-
Пеласклар кемнәр иде?
Соңгы гасырларда үткәрелгән археологик тикшеренүләр, борынгы чор әдипләренең, аеруча, Һеродот фикерләренең дөреслеген дәлилли. Мөһим булмаган кайбер нечкәлекләрне исәпкә алмаганда, шул чор тарихчылары һәм шагыйрьләренең язмалары тарихи фактларга гаҗәп дәрәҗәдә туры килә. Гасырлар дәвамында легендар һәм уйдырма шәһәр буларак танылган Трояны «ачуы» белән Шлиман да Һомер «Илиада»сына көчле ышануын күрсәтә.19 ноября 2024 Комментарий юкОнытылмас мизгелләр
Казанның Бауман урамыннан үткәндә, ирексездән, караш элек Язучылар берлеге булган бинага – элеккеге Тукай клубы урнашкан катка төбәлә дә, күпме хатирәләр яңара...16 ноября 2024 Комментарий юкКизләүдә мәгърифәт нуры
Нурлы, бай табигатьле гүзәл Нурлат районы кешеләрне элек-электән үзенә тартып торган. Мул сулы Чирмешән елгасы җырларда макталып җырлана. Урман-суларга, челтерәп аккан саф сулы чишмәләргә бай урында татар иленә бик таныш, 1000 елдан артык тарихлы борынгы Кизләү авылы урнашкан. Кизләү – чишмә дигән сүз. Авылдан ерак түгел генә тәмле, чиста сулы чишмә бар. Аны «Буралы чишмә» дип (ул буралап куелган) йөртәләр. Ә элек «Гобәйдулла чишмәсе» дип тә атаганнар. Гобәйдулла хәзрәт бу чишмә янына барып азан әйтә торган булган. Аның әйләнә-тирәсе чиста итеп тотып алынган, намаз уку өчен аерым урын да бар. (Бу изге эш Кизләү егете Зәйнетдинов Рөстәм Гобәйдулла улы ярдәме белән башкарыла, соңгы елларда чишмәнең әйләнә-тирәсе кабат төзекләндерелде.) Авылның яшь киленнәре, яшь кызлары шул чишмәдән көянтәләп чәйгә су алып кайтканнар. Бүген дә бу изге чишмәнең суын ераклардан килеп алалар.14 ноября 2024 Комментарий юкМөфти шәех Равил Гайнетдиннең татарча чыгышларын бирүне дәвам иттерәбез
Чираттагысы «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән корган әңгәмәсеннән кыска гына өзек.12 ноября 2024 Комментарий юкИсәнме, әни! (Хикәя)
Картаймыш көнендә Зөләйха әби япа-ялгыз торып калды. Балалары төрле якларга таралышып беттеләр, күптән инде башлы-күзле булып, чит-ят җирләрдә тамыр җибәрделәр. Карты исә, сырхаулап йөрде-йөрде дә, узган көзнең караңгы бер төнендә күзләрен мәңгегә йомды.09 ноября 2024 Комментарий юкТатарстанның көньяк капкасы
Республикабызның кояшлы ягында, Самара һәм Ульяновск өлкәләре күршесендә урнашкан Нурлат шәһәрен шулай дип тә зурлыйлар. Дөрестән дә, биредәге шактый зур тимер юл станциясе һәркемгә мәгълүм: татар иленә ул тарафтан килүче кунаклар да сәфәрне иң әүвәл нәкъ менә Нурлат җиреннән башлыйлар ич. Тарихы да әлеге тимер юлга турыдан-туры бәйләнешле аның. Гомумән, каланың үсеш юлы баскычлары болай: станция, поселок, эшчеләр бистәсе, район буйсынуындагы шәһәр.07 ноября 2024 Комментарий юкТылсымлы шигърият иясе
Дәрдемәнд тәхәллүсен алган Закир Рәмиевкә тормышның, яшәешнең бихисап чагылышларын сурәтләүдә берәүне дә кабатламаган, җыйнак күләмле, тирән эчтәлекле, элитар шигъриятенә лаеклы бәясен алу өчен бихисап сынаулар үтәргә туры килә.05 ноября 2024 Комментарий юк«35» нче гамәлдә
Зур Чирмешән елгасы буйлап көймәдә түбән таба төшкәндә, истәлекле тарихи мираска бай тагын бер торак пунктына барып төртеләсең. Шул агымның борылып-сарылып аккан төшендә тамыр җәйгән ул авыл Единение (Бердәмлек) дип атала. Инде бирегә коры юлдан килим дисәң, Нурлат-Казан юлының егерменче чакрымында сулга борылып кергәч, шактый калын урман башлана. Урман дигәч тә, чокыр-чакырлы арба юлы түгел, ә вак таш түшәлгән киң, һәйбәт юл. Тирә-яктагы матурлык белән хозурланып бара торгач, кинәттән ул авылга килеп чыкканыңны да сизми каласың, хикмәт.01 ноября 2024 Комментарий юкКүләгәдә калдырылган шәхес
Камил Мотыйгый – Төхфәтуллин минем күз алдыма милли азатлык өчен көрәш башланган чорда ирек өчен көрәшүчеләрнең иң алгы сафында атлаучы шәхес буларак килеп баса. ХХ гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Мөселман дөньясының атаклы бер уку йортын – Әл-Әзһәр университетын 1902 елда тәмамлап кайткач та, ул үзе яшәгән Җаек (Уральск) каласында татар матбугатын булдырырга керешә.30 октября 2024 Комментарий юкАрчаларга бардым әле...
