Журнал «Безнең мирас»

Адилә Айда автор яңалыклары

  • Пеласклар кемнәр иде? (Дәвамы)

    Италиянең борынгы тарихын аңлы рәвештә бутаган тарихчы Дионис Галикарнаслы (юнанлы) Рим шәһәрендә, император Август сараенда яшәп, Рим тарихын өйрәнә. Ул Гаисә пәйгамбәрнең (г.с.нең) тууына (Раштуага) бер-ике ел кала «Рим борынгылыгы» исемле хезмәтен бастыра (б.э.к. 7 ел. – Ред.). Хезмәтнең исемен «Рим тарихының борынгы чоры» дип аңларга кирәк. Тарихи чынбарлыктан читләшеп, сәяси фикерләрне алга сөргән бу хезмәт хәтта бүген дә кайбер тарихчыларны үз йогынтысы астында калдыра һәм кайбер ялган фикерләрнең таралуына китерә.
  • Төркиләрнең борынгы бабалары

    Адилә Айда башлангыч белемне – Берлин һәм Парижда, урта белемне Истанбулның «Нотр Дам де Сион» француз лицеенда ала. Анкарада хокук факультетында укыганнан соң, тел, тарих-география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 15 елга сузылган академик, 20 еллык дипломатик карьерасы бар. Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Адилә Айда, Рим илчелегендә илче-киңәшче булганнан соң, шул заманның президенты тарафыннан квота буенча сенатор булып сайлана, дипломат карьерасыннан аерыла. Җитди мәсьәләләр белән кызыксынган Адилә Айда 1968 елдан бирле «этруск серләре»н, ягъни этрускларның этник килеп чыгышын өйрәнә. 1985 елда французча нәшер ителгән «Les Etrusques etaient des Turcs. Preuves» («Этрусклар төрки иделәр. Дәлилләр») исемле һәм шуның дәвамы булган әлеге хезмәте белән, этрускларның килеп чыгышы турында төгәл чишелеш юлын табып, төркиләр тарихына якты бүлек өсти. Адилә Айда этрусклар эзеннән тикшеренү эшләрен алып барганда төркиләрнең башка бабаларын һәм кардәшләрен дә таба һәм тарихта яңа юл ача.
  • Пеласклар кемнәр иде?

    Соңгы гасырларда үткәрелгән археологик тикшеренүләр, борынгы чор әдипләренең, аеруча, Һеродот фикерләренең дөреслеген дәлилли. Мөһим булмаган кайбер нечкәлекләрне исәпкә алмаганда, шул чор тарихчылары һәм шагыйрьләренең язмалары тарихи фактларга гаҗәп дәрәҗәдә туры килә. Гасырлар дәвамында легендар һәм уйдырма шәһәр буларак танылган Трояны «ачуы» белән Шлиман да Һомер «Илиада»сына көчле ышануын күрсәтә.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру