәдә укыган. Ундүрт яшендә, «нужа агайга ияреп», ул Оренбургка килә һәм, самавырчы малай сыйфатында, эшкә урнаша, тора-бара приказчик вазифасын да башкара. Берникадәр вакыттан соң (1884 елдан), борадәр (бертуган) Хөсәеновларның сәүдә конторасында счетовод булып эшли башлый. Аннары Мәскәүгә күчеп, урыс сәүдәгәренә ялланып эшли, бер үк вакытта бухгалтерлык, ягъни сәүдә-хисап курсларын тәмамлый. Шакир Мөхәммәдев 1900-1901 нче елларда Кытайдагы Харбин каласына барып, шундагы сәүдәгәрләр конторасында хезмәт куя. 1902 елда Буага кайтып, анда бераз яшәп алганнан соң, кабат Оренбургка китә. Гомеренең ахырына кадәр ул шунда яши, әдип һәм журналист буларак, иҗат эше белән шөгыльләнә: аның «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай», «Хан кызы» дигән повесть һәм хикәяләре, шулай ук бүтән тезмә әсәрләре үз вакытында укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. -
Онытылмас мизгелләр
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15.02.1935-16.01.2019) Сарман районындагы Яңа Бүләк авылында туган. Җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты (1969, 1981, 1983), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970). Татар халык көйләрен һәм Татарстан композиторларының камера-вокаль музыкасын кабатланмас башкару остасы. -
Төркия хатирәләре
Төркия белән мин беренче тапкыр 1988 елда таныштым. Ул «үзгәртеп кору»ның беренче елларында Русиянең язучылар берлеге тарафыннан оештырылган сәяхәт вакытында булды. Ул вакытта сәяхәтебез Төркиянең башкаласы Анкара шәһәреннән башланып, ике атнадан соң Истанбулда тәмамланды. Ул чакта минем әле Төркиядә танышым юк иде дисәм дә, минем кулымда Истанбулда урнашкан, «Төрек дөньясын араштырма вакфы» дип аталган оешмада эшләүче Хәлил Ачыккүзнең телефон номеры бар иде. Аны миңа Венгрия галиме, күршебез, язучы Равил Бохараевның дусты тюрколог Иштван Мандеки Конгур биргән иде. Без Хәлил бәй белән бары тик сәяхәт ахырында – Истанбулга килеп җиткәч кенә очраштык. Минем аз-мәз генә төрекчәм белән бик аңлаша да алмаганбыздыр инде. Ул чакта озаклап сөйләшергә вакыт та булмады, без танышып кына калдык. Ләкин Хәлил бәй миңа хатлар язды, мин дә аңа җавап бирергә тырыштым үземчә. Төрек телендә татарчалатып сөйләшеп, аңлашып булса да язмасын башкарып чыгу авыр иде. Хәлил бәй ул хатларны укып азаплангандыр инде дип уйлыйм хәзер. Ул минем өчен Төркия белән бәйләүче бердәнбер кеше иде. Берничә елдан миңа тагын Төркиядә булырга туры килде. Ул вакытта мин инде вакыфка мөнәсәбәте булган Гөлтән Ураллы белән дә танышкан идем. Аның гаиләсе – әтисе-әнисе Әйтән ханым һәм Мәхмүт бәй Ураллылар безнең гомерлек дусларыбызга гына түгел, якын туганнарыбызга әверелде. -
Ялкау сандугач буламы?
1936 нчы ел бу. Рафаил Газиз улы Төхфәтуллинның әтисен Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына укытучы итеп билгелиләр һәм алар Кышкардан Олы Мәңгәргә күченеп киләләр. Шул ук елны безнең әти дә, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Олы Мәңгәргә мәктәп директоры итеп җибәрелә. -
Остаз турында хатирәләр
Күренекле режисер, күпләрнең, шул исәптән, минем дә остазым булган Гали Кәрим улы Хөсәенов (1919-2001) татар телевидениесе тарихына үзенең күркәм телеспектакльләре белән кереп калды. Язмышыма рәхмәт, Гали ага – минем сәнгати һәм иҗади тормышымда, шулай ук рухи формалашуымда зур урын урын тоткан шәхесләрнең берсе.