Мин Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укып йөргән 1968-1972 нче елларда Арча районының Сеҗе авылы мәктәбеннән Вакыйф Нуриев дигән укучының «Яшь Ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында гел рәсемнәре басыла иде. Тора-бара Вакыйф язучы булып китте. Яшьрәк чагында мин, аңа дусларча рәсем-шарж ясап, «Ватаным Татарстан» газетасында бастырдым. Ниндидер очрашуга баргач, аны бер район җитәкчесе әле минем рәсем буенча танып та алган. Бу турыда Вакыйф үзе сөйләгән иде.28 октября 2024 Комментарий юкАктриса Рауза Әхмәрованың тууына 100 ел
Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1976) Рауза Дәүләт кызы Әхмәрова 1924 елның 26 октябрендә Казанда туган. Р.Әхмәрова мәктәптә укыганда ук И.Гафуров оештырган театр түгәрәгенә йөри. 1949 елда ГИТИСны тәмамлый һәм Казандагы Татар яшь тамашачылар театрына эшкә җибәрелә. 1950 елдан – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Уйнаган рольләре: Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Зәйнәп («Ут», Ш.Камал), Сабира («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Әкълимә («Бертуган Таһировлар», Ф.Хөсни), Марселина — «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Хатирә («Кан кардәшләр», Ю.Әминов), Шәмси («Назлы кияү», К.Тинчурин), Бикә («Кол Гали», Н.Фәттах) һ.б. Р.Әхмәрова 2012 елда вафат булды.26 октября 2024 Комментарий юкКИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмыймын, гаҗизмен», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсең, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар (егар, юкка чыгарыр)», – диде.24 октября 2024 Комментарий юкТөрек журналында – Фаил Шәфигуллин
Күренекле талант иясе, шагыйрь, прозаик, юморист Фаил Шәфигуллинның арабыздан китүенә инде 30 елдан артык вакыт үтте, әмма исеме дә, иҗаты да онытылмый. Шушы арада «Төрек дөньясы: тарих вә мәдәният» журналында (2024 ел, август) Фаил Шәфигуллинның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан киң колачлы мәкалә дөнья күрде. «Казан татар әдәбиятының юмор остасы, шагыйрь, публицист: Фаил Шәфигуллин» исемле мәкалә әдипнең 85 еллыгына багышланган, авторы – ватандашыбыз, бүгенге көндә Әнкарада яшәп иҗат итүче галимә Роза Корбан.21 октября 2024 Комментарий юкСынчы-рәссам Васил Маликовның тууына 100 ел
Танылган рәссам, сынчы, Казандагы М.Вахитов һәм М.Җәлил һәйкәлләре авторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1968), ТАССРның халык (1974) һәм РСФСРның атказанган (1981) рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1980), 1968 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районындагы Иске Кормаш авылында туган.19 октября 2024 Комментарий юкИдел буе Болгар дәүләтендә хуҗалык, һөнәрчелек һәм хәрби эш
Болгар хуҗалыгының шактый алга киткән төре булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык чәчкәннәр. Бу хакта X гасырның башында ук әле Ибне Рустә язып калдыра: «Болгарлар — игенчелек белән көн күрүче халык һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик, бодай, арпа, тары вә башкасы». Болгарларның игенчелек продуктлары һәм, гомумән, ничек тукланулары хакында шуңа охшашлы сүзләрне аз гына соңрак Ибне Фадлан да әйтә: «Аларның ризыгы — тары белән ат ите, һәм [аларда] бодай белән арпа да бик күп, һәм ни чәчкән, аны үзе өчен җыеп ала». XI гасырның безгә инде мәгълүм фарсы географы һәм тарихчысы әл-Гардизи бодай белән арпага ясмыкны һәм шулай ук кайбер бакча үсемлекләрен, мәсәлән, кабак һәм ногыт борчагын өстәгән. Идел Болгарында феодализмның башлангыч чорында азык-төлек төрләре менә шулай ярыйсы ук бай булган.17 октября 2024 Комментарий юкКөлке куа килә...
Авылга кунакка кайткан депутаттан бер авыл агае: – Әтәч булып кычкырган тавыкны суйганнарын беләсеңме? – дип сорады. – Беләм, – диде депутат. – Ә ни өчен суйганнарын беләсеңме? – диде агай. Депутат уйга калды. Җавабын белә иде ул белүен, тик менә надан авыл агаена әйтергә курыкты. Тегенең кулында пычак иде чөнки.16 октября 2024 Комментарий юкФОТО
Казиле мәчетенә 120 ел
Башка фотолар →
Башка видеолар →Аудио
Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры
Башка аудиоязмалар →БЛОГЛАР
Бөтен блоглар →ВИДЕО
-
Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"
-
“Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру
Исхак Казаков бакчачылык турында
1921-1923 нче елларда ТАССР ҮБК Президиумы һәм ХКС рәисе урынбасары, бер үк вакытта Идел буендагы ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Исхак Мостафа улы Казаков (1877-1939) Татарстанда һәм татар халкы арасында бакчачылык турында кайбер хезмәтләр язып калдырган шәхес. Игътибарыгызга аның хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәбез.